Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

20 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Аздыручыдан зыян күргәннәрне юатыгыз

Аздыручыдан зыян күргәннәрне юатыгыз

«Кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын... [юаныч Аллаһысы] безне юата» (2 КӨР. 1:3, 4).

134 ҖЫР Балалар — Йәһвәдән бирелгән бүләк

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. а) Кешеләрнең юатуга мохтаҗ булганнарын һәм бер-берсен юата алганнарын нинди мисал күрсәтә? ә) Кайбер балалар нәрсәгә дучар була?

ТАБИГАТЕБЕЗ буенча без юатуга мохтаҗ, һәм без үзебез дә башка кешеләрне юатырга сәләтле. Мәсәлән, бала тезен җәрәхәтләсә, әнисенә йөгереп килә дә, елый-елый, аңа барысын сөйләп бирә. Әнисе баласын савыктыра алмаса да, ул аны юата ала. Ул баладан нәрсә булганын сорый, күз яшьләрен сөртә һәм, мөгаен, ярага берәр пластырь ябыштыра я бинт бәйли. Әле генә елаган бала тынычлана һәм яңадан уйнарга тотына. Вакыт узу белән ярасы да төзәлә.

2 Әмма кайвакыт балаларның күпкә җитдирәк яралары була: аздыручылар аларны бозык эшләрдә катнаштыра. Кемдер бер тапкыр гына андый җәберләүгә дучар булган, башкалары исә еллар буе гаделсез мөгамәләдән интеккән. Ничек кенә булмасын, җәберләү балага җан әрнүе китерә. Кайбер очракта аздыручыны җавапка тарталар. Башка очракларда җинаятьче җәзасыз кала. Аздыручыга тиз арада җәза бирелсә дә, бала йөрәгендәге яра әле күп еллар сыкрап торырга мөмкин.

3. а) 2 Көринтлеләргә 1:3, 4 тә әйтелгәнчә, Йәһвә безгә ничек карый? ә) Без нинди сорауларга җавап алырбыз?

3 Берәр мәсихче балачакта аздырылган булса һәм әле дә күңел газаплары кичерсә, аңа нәрсә ярдәм итә ала? (2 Көринтлеләргә 1:3, 4 укы.) Билгеле, Йәһвә үз сарыклары белән назлы мөгамәлә итә һәм аларның юатылган булуларын тели. Әйдәгез, мондый өч сорауны карап чыгыйк: 1) Ни өчен балачакта җенси җәберләүгә дучар булганнар юатуга мохтаҗ? 2) Кем алар өчен юаныч чыганагы була ала? 3) Башкаларны ничек юатып була?

НИ ӨЧЕН АЛАР ЮАТУГА МОХТАҖ?

4, 5. а) Ни өчен балаларның балигъ кешеләрдән аерылып торганын онытмаска кирәк? ә) Җенси җәберләү баланың башка кешеләргә карашына ничек тәэсир итә?

4 Балачакта аздырылган кеше, күп еллар үтсә дә, барыбер юатуга мохтаҗ булып кала. Ни өчен? Моны аңлар өчен, безгә шуны онытмаска кирәк: балалар балигъ кешеләрдән бик аерылып тора. Кимсетү белән җенси җәберләү аларга күпкә зуррак зыян китерә. Әйдәгез, моның турында күбрәк белик.

5 Балалар үзләрен үстергән кешеләр белән якын мөнәсәбәтләргә мохтаҗ. Андый якын мөнәсәбәтләр аларга үзләрен имин хис итәргә һәм якын кешеләргә ышанырга ярдәм итә (Зәб. 22:9). Кызганыч, әмма күпчелек очракларда балаларны якын кешеләре — гаиләдәгеләре я гаилә дуслары аздыра. Моның аркасында балаларга башка кешеләргә ышану авыр. Хәтта еллар узгач та, алар бу шикләрдән арына алмый.

6. Ни өчен җенси җәберләү — мәрхәмәтсез эш?

6 Балалар үзләрен яклый алмый, җенси җәберләү — балага зур зыян китерүче мәрхәмәтсез эш. Балалар физик, эмоциональ яктан һәм акыл ягыннан җенси мөнәсәбәтләргә әзер түгел, аларны бу эшләрдә катнаштыру аларга зыян китерә. Андый җәберләү баланың җенси мөнәсәбәтләргә, үз-үзенә һәм башкаларга карата карашын боза.

7. а) Ни өчен балалар ялганга җиңел ышана һәм аздыручылар балаларга нинди ялган сөйли? ә) Аздыручының ялганы нәрсәгә китерә?

7 Балаларның акыл сәләтләре чикле, алар карарлар кабул итәргә һәм, куркыныч хәлне абайлап, аңардан качарга сәләтле түгел (1 Көр. 13:11). Шуңа күрә аздыручыга баланы алдау җиңел. Аздыручы кеше балага, мәсәлән, мондый ялган сөйләргә мөмкин: имеш, бала үзе гаепле; имеш, булган хәл турында беркемгә сөйләргә кирәкми, барыбер беркем дә аңа ышанмас һәм булышмас. Яисә аздыручы кеше баланы алар кылган якынлык — ярату билгесе дип ышандырырга мөмкин. Кайбер балалар моның чирканыч ялган булганына күп еллар узгач кына төшенә. Алар үзләрен нәҗес, пычрак, яратуга һәм юатуга лаексыз дип саный.

8. Без Йәһвәнең кешеләрне юата алганын кайдан беләбез?

8 Өстә каралганны исәпкә алсак, аздыру очракларының балага күп еллар зыян һәм авырту китергәнен аңлау авыр түгелдер. Чыннан да, аздыру — бик мәрхәмәтсез җинаять! Бу җинаятьнең киң таралган булуы соңгы көннәрдә яшәвебезне раслый. Бүген күпләр «кеше яратмаучы». «Явызлар һәм алдакчылар башкаларны да юлдан яздыра», «үзләре дә юлдан яза» (2 Тим. 3:1—5, 13). Кешеләрнең Шайтан теләгәнне эшләүләрен күрү бик күңелсез. Әмма Йәһвә Шайтаннан һәм аның хезмәтчеләреннән күпкә көчлерәк. Ул Шайтанның мәкерлелеген яхшы күрә. Йәһвә күңел газапларыбызны аңлый һәм безне юата. «Кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын... [һәртөрле юаныч Аллаһысы] безне юата һәм моны без башкаларны, алар теләсә кайсы кайгы-хәсрәт кичергәндә, аңардан кабул иткән юаныч белән юата алсын өчен эшли» (2 Көр. 1:3, 4). Андый Аллаһыга хезмәт итәргә без бик шат! Хәзер Йәһвәнең, башкаларны юатыр өчен, кемне кулланганын карап чыгыйк.

КЕМ ЮАНЫЧ ЧЫГАНАГЫ БУЛА АЛА?

9. Давыт патшаның Зәбур 27:10 да язылган сүзләреннән күренгәнчә, ата-аналардан яклау алмаганнарга Йәһвә ничек карый?

9 Балачакта якын кешесе тарафыннан аздырылган булган яисә ата-аналары якламаган кеше юатуга аеруча мохтаҗ. Мәдхия җырлаучы Давыт Йәһвәнең иң яхшы юатучы булганын белгән. (Зәбур 27:10 укы.) Давыт шуңа ышанган: кешене якыннары ташласа да, Йәһвә аны кабул итәр һәм ныгытыр. Йәһвә моны ничек эшли? Ул үзенең хезмәтчеләрен куллана. Имандашларыбыз — рухи гаиләбез. Гайсә Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр турында болай дигән: «[Алар] минем абый-энем дә, апа-сеңелем дә, әнием дә» (Мат. 12:48—50).

10. Өлкән буларак, рәсүл Паул нәрсә эшләгән?

10 Нинди яктан мәсихче җыелыш гаиләгә охшаш? Бу сорауга җавап алыр өчен, рәсүл Паулны исебезгә төшерик. Бу җитлеккән, тырыш, нык иманлы өлкән, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, кардәшләрне: «Мин Мәсихтән үрнәк алган кебек, сез дә миннән үрнәк алыгыз»,— дип чакырган (1 Көр. 11:1). Паул нинди үрнәк калдырган соң? Бер очракта Паул өлкән вазифасын ничек үтәгәнен болай дип сурәтләп биргән: «Сезнең турында бала имезүче ана сыман наз белән кайгырттык» (1 Тис. 2:7). Безнең көннәрдә дә мәсихче өлкәннәр юатуга мохтаҗ кардәшләргә карата назлы һәм игелекле булырга тырыша. Кардәшләрне юатканда, алар Аллаһы Сүзен куллана.

Җитлеккән апа-кардәшләр бик яхшы юата ала (11 нче абзацны кара.) *

11. Җенси җәберләүгә дучар булганнарны, өлкәннәрдән тыш, кем тагын юата ала?

11 Җенси җәберләүгә дучар булганнарны өлкәннәр генә юата аламы? Юк. Без барыбыз да бер-беребезне дәртләндерә алабыз (1 Тис. 4:18). Мәсәлән, юатуга мохтаҗ булган апа-кардәшләрне рухи яктан җитлеккән апа-кардәшләр ныгыта ала. Кайбер очракларда өлкәннәр андый җитлеккән апа-кардәшләрне бу эштә булышырга сорый *. Шунысы игътибарга лаек: Йәһвә үзен улын юатучы ана белән чагыштырган (Ишаг. 66:13). Изге Язмаларда башкаларны юаткан күп хатын-кызлар турында әйтелә (Әюп 42:11). Апа-кардәшләр эмоциональ авыртудан интеккәннәрнең рухларын күтәргәндә, бу Йәһвәне бик сөендерә!

АЛАРНЫ НИЧЕК ЮАТЫП БУЛА?

12. Кайсы яктан безгә аеруча сак булырга кирәк?

12 Әлбәттә, балачакта аздыручыдан зыян күргән кардәш берәр нәрсә турында сөйләргә теләмәсә, без аны сораштырып тормыйбыз (1 Тис. 4:11). Шуңа күрә мондый сорау туа ала: юатуга мохтаҗ кешегә ничек ярдәм итәргә? Әйдәгез, моңа кагылышлы Изге Язмалардагы биш киңәшкә күз салыйк.

13. 1 Патшалар 19:5—8 дән күренгәнчә, Йәһвә фәрештәсе Ильяс өчен нәрсә эшләгән һәм бу безне нәрсәгә өйрәтә?

13 Гамәли ярдәм тәкъдим итегез. Бер очракта Ильяс пәйгамбәрне үтерергә теләгәннәр, шуңа күрә аңа качарга туры килгән. Ул вакытта Ильяс шулкадәр боегып киткән ки, аның хәтта үләсе килгән. Йәһвә бу пәйгамбәр янына үзенең фәрештәсен җибәргән, һәм фәрештә Ильяска гамәли ярдәм күрсәткән: аңа ризык биргән. (1 Патшалар 19:5—8 укы.) Бу очрактан күренгәнчә, хәтта гади игелекле эшебез бик әһәмиятле була ала. Безгә кардәш белән аның хисләре турында сөйләшү авыр булса, без аңа, бәлки, гамәли яктан булыша алырбыз. Боеккан кардәшкә, пешереп, ризык алып килсәк, кечкенә бүләк я открытка бирсәк, бу аңа яратуыбызны күрергә булышыр.

14. Ильяс очрагы безне тагын нәрсәгә өйрәтә?

14 Кардәшкә үзен тыныч һәм якланган итеп хис итәргә булышыгыз. Ильяс пәйгамбәр белән булган очрактан без тагын бер мөһим якны күрәбез. Ильяс Хореб тавына барырга тиеш булган. Ул анда барып җитә алсын өчен, Йәһвә аңа могҗизалы рәвештә көч биргән. Бәлки, Хореб тавы янында — Аллаһы гасырлар элек исраиллеләр белән килешү төзегән урында — Ильяс үзен тыныч хис иткәндер. Анда ул җанын эзләгән кешеләрдән ерак булган. Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Аздыручыдан зыян күргәннәрне юатыр өчен, без аларга үзләрен иркен, якланган итеп хис итәргә булышырга тиеш. Мәсәлән, өлкәннәр шуның турында уйлый ала: кешегә кайда сөйләшергә уңайлырак булыр — Патшалык Залындамы яисә өйдәме? Бәлки, үз өендә чәй эчеп утырганда, апа я абый-кардәшкә үз хисләре белән бүлешү җиңелрәк булыр. Ә кемдер, киресенчә, Патшалык Залын яхшырак урын дип күрер.

Сабырлык белән тыңлап, бергә дога кылып һәм юатучы сүзләр сайлап, без күңел газаплары кичергән кардәшне юатырбыз (15—20 нче абзацларны кара.) *

15, 16. Яхшы тыңлаучы булуыбыз нәрсәдән күренер?

15 Игътибар белән тыңлагыз. Изге Язмаларда: «Һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә... исә ашыкмасын»,— дип әйтелә (Ягък. 1:19). Без игътибар белән тыңларга әзерме? Бәлки, без тыңлау — бу бернәрсә дәшмичә, кеше янында тик утыру дип уйлыйбыздыр. Әмма чынлыкта тыңлау үз эченә күбрәкне ала. Мәсәлән, Ильяс үз хисләрен Йәһвәгә бушатканда, Йәһвә аны игътибар белән тыңлаган. Ильяс куркуга бирелгән, үзен ялгыз хис иткән һәм бар эшләре заяга булган дип уйлаган. Аллаһы аның бар бу хисләрен аңлаган һәм аны юаткан. Әйе, Аллаһы Ильяска назлы булган һәм аны чыннан да тыңлаган (1 Пат. 19:9—11, 15—18).

16 Мәхәббәткә наз һәм кызгану хас. Кешене тыңлаганда, без бу сыйфатларны ничек чагылдыра алабыз? Кайвакыт берничә җылы, дәртләндергеч сүз җитәрлек була. Мәсәлән, болай дип әйтеп була: «Синең белән балачакта андый очрак булганы бик аяныч! Беркем дә андый мөгамәләгә дучар булырга тиеш түгел, билгеле». Үз хисләре белән бүлешкән кешене дөрес аңлар өчен, бәлки, сез аңа берничә сорау бирергә булырсыз. Мәсәлән, мондый: «Авыр булмаса, әйтәсе фикереңне аңлатып бирә алмассыңмы?» яисә «Мин синең сүзләреңне дөрес аңладыммы...» Алай дип әйтү кешене зур игътибар белән тыңлаганыгызны һәм аңа ярдәм итәргә теләгәнегезне күрсәтер (1 Көр. 13:4, 7).

17. Ни өчен безгә сабыр булырга һәм сөйләргә ашыкмаска кирәк?

17 Боеккан кешегә киңәшләр бирергә, фикер йөртүен үзгәртергә я нәрсәдер әйтергә ашыкмыйк. Сабыр булу үтә мөһим! Кабат Ильяс очрагына кайтыйк. Ул, Йәһвәгә үз хисләрен сөйләгәндә, ачы сүзләр кулланган. Йәһвә Ильясның иманын ныгытканнан соң да, пәйгамбәр тулысынча тынычланмаган һәм үз хисләрен яңадан белдергән. Бу юлы да ул беренче очракта әйткән сүзләрен кабатлаган (1 Пат. 19:9, 10, 13, 14). Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Кайвакыт боеккан кеше үз хисләрен берничә тапкыр сөйли. Йәһвә кебек, түземле булыйк. Кешегә нәрсә эшләргә икәнен өйрәтер урынына, миһербанлык күрсәтик (1 Пет. 3:8).

18. Боеккан кардәшне догаларыбыз ничек ныгыта ала?

18 Боеккан кардәш белән бергә дога кылыгыз. Тирән төшенкелеккә бирелгән кардәшкә дога кылу авырдыр. Ул үзен Йәһвәгә мөрәҗәгать итәргә лаек түгел дип саныйдыр. Андый кардәшне юатыр өчен, аның белән бергә дога кылганда, аның исемен әйтергә була. Догада без бу кардәшнең җыелыш өчен һәм шәхсән безнең өчен никадәр кадерле булганын әйтә алабыз. Без Йәһвәдән үзенең кадерле сарыгын юатуын һәм күңел әрнүен җиңеләйтүен сорый алабыз. Андый догалар бик рухландыра (Ягък. 5:16).

19. Башкаларны юатуга ничек әзерләнеп була?

19 Юатучы сүзләр сайлагыз. Берәр нәрсә әйтер алдыннан, яхшылап уйлагыз. Уйламыйча әйтелгән сүз рәнҗетә, ә яхшы сүзләр дәвалый (Гыйб. сүз. 12:18). Шуңа күрә Йәһвәдән юатучы, назлы сүзләр табарга булышсын дип сорагыз. Безнең бернинди сүзләребез дә Изге Язмаларда язылган сүзләрдән яхшырак була алмый икәнен истә тотыгыз (Евр. 4:12).

20. Җенси җәберләүгә дучар булган кешеләр нинди ялганга ышанырга мөмкин һәм без аларның исләренә нәрсәне төшерергә телибез?

20 Без инде әйткәнчә, балачакта аздырылган кеше үзен пычрак, нәҗес, яратуга лаексыз дип санарга мөмкин. Әмма чынлыкта алар Йәһвә күзендә бик кадерле! Аллаһы Сүзен кулланып, аларга моны исләренә төшерегез. (« Изге Язмалар — юаныч чыганагы» дигән рамканы кара.) Бер очракта Йәһвә Даниял пәйгамбәр янына, аны юатырга дип, фәрештәне җибәргән. Аллаһы Даниялны бик яраткан, һәм төшенкелеккә бирелгән дустының моны аңлавын теләгән (Дан. 10:2, 11, 19). Күңел газаплары кичергән кардәшләребез дә Йәһвә өчен мөһим булганнарын сизсеннәр!

21. Тәүбә итмәгән гөнаһ кылучыларны нәрсә көтә һәм без бүген нәрсә эшләргә тәвәккәл?

21 Кардәшләрне юатканда, без аларга Йәһвәнең яратуын исләренә төшерәбез. Әмма безгә Йәһвәнең гаделлек Аллаһысы булганын да онытмаска кирәк. Аздыру очракларын Йәһвәдән яшереп булмый. Ул барысын күрә һәм тәүбә итмәгәннәрне җәзасыз калдырмас (Сан. 14:18). Җенси җәберләү корбаннарын алга таба да юатып, ныгытып торырга тәвәккәл булыйк. Киләчәктә Йәһвә бу дөньяны һәм аның идарәчесен, Шайтанны, юк итәчәк. Йәһвә бу дөньяда зыян күргән бар кешеләрнең күңел яраларын савыктырачак! Элеккеге җан газаплары һәм кайгылары тәмам җуелып бетәр! (Ишаг. 65:17) Моны белү безне һәрвакыт юатып торсын.

109 ҖЫР Бер-берегезне эчкерсез яратыгыз

^ 5 абз. Балачакта җенси җәберләүгә дучар булган кешеләр, хәтта күп еллар үткәч тә, күңел газаплары кичерә. Ни өчен? Бу мәкаләдә без моны карап чыгарбыз. Без шулай ук гаделсезлек корбаннарын кем юата алганын һәм ничек моны эшләп булганын белербез.

^ 11 абз. Аздыручыдан зыян күргән кеше, бәлки, профессиональ медик ярдәм алырга булыр.

^ 76 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: рухи яктан җитлеккән апа-кардәш күңел газаплары кичергән апа-кардәшне юата.

^ 78 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: ике өлкән үткәндә аздыручыдан зыян күргән шул апа-кардәшкә килгән. Ул үзенә ярдәм иткән теге җитлеккән апа-кардәшне дә бу сөйләшүгә чакырган.