Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Быргы тавышына буйсыныгыз

Быргы тавышына буйсыныгыз

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫБЫЗ «соңгы көннәр» дәвамында үз халкын рухи яктан кайгырта һәм җитәкли (2 Тим. 3:1). Билгеле, без барыбыз да аңа тыңлаучан булырга тиеш. Безнең хәлебез чүлдә йөргән исраиллеләрнең хәленә охшаш. Алардан да тыңлаучанлык таләп ителгән. Мәсәлән, вакыт-вакыт Исраил лагеренда быргы тавышы яңгыраган, һәм исраиллеләр бу сигналга буйсынырга тиеш булган.

Йәһвә Мусага көмештән, чүкеп, ике быргы ясарга кушкан. «Быргыларны җәмгыятьне җыярга һәм чатырларны сүтәргә кирәк булганда кычкыртканнар» (Сан. 10:2). Руханиларның бу быргыларны төрлечә кычкыртканы халыкка сигналның мәгънәсен аңларга булышкан (Сан. 10:3—8). Бүген Аллаһының халкы җитәкчелекне төрлечә ала. Мәсәлән, без зур теократик мәҗлесләргә җыелабыз, ә өлкәннәр төрле мәктәпләргә чакырыла. Моннан тыш, кайвакыт теократик җитәкчелек үзгәрә. Әйдәгез, бу өч якның борынгы Исраил вакытында быргы кычкыртылуын кайсы яктан хәтерләткәнен карап китик.

ЗУР ҖЫЕЛЫШЛАРГА ЧАКЫРУ

Йәһвә «бөтен җәмгыятьне» изге чатырның көнчыгыш ягында җыярга теләгәндә, руханилар быргыларның икесен дә кычкырткан (Сан. 10:3). Изге чатыр тирәли урнашкан һәм дүрт төркемгә бүленгән Исраил кабиләләренең барысы да бу тавышны ишеткән. Мөгаен, изге чатырның көнчыгыш ягында урнашкан кабиләләр берничә минут эчендә җыела алгандыр. Ә ераграк урнашкан кабиләләргә, барып җитәр өчен, күбрәк вакыт һәм көч кирәк булгандыр. Һәрхәлдә Йәһвә бөтен җәмгыятьнең җыелуын һәм җитәкчелек алуын теләгән.

Бүген без, изге чатырда җыелмасак та, Аллаһы халкының җыелышларына чакырылабыз. Мәсәлән, конгрессларда һәм башка махсус очрашуларда без үгет-нәсыйхәтләр һәм җитәкчелек ишетәбез. Бөтен җир йөзендә Аллаһы халкының зур җыелышларында бер үк программа яңгырый. Шуңа күрә анда килгән кешеләр бер зур бәхетле төркемне тәшкил итә дип әйтеп була. Кемгәдер, бу очрашуларга барып җитәр өчен, зуррак ара үтәргә туры килә. Ничек кенә булмасын, бар кардәшләр Аллаһыдан чакыру кабул иткәннәренә бик шат.

Ә андый зур җыелышларга килә алмаган, бик ерак җирдә яшәгән кардәшләр турында нәрсә әйтеп була? Заманча технологияләр ярдәмендә алар да рухи программаларны тыңлый һәм зур җыелышларның өлеше була ала. Мәсәлән, төп идарә вәкиле Бенин филиалына килеп киткәндә, филиалдагы кардәшләр трансляция оештырган. Нәтиҗәдә, программаны хәтта Сахара чүлендә урнашкан Арли (Нигер) шәһәрендә дә тыңлап булган. 21 кеше — кардәшләребез белән кызыксынучылар — бергә җыелган һәм, ерак булсалар да, 44 131 кешегә кушылган. Бер кардәш болай дип язган: «Бу программаны безгә дә күрсәткәнегез өчен күңел түрләреннән рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә. Без тагын бер тапкыр сезнең яратуыгызны сиздек».

ӨЛКӘННӘР АЛГАН ЧАКЫРУ

Исраилле руханилар бер генә быргы кычкыртканда, «башлыклар гына — Исраил меңнәренең башлары гына» — очрашу чатырында җыелырга тиеш булган (Сан. 10:4). Анда алар Мусадан күрсәтмәләр алган. Бу аларга үз кабиләләрендә вазифаларын яхшырак үтәргә ярдәм иткән. Сез андый башлыкларның берсе булган булсагыз, анда килер өчен һәм бу күрсәтмәләрне тыңлар өчен, кулыгыздан килгәннең барысын да эшләр идегезме?

Әлбәттә, бүген җыелыш өлкәннәре «башлыклар» түгел; алар Аллаһы сарыклары өстеннән хакимлек итми (1 Пет. 5:1—3). Шулай да алар сарыкларны күңел биреп көтә. Шуңа күрә алар берәр теократик мәктәпкә, әйтик Изге хезмәт мәктәбенә, чакыру алганда, аны шатлык белән кабул итә. Бу мәктәпләрдә өлкәннәр җыелыш турында яхшырак кайгыртырга өйрәнә. Нәтиҗәдә, бу җыелыштагы бар кардәшләрнең дә рухилыкларын ныгыта. Үзегез андый мәктәпләрдә укымасагыз да, анда укыган кардәшләр белән хезмәттәшлек итү сезгә күп файда китергәнен сизгәнсездер.

ҮЗГӘРЕШЛӘР КЕРТЕЛГӘНДӘ

Кайвакыт руханилар быргыны өзек-өзек кычкырткан. Шулай итеп Йәһвә үз халкын юлга чыгарга чакырган (Сан. 10:5, 6). Бер җирдән икенчесенә күчкән халык бик оештырылган булган, ләкин бу күп көч һәм тырышлыклар таләп иткән. Бәлки, кайвакыт теге я бу исраилленең әллә ни күченәсе килмәгәндер дә. Ни өчен?

Бәлки, кемдер күченергә чакыру чиктән тыш еш я көтмәгәндә килә дип уйлагандыр. «Кайчак болыт чатыр өстендә кичтән алып иртәнгә кадәр генә калган». Ә кайчак болыт ике көн, бер ай я озаграк вакыт бер урында торган (Сан. 9:21, 22). Исраиллеләр күпме тапкыр күченгән? Саннар китабының 33 нче бүлегендә исраиллеләр якынча 40 урында тукталган дип әйтелә.

Кайвакыт исраиллеләр, мөгаен, күләгә булган җирдә урнашкан. «Бөек һәм куркыныч чүлдә» бу рәхәт булгандыр (Кан. 1:19). Ә инде китәргә кирәк булганда, кемдер яхшы урынны калдырырга кызгангандыр һәм бу үзгәрешне начар дип санагандыр.

Кабиләләр китә башлагач, кайберәүләргә үз чиратын көтү авыр булгандыр. Быргының өзек-өзек тавышын бөтен халык ишетсә дә, кабиләләр бер үк вакытта кузгалмаган, ә үз вакытын көткән. Бу тавышны ишеткәч, башта көнчыгыш якта урнашкан кабиләләр: Яһүд, Иссахар һәм Зәбулун кабиләләре — юлга чыккан (Сан. 2:3—7; 10:5, 6). Бу өч кабилә киткәч, тавыш яңадан яңгыраган. Шушы сигнал киләсе өч кабиләнең — көньяк якта урнашкан кабиләләрнең — китәргә тиеш булганнарын күрсәткән. Руханилар өченче һәм дүртенче тапкыр шулай өзек-өзек быргы кычкырткан.

Бәлки, сезгә билгеле бер теократик үзгәрешне кабул итү авырдыр. Яисә сез оешмада чиктән тыш күп үзгәрешләр ясала дип уйлыйсыздыр. Ә бәлки, сезгә хәзерге тәртип күбрәк ошый һәм сез аның үзгәрми калуын телисездер. Төрле сәбәпләр аркасында, сезгә сабырлык күрсәтергә һәм үзгәрешләргә ияләшергә авыр булырга мөмкин. Моның барысына карамастан, дөрес караш сакласагыз, сез Аллаһының фатихаларын татырсыз һәм, мөгаен, үзгәрешләрнең файдага булуын күрерсез.

Муса көннәрендә Йәһвә миллионлаган ир-атны, хатын-кызны һәм баланы чүл аша җитәкләп алып барган. Аллаһы кайгыртмаган һәм җитәкчелек бирмәгән булса, алар котыла алмас иде. Без дә Йәһвәнең җитәкчелеге ярдәмендә генә рухи яктан исән калабыз. Без исән булып кына калмыйбыз — без гөрләп чәчәк атабыз! Шуңа күрә, әйдәгез, тугры исраиллеләр кебек, быргы тавышына һәрвакыт буйсынучан булыйк!