Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

21 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Бу дөнья зирәклеген» кире кагыгыз

«Бу дөнья зирәклеген» кире кагыгыз

«Бу дөнья зирәклеге — Аллаһы каршында акылсызлык» (1 КӨР. 3:19).

98 ҖЫР Изге Язмалар — Аллаһы Сүзе

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Аллаһы Сүзе безгә ничек ярдәм итә?

ЙӘҺВӘ, Бөек Нәсыйхәтчебез, ярдәмендә без бар авырлыкларны чишә алабыз (Ишаг. 30:20, 21). Аның Сүзе ярдәмендә без «бар нәрсәгә сәләтле» һәм «һәркайсы игелекле эшкә әзер» (2 Тим. 3:17). Изге Язмалардагы тәгълиматлар һәм киңәшләр буенча яшәгәндә, без «бу дөнья зирәклеге» буенча яшәүчеләрдән күпкә акыллырак эш итәбез (1 Көр. 3:19; Зәб. 119:97—100).

2. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

2 Күп кенә кеше дөнья зирәклеген ярата, чөнки бу аларга тән теләкләренә бирелеп яшәргә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә безгә, дөньядагы фикер йөртү һәм эш итү рәвешен йоктырмас өчен, сак булырга кирәк. Изге Язмалар безне: «Сак булыгыз... кеше йолаларына һәм дөньяның төп карашларына нигезләнгән фәлсәфә, буш алдау аша сезне беркем дә үз әсире итмәсен»,— дип өнди (Көл. 2:8). Бу мәкаләдә без тарихка күз салырбыз һәм ике ялган карашның ничек популяр булып киткәнен карап чыгарбыз. Без ни өчен теге я бу ялган караш акылсыз икәненә игътибар итәрбез һәм Аллаһы Сүзендәге зирәклек күпкә яхшырак икәнен күрербез.

ӘХЛАК НОРМАЛАРЫ ҮЗГӘРӘ

3, 4. XX гасырның башында Кушма Штатларда әхлакка караш ничек үзгәргән?

3 XX гасырның башында Кушма Штатларда кешеләрнең әхлакый сорауларга карашлары нык үзгәргән. Моңа кадәр кешеләр җенси мөнәсәбәтләргә никахтагылар гына керә ала дип санаган һәм бу тема турында ачык итеп сөйләшмәгән. Ләкин шул чорда кешеләр җенси мөнәсәбәтләргә җиңел караш белән карый башлаган.

4 Мәсәлән, 1922—1929 еллар турында бер тикшерүче болай дип әйтә: «Фильмнар, театрлар, җырлар, китаплар һәм рекламаларда җенси мөнәсәбәтләр күбрәк сурәтләнә башлаган». Ул елларда тыйнаксыз биюләр һәм кием стильләре җәмгыятькә үтеп кергән. Изге Язмаларда соңгы көннәр турында пәйгамбәрлек ителгәнчә, кешеләр «ләззәтне яратучы» булып киткән (2 Тим. 3:4).

Йәһвә халкы бу дөньяның әхлаксыз карашларын кире кага (5 нче абзацны кара.) *

5. 1960 елларда кешеләрнең карашлары ничек бозылган?

5 1960 елларда рәсмиләштерелмәгән никахлар, гомосексуализм, аерылышулар һәм бозык күңел ачулар гадәти хәл булып киткән. Бу нәрсәгә китергән? Бер автор сүзләре буенча, «җәмгыятьнең әхлак нормалары какшаганга», күп гаиләләр таркала, ялгыз ата-аналар саны үсә, кешеләр эмоциональ яралардан интегә, порнография колы булып китә һәм башка проблемалар кичерә. Өстәвенә, җенси мөнәсәбәтләр аша күчә торган чирләр, мәсәлән СПИД, киң таралган. Моның барысы дөнья зирәклегенең акылсыз булуын раслый (2 Пет. 2:19).

6. Ни өчен кешеләрнең бозык булулары Шайтанга ошый?

6 Кешеләрнең әхлакый сорауларга карашларыннан Шайтан ота гына. Аларның җенси бозыклыкта катнашулары һәм шулай итеп Аллаһының никах бүләген мәсхәрәләүләре Шайтанны бик сөендерә (Эфес. 2:2). Әхлаксыз тормыш алып барып, кешеләр балалар табу бүләгенә хөрмәт белән карамаганнарын күрсәтә. Моннан тыш, аларның мәңгелек тормыш бүләген югалтулары бар (1 Көр. 6:9, 10).

ӘХЛАККА КАГЫЛЫШЛЫ ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ КАРАШ

7, 8. Ни өчен әхлакка кагылышлы Изге Язмалардагы караш дөнья зирәклегеннән яхшырак?

7 Дөнья зирәклеге буенча яшәүчеләр Изге Язмалардагы нормалардан көлә һәм бу нормалар инде искергән дип әйтә. Алар, мәсәлән, болай ди: «Аллаһы безне җенси теләкләр белән барлыкка китергән икән, ни өчен ул бездән шул теләкләрне тыюыбызны таләп итәргә тиеш соң?» Бу сорау мондый ялган фикергә нигезләнгән: имеш, кешеләр бар теләкләрен һәм ихтыяҗларын шунда ук канәгатьләндерергә тиеш. Әмма Изге Язмалар башка нәрсәгә өйрәтә. Аллаһы Сүзе буенча, без теләкләребезнең коллары булырга тиеш түгел. Без вәсвәсәләр белән көрәшеп яшәргә сәләтле (Көл. 3:5). Моннан тыш, Йәһвә кешеләргә никахка керү мөмкинлеген бүләк иткән, ә никахта кешеләр үзләренең җенси ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала (1 Көр. 7:8, 9). Нәкъ никахта җенси якынлык кылып, кешеләр үкенү хисе я башка тискәре хисләр кичерми. Әхлаксыз тормыш алып баручылар турында алай әйтеп булмый.

8 Әйе, дөнья зирәклегеннән аермалы буларак, Изге Язмалар җенси мөнәсәбәтләргә дөрес караш сакларга ярдәм итә. Аллаһы Сүзендә җенси якынлыкның ләззәт чыганагы булуы таныла (Гыйб. сүз. 5:18, 19). Шул ук вакыт анда болай диелә: «Һәрберегез, изге булыр өчен һәм Аллаһы хуплавын алыр өчен, үз тәнен ничек буйсындырып яшәргә икәнен белсен, Аллаһыны белмәгән халыклар кебек комсызланып тыелгысыз җенси нәфесләргә бирелмәсен» (1 Тис. 4:4, 5).

9. а) XX гасырның башында Йәһвә халкы нәрсә ярдәмендә чиста булып кала алган? ә) 1 Яхъя 2:15, 16 да нинди акыллы киңәш бирелә? б) Римлыларга 1:24—27 дән күренгәнчә, безгә нинди әхлаксыз эшләрдән качарга кирәк?

9 XX гасырның башында Йәһвә халкы «оятларын югалткан» бу дөнья кешеләренең йогынтысына каршы тора алган (Эфес. 4:19). Алар Йәһвәнең нормаларын яклаган. «Күзәтү манарасы» 1926 ел, 15 май чыгарылышында «ир-атлар һәм хатын-кызлар уй-фикерләрендә дә, эшләрендә дә, аеруча каршы җенестәге кешеләр белән мөнәсәбәтләрендә, чиста һәм инсафлы булырга тиеш» дип әйтелгән. Дөньядагы карашлар ничек кенә үзгәрмәсен, Йәһвә халкы иң югары зирәклеккә — Аллаһы Сүзендәге зирәклеккә ияргән. (1 Яхъя 2:15, 16 укы.) Аллаһы Сүзе өчен без шундый рәхмәтле! Моннан тыш, без Йәһвә оешмасы аша бирелгән рухи ризык өчен бик рәхмәтле! Моның барысы безгә дөнья зирәклеген кире кагарга ярдәм итә *. (Римлыларга 1:24—27 укы.)

ЭГОИСТИК КАРАШНЫҢ КИҢ ТАРАЛУЫ

10, 11. Изге Язмаларда соңгы көннәр турында нәрсә әйтелгән булган һәм бу сүзләр ничек үтәлә?

10 Изге Язмаларда соңгы көннәрдә кешеләр «үзләрен генә сөючән» булырлар дип әйтелгән (2 Тим. 3:1, 2). Шуңа күрә кешеләрнең эгоистларча эш итүләре бер дә гаҗәп түгел. Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, 1970 елларда «үз-үзеңә ярдәм итүгә багышланган китаплар киң танылу алган». Андый китапларның кайберләре кешене «үзендә бернәрсәне дә үзгәртмәскә һәм үзен нинди булса, шундый итеп яратырга» дәртләндергән. Шул китапларның берсендә болай диелгән: «Дөньядагы иң матур, иң гаҗәеп кешене — үзегезне яратыгыз». Бу китап буенча, кеше ничек үзен тотарга икәнен үзе хәл итәргә һәм үзенә уңайлы булганча яшәргә тиеш.

11 Сезгә бу фикер танышмы? Шайтан да Хаувага андый фикер йөртү рәвешен тагарга тырышкан. Ул аны, «яхшылык белән яманлыкны белеп, Аллаһы кебек» булырсың, дип алдаган (Ярат. 3:5). Бүген күпләр шулкадәр горур ки, хәтта беркем, шул исәптән Аллаһы да, аларга ничек яшәргә икәнлеген әйтеп торырга тиеш түгел дип саный, һәм бу аларның никахка карашларыннан күренә. Ни өчен алай дип әйтеп була?

Мәсихчеләр башкаларның ихтыяҗларын, аеруча тормыш иптәшләренең ихтыяҗларын, беренче урынга куя (12 нче абзацны кара.) *

12. Бу дөньяда никахка нинди караш таралган?

12 Изге Язмалар ирләр белән хатыннарны бер-берсенә һәм никах антына хөрмәт белән карарга өйрәтә. Аллаһы Сүзе ирле-хатынлы парларны аерылышмаска дәртләндерә. Анда болай диелә: «Кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр» (Ярат. 2:24). Бу дөнья зирәклеге буенча яшәгән кешеләр исә гел башкача уйлый. Алар ир белән хатын күбрәк үз-үзләре турында уйларга тиеш дип саный. Кайбер кешеләр никах антын үзгәртә: «үлемгә кадәр бергә яшәрбез» дип түгел, ә «мәхәббәтебез сүрелгәнче бергә яшәрбез» дип әйтә. Никахның мәңге союз булуын танымау аерылышуларга һәм зур эмоциональ авыртуга китерә. Шунысы ап-ачык: дөньяның никахка карашы акылсыз.

13. Ни өчен Йәһвә горур кешеләрдән җирәнә?

13 Гыйбрәтле сүзләрдә: «Горур йөрәкле кешеләр Йәһвә өчен җирәнгеч»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 16:5). Ни өчен Йәһвә горур кешеләрдән җирәнә? Сәбәпләрнең берсе — алар, Шайтан кебек, тәкәббер һәм һавалы. Уйлап кына карагыз: Шайтан шулкадәр горур ки, хәтта Гайсәнең үзенә табынуын теләгән! Бар нәрсә Гайсә аша барлыкка китерелгәнен исәпкә алсак, Шайтанның бу эше аеруча җирәнгеч түгелме?! (Мат. 4:8, 9; Көл. 1:15, 16) Үзен зурга санаучы кеше үз тәртибе белән шуны раслый: бу дөнья зирәклеге — Аллаһы каршында акылсызлык.

ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ БӘЯЛӘҮГӘ КАГЫЛЫШЛЫ ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ КАРАШ

14. Римлыларга 12:3 безгә үз-үзебезгә дөрес караш сакларга ничек булыша?

14 Изге Язмалар безгә үзебезгә карата дөрес караш сакларга булыша. Гайсә болай дигән: «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат», димәк, без билгеле бер дәрәҗәдә үзебезне яратырга тиеш (Мат. 19:19). Әмма Йәһвә безне үз-үзебезне башкалардан мөһимрәк дип санамаска өйрәтә. Аның Сүзендә мондый киңәш бирелә: «Тартышмагыз һәм һавалы булмагыз, киресенчә, басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез». (Флп. 2:3; Римлыларга 12:3 укы.)

15. Сезнеңчә, ни өчен үз-үзеңне бәяләүгә кагылышлы Изге Язмалардагы караш акыллы?

15 Бу дөньяда акыллы дип саналган кешеләр үз-үзеңне бәяләүгә кагылышлы Изге Язмалардагы киңәшләрне кире кага. Алар үзеңне башкалардан өстен күрмәсәң, кешеләр сине уч төбендә биетер, синнән файдаланыр дип әйтә. Ләкин уйланыйк: Шайтан тараткан эгоизм рухының җимешләре нинди? Үзләрен эре тоткан кешеләр бәхетлеме? Гаиләләре бәхетлеме? Масаючан кешеләрнең тугры дуслары бармы? Ә Аллаһы белән андый кешеләрнең мөнәсәбәтләре бармы соң? Сезнеңчә, нәрсә яхшырак: дөнья зирәклеге буенча эш итүме яисә Аллаһы Сүзендәге киңәшләр буенча яшәүме?

16, 17. Безнең рәхмәтле булыр өчен нинди сәбәпләребез бар?

16 Бу дөньяның акыл ияләренә ияргән кешеләр бер-берсеннән юл сораган, адашып беткән туристларга охшаш. Гайсә аның вакытында яшәгән «акыл ияләре» турында болай дигән: «Сукыр җитәкчеләр алар. Ә сукыр сукырны җитәкләп барса, икесе дә чокырга төшәчәк» (Мат. 15:14). Без бу дөнья зирәклегенең акылсыз булуына тагын бер кат инанабыз.

Йәһвәгә хезмәттә үткәргән елларны искә төшерү зур канәгатьлек китерә (17 нче абзацны кара.) *

17 Аллаһы Сүзендәге киңәшләр исә «өйрәтү, фаш итү, төзәтү һәм тәкъвалык тәрбияләү» өчен һәрвакыт файдалы (2 Тим. 3:16). Без Йәһвәгә бик рәхмәтле, чөнки ул безне үзенең оешмасы аша бу явыз дөнья рухыннан яклап тора! (Эфес. 4:14) Йәһвә биргән рухи ризык безгә югары нормалар буенча яшәргә көч бирә. Йәһвә безне зирәк итә һәм үз Сүзе ярдәмендә безгә алга таба да җитәкчелек биреп торыр!

54 ҖЫР Менә юл!

^ 5 абз. Дөнья зирәклегенә ияреп яшәү җитди проблемаларга китерә. Ә менә Йәһвәнең җитәкчелеге буенча эш итү һәм аның Сүзендәге киңәшләрне тоту бик файдалы. Бу мәкалә безгә моңа тагы да ныграк инанырга ярдәм итәр.

^ 9 абз. Мисал буларак, «Сорауларыңа җаваплар» (рус), I том, 24—26 бүлекләрне; II том, 4, 5 бүлекләрне, һәм «Яшьләрнең 10 соравына җавап» дигән брошюрада 7 нче сорауны кара.

^ 50 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: бер ирле-хатынлы парның кайбер тормыш мизгелләре сурәтләнгән. Бу пар вәгазьдә катнаша (1960 елларның азагы).

^ 52 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: ир үзенең авырган хатыны турында кайгырта. Янәшәдә аларның кечкенә кызлары басып тора (1980 еллар).

^ 54 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: бүген, инде күп еллар үткәч, бу пар хезмәттә үткәргән тормышларын исенә төшерә. Кызы үз гаиләсе белән ата-анасының шатлыгын уртаклаша.