Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

22 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Аллаһы Сүзен тикшерүчеләр булыгыз!

Аллаһы Сүзен тикшерүчеләр булыгыз!

«Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (ФЛП. 1:10).

35 ҖЫР «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез»

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Ни өчен кайбер кардәшләргә шәхси өйрәнү үткәрергә авыр?

ЯШӘРЛЕК акча эшләү җиңел түгел. Күп кенә кардәшләребезгә, үз гаиләләрен ашатыр өчен, күп эшләргә туры килә. Ә кемдер эш урынына барып кайтуга һәр көн берничә сәгать сарыф итәргә мәҗбүр. Авыр физик эш башкаручы кардәшләрнең саны да аз түгел. Көн азагына бу кардәшләр үзләрен алҗыган итеп хис итә. Шәхси өйрәнү өчен аларның көчләре һич тә калмый.

2. Сезгә нинди вакытта өйрәнергә ошый?

2 Шулай да без Аллаһы Сүзен һәм басмаларыбызны тирәнтен өйрәнү өчен вакыт табарга тиеш. Моңа Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез һәм мәңгелек тормышыбыз бәйле! (1 Тим. 4:15, 16) Кайбер кардәшләр иртән-иртүк торып өйрәнү үткәрә, чөнки иртән аларга беркем комачауламый һәм баш мие мәгълүматны әле яхшы сеңдерә. Башкалар өйрәнүгә һәм уйлануга берничә минут көн азагында бүлеп куя.

3, 4. Басмаларыбыз турында әйткәндә, нинди үзгәреш ясалган булган һәм ни өчен?

3 Ризалашырсыз, өйрәнү чыннан да мөһим. Өйрәнү турында әйткәндә, нәрсә приоритетта булырга тиеш? Бәлки, сез болай диярсез: «Безнең бит шулкадәр күп басмаларыбыз бар. Мин аларның барысын укып чыгарга өлгерә алмыйм». Әйе, бар басмаларны уку һәм бар видеоларны карау күп кенә кардәшләрнең кулыннан килми. Җитәкче советка бу мәгълүм. Шуңа күрә электрон һәм бастырылган басмаларның санын киметергә кирәк дигән карар кабул ителгән булган.

4 Мәсәлән, хәзер «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы» чыкмый, чөнки күп кенә дәртләндергеч очракларны jw.org® сайтында һәм интернет-телевидениебездә табып була. Таратыр өчен «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналлары да хәзер елына өч тапкыр гына чыга. Бу үзгәрешләр безнең рухи булмаган эшләргә вакыт булсын дип түгел, ә без «мөһимрәк» нәрсәләрне эшли алсын өчен ясалган булган (Флп. 1:10). Әйдәгез, бу мәкаләдә приоритетларны ничек куярга кирәклеген һәм шәхси өйрәнүдән тулы файда алырга нәрсә булыша алганын белик.

ИҢ МӨҺИМЕН САЙЛЫЙ БЕЛЕГЕЗ

5, 6. Нинди басмаларны тикшерү үтә мөһим?

5 Иң беренче чиратта безгә нәрсә өйрәнергә кирәк? Әлбәттә, без һәр көн Аллаһы Сүзен өйрәнергә тиеш. Хәзер атна уртасындагы очрашуда каралган Изге Язмалар өзеге күпкә кыскарак, һәм бу безгә уйланырга һәм өстәмә тикшерү үткәрергә мөмкинлек бирә. Максатыбыз — Изге Язмалар өзеген укып чыгу гына түгел, ә язылганнарны йөрәгебезгә сеңдерү һәм, нәтиҗәдә, Йәһвәгә якынлашу (Зәб. 19:14).

6 Моннан тыш, өйрәнү өчен «Күзәтү манарасы»ндагы мәкаләләргә һәм атна уртасындагы очрашуларга, шул исәптән Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнүгә, әзерләнү үтә мөһим. Шулай ук таратыр өчен «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларын укып бару зарур.

7. Интернет-ресурсларыбыздагы материаллар белән танышырга өлгермәсәк, боегырга кирәкме? Аңлатыгыз.

7 «Ә jw.org сайтындагы һәм интернет-телевидениебездәге материаллар турында нәрсә әйтеп була? — дип сорарсыз сез.— Анда бит шулкадәр күп мәгълүмат бар!» Мондый мисал турында уйланыйк. Ресторанда күп төрле ризыклар тәкъдим ителсә дә, кеше бар булган ризыкны ашап карый алмас. Ул берничәсен генә сайлар. Сез дә интернет-ресурсларыбыздагы бөтен мәкаләләрне укырга һәм видеоларны карарга өлгермисез икән, боекмагыз. Шулай да кулыгыздан килгәнне эшләргә тырышыгыз. Ә хәзер, әйдәгез, өйрәнү үз эченә нәрсә алганын һәм өйрәнүдән ничек тулы файда алып булганын карап чыгыйк.

ӨЙРӘНҮ ТЫРЫШЛЫКЛАР ТАЛӘП ИТӘ

8. Өйрәнү мәкаләсенә әзерләнгәндә, нинди адымнар ясап була? Ни өчен алай итеп өйрәнү файдалы?

8 Өйрәнү — материалны җентекләп тикшереп чыгу. Өйрәнү үз эченә текстны тиз генә укып чыгудан һәм җавапларны сызудан күбрәкне ала. Мәсәлән, «Күзәтү манарасы»ндагы өйрәнү мәкаләсенә әзерләнгәндә, башта «Бу мәкаләдә» дигән кереш сүзләрне укып чыгыгыз. Аннан соң мәкалә исемен, өстәмә исемнәрне һәм кабатлау өчен сорауларны карап китегез. Киләсе адым ашыкмыйча гына абзацларны уку булсын. Төп җөмләләргә игътибар итәргә тырышыгыз. Гадәттә, бу җөмләләр — абзац башында. Алар абзацның төп фикерен күрергә булыша. Абзацларны укыганда, аларның өстәмә исем һәм мәкалә исеме белән ничек бәйле булганына игътибар итегез. Таныш булмаган сүзләрне һәм тирәнрәк тикшерәсе фикерләрне билгеләгез.

9. а) Өйрәнү мәкаләсенә әзерләнгәндә, нәрсәгә игътибар итү мөһим һәм ни өчен? ә) Йошуа 1:8 дә әйтелгәнчә, шигырьләрне укудан тыш, без тагын нәрсә эшләргә тиеш?

9 «Күзәтү манарасы»ндагы мәкаләне тикшерүнең максаты — Изге Язмаларны өйрәнү. Шуңа күрә мәкаләдә китерелгән шигырьләргә, аеруча «Укы» дип билгеләнгән шигырьләргә, игътибар итегез. Шигырьләр белән абзацтагы фикерләрнең бәйләнешен күрергә тырышыгыз. Моннан тыш, китерелгән шигырьләрне тормышыгызда ничек куллана алуыгыз турында уйланыгыз. (Йошуа 1:8 укы.)

Ата-аналар, балаларыгызны шәхси өйрәнү үткәрергә өйрәтегез (10 нчы абзацны кара.) *

10. Еврейләргә 5:14 не исәпкә алып, ни өчен гаилә өйрәнүендә балаларны тирән тикшерүләр үткәрергә өйрәтергә кирәк?

10 Билгеле, ата-аналар гаилә белән гыйбадәт кылуны үз балалары өчен кызыклы итеп үткәрергә тели. Әлбәттә, гаилә өйрәнүендә интернет-телевидениебездәге тапшыруны карау я Нух көймәсен төзү — бу яхшы нәрсә. Әмма шуны онытмагыз: билгеле бер программаны планлаштырсагыз да, сездән һәр атна ниндидер кызыклы уеннар оештыру таләп ителми. Балаларыгызны тирән тикшерүләр үткәрергә өйрәтү дә бик мөһим. Мәсәлән, аларга җыелыш очрашуларына әзерләнергә ярдәм итегез. Я, сыйныфташлары берәр сорау бирсә, мәгълүматны ничек табып булганын күрсәтегез. (Еврейләргә 5:14 укы.) Балалар өйдә шәхси өйрәнү үткәрергә өйрәнсә, аларга җыелышларда һәм конгрессларда игътибарлы булып калу җиңелрәк булыр. Анда роликлар кайвакыт күрсәтелмәсә дә, алар барыбер бу очрашудан рухи файда алырга сәләтле булыр. Балагыз белән никадәр озак өйрәнүегез аның яшеннән һәм холык үзенчәлекләреннән тора.

11. Ни өчен без өйрәнүчене шәхси өйрәнү үткәрергә өйрәтергә тиеш?

11 Өйрәнүчеләребез дә шәхси өйрәнү үткәрергә өйрәнергә тиеш. Башта без өйрәнүчебезнең, өйрәнүгә я җыелыш очрашуына әзерләнеп, җаваплар сызганы белән канәгать булганбыздыр. Әмма вакыт узу белән без кешенең Изге Язмаларны тирәнрәк тикшерә башлавын көтәбез, һәм безнең аны моңа өйрәтәсебез килә. Кеше, шәхси өйрәнү үткәрергә өйрәнсә, берәр проблема барлыкка килгән чакта башкалардан нәрсә эшләргә дип сорап йөрмәс, ә үзе басмаларыбыз буенча тикшерү үткәрер һәм файдалы киңәшләр таба алыр.

МАКСАТЫГЫЗ КҮЗ АЛДЫГЫЗДА БУЛСЫН

12. Өйрәнүнең максаты нинди?

12 Өйрәнү яраткан шөгылегез булмаса, шәхси өйрәнү — шатлык чыганагы дигән фикергә сез шикләнеп карыйсыздыр. Әмма өйрәнүгә ярату үстереп була. Башта өйрәнүгә бераз вакыт бүлеп куегыз, ә аннары бу вакытны арттырыгыз. Максатыгызны онытмагыз. Максатыгыз — Йәһвәгә якынлашу. Шәхси өйрәнү шулай ук сезгә берәр сорауга җавап табарга я проблеманы чишәргә булышырга мөмкин.

13. а) Яшь кардәшкә мәктәптә үз карашларын якларга нәрсә булыша ала? ә) Көләсәйлеләргә 4:6 дагы киңәшне ничек кулланып була?

13 Әйтик, син мәктәптә укыйсың һәм сыйныфташларың эволюциягә ышана. Син Изге Язмалардагы хакыйкатьне якларга телисең, әмма белемнәрең җитәрлекме дип шикләнәсең, ди. Димәк, өйрәнү үткәрергә кирәк! Максатларың: 1) Барлыкка Китерүчегә иманыңны ныгыту һәм, 2) яшьтәшләрең алдында карашларыңны якларга сәләтле булыр өчен, әзерләнү (Рим. 1:20; 1 Пет. 3:15). Үзеңә башта мондый сорау бир: «Сыйныфташларым, эволюцияне яклап, нинди дәлилләр китерә?» Аннан соң басмаларыбыз ярдәмендә тирән тикшерү үткәр. Бәлки, син шуны күрерсең: үз карашларыңны яклау бигүк авыр түгел икән. Күпләр бит абруйлы кешеләрнең сүзләре аркасында гына эволюциягә ышана. Басмаларыбызда эволюциягә кагылышлы бер-ике фикерне табып, син эчкерсез кызыксынган сыйныфташларыңа һәм башка кешеләргә инандырырлык җавап бирә алырсың. (Көләсәйлеләргә 4:6 укы.)

ӨСТӘМӘ МӘГЪЛҮМАТ ЭЗЛӘГЕЗ

14—16. а) Бигүк таныш булмаган китап белән яхшырак танышырга нәрсә ярдәм итәр? ә) Абзацта китерелгән шигырьләр мисалында Амус китабы турында күбрәк мәгълүмат ничек алып булганын күрсәтегез. (« Изге Язмалардагы персонажларны күз алдыгызга китерегез!» дигән рамканы да кара.)

14 Әйтик, җыелыш очрашуында без кече пәйгамбәрләр * дип аталган китапларның берсен карап чыгарга тиеш, ди. Бу китап белән әллә ни таныш булмасагыз, сез, бәлки, башта аны язган пәйгамбәр белән яхшырак танышырга булырсыз. Сезгә нәрсә булышыр?

15 Уйланыгыз: «Миңа бу пәйгамбәр турында нәрсә билгеле? Ул кем булган һәм кайда яшәгән? Нәрсә белән шөгыльләнгән?» Пәйгамбәрнең тормышы белән танышсагыз, сезгә аның ни өчен теге я бу сүзне я мисалны кулланганын аңлау җиңелрәк булыр. Шул пәйгамбәрнең китабын укыганда, аның шәхесен яхшырак аңларга булышучы сүзләргә игътибар итегез.

16 Моннан тыш, китапның кайчан язылганын билгеләү файдалы булыр. Бу яктан «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең азагында китерелгән «Изге Язмалар китапларының таблицасы» зур ярдәм булыр. Өстәвенә, сез А6 кушымтасында «Яһүд һәм Исраилнең пәйгамбәрләре һәм патшалары» дигән таблицаны да карап чыга аласыз. Сез өйрәнгән китап пәйгамбәрлекләр китабы булганга, сезгә ул вакыттагы шартлар турында күбрәк белергә кызык булырдыр. Пәйгамбәр нинди кешеләр янына җибәрелгән булган? Аларның карашлары нинди булган һәм алар нинди эшләр кылган? Шул пәйгамбәрнең замандашлары кем булган? Ул чорны яхшырак аңлар өчен, бәлки, Изге Язмаларның башка китапларын карарга булырсыз. Мәсәлән, Амус пәйгамбәр заманасы нинди булганын аңлар өчен, 2 Патшалар һәм 2 Елъязма китапларындагы кайбер шигырьләргә игътибар итеп була. Бу шигырьләрне сез Амус 1:1 белән кисешкән урыннар арасында күрә аласыз. Һошия китабын карап чыгу да файдалы булыр, чөнки бу пәйгамбәр, күрәсең, Амус көннәрендә яшәгән. Бар бу чыганаклар Амус яшәгән чорны яхшырак күз алдына китерергә ярдәм итә (2 Пат. 14:25—28; 2 Елъ. 26:1—15; Һош. 1:1—11; Амус 1:1).

 

НЕЧКӘЛЕКЛӘРГӘ ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ

17, 18. Абзацлардагы мисаллар яки башка берәр мисал ярдәмендә Изге Язмалардагы әһәмиятсез кебек күренгән нечкәлекләр мөһим була алганын күрсәтегез.

17 Изге Язмаларны тикшергәндә, кызыксынучан булырга кирәк. Әйтик, сез Зәкәрия китабының 12 нче бүлеген укыйсыз, ди. Анда Мәсихнең үлеменә кагылышлы пәйгамбәрлекләр язылган (Зәк. 12:10). 12 нче шигырьгә җиткәч, сез «Натан йорты кабиләсенең» Мәсих үлеме аркасында елаячагы турында укыйсыз. Бу фикергә игътибар итмичә, тиз генә киләсе шигырьләргә күчәр урынына, сез, туктап, үзегезгә мондый сораулар бирә аласыз: «Натан кабиләсе һәм Мәсих арасында нинди бәйләнеш бар? Моның турында кайда күбрәк мәгълүмат табып була?» Хәзер сезгә детектив эшен башкарырга кирәк. Зәкәрия 12:12 белән кисешкән беренче урын — 2 Ишмуил 5:13, 14. Анда Натан Давыт улларының берсе булган дип әйтелә. Икенче кисешкән урында, Лүк 3:23, 31 дә, Гайсә Мәрьям шәҗәрәсе буенча Натан токымыннан булган дип хәбәр ителә. (Күзәтү манарасы 2017 ел, август ае, 32 б., 4 абз. кара.) Бик кызык килеп чыга, шулай бит! Пәйгамбәрлекләр буенча, Мәсих Давыт токымыннан чыгарга тиеш булган (Мат. 22:42). Әмма Давытның 20 дән күбрәк улы туган. Зәкәрия пәйгамбәрнең нәкъ Натан кабиләсе Мәсихнең үлеме аркасында елар дигән сүзләре гаҗәпләндермиме?

18 Башка бер мисалга күз салыйк. Лүк инҗиленең беренче бүлеге буенча, Җәбраил Мәрьямгә аның туачак улы турында мондый гаҗәеп хәбәр җиткергән: «Ул бөек булыр һәм Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталыр. Йәһвә Аллаһы аңа атасы Давытның тәхетен бирер. Ул Ягъкуб йорты өстеннән мәңге Патша булып идарә итәр» (Лүк 1:32, 33). Бәлки, сез Җәбраил сүзләренең беренче өлешенә — Мәсих «Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталыр» дигән сүзләренә игътибар иткәнсездер. Әмма Җәбраил Гайсәнең «Патша булып» идарә итәчәген дә әйткән. Уйланып карыйк: бу сүзләр Мәрьямдә нинди уйлар уяткан? Ул Гайсә беркөн Һируд патша урынына утырыр я аның токымнарының берсе урынына Исраилнең патшасы булып китәр дип өметләнгәнме? Гайсә патша булып китсә, Мәрьям, патша анасы буларак, гаиләсе белән бергә купшы сарайда яшәр дип уйлаганмы? Изге Язмалардан күренгәнчә, Җәбраил белән сөйләшкәндә, Мәрьям моның турында хәтта сүз дә кузгатмаган. Ягъкуб белән Яхъядан аермалы буларак, Мәрьям үзенә күктәге Патшалыкта да биек урын эзләмәгән (Мат. 20:20—23). Бу Мәрьямнең бик басынкы хатын-кыз булганын тагын бер кат исбатлый.

19, 20. Ягъкуб 1:22—25 һәм 4:8 дә аңлатылганча, өйрәнүебезнең максаты нинди булырга тиеш?

19 Онытмыйк: Изге Язмаларны һәм басмаларыбызны өйрәнүнең төп максаты — Йәһвәгә якынлашу. Без шулай ук үзебезнең чынлыкта нинди икәнебезне күрергә һәм, Аллаһыны сөендерер өчен, нинди үзгәрешләр ясарга кирәклеген аңларга телибез. (Ягъкуб 1:22—25; 4:8 укы.) Һәрбер өйрәнү алдыннан Йәһвәдән изге рухын сорыйк. Ул безгә материалдан тулы файда алырга һәм үзебезгә аның күзлегеннән карарга булышсын дип үтеник.

20 Мәдхия җырлаучы Аллаһы кешесе турында болай дип җырлаган: «Ул Йәһвә кануныннан рәхәтлек таба һәм көне-төне аның кануны турында уйлана. [...] Ни генә эшләсә дә, ул уңышка ирешер» (Зәб. 1:2, 3). Аллаһы Сүзен өйрәнү безгә дә рәхәтлек китерсен һәм бар эшләрдә уңышлы булырга ярдәм итсен!

88 ҖЫР Миңа үз юлларыңны күрсәт

^ 5 абз. Юмарт Аллаһыбыз Йәһвә безгә рухи ризыкны мул итеп бирә. Безнең күп басмаларыбыз һәм видеороликларыбыз бар. Бу мәкалә сезгә беренче чиратта нәрсә өйрәнергә кирәклеген билгеләргә ярдәм итәр. Шулай ук өйрәнү сезгә күбрәк файда китерсен өчен, нәрсә эшләп булганын белерсез.

^ 14 абз. АҢЛАТМА: Һошия китабыннан алып Малахи китабына кадәрге китаплар еш кына кече пәйгамбәрләр дип атала.

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: мәсихче ата-ана үз балаларын өйрәнү мәкаләсенә әзерләнергә өйрәтә.

^ 64 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш Амус турында язылганны тикшерә. Бу аңа Амус китабындагы вакыйгаларны күз алдына китерергә һәм уйланырга булыша.