Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тотнаклылык Йәһвәнең хуплавын бирә

Тотнаклылык Йәһвәнең хуплавын бирә

«Икетуган абыем минем белән талаша башлады. Мин, түзә алмыйча, аны буарга тотындым. Минем аны хәтта үтерәсе килә иде» (Пол).

«Өйдә мин еш кына бер сәбәпсез ярсып китә идем. Мин өй җиһазларын, кулга эләккән бар нәрсәне җимереп ташлый идем, хәтта балаларымның уенчыкларын вата идем» (Марко).

Безнең, бәлки, шулкадәр нык ярсыганыбыз юктыр да. Шулай да һәрберебезгә, беренче кеше Адәм тапшырган гөнаһ аркасында, вакыт-вакыт үз хисләрен тезгендә тоту авыр (Рим. 5:12). Кайберәүләргә, Марко белән Полга кебек, үз холкын тыю авыр. Башкаларга үз уйларын контрольдә тоту җиңел түгел. Өченчеләре курку хисе яисә тискәре фикер йөртү әсирлегендә яши. Ә кем өчендер җенси әхлаксызлык, исерткеч эчемлекләр һәм наркотиклар куллану вәсвәсә булып тора.

Андый уйларга, теләкләргә һәм эшләргә бирелгән кеше үз тормышын үз кулы белән җимерә ала. Безгә андый бәлагә эләкмәскә нәрсә булышыр? Тотнаклылык сыйфаты. Бу сыйфатны үстерү җиңелрәк булсын өчен, өч сорауга җавап табыйк: 1) Тотнаклылык нәрсә ул? 2) Ни өчен ул мөһим? 3) «Рух җимешенә» кергән бу сыйфатны ничек үстерергә? (Гәл. 5:22, 23) Аннары без, тотнаклылык җитеп бетмәгәндә, нәрсә эшләп булганын белербез.

ТОТНАКЛЫЛЫК НӘРСӘ УЛ?

Тотнаклы кеше һәрбер теләгенә бирелми. Ул Аллаһыны күңелсезләндерә алган сөйләшүләрдә һәм эшләрдә катнашмый.

Гайсә тотнаклылыкны камил рәвештә күрсәткән

Гайсә тотнаклылыкның үз эченә нәрсә алганын үз тормышы белән күрсәткән. Мәсәлән, дин җитәкчеләре Гайсәнең әйткән сүзләренә бәйләнергә тырышканда, Гайсә тотнаклылык күрсәткән (Мат. 22:15—22). Башка бер очракта ярсулы яһүдләр Гайсәне ташлар атып үтерергә ниятләгән. Үч алыр урынына, «Гайсә яшеренгән һәм гыйбадәтханәдән чыгып киткән» (Яхъя 8:57—59). Җәфалану баганасында дошманнарының үзеннән көлүләрен ишеткәндә дә, Гайсә гаҗәеп тотнаклылык күрсәткән (Мат. 27:39—44). Петер төгәл язган: «Мыскыллап хурланганда, ул җавап итеп хурламады. Газап чиккәндә, ул янамады, ә үзен гадел хөкем итүчегә тапшырды» (1 Пет. 2:23).

Без Гайсәдән үрнәк ала алабызмы? Әйе, билгеле бер дәрәҗәдә бу кулыбыздан килә. Рәсүл Петер хәтта болай дип язган: «Мәсих, сез нәкъ аның эзләре буенча барсын өчен, сезгә үрнәк калдырып, сезнең хакка газап чикте» (1 Пет. 2:21). Камилсез булсак та, без, нәкъ Гайсәнең эзләре буенча барып, тотнаклылык үстерә алабыз. Ни өчен бу мөһим?

НИ ӨЧЕН ТОТНАКЛЫЛЫК МӨҺИМ?

Тотнаклылык үстермичә, Аллаһының хуплавын алу мөмкин түгел. Аллаһыга күп еллар тугры хезмәт итсәк тә, тотнаклылыгыбызны югалтып, нәрсәдер әйтсәк я эшләп ташласак, без Йәһвә белән дуслыгыбызны боза алабыз.

Муса мисалын исебезгә төшерик. Үз замандашлары арасында Муса «иң юашы» булган (Сан. 12:3). Дистәләгән еллар буе исраиллеләрнең зарлануларын сабырлык белән түзеп торса да, ахыр чиктә Муса сабырлыгын югалткан. Исраиллеләр су җитмәве аркасында яңадан канәгатьсезлекләрен белдерә башлагач, Муса аларга кырыс итеп: «Тыңлагыз, фетнәчеләр! Нәрсә, бу кыядан сезгә су чыгарып бирикме?» — дип җавап кайтарган (Сан. 20:2—11).

Муса үзен кулда тотып кала алмаган. Ул Йәһвәне могҗизалы рәвештә су биргәне өчен данламаган (Зәб. 106:32, 33). Моның аркасында Йәһвә Мусага Вәгъдә ителгән җиргә керергә рөхсәт итмәгән (Сан. 20:12). Муса кылган хатасына үлеменә кадәр үкенгәндер (Кан. 3:23—27).

Монда безнең өчен нинди сабак бар? Хакыйкатьтә озак вакыт булсак та, безгә сак булырга кирәк: без ачуыбызны чыгарган я төзәтүгә мохтаҗ кешеләр белән тупас булырга тиеш түгел (Эфес. 4:32; Көл. 3:12). Әйе, олыгайган саен, безгә сабыр булып калу авыр була ала. Әмма тотнаксызлыкка хезмәт елларыбызны сызып ташларга юл бирмик, Муса мисалын онытмыйк. Безгә тотнаклылык сыйфатын үстерергә нәрсә булышыр?

ТОТНАЛЫЛЫКНЫ НИЧЕК ҮСТЕРЕРГӘ?

Изге рух сорап дога кылыгыз. Бу мөһим, чөнки тотнаклылык изге рух җимешенең бер өлеше булып тора. Йәһвә үз рухын үзеннән сораучыларга бирә (Лүк 11:13). Үз рухы аша Йәһвә безгә, тотнаклылык күрсәтер өчен, кирәкле көч бирә ала (Флп. 4:13). Йәһвә безгә шулай ук рух җимешенә кергән башка сыйфатларны да үстерергә булыша, мәсәлән мәхәббәтне. Ә мәхәббәт, үз чиратында, безгә тотнаклы булырга ярдәм итә (1 Көр. 13:5).

Тотнаклылык күрсәтергә комачаулый алган бар нәрсәдән качыгыз

Тотнаклылык күрсәтергә комачаулый алган бар нәрсәдән качыгыз. Начар нәрсәләргә дәртләндергән сайтлардан һәм күңел ачулардан читтә торыгыз (Эфес. 5:3, 4). Чынлыкта, без тотнаклы булырга комачаулый алган һәр нәрсәдән качарга тиеш (Гыйб. сүз. 22:3; 1 Көр. 6:12). Мәсәлән, нәҗес гадәтләр белән көрәшкән кешегә мәхәббәт турында китапларны укудан һәм андый фильмнар караудан тыелу яхшырак булыр иде.

Бу киңәшне куллану авыр булырга мөмкин. Әмма тырышлыклар куйсак, Йәһвә безгә көч бирәчәк һәм тотнаклы булырга булышачак (2 Пет. 1:5—8). Ул безгә фикерләребезне, сүзләребезне һәм эшләребезне контрольдә тотарга ярдәм итәчәк. Моны мәкалә башында искә алынган Пол һәм Марко мисаллары дәлилли. Алар ачулы холыкларын тыярга өйрәнгән. Тагын бер мисалга игътибар итик. Бер абый-кардәш, рульдә булганда, еш кына сабырлыгын югалткан һәм хәтта башка машина йөртүчеләр белән талашкан. Бу абый-кардәшкә үзгәрергә нәрсә булышкан? Ул болай дип сөйли: «Мин һәр көн кайнар дога кылдым, шулай ук тотнаклылык сыйфатына багышланган мәкаләләрне өйрәндем һәм миңа булыша алган шигырьләрне ятладым. Мин инде берничә ел бу сыйфатны үстерергә тырышам. Шулай да мин һәр иртә үземә шуны исемә төшереп торам: миңа бүген дә тыныч булып калырга кирәк. Өстәвенә, хәзер мин юлга алдан чыгарга тырышам, бу миңа машинаны ашыкмыйча йөртергә мөмкинлек бирә».

ТОТНАКЛЫЛЫК ҖИТЕП БЕТМӘГӘНДӘ

Кайвакыт тотнаклылык безгә барыбер җитеп бетми. Андый чакларда оят хисе Йәһвәгә дога кылырга комачаулый ала. Әмма андый очракта дога кылу аеруча мөһим. Йәһвәгә шунда ук мөрәҗәгать итегез, аның кичерүен ялварып сорагыз, ярдәмен эзләгез һәм бүтән бу хатаны кабатламаска тәвәккәл булыгыз (Зәб. 51:9—11). Бер дә шикләнмәгез: Йәһвә догагызны кире какмаячак (Зәб. 102:17). Рәсүл Яхъя язганча, Аллаһы Улының каны «безне бар гөнаһтан сафландыра» (1 Яхъя 1:7; 2:1; Зәб. 86:5). Йәһвә безне кат-кат кичерергә өйрәтә, димәк, ул үзе дә безне кичерергә әзер (Мат. 18:21, 22; Көл. 3:13).

Әйе, Муса тотнаклылыгын югалткач, Йәһвә аның белән канәгать булмаган. Әмма, моңа карамастан, Йәһвә аны кичергән. Моннан тыш, Муса Изге Язмаларда гаҗәеп иман күрсәткән кеше буларак искә алына (Кан. 34:10; Евр. 11:24—28). Йәһвә Мусага вәгъдә ителгән җиргә керергә рөхсәт итмәсә дә, ул аңа киләчәктә җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә мөмкинлек бирәчәк. Без дә бу сыйфатны үстерәбез икән, шундый ук киләчәккә өметләнә алабыз (1 Көр. 9:25).