Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

19 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Ахыргы вакытта «төньяк патша» кем булган?

Ахыргы вакытта «төньяк патша» кем булган?

«Ахыргы вакытта көньяк патша аның белән [төньяк патша белән] тартышачак» (ДАН. 11:40).

150 ҖЫР Котылыр өчен, Йәһвәне эзлә

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр безгә нәрсә ача?

ЯКЫН киләчәктә Йәһвә халкын нәрсә көтә? Безгә фаразлар кыласы юк, чөнки Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр безнең өчен тәрәзә кебек: без алар аша нинди мөһим вакыйгалар булачагын күрәбез. Мәсәлән, Даниял китабының 11 нче бүлегендә язылган пәйгамбәрлек дөнья державаларының ничек эш итәчәгенә яктылык сибә. Анда ике патшаның — «төньяк патша» белән «көньяк патшаның» — бер-берсенә каршы торганы турында сүз бара. Бу пәйгамбәрлекнең зур гына өлеше инде үтәлгән, шуңа күрә аның калган өлешенең дә үтәләчәгенә шикләнмәскә була.

2. Яратылыш 3:15, Ачылыш 11:7 һәм 12:17 дән күренгәнчә, Даниял пәйгамбәрлеген аңлар өчен, безгә нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

2 Даниял китабының 11 нче бүлегендә язылган пәйгамбәрлекне аңлар өчен, безгә шуны истә тотарга кирәк: бу пәйгамбәрлектә сүз Аллаһы халкына тәэсир иткән идарәчеләр һәм хөкүмәтләр турында гына бара. Аллаһы халкы чагыштырмача аз санлы булса да, еш кына хөкүмәтләр аны эзәрлекләгән. Шайтан һәм аның дөньясы бит Йәһвәгә һәм Гайсәгә хезмәт итүчеләрне юк итәргә тели. (Яратылыш 3:15 һәм Ачылыш 11:7; 12:17 укы.) Өстәвенә, Даниял пәйгамбәрлеге Изге Язмаларның башка пәйгамбәрлекләренә каршы килә алмый. Шуңа күрә, аны дөрес аңлар өчен, безгә Аллаһы Сүзенең башка өлешләрен дә исәпкә алырга кирәк.

3. Без бу һәм киләсе мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

3 Моны истә тотып, әйдәгез, Даниял 11:25—39 ны тикшерик. Без 1870 елдан алып 1991 елга кадәр төньяк һәм көньяк патшаларның кем икәннәрен белербез. Шулай ук без бу пәйгамбәрлекне аңлауга ни сәбәпле үзгәрешләр кертелгәнен күрербез. Киләсе мәкаләдә без Даниял 11:40—12:1 не карап чыгарбыз. Без бу өзеккә кагылышлы аңлавыбызның ничек үзгәргәнен белербез һәм бу өзекнең 1990 еллардан алып Армагеддонга кадәрге вакыт турында нәрсә ачыклаганын күрербез. Бу ике мәкаләне өйрәнгәндә, «Ике патша ахыргы вакытта ярыша» дигән рамкага да игътибар итегез. Хәзер, әйдәгез, бу ике патшаның кем булганын аңларга тырышыйк.

ТӨНЬЯК ҺӘМ КӨНЬЯК ПАТШАЛАРНЫ НИЧЕК БИЛГЕЛӘРГӘ?

4. Төньяк һәм көньяк патшаларның кем икәннәрен билгеләгәндә, без нинди факторларга игътибар итәргә тиеш?

4 Башта «төньяк патша» һәм «көньяк патша» дигән титуллар Исраил җиреннән төньяктарак һәм көньяктарак урнашкан өлкәләрнең идарәчеләренә карата кулланылган. Ни өчен алай дип әйтеп була? Даниял янына килгән фәрештәнең сүзләренә игътибар итегез. Ул болай дигән: «Мин сиңа соңгы көннәрдә халкың белән нәрсә булачагын аңлатыр өчен килдем» (Дан. 10:14). Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменә кадәр исраиллеләр Аллаһының халкы булган. Әмма аннан соң Йәһвә Гайсәнең тугры шәкертләрен үз халкы дип саный башлаган. Шуңа күрә Даниял китабының 11 бүлегендә язылганнарның шактый гына өлеше Исраил халкына түгел, ә Мәсихнең шәкертләренә кагыла (Рәс. 2:1—4; Рим. 9:6—8; Гәл. 6:15, 16). Вакыт дәвамында төньяк һәм көньяк патшалар ролен уйнаган хөкүмәтләр үзгәрә барган. Шулай да шунысы хак булып калган: беренчедән, Аллаһы халкы бу идарәчеләр карамагында яшәгән яисә алар тарафыннан эзәрлекләнгән булган; икенчедән, бу патшаларның Аллаһы халкына мөнәсәбәтләреннән Аллаһыны нәфрәт иткәннәре күренгән; өченчедән, бу ике патша бер-берсе белән көрәшкән.

5. Икенче гасырдан алып 1870 елга кадәр төньяк һәм көньяк патшалар булганмы? Аңлатыгыз.

5 Икенче гасырда мәсихче җыелышка ялган мәсихчеләр үтеп керә башлаган. Алар мәҗүси тәгълиматларны кабул иткән һәм Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне яшергән. Шул вакыттан алып XIX гасырның ахырына кадәр җирдә Аллаһының оештырылган халкы булмаган. Чүп үләне үрчегән кебек, ялган христианнар да күбәеп киткән, һәм, нәтиҗәдә, кем чын мәсихче икәнлеген билгеләү инде мөмкин булмаган (Мат. 13:36—43). Бу факт бик мөһим, чөнки ул шуны күрсәтә: төньяк һәм көньяк патшалар турындагы пәйгамбәрлек икенче гасырдан алып 1870 елга кадәр үтәлмәгән. Ул вакытта бит Аллаһының оештырылган халкы булмаган һәм төньяк я көньяк патша аңа һөҗүм итә алмаган *. XIX гасырның ахырына исә шул патшалар кабат дөнья сәхнәсенә чыккан. Алай әйтер өчен нинди нигез бар?

6. Кем Аллаһы халкы икәнлеге кайсы вакыттан алып күренә башлаган?

6 1870 елдан алып Аллаһының хезмәтчеләре халык буларак оештырыла башлаган. Шул елда Чарлз Расселл кардәш һәм аның хезмәттәшләре бергәләп Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Расселл кардәш һәм аның хезмәттәшләре күктәге Патшалыкның урнаштырылуы алдыннан «юлны чистартучы» хәбәрченең ролен үтәгән (Мал. 3:1). Ул вакыттан башлап Аллаһы халкы кем икәнлеге ачык күренә башлаган! Ул вакытта Аллаһы халкына тәэсир иткән ниндидер хөкүмәтләр булганмы? Киләсе фактларга игътибар итегез.

КӨНЬЯК ПАТША КЕМ БУЛГАН?

7. 1917 елга кадәр кем көньяк патша ролен үтәгән?

7 1870 елга Британия иң зур империя булып киткән, һәм аның иң куәтле армиясе булган. Изге Язмаларда бу империя кечкенә мөгез итеп сурәтләнә, һәм бу мөгез башка өч мөгезне — Франция, Испания һәм Голландияне җиңә (Дан. 7:7, 8). 1917 елга кадәр көньяк патша ролен Британия үтәгән. Шул ук вакытта Америка Кушма Штатлары экономика ягыннан иң алдынгы булган, һәм бу ил Британия белән тыгыз мөнәсәбәт булдырган.

8. «Соңгы көннәр» чорында кем көньяк патша булып тора?

8 Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Кушма Штатлар һәм Британия көчле хәрби союз булдырган. Ул вакытта Британия һәм аның элеккеге колонияcе, ягъни Кушма Штатлар, Англо-Америка бөтендөнья державасы булып киткән. Даниял пәйгамбәрлек иткәнчә, бу көньяк патша «гаять зур һәм көчле гаскәр» җыйган (Дан. 11:25). «Соңгы көннәр» дәвамында Англо-Америка бөтендөнья державасы көньяк патша булып тора *. Ә кем төньяк патша булган?

ТӨНЬЯК ПАТША ЯҢАДАН БАРЛЫККА КИЛӘ

9. Төньяк патша кайчан яңадан барлыкка килгән һәм Даниял 11:25 ничек үтәлгән?

9 1871 елда, Расселл һәм аның хезмәттәшләре Изге Язмаларны өйрәнү төркемен оештырганнан соң бер ел үткәч, дөнья сәхнәсендә төньяк патша яңадан барлыкка килгән. Ул елны Отто фон Бисмарк Германия империясен булдыруда зур роль уйнаган. Пруссия патшасы Вильгельм I бу империянең беренче императоры булып киткән, һәм ул Бисмаркны беренче рейхсканцлер итеп билгеләгән *. Киләсе дистәләгән елларда Германия Африкадагы һәм Тын океандагы илләрне үз контроле астына алган һәм Британиядән дә куәтлерәк булып китәргә омтылган. (Даниял 11:25 укы.) Германия империясе көчле армия оештырган һәм зурлыгы буенча Британиядән генә калышкан флот булдырган. Бу хәрби көчне Германия Беренче бөтендөнья сугышында кулланган.

10. Даниял 11:25ә, 26 ничек үтәлгән?

10 Аннан соң Даниял Германия империясе һәм армиясе белән нәрсә булачагын сөйли. Пәйгамбәрлектә төньяк патша көньяк патшага «каршы тора алмаячак» диелә. Ни өчен? Чөнки «аңа каршы мәкер ятьмәләре үрәчәкләр». Шулай ук пәйгамбәрлектә «аның белән бер табыннан затлы ризыгын ашаучылар аны һәлакәткә китерәчәк» дип тә әйтелгән (Дан. 11:25ә, 26а). Даниял көннәрендә патша табыныннан кем «затлы ашамлыклардан туенган»? Мәсәлән, сарай хезмәтчеләре (Дан. 1:5). Алайса, бу пәйгамбәрлек кемдә үтәлгән? Германия империясенең югары дәрәҗәле кешеләрендә, шул исәптән императорның генералларында һәм хәрби киңәшчеләрендә. Ахыр чиктә нәкъ бу кешеләр империядәге монархияне юк иткән дә *. Пәйгамбәрлектә империянең җимерелүе турында гына түгел, ә шулай ук көньяк патша белән сугышның нәтиҗәсе турында да әйтелгән. Төньяк патша турында анда болай диелә: «Аның гаскәре исә тар-мар ителәчәк, күпләр үләчәк» (Дан. 11:26ә). Шулай булып чыккан да: Беренче бөтендөнья сугышында Германия армиясе «тар-мар ителгән», һәм «күпләр үлгән». Ул вакытка хәтле андый һәлакәтле сугышның булганы юк иде әле.

11. Көньяк һәм төньяк патша үзләрен ничек тоткан?

11 Беренче бөтендөнья сугышы алдындагы вакыт турында Даниял 11:27, 28 дә төньяк һәм көньяк патшалар, «бер өстәл янында утырып, бер-берсенә ялган сөйләячәк» дип әйтелгән. Анда шулай ук төньяк патшаның «чиксез байлык» җыячагы турында әйтелә. Бу сүзләр дә төгәл үтәлгән. Германия һәм Британия тынычлык урнаштырырга теләгәннәре турында сөйләгән, әмма бу сүзләр буш ялган булып чыккан: 1914 елда сугыш башланган. Шул елга Германия бик баеган һәм экономик яктан дөньяда икенче урында торган. Даниял 11:29 да һәм 30 нчы шигырьнең беренче өлешендә пәйгамбәрлек ителгәнчә, Германия көньяк патшага каршы сугыш башлаган, ләкин җиңелгән.

ПАТШАЛАР АЛЛАҺЫ ХАЛКЫНА КАРШЫ ЧЫГА

12. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында төньяк һәм көньяк патшалар нәрсә эшләгән?

12 1914 елдан алып ике патша бер-берсенә каршы һәм Аллаһының халкына каршы тагы да катырак сугыш алып бара башлаган. Мәсәлән, Беренче бөтендөнья сугышында Германия һәм Британия хөкүмәтләре кулга корал алудан баш тарткан Аллаһының хезмәтчеләрен эзәрлекләгән. АКШ хөкүмәте вәгазь эшендә җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләрне төрмәгә утырткан. Шулай итеп Ачылыш 11:7—10 да язылган пәйгамбәрлек үтәлгән.

13. 1930 елларда һәм аеруча Икенче бөтендөнья сугышы вакытында төньяк патша нәрсә эшләгән?

13 1930 елларда һәм аеруча Икенче бөтендөнья сугышы вакытында төньяк патша Аллаһы халкын каты җәберләгән. Нацистлар партиясе хакимлеккә килгәч, Гитлер һәм аның тарафдарлары Аллаһы халкының эшчәнлеген тыйган. Алар йөзләгән Йәһвә Шаһитен үтергән һәм меңләгәнен концлагерьларга җибәргән. Шулай итеп төньяк патша Аллаһы хезмәтчеләренә Йәһвә исемен данларга ирек бирмәгән. Даниял пәйгамбәрлек иткәнчә, төньяк патша «изге урынны» нәҗесләгән һәм «көндәлек корбаннар китерелүен туктаткан» (Дан. 11:30ә, 31а). Гитлер хәтта Аллаһы халкын кырып бетерергә вәгъдә иткән.

ЯҢА ТӨНЬЯК ПАТША

14. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң кем төньяк патша ролен уйный башлаган? Аңлатыгыз.

14 Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Советлар Союзы төньяк патша булып киткән. Ул Германиянең күп кенә территорияләрен үз контроле астына алган. Нацистларның партиясе кебек, Советлар Союзының хөкүмәте дә Аллаһының хезмәтчеләрен каты эзәрлекләгән. Алар бит иң беренче чиратта илгә түгел, ә Аллаһыга тугры булырга тырышкан.

15. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң төньяк патша нәрсә эшләгән?

15 Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, төньяк патша — Советлар Союзы һәм аның союздашлары — Аллаһы халкына каршы кампания оештырган: вәгазь эшебезне тыйган һәм меңләгән Йәһвә Шаһитен сөргенгә җибәргән. Шулай итеп, Ачылыш 12:15—17 дә язылган пәйгамбәрлек үтәлгән. Бу дөнья төзелешенең соңгы көннәре дәвамында төньяк патша, Аллаһы халкының эшчәнлеген туктатыр өчен, эзәрлекләүләр «елгасын» җибәргән, әмма аның тырышлыклары һәрвакыт уңышсыз булган *.

16. Даниял 11:37—39 дагы сүзләр Советлар Союзында ничек үтәлгән?

16 Даниял 11:37—39 укы. Бу пәйгамбәрлекне үтәп, төньяк патша «үз ата-бабалары Аллаһысын санга сукмый» башлаган. Ничек итеп? Советлар Союзы диннәрне юк итәргә тотынган. Бу максатка ирешер өчен, СССРның хөкүмәте инде 1918 елда бер указ чыгарган, һәм бу мәктәпләрдә атеизм идеясен таратыр өчен нигез булган. Төньяк патша шулай ук «ныгытмалар илаһына дан китергән». Ягъни Советлар Союзы армия булдыруга һәм атом-төш коралларын барлыкка китерүгә күп акча сарыф иткән. Ахыр чиктә төньяк һәм көньяк патшалар миллиардлаган кешене үтерә алган коралларга ия булган.

ИКЕ ДОШМАН БЕРГӘ ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ИТӘ

17. «Һәлакәт китерүче чирканыч нәрсә» диелгәндә, нинди оешма күздә тотыла?

17 Төньяк патша көньяк патшага бер сорауда гына булышлык күрсәткән: алар бергәләп «һәлакәт китерүче чирканыч нәрсә урнаштырган» (Дан. 11:31). Сүз Берләшкән Милләтләр Оешмасы турында бара.

18. Ни өчен БМО «чирканыч нәрсә» дип атала?

18 Берләшкән Милләтләр Оешмасы — «чирканыч нәрсә», чөнки ул җирдә тынычлык урнаштыра алам дип алдый, чынлыкта исә Аллаһы Патшалыгы гына моны башкара ала. БМО «һәлакәт китерүче» дип атала, чөнки ул барлык ялган диннәрне юк итүдә төп роль уйнаячак. («Ике патша ахыргы вакытта ярыша» дигән рамканы кара.)

НИ ӨЧЕН БЕЗГӘ МОНЫҢ БАРЫСЫН БЕЛҮ МӨҺИМ?

19, 20. а) Ни өчен тарихны карап чыгу мөһим? ә) Киләсе мәкаләдә нинди сорауга җавап биреләчәк?

19 Бу тарихны белү мөһим, чөнки ул төньяк һәм көньяк патшалар турындагы пәйгамбәрлекнең төгәл үтәлгәнен раслый. Даниялның бу пәйгамбәрлеге 1870 еллардан алып 1991 елга кадәр үтәлгән. Димәк, бу пәйгамбәрлекнең калган өлешенең дә үтәләчәгенә шикләнмәскә була.

20 1991 елда Советлар Союзы таркалган. Алай булгач, бүген төньяк патша ролен кем үти? Киләсе мәкалә бу сорауга җавап бирәчәк.

128 ҖЫР Ахырга кадәр чыдам калыйк

^ 5 абз. Без Даниял китабында искә алынган «төньяк патша» һәм «көньяк патша» турындагы пәйгамбәрлекнең үтәлә баруын күрәбез. Ни өчен алай дип әйтеп була? Һәм ни өчен безгә бу пәйгамбәрлекнең нечкәлекләрен аңларга кирәк?

^ 5 абз. Бу сәбәп буенча Рим императоры Аврелианны (б. э. 270—275) — «төньяк патша» дип, ә патшабикә Зенобияне (б. э. 267—272) «көньяк патша» дип атау дөрес булмас иде. Шулай итеп, «Даниял пәйгамбәрлегенә игътибарлы булыгыз!» дигән китапның (рус) 13 нче һәм 14 нче бүлекләрендә язылганнарга үзгәреш кертелә.

^ 9 абз. 1890 елда кайзер Вильгельм II Бисмаркны урыныннан төшергән.

^ 10 абз. Алар империянең җимерелүенә төрлечә өлеш керткән. Мәсәлән, алар кайзерга булышмый башлаган, хәрби югалтулар турында яшерен мәгълүматны ачып салган һәм кайзерны үзенең югары дәрәҗәсеннән ваз кичәргә мәҗбүр иткән.

^ 15 абз. Даниял 11:34 тән күренгәнчә, төньяк патша берникадәр вакытка мәсихчеләрне эзәрлекләүдән туктарга тиеш булган. Мәсәлән, бу 1991 елда Советлар Союзы таркалгач булган.