Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

19 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвәнең мәхәббәте һәм гаделлеге безне явызлыктан яклый

Йәһвәнең мәхәббәте һәм гаделлеге безне явызлыктан яклый

«Син бит явызлыктан рәхәтлек табучы Аллаһы түгел. Бер генә яман кеше дә синең яныңда кала алмас» (ЗӘБ. 5:4).

142 ҖЫР Өметебезгә ябышыйк

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1—3. а) Зәбур 5:4—6 буенча, Йәһвә явызлыкка ничек карый? ә) Ни өчен балаларны аздыру «Мәсих канунына» каршы килә дип әйтеп була?

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ явызлыкның бар төрләрен нәфрәт итә. (Зәбур 5:4—6 укы.) Ә бала аздыру аның өчен аеруча чирканыч! Йәһвә кебек, аның Шаһитләре дә бу кабахәтлеккә җирәнеп карый һәм мәсихче җыелышта моңа юл куймый (Рим. 12:9; Евр. 12:15, 16).

2 Баланы әхлаксызлыкка тарту «Мәсих канунына» каршы килә! (Гәл. 6:2) Үткән мәкаләдән күренгәнчә, Мәсих кануны, ягъни Гайсә үз сүзләре һәм эшләре белән өйрәткән бар нәрсә, мәхәббәткә нигезләнә һәм гаделлеккә өйрәтә. Бу канун буенча эш итеп, мәсихчеләр балаларга үзләрен тыныч-имин, якланган итеп хис итәргә булыша. Бала аздыру исә — эгоистик, гаделсез эш; моның аркасында бала үзен якланмаган итеп хис итә, үзен беркем яратмый дип уйлый башлый.

3 Аяныч, әмма бу дөньяда педофилия киң таралган. Бу проблема хәтта мәсихчеләрне дә читләтеп үтми. «Явызлар һәм алдакчылар» бүген бик күп, һәм кайберләре җыелышка үтеп керергә тырыша (2 Тим. 3:13). Өстәвенә, җыелышта булган кайбер кешеләр үзләренең бозык теләкләренә бирелгән һәм балаларны әхлаксыз эшләргә тарткан. Әйдәгез, ни өчен бала аздыру бик авыр гөнаһ булуын карап чыгыйк. Без шулай ук өлкәннәрнең җитди гөнаһ кылу очракларын ничек карап чыкканнарына игътибар итәрбез, мәсәлән, берәр кардәш баланы аздырса, нинди чаралар күргәннәрен белербез. Моннан тыш, без ата-аналарның үз балаларын ничек яклый алганнарын карап чыгарбыз *.

АВЫР ГӨНАҺ

4, 5. Ни өчен баланы аздыру — аңа каршы авыр гөнаһ?

4 Бала аздыру — авыр гөнаһ. Андый җәберләү аркасында, күңел яралары озак вакыт төзәлмичә тора. Бу гөнаһтан бала да, аның турында кайгыртучылар да интегә — әйтик, гаилә әгъзалары һәм имандашлар.

5 Аздырылган балага каршы гөнаһ. Җенси җәберләү балага зур авырту китерә һәм күңеленә яралар сала. Аздыручы кеше балага зур зыян китерә, балага башка кешеләргә ышану авыр була башлый, ул үзен якланмаган итеп хис итә. Билгеле, балаларны андый җәберләүдән якларга кирәк. Җәберләнгән кеше юатуга һәм ярдәмгә мохтаҗ (1 Тис. 5:14).

6, 7. Ни өчен бала аздыру — җыелышка һәм хөкүмәткә каршы гөнаһ?

6 Җыелышка каршы гөнаһ. Баланы аздыручы җыелыштагы берәр кеше булса, бу җыелышка тап төшерә (Мат. 5:16; 1 Пет. 2:12). «Иманны саклар өчен, бар көчләрен» куеп көрәшкән миллионлаган тугры мәсихчеләргә карата бу шулкадәр гаделсез! (Яһүд 3) Явыз эшләр кылып, җыелыш репутациясен пычраткан һәм тәүбә итмәгән кеше Йәһвә Шаһите булып кала алмый.

7 Хөкүмәткә каршы гөнаһ. Мәсихчеләр «өстен торучы хакимлеккә» буйсынырга тиеш (Рим. 13:1). Хөкүмәткә хөрмәт белән караганыбызны без җирле законнарга буйсынып күрсәтәбез. Җыелыштагы берәр кеше законны бозса, мәсәлән баланы аздырса, ул хөкүмәт алдында гаепле була. (Рәсүлләр 25:8 белән чагыштыр.) Өлкәннәр, җинаятьчене закон таләп иткән җәзага тартырга хокуклы булмаса да, аны тиешле җәзадан якларга тырышмый (Рим. 13:4). Нәтиҗәдә, гөнаһ кылучы кеше чәчкәнен ура (Гәл. 6:7).

8. Йәһвә кешеләрнең бер-берсенә каршы кылган гөнаһларына ничек карый?

8 Иң элек, Аллаһыга каршы гөнаһ (Зәб. 51:4). Бер кеше икенчесенә каршы гөнаһ кылганда, ул Йәһвәгә дә каршы гөнаһ кыла. Исраилгә бирелгән Канунны исебезгә төшерик. Аның буенча, үз якынын талаган я алдаган кеше «Йәһвәгә тугрылыксызлык күрсәткән» (Лев. 6:2—4). Һичшиксез, баланы аздырган һәм шулай итеп аның иминлек хисен урлаган кеше Йәһвәгә каршы гөнаһ кыла һәм аның исеменә тап төшерә. Менә ни өчен бала аздыру — Аллаһы алдында авыр гөнаһ.

9. Еллар дәвамында Йәһвә оешмасы нинди мәгълүмат бастырган һәм ни өчен?

9 Үткән елларда Йәһвә оешмасы балаларны якларга булышучы күп кенә басмалар чыгарган. Мәсәлән, «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларында җенси җәберләүдән зыян күргән кешеләрне юатучы мәкаләләр бастырылган булган. Шулай ук анда зыян күргән кешегә туганнары һәм дуслары ничек ярдәм итә алганы турында язылган. Моннан тыш, бу мәкаләләрдә ата-аналарга үз балаларын якларга булышучы киңәшләр бирелгән. Өлкәннәр дә моңа кагылышлы Изге Язмаларга нигезләнгән махсус өйрәтү ала. Оешмабыз балаларны аздыру очракларын хәл итүгә кагылышлы җитәкчелекне вакыт-вакыт яңадан карап чыга һәм кирәкле үзгәрешләр кертә. Ни өчен? Чөнки без бу сорауда Мәсих канунын мөмкин кадәр төгәлрәк үтәргә телибез.

ҖИТДИ ГӨНАҺ КЫЛУ ОЧРАКЛАРЫ НИЧЕК КАРАЛА?

10—12. а) Җитди гөнаһ кылу очрагын карап чыкканда, өлкәннәр нәрсәне истә тота һәм нәрсә турында уйлый? ә) Ягъкуб 5:14, 15 буенча, өлкәннәр нәрсәгә омтыла?

10 Җитди гөнаһ кылу очракларын карап чыкканда, өлкәннәр шуны истә тота: Мәсих кануны буенча, алар сарыкларга карата назлы булырга һәм Аллаһының гадел нормалары буенча эш итәргә тиеш. Алар төрле якларны исәпкә ала. Иң беренче чиратта, өлкәннәр Йәһвәнең репутациясе турында уйлый (Лев. 22:31, 32; Мат. 6:9). Шулай ук алар имандашларының рухи иминлеге турында уйлана һәм гөнаһтан зыян күргәннәргә ярдәм итә.

11 Гөнаһ кылган кеше җыелыш әгъзасы булса, өлкәннәр аның тәүбә итәме икәнен һәм аңа рухи яктан булышып буламы икәнен билгеләргә тырыша. (Ягъкуб 5:14, 15 укы.) Начар теләккә бирелеп, җитди гөнаһ кылган мәсихче рухи яктан авырый. Аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре бозылган *. Өлкәннәр ниндидер мәгънәдә табибларга охшаш. Алар «авыруны [бу очракта — гөнаһ кылучыны] сәламәт итәргә» тырыша. Өлкәннәрнең Изге Язмаларга нигезләнгән киңәше андый кешегә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен торгызырга ярдәм итә ала. Әмма кешегә ул чыннан да тәүбә итсә генә ярдәм итеп була (Рәс. 3:19; 2 Көр. 2:5—10).

12 Әлбәттә, өлкәннәрдә зур җаваплылык ята. Алар Аллаһы сарыклары турында эчкерсез борчыла (1 Пет. 5:1—3). Алар кардәшләрнең үзләрен тыныч хис итүләрен тели. Шуңа күрә, җитди гөнаһ, мәсәлән бала аздыру, турында хәбәр алгач, алар тоткарланмыйча эш итә башлый. Алар нәрсә эшли?  13,  15 һәм  17 нче абзацлар башында китерелгән сораулар моны аңларга булыша.

13, 14. Өлкәннәр баланы җәберләү очрагы турында хакимият кешеләренә хәбәр итәргә тиешме? Аңлатыгыз.

 13 Моны закон таләп итсә, өлкәннәр бала аздыру очрагы турында хакимият кешеләренә хәбәр итәргә тиешме? Әйе. Илдә андый закон булса, өлкәннәр бу законга буйсына (Рим. 13:1). Бу закон Аллаһы канунына каршы килми (Рәс. 5:28, 29). Шуңа күрә өлкәннәргә җыелышта берәрсе баланы аздырган дигән хәбәр җиткерелсә, алар филиалга мөрәҗәгать итә һәм, законны үтәр өчен, кирәкле адымнар турында белешә.

14 Аздыручыдан зыян күргән бала һәм аның әти-әнисе белән я бу эш турында белгән башка кешеләр белән сөйләшкәндә, өлкәннәр аларга шуны исләренә төшерер: алар хакимият кешеләренә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Зыян күргән мәсихче полициягә мөрәҗәгать итсә, ә аздыручы җыелышка йөргән кеше булса һәм бу эш турында хәтта дөньяви кешеләргә билгеле булса, бу хәбәрне җиткергән мәсихче Аллаһы исеменә тап төшерә дип әйтеп буламы? Юк. Аздыручы кеше генә Аллаһы исемен хурлауда гаепле.

15, 16. а) 1 Тимутигә 5:19 буенча, ни өчен, хөкем комитетын оештырыр өчен, ким дигәндә ике шаһит кирәк? ә) Өлкәннәргә җыелыштагы берәр кешенең баланы аздыруда гаепләнүе билгеле булса, алар нәрсә эшли?

 15 Ни өчен, хөкем комитетын оештырыр өчен, ким дигәндә ике шаһит кирәк? Чөнки, Изге Язмалар буенча, бу гадел. Кеше җитди гөнаһ кылуын танымаса, ике шаһитнең сүзләре хөкем комитетын оештырырга нигез бирә. (Кан. 19:15; Мат. 18:16; 1 Тимутигә 5:19 укы.) Ике шаһит булмаган чакта өлкәннәр полициягә кеше бала аздыруда гаепләнә дип хәбәр итәргә тиешме? Әйе. Ике шаһит булмаса да, өлкәннәр я башка кешеләр җинаять дип исәпләнә алган эш турында барыбер хәбәр итәргә тиеш.

16 Шулай итеп, өлкәннәргә җыелыш әгъзасының бала аздыруда гаепләнгәне турында хәбәр ителсә, алар җирле закон буенча эш итә. Аннан соң алар бу хәлне үзләре дә тикшерә һәм хөкем комитетын оештырыргамы, юкмы икәнен билгели. Башта өлкәннәр гаепләнгән кешенең үзеннән, син бу гөнаһны кылдыңмы, дип сорый. Ул моны инкяр итсә, алар бу гамәлгә шаһит булган кешеләр белән сөйләшә. Ким дигәндә ике кеше (гаепләүче үзе һәм башка берәү) гаепләнгән кешенең бу я башка берәр очракта баланы аздырганы турында сөйләсә, өлкәннәр хөкем комитетын оештыра *. Икенче шаһит булмаса да, бу гаепләү нигезсез булуын аңлатмаска да мөмкин. Өлкәннәр шуны аңлый: кардәш үз гаебен инкяр итсә дә, чынлыкта ул башкаларга зур зыян китергән булырга мөмкин. Шуңа күрә өлкәннәр зыян күргән кешегә ярдәм итәр һәм аны юатыр. Өстәвенә, алар, җыелышны потенциаль зыяннан яклар өчен, гаепләнгән кешене күзәтү астына алыр (Рәс. 20:28).

17, 18. Хөкем комитетының ролен аңлатыгыз.

 17 Хөкем комитетының роле нинди? Бу комитет гаепләнгән кеше төрмәгә утыртылырга тиешме, юкмы икәнен хәл итми. Өлкәннәр җинаятьләр өчен җәза бирүне рәсми хөкүмәткә калдыра (Рим. 13:2—4; Тит. 3:1). Өлкәннәр кеше җыелышта кала аламы икәнен карар итә.

18 Хөкем комитеты дини сорауларны карап чыга. Изге Язмалардагы җитәкчелеккә нигезләнеп, өлкәннәр аздыручы тәүбә итәме икәнен хәл итә. Тәүбә итми икән, аны җыелыштан чыгаралар һәм җыелышта белдерү ясала (1 Көр. 5:11—13). Тәүбә иткән чакта ул җыелышта кала ала. Өлкәннәр аңа шуны аңлатыр: ул, мөгаен, беркайчан да җыелышта махсус вазифалар һәм җаваплылык алмаячак. Җыелыштагы балаларның иминлеге турында уйлап, өлкәннәр, бәлки, ата-аналар белән шәхси рәвештә сөйләшер һәм аздыручы белән бик сак булырга киңәш итәр. Бу чараларны күргәндә, өлкәннәр аздыручыдан нинди бала зыян күргәнен сер итеп тотар.

БАЛАЛАРНЫ НИЧЕК ЯКЛАРГА?

Үз балаларына җенси тәрбия биреп, ата-аналар аларны аздыручылардан яклый. Бу яктан Аллаһы оешмасы тарафыннан бирелгән басмалар зур ярдәм булып тора. (19—22 абзацларны кара.)

19—22. Ата-аналар үз балаларын ничек яклый ала? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

19 Ата-аналар *, иң беренче чиратта, балаларны яклау өчен сез җаваплы. Балаларыгыз — «Йәһвәдән килгән мирас», Аллаһы бу кыйммәтле бүләкне сезгә биргән (Зәб. 127:3). Шуңа күрә балаларыгызны яклагыз, сездән моны Йәһвә көтә. Бу яктан сезгә киләсе киңәшләр ярдәм итәр.

20 Беренчедән, җенси җәберләү турында күбрәк мәгълүмат алыгыз. Аздыручыларны ничек билгеләп була? Алар балаларны ничек алдый? Куркыныч ситуацияләрне алдан күрергә тырышыгыз (Гыйб. сүз. 22:3; 24:3). Истә тотыгыз: күпчелек очракта аздыручы кеше балага яхшы таныш һәм ул аңа ышана.

21 Икенчедән, балагыз белән ачык аралашыгыз (Кан. 6:6, 7). Тыңларга әзер булыгыз (Ягък. 1:19). Бала җенси җәберләүгә дучар булганы турында сөйләргә кыенсынырга мөмкин икәнен онытмагыз. Бәлки, ул моңа беркем ышанмас дип куркадыр я аздыручы аны янап куркыткандыр. Балагызны кемдер аздырган дип сизенсәгез, ипләп кенә сораулар бирегез һәм аннан соң сабырлык белән тыңлагыз.

22 Өченчедән, балагызны өйрәтегез. Яшенә карап, аңа җенси тәрбия бирегез. Берәрсе аның кагылырга ярамаган урыннарына кагыла башласа, андый очракта нәрсә әйтергә һәм нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатыгыз. Балаларыгызны яклар өчен, Аллаһы оешмасы биргән мәгълүматны кулланыгыз. (« Ата-аналар һәм балалар өчен ярдәм» дигән рамканы кара.)

23. Җенси җәберләүгә карашыбыз нинди һәм киләсе мәкаләдә нинди сорау каралачак?

23 Йәһвә Шаһитләре буларак, без җенси җәберләүне җитди гөнаһ һәм җирәнгеч эш дип саныйбыз. Мәсих кануны буенча эш иткәнгә, мәсихчеләр җинаятьчеләрне гөнаһларының нәтиҗәләреннән якламый. Шул ук вакыт без андый җинаятьтән зыян күргәннәргә ярдәм итәргә тырышабыз. Ничек итеп? Киләсе мәкаләдә бу сорауга җавап бирелер.

103 ҖЫР Көтүчеләр — бүләк итеп бирелгән кешеләр

^ 5 абз. Бу мәкаләдә балаларны җенси җәберләүдән ничек яклап булганы турында сүз барыр. Без өлкәннәрнең, җыелышны яклар өчен, нәрсә эшләгәне һәм ата-аналарның үз балаларын ничек яклый алганы турында сөйләшербез.

^ 3 абз. АҢЛАТМА: балигъ кешенең баланы үз җенси теләкләрен канәгатьләндерер өчен куллануы бала аздыру дип атала. Моңа секс, шул исәптән ораль һәм аналь секс, җенси әгъзаларны, күкрәкне я арт санын (ягодицы) иркәләү һәм башка бозык эшләр керә. Аздыручыдан зыян күргән баланы гаепләү дөрес түгел, аздыручы аны үз максатлары өчен кулланган бит. Күпчелек очракта андый җәберләүгә кызлар дучар булса да, малайларны да аздыралар. Аздыручыларның күбесе — ир-атлар, әмма андый кешеләр арасында хатын-кызлар да була.

^ 11 абз. Кешенең рухи яктан авырган булуы аның җитди гөнаһын акламый. Гөнаһ кылган кеше үзенең начар карары һәм кылган эше өчен Йәһвә һәм кешеләр алдында тулысынча җаваплы (Рим. 14:12).

^ 16 абз. Аздыруда гаепләнгән кеше белән сөйләшкәндә, өлкәннәр баланы бу сөйләшүдә катнаштырмый. Ата-анасы я башка ышанычлы кеше баланың исеменнән сөйли ала. Баланы бу өстәмә күңел әрнүләреннән яклар.

^ 19 абз. Мондагы киңәшләр опекуннарга да кулланырлык.