Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Юашлык. Бу сыйфатны күрсәтү кайсы яктан файдалы?

Юашлык. Бу сыйфатны күрсәтү кайсы яктан файдалы?

«Мин табигатем буенча бик оялчан кеше һәм үз-үземә әллә ни ышанмыйм,— дип сөйли Сара * исемле апа-кардәш.— Шуңа күрә үз көчләренә нык ышанган, үз дигәнендә нык торган кешеләр белән миңа авыр. Ә юаш, басынкы кешеләр белән булу миңа, киресенчә, рәхәтлек китерә. Андый кешеләргә күңелемне ача алам, аларга хисләремне, проблемаларымны сөйләү бер дә авыр түгел. Иң якын дусларым — нәкъ шундый кешеләр».

Сараның сүзләреннән күренгәнчә, юашлык кешеләрне җәлеп итә. Юашлык Йәһвәгә дә бик ошый. Аның Сүзендә: «Юашлыкны... киемне кигәндәй киегез»,— дип әйтелә (Көл. 3:12). Нәрсә соң ул юашлык? Гайсә бу сыйфатны ничек күрсәткән? Бу сыйфат безне ничек бәхетлерәк итә ала?

ЮАШЛЫК НӘРСӘ УЛ?

Юаш кешегә эчке тынычлык хас. Юаш кеше башкалар белән йомшак мөгамәлә итә, һәм, хәтта аның ачуын чыгарырлык берәр нәрсә булса да, ул барыбер тыныч булып кала һәм үз-үзен тыя белә.

Юашлык — эчке көчнең билгесе. «Юашлык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе буйсындырылган кыргый атны сурәтләп бирер өчен кулланылган. Буйсындырылган ат үз көчен югалтмый. Нәкъ шулай ук безнең белән дә: юашлык күрсәткәндә, без көчебезне югалтмыйбыз. Киресенчә, без көчле булуыбызны күрсәтәбез, чөнки табигатебезне тезгендә тотабыз һәм башкалар белән тынычлык саклыйбыз.

«Мин табигатем буенча юаш кеше түгел»,— дип әйтер кемдер. Без үз дигәнендә торучы, түземсез кешеләр арасында яшибез, шуңа күрә юаш булып калу авыр булырга мөмкин (Рим. 7:19). Әйе, юашлык үстерү тырышлыклар таләп итә, ләкин Йәһвәнең рухы бирешмәскә һәм максатыбызга ирешергә ярдәм итәчәк (Гәл. 5:22, 23). Юашлык үстерер өчен нинди сәбәпләр бар?

Юашлык кешеләрне җәлеп итә. Өстә искә алынган Сара әйтмешли, юаш кешеләр арасында булу рәхәт. Гайсә иң юаш һәм иң игелекле кеше булган (2 Көр. 10:1). Хәтта балалар, аның белән әллә ни таныш булмаса да, аңа тартылган (Марк 10:13—16).

Юашлык безне дә, башкаларны да яклый. Юаш булсак, без шундук күңелсезләнеп китмәбез я ачуга бирелмәбез (Гыйб. сүз. 16:32). Нәтиҗәдә, без башкаларны, аеруча якын кешеләрне, рәнҗетмәбез һәм моның аркасында туа алган гаеп хисеннән интекмәбез. Бу мәгънәдә юашлык безнең өчен яклау булып тора. Юаш булуыбыз башкаларны да яклый, чөнки аларга эшләребез я сүзләребез аркасында газап чигәргә туры килмәячәк.

ЮАШЛЫК КҮРСӘТҮДӘ КАМИЛ ҮРНӘК

Гайсәнең күп вазифалары һәм тыгыз графигы булса да, ул бар кешеләргә карата юаш булган. Бу бик урынлы булган, чөнки күп кенә кеше авыр йөк күтәреп йөргән, төрле авырлыклары белән көрәшкән һәм дәртләндергеч сүзләр ишетүгә мохтаҗ булган. Гайсәнең: «Минем янга килегез... ...чөнки мин юаш, басынкы күңелле»,— дигән сүзләре аларның йөрәкләренә май булып яткан (Мат. 11:28, 29).

Гайсә кебек, юаш булырга безгә нәрсә булышыр? Изге Язмаларны өйрәнү, чөнки, шулай эш итеп, без Гайсәнең башкалар белән ничек мөгамәлә иткәнен һәм авыр хәлләрдә үзен ничек тотканын күрәбез. Соңрак, юашлыгыбызны сынарлык хәлгә эләксәк, без Гайсә кебек эш итә алырбыз (1 Пет. 2:21). Әйдәгез, өч киңәшкә игътибар итик.

Гайсә басынкы булган. Гайсә үзе турында: «Мин юаш, басынкы күңелле»,— дип әйткән (Мат. 11:29). Изге Язмаларда басынкылык һәм юашлык еш кына бергә искә алына, чөнки бу сыйфатлар бер-берсе белән тыгыз бәйле (Эфес. 4:1—3). Ни өчен?

Басынкылык безгә үз-үзебезгә гадирәк карарга һәм чиктән тыш үпкәләүчән булмаска булыша. Кешеләр Гайсәне «бирән, эчкече» булуда гаепләгәндә, ул ничек эш иткән? Аның тәртибеннән бу тәнкыйть сүзләре нигезсез булганы күренгән, һәм ул юашлык белән болай дип әйткән: «Зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә» (Мат. 11:19).

Әгәр дә берәрсе расагыз, җенесегез яисә нинди гаиләдән булуыгыз турында уйламыйча нәрсәдер әйтсә, тыныч булып калырга тырышыгыз. Питер, Көньяк Африкада яшәүче мәсихче өлкән, болай ди: «Берәрсе ачуымны чыгарырлык берәр нәрсә әйтсә я эшләсә, мин үземнән болай дип сорыйм: „Гайсә ничек эш итәр иде?“» Ул болай дип өсти: «Мин үземне әллә кемгә куймаска тырышам».

Гайсә кешеләрнең камилсез булуларын онытмаган. Гайсәнең шәкертләре дөрес эш итәргә теләгән, ләкин, камилсезлекләре аркасында, алар кайвакыт алай эш итә алмаган. Мәсәлән, Петер, Ягъкуб һәм Яхъя Гайсә тормышының соңгы кичендә аңа терәк булмаган. Ә бит ул моңа бик мохтаҗ булган! Гайсә шуны таныган: «Рух көчле, ә тән хәлсез» (Мат. 26:40, 41). Моны аңлаганга, Гайсәнең ачуы чыкмаган һәм ул үз рәсүлләренең хәленә керә алган.

Мэнди исемле апа-кардәш бик таләпчән булган, әмма хәзер ул, Гайсәнең үрнәгенә ияреп, юаш булырга тырыша. Ул болай дип сөйли: «Кешеләрнең кимчелекләре булса да, мин, Йәһвә кебек, аларда яхшыны күрергә тырышам». Ә сез кешеләрнең җитешсезлекләренә шәфкать белән карый аласызмы?

Гайсә авырлыкларын Йәһвә кулына тапшыра белгән. Гайсә җирдә яшәгәндә, кешеләр аның белән бик гаделсез мөгамәлә иткәннәр. Аны аңламаганнар, аңа җирәнеп караганнар һәм хәтта баганага кадаклап үтергәннәр. Шулай да ул юаш булып калган, чөнки «үзен гадел хөкем итүчегә тапшырган» (1 Пет. 2:23). Гайсә күктәге Атасының үзе турында кайгыртачагын һәм тиешле вакытта бар гаделсезлекне юк итәчәген белгән.

Ачуга бирелсәк һәм очраган гаделсезлек белән көрәшә башласак, реакциябез дөрес булмаска мөмкин һәм хәл тагы да начаррак булып китә ала. Менә ни өчен Изге Язмаларда: «Ярсыган кеше Аллаһы теләгән гаделлек буенча эш итми»,— дип язылган да (Ягък. 1:20). Ачуыбызны чыгарырлык сәбәп булса да, камилсезлегебез безгә дөрес караш сакларга комачаулый ала.

Германиядә яшәүче Кэти исемле апа-кардәш элек болай дип фикер йөрткән: «Үзеңне якламасаң, беркем сине якламас». Әмма Йәһвәгә таяна башлагач, аның карашы үзгәргән. «Хәзер миңа үземне һәрвакыт яклап торырга кирәкми,— дип әйтә ул.— Хәзер мин юашлык белән эш итә алам һәм Йәһвәнең барысын да контрольдә тотканын беләм». Әгәр сез дә гаделсезлек корбаны булып киткәнсез икән, Мәсихнең үрнәгенә иярү сезгә юаш кеше булып калырга булышыр.

«ЮАШЛАР БӘХЕТЛЕ»

Юашлык безгә авыр хәлләрдә ничек булышыр?

Гайсә аңлатканча, юашлык бәхетле булуыбызга зур өлеш кертә. «Юашлар бәхетле»,— дип әйткән ул (Мат. 5:5). Юаш булу киләсе ситуацияләрдә ничек булыша алганына игътибар итегез.

Юашлык никахтагы киеренкелекне киметә. Австралиядә яшәүче Роберт исемле абый-кардәш болай ди: «Элек минем хатыныма күп рәнҗеткеч сүзләр әйткәнем булды. Сүзләремнең аны никадәр рәнҗеткәнен күргәч, мин бик күңелсезләндем. Әмма ачу биләп алганда уйламыйча әйтелгән сүзләрне кире кайтарып булмый шул».

«Барыбыз да еш кына абына», ягъни сүздә ялгыша. Уйламыйча әйтелгән сүзләр никахтагы тынычлыкны җимерә ала (Ягък. 3:2). Юашлык безгә тыныч булып калырга һәм телебезне тыярга булышыр (Гыйб. сүз. 17:27).

Роберт тыныч, тотнаклы булып китәр өчен, күп тырышлыклар куйган. Нәтиҗәсе нинди булган? «Хәзер берәр аңлашылмаучанлык килеп чыкса, мин хатынымны игътибар белән тыңларга, юашлык белән сөйләргә һәм күңелсезләнеп китмәскә тырышам,— дип әйтә ул.— Хатыным белән мөнәсәбәтләрем бик яхшырды».

Юашлык безгә башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләр сакларга булыша. Тиз үпкәләүчән кешеләрнең дуслары аз. Юашлык исә безгә «бердәмлек сакларга» булыша (Эфес. 4:2, 3). Өстә искә алынган Кэти болай ди: «Кайбер кешеләр белән аралашу бигүк җиңел булмаса да, юашлык миңа алар белән уртак тел табарга булыша».

Юашлык җан тынычлыгы бирә. Изге Язмаларда «югарыдан килүче зирәклек» юашлык һәм тынычлык белән бергә искә алына (Ягък. 3:13, 17). Юаш кеше «тыныч күңелгә» ия (Гыйб. сүз. 14:30). Юашлык сыйфатын үстерергә тырышкан Мартин исемле абый-кардәш болай ди: «Хәзер мин үз дигәнемдә генә тормыйм, мин юл бирергә әзер. Бу миңа бәхет өсти».

Әйе, юашлык үстерү авыр булырга мөмкин. Бер кардәш болай ди: «Дөресен генә әйткәндә, мин әле дә кайбер ситуацияләрдә кайныйм». Әмма юашлык үстерергә дәртләндерүче Йәһвә Аллаһыбыз безгә бу көрәштә булышачак (Ишаг. 41:10; 1 Тим. 6:11). Ул «сезне барысына үзе өйрәтәчәк» һәм «көчле итәчәк» (1 Пет. 5:10). Нәтиҗәдә, вакыт узу белән без дә, Паул кебек, «юаш һәм игелекле Мәсихнең үрнәген тота» алырбыз (2 Көр. 10:1).

^ 2 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.