Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ике патша ахыргы вакытта ярыша

Ике патша ахыргы вакытта ярыша

Бу схемада китерелгән пәйгамбәрлекләр бер-берсе белән кисешә. Алар ахыргы вакытта яшәвебезгә көчле дәлил булып тора (Дан. 12:4).

  • Шигырьләр Ачыл. 11:7; 12:13, 17; 13:1—8, 12.

    Пәйгамбәрлек Меңләгән еллар буе бу «ерткыч» кешеләр өстеннән идарә иткән. Ахыргы вакытта аның җиденче башы яралана. Соңрак бу яра төзәлә, һәм «җирдә яшәүче бар кеше» бу ерткычка ияреп китә. Шайтан, бу ерткычны кулланып, «токымның калдыгына» каршы сугыша.

    Үтәлеше Туфаннан соң Йәһвәгә каршы торган хөкүмәтләр барлыкка килә. Күп гасырлар үткәч, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Британия империясе үз көченең шактый өлешен югалта. Кушма Штатлар Британиягә кушылгач, Британия элеккеге хәленә кайта. Аеруча ахыргы вакытта Шайтан, Аллаһы халкын эзәрлекләр өчен, бөтен сәяси системаны куллана.

  • Шигырьләр Дан. 11:25—45.

    Пәйгамбәрлек Ахыргы вакытта төньяк һәм көньяк патшалар бер-берсе белән ярыша.

    Үтәлеше Германия һәм Англо-Америка бер-берсе белән сугышкан. 1945 елда Советлар Союзы һәм аның союздашлары төньяк патша булып китә. 1991 елда Советлар Союзы таркалган, һәм вакыт узу белән Россия һәм аның союздашлары төньяк патша ролен үти башлый.

  • Шигырьләр Ишаг. 61:1; Мал. 3:1; Лүк 4:18.

    Пәйгамбәрлек Йәһвә «хәбәрчене» җибәрә. Ул, Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык урнаштырылганчы, «юлны чистарта». Бу төркем «юашларга яхшы хәбәрне игълан итә» башлый.

    Үтәлеше 1870 елдан алып, Чарлз Расселл һәм аның хезмәттәшләре Изге Язмаларны тырышып өйрәнә башлый. 1880 елларда алар Аллаһының хезмәтчеләре вәгазьдә катнашырга тиеш дип ассызыклый башлый. Алар «1 000 вәгазьче кирәк» һәм «Вәгазьләр өчен майланган» дигән мәкаләләрне бастыра.

  • Шигырьләр Мат. 13:24—30, 36—43.

    Пәйгамбәрлек Дошман бодай үскән кырга чүп үләне чәчә. Чүп үләне бодайга бик охшаш, һәм ул урак өсте вакытына кадәр үсә. Ахыр чиктә фәрештәләр бодайны чүп үләненнән аера.

    Үтәлеше 1870 елдан алып кына, мәсихчеләрне христианнардан аеру мөмкин була. Ахыргы вакытта мәсихчеләр җыелышка җыела һәм христианнардан аерыла.

  • Шигырьләр Дан. 2:31—33, 41—43.

    Пәйгамбәрлек Төрле металлдан торган сынның тимер катыш балчык табаннары.

    Үтәлеше Балчык — Англо-Америка идарәсе астында яшәгән гади халык. Бу халык, протестларда катнашып һәм баш күтәреп, бу дөнья державасына тимердәй нык булырга комачаулый.

  • Шигырьләр Мат. 13:30; 24:14, 45; 28:19, 20.

    Пәйгамбәрлек «Бодай» «амбарга» җыела, һәм Гайсәнең «өендәге хезмәтчеләре» өстеннән «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» билгеләнә. «Бөтен җиһанда» «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәр» таратыла башлый.

    Үтәлеше 1919 елда Аллаһы халкы өстеннән ышанычлы хезмәтче билгеләнгән. Бу вакыттан алып Изге Язмаларны Тикшерүчеләр вәгазь эшен актив башкара. Бүген Йәһвә Шаһитләре 200 дән артык илдә һәм территориядә вәгазьли һәм Изге Язмаларга нигезләнгән материалларны 1 000 нән артык телдә тарата.

  • Шигырьләр Дан. 12:11; Ачыл. 13:11, 14, 15.

    Пәйгамбәрлек Ике мөгезле ерткыч җиде башлы «ерткычның сурәтен ясарга куша» һәм «ерткыч сурәтенә яшәү сулышы» бирә.

    Үтәлеше Англо-Америка бөтендөнья державасы Милләтләр Лигасын булдыруда төп роль уйный. Бу сәяси оешмага башка илләр дә булышлык күрсәтә. Төньяк патша да бу Лигага кушыла, әмма ул бу оешмада 1926 елдан алып 1933 елга кадәр генә булган. Кешеләр Милләтләр Лигасы (ә соңрак БМО) җирдә тынычлык урнаштырыр дип өметләнгән, ләкин моны Аллаһы Патшалыгы гына булдыра ала.

  • Шигырьләр Дан. 8:23, 24.

    Пәйгамбәрлек Кырыс кыяфәтле патша «галәмәт рәвештә һәлак итә».

    Үтәлеше Англо-Америка бөтендөнья державасы зур һәлакәт китергән. Мәсәлән, Икенче бөтендөнья сугышында АКШ үз дошманына ике атом бомбасы төшергән һәм моның нәтиҗәсендә коточкыч күп кеше үлгән.

  • Шигырьләр Дан. 11:31; Ачыл. 17:3, 7—11.

    Пәйгамбәрлек Упкыннан ун мөгезле «җете кызыл төстәге ерткыч» чыга. Ул сигезенче патша булып тора һәм Даниял пәйгамбәрлегендә «һәлакәт китерүче чирканыч нәрсә» дип атала.

    Үтәлеше Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Милләтләр Лигасының эшчәнлеге туктала. Сугыштан соң аның урынына БМО «урнаштырыла». Элек Милләтләр Лигасына Аллаһы Патшалыгы гына лаек булган дан бирелгән кебек, БМОга да андый дан бирелә. Киләчәктә БМО диннәргә һөҗүм итәчәк.

  • Шигырьләр 1 Тис. 5:3; Ачыл. 17:16.

    Пәйгамбәрлек Халыклар: «Тынычлык һәм иминлек!» — дип игълан итә. Шуннан соң «ун мөгез» белән «ерткыч», «фахишәгә» һөҗүм итеп, аны юк итә. Аннан соң Йәһвә халыкларны һәлак итә.

    Үтәлеше Халыклар тынычлык белән иминлеккә ирештек дип әйтәчәк. Аннары БМОны тәшкил итүче илләр ялган диннәрне юк итәчәк. Бу бөек афәтнең башлангычы булыр. Бөек афәт бу дөнья төзелешенең Армагеддонда юк ителүе белән тәмамланачак.

  • Шигырьләр Йәз. 38:11, 14—17; Мат. 24:31.

    Пәйгамбәрлек Гог Аллаһы халкының җиренә һөҗүм итә. Аннары фәрештәләр «сайланганнарны» җыя.

    Үтәлеше Төньяк патша, җирдәге башка хөкүмәтләр белән эш итеп, Аллаһы халкына һөҗүм итәчәк. Бу һөҗүм башланганнан соң, әле җирдә яшәгән майланганнар күккә алыначак.

  • Шигырьләр Йәз. 38:18—23; Дан. 2:34, 35, 44, 45; Ачыл. 6:2; 16:14, 16; 17:14; 19:20.

    Пәйгамбәрлек «Ак атта» утыручы «җайдак» Гог белән аның армиясен җиңә. «Ерткыч» «янып торган күкертле күлгә ыргытыла». Төрле металлдан торган сынга таш килеп бәрелә.

    Үтәлеше Аллаһы Патшалыгының Патшасы Гайсә Мәсих Аллаһы халкын коткарыр өчен килә. Гайсә 144 000 хакимдәше белән һәм фәрештәләр белән халыклар коалициясен юк итә. Шулай итеп Шайтан дөньясы юкка чыгарыла.