Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

26 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Миңа кире кайтыгыз»

«Миңа кире кайтыгыз»

«Миңа кире кайтыгыз, һәм мин сезгә кайтырмын» (МАЛ. 3:7).

102 ҖЫР Хәлсезләргә ярдәм итик

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Адашкан сарыгы кире кайтканда, Йәһвә нәрсә хис итә?

ҮТКӘН мәкаләдән күргәнебезчә, Йәһвә үзен кайгыртучы көтүче белән чагыштыра. Ул туры юлдан читкә тайпылган һәрбер сарыгын тырышып эзли. Йәһвә үзеннән читләшкән исраиллеләргә: «Миңа кире кайтыгыз, һәм мин сезгә кайтырмын»,— дип мөрәҗәгать иткән. Йәһвә үзгәрми, шуңа күрә ул бүген дә үзеннән ераклашкан хезмәтчеләрен кайтарырга тели (Мал. 3:6, 7). Гайсә аңлатканча, Йәһвә белән фәрештәләр хәтта бер генә сарыкның кайтуына да бик сөенә (Лүк 15:10, 32).

2. Без бу мәкаләдә нәрсә карап китәрбез?

2 Актив булмаганнарга ничек ярдәм итәргә? Гайсәнең өч мисалы моны аңларга булыша. Әйдәгез, бу мисалларны карап китик. Без шулай ук, югалган сарыкларга булышканда, нинди сыйфатлар күрсәтергә кирәклеге турында сөйләшербез. Моннан тыш, без актив булмаганнарга ярдәм итү зур шатлык китергәнен күрербез.

КӨМЕШ ТӘҢКӘ ЭЗЛӘГӘН ХАТЫН

3, 4. Ни өчен Лүк 15:8—10 да искә алынган хатын-кыз үз драхмасын шулкадәр тырышып эзли?

3 Без Йәһвәгә кайтырга теләгән кардәшләрне тырышып эзләргә тиеш. Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә Гайсәнең бер мисалы язылган. Шул мисалда хатын-кыз югалган көмеш драхмасын эзли. Бу мисал бик мөһим бер фикергә игътибар итә: кыйммәтле нәрсәне тырышып эзләргә кирәк. (Лүк 15:8—10 укы.)

4 Гайсә үз тәңкәсен тапкан хатын-кызның хисләрен сурәтләп бирә. Гайсә көннәрендә яһүд хатын-кызлары үз кызларына туй көннәрендә 10 көмеш драхма бүләк иткән. Күрәсең, Гайсә, үз мисалын китергәндә, нәкъ андый драхманы күздә тоткан. Шул мисалда хатын, тәңкәсе идәнгә төшеп киткәндер дип уйлап, яктырткычны кабызып җибәрә дә аны як-яктан эзләргә тотына. Әмма ул аны таба алмый. Күрәсең, кечкенә тәңкәне табар өчен, яктырткычның яктылыгы җитми. Ахыр чиктә ул бөтен йортын себереп чыга. Шунда тузан арасында ул яктырткыч яктылыгында җемелдәп торган кыйммәтле драхмасын таба. Нинди җиңеллек сизә ул! Ул үз дуслары белән күршеләрен шатлыгын уртаклашырга чакыра.

5. Ни өчен кайбер кардәшләрне табу авыр?

5 Гайсәнең мисалыннан без, нәрсәнедер югалтсак, аны эзләп табар өчен, бик күп тырышлыклар куярга кирәклеген күрәбез. Җыелыштан читләшкән кардәшне эзләү турында да шуны ук әйтеп була. Кардәшне табу авыр булырга мөмкин. Бәлки, ул җыелыштан инде күп ел элек читләшкәндер. Ә бәлки, ул башка җиргә күченгән һәм җирле кардәшләр аны белмидер. Әмма нәкъ бу мизгелдә күп кенә андый актив булмаган кардәшләрнең Йәһвәгә кире кайтырга теләгәнен онытмыйк. Аларның рухи гаиләләре белән бергә Йәһвәгә хезмәт итәселәре килә. Алар безнең ярдәмебезгә мохтаҗ.

6. Бөтен җыелыш әгъзалары актив булмаган кардәшләрне эзләүдә ничек катнаша ала?

6 Кем актив булмаганнарны эзләүдә катнаша ала? Өлкәннәр, гаилә әгъзалары, пионерлар һәм башка вәгазьчеләр — без барыбыз да бу эштә катнаша алабыз. Сезнең актив булмаган дустыгыз я туганыгыз бармы? Ә бәлки, сез өйдән-өйгә йөреп я җәмәгать урыннарында вәгазьләгәндә, актив булмаган кардәшне очраткансыздыр. Аңа шуны аңлатыгыз: ул өлкәннәрнең килеп китүләрен теләсә, сез аның телефон номерын я адресын җирле өлкәннәргә тапшыра аласыз.

7. Томас исемле өлкәннең сүзләреннән нәрсәгә өйрәнеп була?

7 Өлкәннәр, Йәһвәгә кире кайтырга теләгән кардәшләрне эзләп табар өчен, нинди гамәли адымнар ясарга тиеш? Испаниядә яшәүче Томас * исемле өлкәннең сүзләренә игътибар итегез. Ул 40 тан артык кардәшкә җыелышка кире кайтырга ярдәм иткән. Томас болай ди: «Мин кардәшләрдән актив булмаганнарның хәзер кайда яшәгәннәрен беләләрме дип белешәм. Яисә мин, гомумән алганда, җыелышка йөрми башлаган кардәшләрне беләләрме дип сорыйм. Күпчелек кардәш бу эштә теләп катнаша, чөнки алар да ярдәм итә алганнарын күрә. Соңрак, актив булмаганнарга килеп киткәндә, мин аларның туганнары һәм балалары турында сораштырам. Кайбер андый кардәшләр элек җыелышка балалары белән бергә йөргән. Бу балаларның кайберләре хәтта элек вәгазьчеләр булган. Аларны да Йәһвәгә кайтарып була».

ЙӘҺВӘНЕҢ ЮГАЛГАН УГЫЛЛАРЫН ҺӘМ КЫЗЛАРЫН КАЙТАРЫРГА ТЫРЫШЫГЫЗ

8. Лүк 15:17—24 тә язылган мисалда әти кеше үз улына нинди мөнәсәбәт күрсәткән?

8 Югалган сарыкларны Йәһвәгә кайтарыр өчен, без нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Гайсәнең читкә киткән угыл турындагы хикәясеннән без кайбер файдалы якларга өйрәнә алабыз. (Лүк 15:17—24 укы.) Бу угыл, акылына килеп, өенә кайтырга карар иткән. Әтисе аның каршына йөгереп чыккан һәм аны җылы кочаклаган. Әйе, әтисе үз улын яратуында ышандырган. Угылны вөҗданы борчыган, һәм ул үз йөрәген бушаткан: угыл дип аталырга лаек түгелмен дип әйткән. Әтисе аны эчкерсез кызганган һәм үз улын ялланган эшче буларак түгел, ә кадерле гаилә әгъзасы буларак кабул иткәненә ышандырган. Ул хәтта тәүбә иткән улы өчен бәйрәм оештырган һәм аны матур киемнәргә киендергән.

9. Югалган сарыкларга кире җыелышка кайтырга булышыр өчен, без нинди сыйфатлар күрсәтергә тиеш? (« Йәһвәгә кайтырга теләгәннәргә ничек булышырга?» дигән рамканы карагыз.)

9 Йәһвә бу мисалдагы әтигә охшаш. Ул актив булмаган кардәшләребезне бик ярата һәм аларның кире кайтуларын тели. Йәһвәдән үрнәк алып, без аларга кайтырга ярдәм итә алабыз. Әмма бу бездән сабырлык, кызганучанлык һәм мәхәббәт күрсәтүебезне таләп итә. Ни өчен без нәкъ бу сыйфатларны күрсәтергә тиеш һәм безгә моны эшләргә нәрсә булышыр?

10. Ни өчен, кешегә рухи яктан булышканда, сабырлык кирәк?

10 Безгә сабырлык күрсәтергә кирәк, чөнки, кеше рухи яктан аякка бассын өчен, вакыт таләп ителә. Элек актив булмаган күп кенә кардәшләр өлкәннәрнең һәм җыелыштагыларның берничә тапкыр килүеннән соң гына кире кайтырга булган. Көньяк-Көнчыгыш Азиядә яшәүче Нанси исемле апа-кардәш болай дип яза: «Миңа җыелыштагы бер якын дустым бик булышты. Ул миңа үз апасына кебек карады. Ул миңа бергә үткәргән бәхетле чакларыбызны исемә төшерә иде. Мин үз хисләрем белән уртаклашканда, ул мине зур сабырлык белән тыңлады. Шул ук вакыт ул миңа киңәш тә бирергә курыкмады. Ул теләсә кайсы вакытта булышырга әзер чын дус булды».

11. Ни өчен яраланган йөрәкне савыктырыр өчен, без кызганучан булырга тиеш?

11 Кызгануны май белән чагыштырып була: ул рухи яктан яраланган кешенең авыртуын җиңеләйтә ала. Кайбер актив булмаган кардәшләр үз кардәшләренә үпкәләгән һәм моның аркасында күп еллар Йәһвәгә кире кайта алмаган. Кемдер үзе белән гаделсез мөгамәлә иткәннәр дип саный. Андый кардәшләр тыңларга һәм хисләрен аңларга әзер булган дуска мохтаҗ булырга мөмкин (Ягък. 1:19). Элек актив булмаган Мария исемле апа-кардәш болай ди: «Миңа тыңлый, юата, киңәш бирә һәм ярдәм кулы суза ала торган кеше кирәк иде».

12. Мисал китереп, Йәһвәнең үз сарыкларын ничек утарга кайтарганын аңлатыгыз.

12 Изге Язмаларда Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә карата мәхәббәте бау белән чагыштырыла. Ни өчен бу мисал яхшы туры килә? Күз алдына китерегез: сез диңгездә батасыз; дулкыннары зур, һәм суы салкын. Сезгә жилет ташлыйлар. Сез бик шат, чөнки бу сезгә батмаска булыша. Әмма, исән калыр өчен, сезгә жилет кына җитмәс. Кешеләр корабтан сезгә бау ташласа һәм сезне судан тартып чыгарса, бу тормышыгызны коткарыр. Йәһвә үзеннән читләшкән исраиллеләр турында болай дигән: «Мин аларны... мәхәббәт баулары ярдәмендә җитәкләп йөрдем» (Һош. 11:4). Йәһвә бүген дә үзеннән ераклашкан һәм проблемалар белән борчылуларга «баткан» хезмәтчеләрен калдырмый. Ул аларны үзенә җәлеп итә, аларны ярата һәм аларның моны белүләрен тели. Йәһвә үз яратуын сезнең аша белдерергә мөмкин.

13. Кардәшләрчә яратуның көчен күрсәтүче очрак сөйләгез.

13 Актив булмаган кардәшне Йәһвәнең яратуында һәм безнең яратуыбызда ышандыру бик мөһим. Үткән мәкаләдә искә алынган Пабло 30 дан артык ел дәвамында җыелышка йөрмәгән. Ул болай ди: «Бер иртә мин, инде өйдән чыгып киткәч, бер олы яшьтәге апа-кардәшне очраттым. Ул минем белән җылы сөйләште. Мин, бала сыман, елап җибәрдем. Аны Йәһвә җибәрде дип әйттем мин аңа. Шунда мин Йәһвәгә кайтырга карар иттем».

ХӘЛСЕЗЛӘРНЕ НАЗ БЕЛӘН НЫГЫТЫГЫЗ

14. Лүк 15:4, 5 тә язылган мисалда көтүче, сарыкны тапкач, нәрсә эшли?

14 Актив булмаганнар өзлексез ярдәмгә мохтаҗ. Гайсә мисалындагы читкә киткән угыл кебек, алар эмоциональ яралардан интегә. Берникадәр вакытка Шайтан дөньясына чумганга, алар, мөгаен, рухи яктан хәлсезләнгәндер. Аларга Йәһвәгә иманнарын ныгытырга булышырга кирәк. Югалган сарык турындагы мисалда көтүче сарыкны үз җилкәләренә сала да аны утарга күтәреп алып бара. Көтүче, сарыкны эзләп табар өчен, инде күп көч һәм вакыт сарыф иткән. Әмма ул хәзер дә сарыгын күтәреп алып барырга әзер, чөнки сарыкның хәле булмаганын һәм үзе кайта алмаганын аңлый. (Лүк 15:4, 5 укы.)

15. Без Йәһвәгә кайтырга булган кардәшләргә нинди ярдәм күрсәтә алабыз? (« Бик кыйммәтле корал» дигән рамканы карагыз.)

15 Актив булмаганнарга үз авырлыкларын җиңәргә булышыр өчен, безгә дә күп көч һәм вакыт сарыф итәргә туры килер. Ләкин Йәһвәнең рухы, Сүзе һәм оешмабыздагы басмалар ярдәмендә без аларга рухи яктан терелергә булыша алырбыз (Рим. 15:1). Нинди гамәли адымнар ясап була? Бер тәҗрибәле өлкән болай ди: «Йәһвәгә кайтырга булган актив булмаганнарның күпчелеге яңадан Изге Язмаларны өйрәнүгә мохтаҗ» *. Өлкәннәр сезне актив булмаган кардәш белән өйрәнергә сораса, ник бу йөкләмәне шатлык белән кабул итмәскә? Бу өлкән болай дип өсти: «Андый өйрәнү үткәрүче кардәш яхшы дус булырга тырышырга тиеш. Ул чакта актив булмаган кардәш аңа үз йөрәген ача алыр».

КҮКТӘ ҺӘМ ҖИРДӘ ШАТЛЫК

16. Безгә фәрештәләр булышканын без кайдан беләбез?

16 Күп кенә очраклардан күренгәнчә, фәрештәләр безгә Йәһвәгә кайтырга теләгән имандашларны табарга булыша (Ачыл. 14:6). Мәсәлән, Эквадорда яшәүче Сильвио Йәһвәгә кайнар дога кылган һәм Йәһвәдән миңа җыелышка кайтырга булыш дип үтенгән. Дога кылганда, ишегенә шалтыратканнар. Аңа ике өлкән килгән икән! Алар аңа шунда ук ярдәм күрсәтергә бик шат булган.

17. Актив булмаганнарга булышырга тырышсак, нинди әҗер алырбыз?

17 Рухи яктан хәлсезләнгән кешеләргә Йәһвәгә кире кайтырга булышу зур шатлык китерә. Сальвадорның — актив булмаганнарга ярдәм итәргә тырышкан пионерның — сүзләренә игътибар итегез: «Кайвакыт бәхеттән күз яшьләрен тыеп булмый. Йәһвә бит тагын бер сарыгын Шайтан дөньясыннан азат итте! Үземнең Аллаһы белән бу эштә хезмәттәшлек итә алганым мине бик шатландыра» (Рәс. 20:35).

18. Актив булмаган кардәшләр нәрсәдә шикләнмәскә тиеш?

18 Сез Йәһвә халкыннан читләшкәнсез икән, шикләнмәгез: Йәһвә сезне әле дә ярата. Ул сезне үзенә кайтырга чакыра. Сезгә, кире кайтыр өчен, адымнар ясарга кирәк булыр. Ләкин Гайсәнең мисалындагы ата кеше кебек, Йәһвә кайтуыгызны көтә, һәм ул сезне киң колач белән кабул итәр.

103 ҖЫР Көтүчеләр — бүләк итеп бирелгән кешеләр

^ 5 абз. Йәһвә җыелыштан читләшкән кардәшләрнең кире кайтуларын тели. Ул аларга: «Миңа кире кайтыгыз»,— дип мөрәҗәгать итә. Без бу чакыруны кабул иткән кардәшләргә ярдәм итәр өчен, үз ягыбыздан нәрсә эшли алабыз? Бу мәкаләдә шул сорауга җавап биреләчәк.

^ 7 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 15 абз. Мәсәлән, андый кардәш белән «Аллаһы мәхәббәтендә калыйк» дигән китапның яисә «Йәһвәгә якынлаш» (рус) дигән китапның кайбер өлешләрен өйрәнеп була. Нинди вәгазьче андый өйрәнү үткәрәчәген Җыелышның хезмәт комитеты хәл итә.

^ 68 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Йәһвәгә кире кайтырга теләгән кардәшкә өч төрле абый-кардәш булыша. Алар аның белән элемтәдә булырга тырыша, аны яратуда ышандыра һәм аны игътибар белән тыңлый.