Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

25 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Мин үзем сарыкларымны эзләрмен»

«Мин үзем сарыкларымны эзләрмен»

«Мин үзем сарыкларымны эзләрмен һәм алар турында кайгыртырмын» (ЙӘЗ. 34:11).

105 ҖЫР «Аллаһы — мәхәббәт ул»

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Ни өчен Йәһвә үзен имезүче ана белән чагыштырган?

«БЕРӘР хатын үзенең имчәк баласын онытырмы?» Бу риторик сорауны Йәһвә Ишагыя пәйгамбәр көннәрендә үз халкына биргән. «Хатын баласын онытса да, мин беркайчан да сине онытмам»,— дип өстәгән Аллаһы (Ишаг. 49:15). Изге Язмаларда Йәһвә үзен ана кеше белән сирәк чагыштыра. Әмма бу очракта ул нәкъ шундый чагыштыру китерә, чөнки ана белән бала арасындагы җылы мөнәсәбәтләр Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә карата җылы мөнәсәбәтен яхшы сурәтли. Күпчелек аналар Жасмин * исемле апа-кардәшнең сүзләре белән ризалашыр. Аның әйтүенчә, ана кешенең «нәни баласы белән гомерлек, тирән бәйләнеш барлыкка килә».

2. Йәһвәнең балалары үзеннән ераклашканда, ул нәрсә хис итә?

2 Йәһвә җыелыштан читләшкән я вәгазьләми башлаган бер кардәшне дә күрми калмый. Һәр ел меңләгән кардәш, җыелыштан ераклашып, актив булмаган вәгазьче * булып китә. Моны күреп, Йәһвә нинди зур авырту кичерә!

3. Йәһвә нәрсә тели?

3 Күп кенә актив булмаган кардәшләребез җыелышка кире кайта. Без аларны күрергә бик шат! Йәһвә дә, без дә җыелыштан читләшкән кардәшләрнең кайтуларын бик телибез (1 Пет. 2:25). Без андый имандашларыбызга ничек ярдәм итә алабыз? Бу сорауга җавап алыр алдыннан, андый кардәшләрнең ни сәбәпле җыелышка йөрми һәм вәгазьләми башлавын белик.

НИ ӨЧЕН КАЙБЕРӘҮЛӘР ЙӘҺВӘГӘ ХЕЗМӘТ ИТМИ БАШЛЫЙ?

4. Кайбер кардәшләребез, күп эшләгәнгә, рухи яктан ничек сүлпәнәеп китә?

4 Кайберәүләр баш-аяк эшкә чума. «Мин эшкә бик күп көч һәм вакыт сарыф итә башладым»,— дип сөйли Көньяк-Көнчыгыш Азиядә яшәүче Хань исемле абый-кардәш. Ул болай дип өсти: «Мин, акчам күбрәк булса, Йәһвәгә күбрәк хезмәт итә алырмын дип ялгыш фикер йөрттем. Мин эш сәгатьләрен арттырдым, нәтиҗәдә, җыелышларны калдыра башладым, ә ахыр чиктә җыелышка йөрүдән бөтенләй туктадым. Әйтерсең лә дөнья кешеләрне җыелыштан сиздермичә генә читләштерер өчен көйләнгән».

5. Җитди авырлыклар Энн апа-кардәшкә ничек тәэсир иткән?

5 Кайбер кардәшләр, Британиядә яшәүче Энн исемле апа-кардәшебез кебек, төрле авырлыклар белән көрәшә. Энн кардәшебезнең биш баласы бар. Ул болай дип сөйли: «Төпчек малаем гарип булып туды. Соңрак кызларымның берсен җыелыштан чыгардылар, ә башка улымның психик авыруы табылды. Мин, төшенкелеккә бирелеп, вәгазьгә һәм җыелышларга йөрми башладым. Ахыр чиктә мин җыелыштан читләштем». Без Энн апа-кардәшебез белән аның гаиләсен һәм охшаш авырлыклар кичергән кардәшләрне бик кызганабыз!

6. Көләсәйлеләргә 3:13 тә язылган киңәшне кулланмаса, мәсихче җыелыштан ничек читләшә ала?

6 Көләсәйлеләргә 3:13 укы. Кайбер мәсихчеләр үз имандашларына үпкәләгән. Рәсүл Паул кардәшләребезнең безне вакыт-вакыт рәнҗетә алганын таныган. Башкалар безнең белән хәтта гаделсез мөгамәлә итәргә мөмкин. Сак булмасак, бездә ачу хисе туа ала. Бу хисләр ахыр чиктә безне Йәһвә халкыннан алып китәргә мөмкин. Көньяк Америкадан булган Пабло исемле абый-кардәш белән шулай булган да. Ул гөнаһ кылуда нахакка гаепләнгән булган. Нәтиҗәдә, ул җыелыштагы хөрмәтле вазифаларын югалткан. Ул бу карарны ничек кабул иткән? «Минем ачуым чыкты, һәм мин акрын-акрын җыелыштан читләштем»,— дип сөйли Пабло.

7. Гаеп хисе мәсихчене Йәһвәдән ничек ераклаштыра ала?

7 Ә кайбер кардәшләр элеккеге гөнаһлары өчен вөҗдан газаплары кичергәнгә һәм, нәтиҗәдә, үзләрен Йәһвәнең яратуына лаексыз дип санаганга Йәһвәгә хезмәт итүдән туктый. Андый кардәшләр, өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, тәүбә иткән булса да, үзләрен Йәһвә халкында булырга лаек түгел дип уйларга мөмкин. Франсиско исемле абый-кардәш охшаш хисләр кичергән. «Өлкәннәр миңа әхлаксызлык кылганым өчен шелтә белдерде,— дип сөйли ул.— Баштарак җыелышларга йөрсәм дә, соңрак мин бик нык боектым һәм үземне Йәһвә халкында булырга лаексыз дип саный башладым. Мине вөҗданым газаплый иде, һәм мин Йәһвә мине кичермәде дип уйлый идем. Вакыт узу белән мин җыелыштан читләштем». Кардәшләр, сез бар бу проблемаларга очраган имандашларыгызга карата нәрсә хис итәсез? Сез аларны кызганасызмы? Ә Йәһвә аларга ничек карый?

ЙӘҺВӘ ҮЗ САРЫКЛАРЫН ЯРАТА

Көтүче табылган сарыгы турында кайгырта (8, 9 нчы абзацларны кара.) *

8. Йәһвә элек җыелышка йөргән хезмәтчеләрен онытамы? Аңлатыгыз.

8 Йәһвә җыелышларга йөрми башлаган кардәшләрне дә, аларның элеккеге хезмәтләрен дә онытмый (Евр. 6:10). Ишагыя пәйгамбәр Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен ничек кайгыртканын бик матур итеп сурәтләп биргән. Ишагыя: «Ул үз көтүен көтүче кебек кайгыртыр. Кулы белән сарык бәтиләрен бергә җыяр, аларны куенында йөртер»,— дип язган (Ишаг. 40:11). Бөек Көтүчебез, сарыклары хакыйкать юлыннан тайпылганда, нәрсә хис итә? Гайсә Йәһвәнең хисләрен болай итеп сурәтләп биргән: «Әгәр бер кешенең 100 сарыгы булып, аларның берсе адашып калса, ул, 99 сарыгын тауларда калдырып, адашканын эзләп китмәсме? Сез ничек уйлыйсыз? Ә инде тапса, сезгә хак сүз әйтәм: адашмаган 99 га караганда, табылганына күбрәк сөенер» (Мат. 18:12, 13).

9. Яхшы көтүче сарыклар белән ничек мөгамәлә итә? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

9 Ни өчен Йәһвәне көтүче белән чагыштырып була? Чөнки көтүче үз сарыкларын наз белән кайгырта. Мәсәлән, Давыт үз көтүен арыслан һәм аю кебек ерткыч хайваннардан яклаган (1 Иш. 17:34, 35). Яхшы көтүче, хәтта бер сарыгы югалса да, моны сизми калмый (Яхъя 10:3, 14). Ул, 99 сарыгын утарда калдырып я башка көтүчеләргә тапшырып, югалган сарыгын эзләргә китә. Гайсә, сарыклар турында мисалны кулланып, бер мөһим хакыйкатькә өйрәтергә теләгән. Ул болай дип аңлаткан: «Күктәге Атам да бу кечеләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми» (Мат. 18:14).

Борынгы Исраилдәге көтүче табылган сарыгын кайгырта (9 нчы абзацны кара.)

ЙӘҺВӘ ҮЗ САРЫКЛАРЫН ЭЗЛИ

10. Йәзәкил 34:11—16 дан күренгәнчә, Йәһвә, югалган сарыкларын табар өчен, нинди адымнар ясарга әзер?

10 Йәһвә барыбызны да ярата — шул исәптән җыелыштан читләшкән «кечеләрне» дә. Йәзәкил пәйгамбәр аша Аллаһы югалган сарыкларын эзләп табарга һәм аларга үзе белән мөнәсәбәтләрен торгызырга булышырга вәгъдә иткән. Йәһвә, үз сарыкларын коткарыр өчен, билгеле бер адымнар ясарга әзер. (Йәзәкил 34:11—16 укы.) Исраилле көтүче, берәр сарыгы югалса, аны эзләргә киткән, ә бу күп көч һәм вакыт таләп иткән. Аннары, аны эзләп тапкач, ул аны кире утарга кайтарган. Шулай ук ул җәрәхәтләнгән сарыкның яраларын бәйләгән, ач булса, ашаткан. Ул аны наз белән кайгырткан һәм тукландырган. Өлкәннәр дә, «Аллаһы көтүенең» көтүчеләре буларак, җыелыштан читләшкәннәргә ярдәм итәр өчен, охшаш адымнар ясый (1 Пет. 5:2, 3). Күзәтчеләребез, актив булмаган вәгазьчеләрне эзләп табып, аларга җыелышка кире кайтырга булыша һәм ярату белән рухи яктан аякка басарга ярдәм итә *.

11. Яхшы көтүче нәрсәне аңлый?

11 Яхшы көтүче сарыкның югала алуын аңлый. Әгәр сарык көтүдән читкә киткән икән, ул аның белән үзен кырыс тотмый. Мисал итеп Йәһвәнең борынгы вакытларда рухи яктан сүлпәнәеп киткән хезмәтчеләренә ничек итеп ярдәм иткәнен карап китик.

12. Йәһвә Юныска карата нинди мөнәсәбәттә булган?

12 Юныс пәйгамбәр Йәһвә кушкан эшне үтәмәгән. Моңа карамастан Йәһвә Юнысны кире кагарга ашыкмаган. Яхшы көтүче буларак, Аллаһы Юнысны коткарган һәм, ул үз йөкләмәсен үти алсын өчен, аны ныгыткан (Юныс 2:7; 3:1, 2). Соңрак, кынтар кабагын кулланып, Йәһвә Юныска һәрбер кешенең тормышы бик кыйммәтле булганын аңларга булышкан (Юныс 4:10, 11). Моннан нәрсәгә өйрәнеп була? Өлкәннәр җыелыштан ераклашкан кардәшләргә кул селтәргә тиеш түгел. Моның урынына аларга сарыкны туры юлдан нәрсә тайпылдырганын аңларга тырышырга кирәк. Моннан тыш, югалган сарык Йәһвәгә кире кайтканда, өлкәннәр аның турында назлы кайгыртуларын дәвам итәргә тиеш.

13. Йәһвәнең 73 нче мәдхияне язган левилегә карата мөнәсәбәтеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

13 Явызларның уңышка ирешкәнен күреп, 73 нче мәдхияне язган левиле аптырашта калган. Ул хәтта Йәһвәгә хезмәт итү дөресме дип шикләнә башлаган (Зәб. 73:12, 13, 16). Йәһвә ничек эш иткән? Ул аны хөкем итмәгән. Йәһвә хәтта аның сүзләрен Изге Язмаларда яздырып калдырган. Ахыр чиктә мәдхия җырлаучы Йәһвә белән мөнәсәбәтләрнең тормышта иң кыйммәтле нәрсә булганына төшенгән (Зәб. 73:23, 24, 26, 28). Моннан нәрсәгә өйрәнеп була? Өлкәннәр хакыйкать юлының иң яхшы юл булганын шик астына алган кардәшләрне хөкем итәргә ашыкмаска тиеш. Хөкем итәр урынына, алар бу кардәшләрнең ни өчен тегеләй я болай эшләгәннәрен я әйткәннәрен аңларга тырышырга тиеш. Шул чакта гына алар Изге Язмаларга нигезләнгән тиешле ярдәм күрсәтә алыр.

14. Ни өчен Ильяс ярдәмгә мохтаҗ булган һәм Йәһвә аны ничек юаткан?

14 Ильяс пәйгамбәр Изәбел патшабикәдән качарга мәҗбүр булган (1 Пат. 19:1—3). Ул, үзеннән башка, беркем дә Йәһвәгә пәйгамбәр буларак хезмәт итми дип уйлаган һәм аның хезмәте файдасыз дип санаган. Ильяс боеккан һәм хәтта үләргә теләгән (1 Пат. 19:4, 10). Йәһвә Ильясны хөкем итмәгән, киресенчә, ул үз пәйгамбәрен ялгыз булмаганына һәм аңа көч бирәчәгенә ышандырган. Йәһвә Ильясны игътибар белән тыңлаган, аңа яңа йөкләмәләр биргән һәм аны әле күп эш көткәнендә ышандырган (1 Пат. 19:11—16, 18). Без моннан нинди сабак ала алабыз? Барыбыз да, аеруча өлкәннәр, Йәһвәнең сарыкларына шәфкать күрсәтергә тиеш. Кардәшебез йөрәк сызлануларын белдерсә, үзе турында мин Йәһвәнең шәфкатенә лаексыз дип әйтсә, өлкәннәр аны зур игътибар белән тыңлар. Алар югалган сарыкны Йәһвәнең яратуында инандырыр.

ЮГАЛГАН САРЫКЛАРГА ДӨРЕС КАРАШ САКЛАГЫЗ

15. Яхъя 6:39 буенча, Гайсә Атасының сарыкларына ничек караган?

15 Без югалган сарыклар белән мөгамәлә итүдә Гайсәдән үрнәк алырга тиеш. Моны бездән Йәһвә көтә. Гайсә бар сарыкларның да Йәһвә күзендә кыйммәтле булганын белгән, шуңа күрә, «Исраил йортының югалган сарыкларын» Йәһвәгә кайтарыр өчен, бар көчен куйган (Мат. 15:24; Лүк 19:9, 10). Яхшы көтүче буларак, Гайсә бер сарыгын да югалтмаска тырышкан. (Яхъя 6:39 укы.)

16, 17. Өлкәннәр актив булмаганнарга ярдәм итүгә ничек карарга тиеш? (« Югалган сарык үзен ничек хис итәргә мөмкин» дигән рамканы кара.)

16 Рәсүл Паул Эфестәге өлкәннәрне Гайсәдән үрнәк алырга дәртләндергән. Ул аларга мондый киңәш биргән: «Сез, минем кебек тырышып эшләп, хәлсезләргә ярдәм итәргә һәм Хуҗабыз Гайсәнең: „Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк“,— дигән сүзләрен истә тотарга тиеш» (Рәс. 20:17, 35). Изге Язмалардан күренгәнчә, өлкәннәргә Йәһвәнең хезмәтчеләрен кайгырту вазифасы бирелгән. Испаниядә яшәгән Сальвадор исемле өлкән болай ди: «Йәһвә үз сарыкларын наз белән кайгырта. Моны күреп, мин дә кардәшләрем өчен яхшы көтүче булырга омтылам. Йәһвә миннән нәкъ шуны көтә дә».

17 Бу мәкаләдә искә алынган актив булмаган мәсихчеләрнең барысы да җыелышка кире кайткан. Шушы минутларда күп кенә кардәш шуны ук эшләргә тели. Киләсе мәкаләдә аларга ничек ярдәм итеп булганы турында күбрәк әйтелер.

139 ҖЫР Яңа дөньяны күз алдына китер

^ 5 абз. Ни өчен Йәһвәгә еллар буе тугры хезмәт иткән кайбер мәсихчеләр җыелыштан ераклаша? Йәһвә аларга ничек карый? Ә борынгы вакытларда вакытлыча рухи яктан сүлпәнәйгән хезмәтчеләренә Йәһвә ничек караган һәм аларга ничек ярдәм иткән? Бу мәкалә ярдәмендә шушы сорауларны карап китү безне, Аллаһы кебек фикер йөртеп, актив булмаган вәгазьчеләргә ярдәм итәргә дәртләндерер.

^ 1 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 2 абз. АҢЛАТМА: әгәр вәгазьче ким дигәндә ярты ел вәгазь турындагы отчетын тапшырмый икән, ул җыелышта актив булмаган вәгазьче дип исәпләнә. Актив булмаса да, ул барыбер безнең кардәшебез булып кала һәм без аны бик яратабыз.

^ 10 абз. Киләсе мәкаләдә өлкәннәрнең бу өч адымны ничек ясый алганы каралачак.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: исраилле көтүче югалган сарыгын эзләп таба һәм көтүгә кайтара. Бүген дә рухи көтүчеләр шулай ук эш итә.

^ 64 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: актив булмаган апа-кардәш, автобуста утырып, аның кузгалуын көткәндә, күчмә стенд белән вәгазьләүче ике шатлыклы Йәһвә Шаһитен күреп ала.