Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

«Мин башкалардан бик күп нәрсәгә өйрәндем!»

«Мин башкалардан бик күп нәрсәгә өйрәндем!»

МИН, Франция армиясенең гаскәрие буларак, Алжирда хезмәт иттем. Ул вакытларда анда каты сугыш бара иде. Бер караңгы төнне ком тулы капчыклар белән ныгытылган постта тора идем. Кулымда пулемет бар иде. Кинәт кемнеңдер якынлашуын ишеттем. Минем беркемне дә үтерәсем килми иде, үземнең дә үләсем килми иде. Бик курыкканга, мин: «Аллаһым, булыш миңа!» — дип ялвардым. Миңа нибары 20 яшь иде.

Шул төнне минем карашым үзгәрде. Мин Аллаһы турында уйлана башладым. Бу очракның нәрсә белән беткәнен сөйләр алдыннан, башта балачагым турында сөйләп китим. Бу сезгә фикер йөртүемә нәрсә тәэсир иткәнен һәм мине Аллаһыны эзләргә нәрсә дәртләндергәнен күрергә булышыр.

ӘТИНЕҢ ҮРНӘГЕ

Мин 1937 елда Франциянең төньягында тудым. Әтием шахтер иде, һәм мин аңардан эш яратырга өйрәндем. Шахтерларның эш шартлары бик начар булганга, әтием аларның хокуклары өчен көрәшә иде. Ул хәтта профсоюзларга кушылды һәм протестларда катнашты. Әтиемне руханиларның икейөзлелеге дә бик ярсыта иде. Алар, көчкә очын-очка ялгап яшәгән шахтерлар белән чагыштырганда, бик бай иде, ә үзләре алардан акча һәм ризык сорый иде. Руханиларны өнәп бетермәгәнгә, әтием дин турында сүз кузгатмый иде. Аллаһы турында әңгәмәләр өебездә булмады.

Миндә дә гаделсезлеккә карата нәфрәт хисе үсте. Ә гаделсезлек тормышта җитәрлек иде. Мәсәлән, җирле халык чит ил кешеләрен яратып бетерми иде. Миңа исә иммигрантларның балалары белән аралашу һәм футбол уйнау ошый иде. Өстәвенә, әнием Польшадан иде. Мин бар милләт кешеләре арасындагы бердәмлек турында хыяллана идем.

ТОРМЫШ МӘГЪНӘСЕ ТУРЫНДА УЙЛАНАМ

Армиядә

1957 елны мине армиягә алдылар. Шулай итеп, мәкалә башында әйтелгәнчә, мин Алжирга эләктем. «Аллаһым, булыш миңа!» — дип әйткәннән соң, мин дошман урынына кыргый ишәкне күрдем! Мин җиңел сулап куйдым. Бу очрак һәм, гомумән алганда, бөтен сугыш мине тормышның мәгънәсе турында уйланырга этәрде. Мин мондый сораулар турында уйлана башладым: «Без нәрсә өчен яшибез? Аллаһы безнең турында кайгыртамы? Сугышлар кайчан да булса бетәрме?»

Соңрак мин әти-әнием янына кайтып килдем һәм шунда бер Йәһвә Шаһите белән таныштым. Ул миңа Изге Язмаларны бирде, һәм мин аны Алжирда укый башладым. Миңа аеруча Ачылыш 21:3, 4 тәэсир итте. Анда: «Аллаһының чатыры кешеләр белән бергә... Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак»,— дип әйтелгән. Бу сүзләр мине бик гаҗәпләндерде! Бу вәгъдә үтәлер микән дип уйланып куйдым мин. Ул вакытта Аллаһы һәм Изге Язмалар турында бернәрсә дә белми идем диярлек.

1959 елда армиядән кайткач, мин Франсуа исемле Йәһвә Шаһите белән таныштым. Ул миңа Изге Язмалардагы күп кенә тәгълиматларны аңлатып бирде. Мәсәлән, ул Изге Язмаларда Аллаһының исеме Йәһвә икәнлеген күрсәтте (Зәб. 83:18). Франсуа шулай ук Йәһвә җирдә гаделлек урнаштырачагын аңлатты. Җир оҗмахка әйләнәчәк һәм Ачылыш 21:3, 4 тәге сүзләр гамәлгә ашачак, дип әйтте ул.

Бу тәгълиматлар йөрәгемә үтеп керде. Шул ук вакыт Изге Язмаларда язылмаган нәрсәләргә өйрәткән руханиларга ачуым чыга иде. Мин аларны шулкадәр фаш итәргә тели идем, хәтта үземне көчкә тыя идем. Миңа түземлек җитеп бетми иде. Әйе, мин әтием кебек идем!

Франсуа һәм башка кардәшләр ярдәмендә мин хисләремне тыярга өйрәндем. Алар миңа безнең максатыбыз кешеләрне хөкем итү түгел, ә аларны Патшалык хәбәрен сөйләп юату дип аңлатты. Бу эш белән Гайсә шөгыльләнгән һәм шуны ук үз шәкертләренә дә кушкан (Мат. 24:14; Лүк 4:43). Миңа шулай ук кешеләрнең ышанулары нинди генә булмасын, йомшак итеп, хөрмәт күрсәтеп сөйләшергә өйрәнергә кирәк иде. Изге Язмаларда: «Раббы хезмәтчесе тартышырга тиеш түгел. Ул үзен бар кешеләр белән йомшак тотсын»,— дип әйтелә (2 Тим. 2:24).

Мин тормышымда үзгәрешләр ясадым һәм 1959 елда район конгрессында суга чумдырылдым. Бу конгресста мин Анжель исемле яшь апа-кардәш белән таныштым һәм аны ошаттым. Мин ул йөргән җыелышка килеп китә башладым, һәм 1960 елда без өйләнештек. Анжель — гаҗәеп хатын, ышанычлы ярдәмчем һәм Йәһвәнең чын бүләге (Гыйб. сүз. 19:14).

Туй көнебез

ТӘҖРИБӘЛЕ ҺӘМ ЗИРӘК КАРДӘШЛӘРДӘН ӨЙРӘНӘМ

Еллар дәвамында мин тәҗрибәле һәм зирәк абый-кардәшләрдән күп нәрсәгә өйрәндем. Мәсәлән, мин мондый мөһим фикергә төшендем: уңышлы булыр өчен, безгә басынкы булырга һәм Гыйбрәтле сүзләр 15:22 дә язылган киңәш буенча эш итәргә кирәк. «...Киңәшчеләр күп булганда [ниятләр] чынга аша»,— дип әйтелә бу шигырьдә.

Район хезмәтендә (Франция, 1965 ел)

1964 елда мин бу сүзләрнең дөреслегенә тагы да ныграк инандым. Ул елны мин район күзәтчесе булып билгеләндем һәм җыелышларга килеп китә башладым. Миңа, 27 яшьлек район күзәтчесенә, тәҗрибә җитеп бетми иде шул. Шуңа күрә хаталарсыз да булмый иде, әмма мин алардан сабак алырга тырыштым. Өстәвенә, миңа тәҗрибәле кардәшләрнең киңәшләре дә булышты.

Район хезмәтенең башында булган бер очрак исемә төшә. Парижда бер җыелышка килеп китүемнең ахырында рухи яктан җитлеккән бер абый-кардәш минем белән аерым сөйләшеп буламы дип сорады. «Әйе, әлбәттә»,— дип әйттем мин. Ул болай дип сорады: «Луи, табиб кем янына килә?» — «Чирле кеше янына»,— дип әйттем мин. «Шул-шул,— дип әйтте ул.— Ә син безнең җыелышыбызда күбесенчә рухи яктан җитлеккән кардәшләр белән вакыт үткәрдең, мәсәлән җыелыш күзәтчесе белән. Ә бит безнең күп кенә оялчан, боеккан һәм яңа кардәшләр бар. Син алар белән аралашсаң я хәтта алар янына кунакка барсаң, алар бик шат булган булыр иде».

Мин бу кардәшнең киңәше өчен бик рәхмәтле идем. Аның Йәһвә сарыкларына карата яратуы йөрәгемдә тирән эз калдырды. Горурлыгымны басып, мин шунда ук киңәшне куллана башладым. Мин Йәһвәгә андый кардәшләр өчен бик рәхмәтлемен.

1969 һәм 1973 елларда мин Парижга якын урнашкан Коломб шәһәрендә үткән халыкара конгрессларда делегатларны ашату өчен җаваплы идем. 1973 елда безгә биш көн дәвамында якынча 60 000 делегатны ашатырга кирәк иде. Мин бу эшне ничек башкарып чыгармын дип борчыла идем. Әмма бу очракта да миңа Гыйбрәтле сүзләр 15:22 дәге сүзләр ярдәм итте: мин башкалар белән киңәшләшергә булдым. Мәсәлән, мин азык-төлек җитештерүдә тәҗрибәләре булган рухи яктан җитлеккән кардәшләргә мөрәҗәгать иттем. Алар арасында итчеләр, яшелчәчеләр, аш пешерүчеләр һәм тәэминатчылар бар иде. Бергә без бу авыр йөкләмәне үтәп чыга алдык.

1973 елда мине хатыным белән бергә Франциядәге Бәйтелгә чакырдылар. Беренче билгеләнүем җиңел булмады. Мин Африкадагы Камерун иленә басмаларыбызның җибәрелүен оештырырга тиеш идем. (1970 елдан алып 1993 елга кадәр бу илдә эшчәнлегебез тыелган иде.) Мин нәрсәдән башларга да белми идем. Күрәсең моңа игътибар итеп, филиал күзәтчесе миңа болай диде: «Камерундагы кардәшләр рухи ризыкка бик мохтаҗ, әйдә, ашатыйк аларны». Без шулай эшләдек тә.

Камерунда хезмәт иткән кардәшләр белән махсус очрашуда (Нигерия, 1973 ел)

Камерундагы өлкәннәр белән очрашыр өчен, мин берничә тапкыр чиктәш илләргә барып кайттым. Бу кыю һәм зирәк абый-кардәшләр рухи ризыкны Камерунга җиткерүдә зур булышлык күрсәтте. Йәһвә безнең тырышлыкларыбызны фатихалады. Чынлыкта, якынча 20 ел дәвамында аларга һәрбер «Күзәтү манарасы» чыгарылышын җибәрү мөмкин булды. Шуны ук «Безнең изге хезмәтебез» турында да әйтеп була.

Без Анжель белән Камеруннан булган район күзәтчеләре һәм аларның хатыннары белән очрашуда (Нигерия, 1977 ел)

КАДЕРЛЕ ХАТЫНЫМНАН ӨЙРӘНӘМ

Йөрешкән вакытта мин Анжельның күркәм рухи сыйфатларына игътибар иттем. Ә өйләнешкәч, бу сыйфатлар тагы да ачыграк күренә башлады. Анжель безнең ирле-хатынлы пар буларак мөмкин кадәр күбрәк хезмәт итүебезне тели иде, һәм туй көнебездә ул Йәһвәгә моның турында дога кылуымны сорады. Йәһвә бу теләгебезне фатихалады.

Шулай ук Анжель миңа Йәһвәгә күбрәк таянырга булышты. Бер мисал китерим. 1973 елда безне Бәйтелгә чакырдылар, әмма мин, район хезмәтен бик яратканга, бу чакыруны кабул итү белән әллә ни ашыкмадым. Әмма Анжель: «Без тормышыбызны Йәһвәгә багышладык бит. Алай булгач, без аның оешмасы кушканны эшләргә тиеш түгелме соң?» — дип сорады (Евр. 13:17). Бу сүзләр белән ризалашмый булмый иде. Шулай итеп, без Бәйтелдә хезмәт итә башладык. Хатыным — акыллы, төпле хатын-кыз, ул Йәһвәне бик ярата. Аның матур сыйфатлары никахыбызны ныгытты һәм миңа акыллы карарлар кабул итәргә булышты.

Анжель белән Франциядәге Бәйтелдә

Инде күпме еллар Анжель ярдәмчел хатыным булып кала. Мәсәлән, инглиз телендә үткән теократик мәктәпләрдә укыр өчен, без Анжель белән инглиз телен өйрәнә башладык. Моның өчен без инглиз җыелышына күчтек. Ә бит без инде 70 яшьтән узган идек! Франциянең филиал комитетында хезмәт иткәнгә, вазифаларым бик күп, шуңа күрә чит телне өйрәнү җиңел түгел. Әмма без Анжель белән бер-беребезгә ярдәм итәбез. Хәзер без 80 нең аръягында, әмма без һаман да җыелыш очрашуларына инглиз телендә дә, француз телендә дә әзерләнәбез. Без шулай ук җыелыштагылар белән мөмкин кадәр күбрәк хезмәттәшлек итәргә һәм очрашуларда актив катнашырга тырышабыз. Йәһвә инглиз телен өйрәнер өчен куйган тырышлыкларыбызны мул итеп фатихалады.

2017 елда без гаҗәеп фатиха алдык: безне Анжель белән Филиал комитеты әгъзалары һәм аларның хатыннары өчен мәктәпкә чакырдылар. Бу мәктәп Паттерсондагы Күзәтү манарасының Өйрәтү үзәгендә үтә иде.

Йәһвә — Бөек Нәсыйхәтчебез (Ишаг. 30:20). Шуңа күрә аның оешмасында яшьләр дә, олы яшьтәгеләр дә иң яхшы өйрәтү ала! (Кан. 4:5—8) Мин Йәһвәне һәм тәҗрибәле кардәшләрне тыңлаган күп кенә яшьләрнең рухи яктан үскәннәрен һәм Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре булып киткәннәрен күрдем. Чыннан да, Гыйбрәтле сүзләр 9:9 да дөрес әйтелә: «Зирәккә нәсыйхәт бирсәң, ул тагы да зирәгрәк булыр, тәкъва кешене өйрәтсәң, ул белемен арттырыр».

Вакыт-вакыт мин 60 ел элек Алжирда булган хәлне исемә төшерәм. Мине алда көткән фатихаларны мин хәтта күз алдыма да китерә алмый идем. Мин башкалардан бик күп нәрсәгә өйрәндем! Йәһвә безне Анжель белән мул фатихалады. Шуңа күрә без күктәге Атабыздан һәм аны яраткан зирәк кардәшләрдән өйрәнүдән беркайчан да туктамаска тәвәккәл.