Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

19 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сезне һичнәрсә абындырмасын

Сезне һичнәрсә абындырмасын

«Кануныңны яратучыларның тынычлыгы мул, аларны һичнәрсә абындыра алмый» (ЗӘБ. 119:165).

122 ҖЫР Нык, какшамас булыгыз!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Бер социолог нәрсә әйткән һәм без бу мәкаләдә нәрсә карап китәрбез?

БҮГЕН миллионлаган кеше без Гайсәгә иман итәбез дип әйтә, әмма аның өйрәтүләре буенча яшәми (2 Тим. 4:3, 4). Бер социолог болай дип язган: «Бүгенге көннәрдә Гайсә кебек башка бер кеше, килеп, шул ук нәрсәләргә өйрәткән булса, кешеләр аны, ике мең ел элек Гайсәне кире каккан кебек, кире какмас идеме? Мөгаен, кире кагар иде!»

2 Беренче гасырда күпләр Гайсәне тыңлаган һәм аның могҗизаларын күргән, әмма аңа иман итә башламаган. Ә бүген кешеләр Гайсәнең шәкертләрен кабул итми. Үткән мәкаләдә без ни өчен шулай булганына дүрт сәбәп карап киттек. Бу мәкаләдә моңа тагын дүрт сәбәп каралачак. Без шулай ук иманыбызны саклап калырга нәрсә булышканы турында белербез.

1. ГАЙСӘ КЕШЕЛӘРНЕ АЕРМАГАН

Күп кенә кешеләргә Гайсәгә иярергә нәрсә комачаулаган? Ул гөнаһ кылучылар дип саналган кешеләр белән аралашкан. Ни өчен бүгенге көннәрдә дә шуңа охшаш нәрсәләр  кешеләргә Гайсәгә иярергә комачаулый ала? (3 нче абзацны кара.) *

3. Ни өчен кайберәүләр Гайсәгә иман итмәгән?

3 Гайсә төрле кешеләр белән аралашкан. Мәсәлән, ул бай һәм дәрәҗәле кешеләргә кунакка килә алган, әмма шул ук вакыт Гайсә ярлы һәм җәберләнгән кешеләр белән дә бергә вакыт үткәргән. Ул шулай ук гөнаһ кылучылар дип саналган кешеләргә дә шәфкатьле булган. Болар аркасында горур кешеләр Гайсәгә иман итмәгән. Бер мәртәбә алар Гайсәнең шәкертләреннән болай дип сораганнар: «Ни өчен сез салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз?» Моңа Гайсә болай дип җавап биргән: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк. Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем» (Лүк 5:29—32).

4. Еврейләр Ишагыя пәйгамбәрлегеннән Мәсих турында нәрсә белергә тиеш булган?

4 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Ишагыя пәйгамбәр кешеләрнең Мәсихне кире кагачакларын алдан пәйгамбәрлек иткән булган. Ул болай дип язган: «Шул кешегә кешеләр җирәнеп карады һәм аңардан читләште. Аның йөзе бездән яшерелгәндәй булды. Аңа җирәнеп карадылар, без дә аны санга сукмадык» (Ишаг. 53:3). Әйе, күпчелек кеше Мәсихне кабул итмәсә дә, бу яһүдләр өчен абыну ташы булырга тиеш булмаган, чөнки моның турында алдан әйтелгән булган.

5. Күпләр безгә ничек карый?

5 Бүген андый хәл күзәтеләме? Әйе. Күп кенә дин әһелләре үз диннәренә дәрәҗәле, бай һәм белемле кешеләрне теләп кабул итә, әмма бу кешеләр Аллаһының югары нормалары буенча яшәми. Ә Йәһвәгә хезмәт иткән һәм аның югары нормалары буенча яшәгән кешеләргә алар түбәнсетеп карый. Аларның карашыннан, Йәһвә Шаһитләре әллә ни дәрәҗәле кешеләр түгел. Һәм чыннан да, рәсүл Паул әйткәнчә, Аллаһы «кешеләр кимсетеп караган» кешеләрне сайлый (1 Көр. 1:26—29). Әмма, башкалар Йәһвәнең хезмәтчеләренә ничек кенә карамасын, ул үз хезмәтчеләрен бик кадерли.

6. Гайсә Маттай 11:25, 26 да нәрсә әйткән һәм без аның карашын ничек чагылдыра алабыз?

6 Безгә иманыбызны югалтмаска нәрсә булышыр? (Маттай 11:25, 26 укы.) Дөньяның Аллаһы хезмәтчеләренә карата булган карашы безгә тәэсир итәргә тиеш түгел. Аллаһы, үз ниятен үтәр өчен, басынкы кешеләрне генә кулланганын истә тотыгыз (Зәб. 138:6). Дөнья карашыннан зирәк булмаган кешеләрне кулланып, Йәһвәнең күпме эшләр башкарганы турында уйланыгыз.

2. ГАЙСӘ ДӨРЕС БУЛМАГАН КАРАШЛАРНЫ ФАШ ИТКӘН

7. Ни өчен Гайсә фарисейларны икейөзлеләр дип атаган һәм фарисейлар моңа ничек караган?

7 Гайсә Йәһвә хупламаган дини йолаларны фаш иткән. Мәсәлән, ул фарисейларның икейөзлелегенә игътибар иткән. Алар өчен куллар юу йоласы, ата-аналарын кайгыртуга караганда, мөһимрәк булган (Мат. 15:1—11). Гайсә әйткән сүзләр, бәлки, кайбер шәкертләрен дә гаҗәпләндергәндер. Алар болай дигән: «Синең сүзләреңне ишетеп, фарисейларның рәнҗегәннәрен беләсеңме?» Гайсә болай дип җавап биргән: «Күктәге Атам утыртмаган һәр үсемлек тамыры белән йолкып алыначак. Калдырыгыз аларны. Сукыр җитәкчеләр алар. Ә сукыр сукырны җитәкләп барса, икесе дә чокырга төшәчәк» (Мат. 15:12—14). Гайсәнең өйрәтүләре дини җитәкчеләрне ярсытса да, Гайсә хакыйкатьне сөйләүдән туктамаган.

8. Гайсә Аллаһының күп кенә дини тәгълиматларны хупламаганын ничек күрсәткән?

8 Гайсә шулай ук ялган ышануларны да төзәткән. Гайсә беркайчан да Аллаһы барлык дини тәгълиматларны хуп күрә дип өйрәтмәгән. Киресенчә, ул күп кенә кешеләр һәлакәткә илтүче киң юл буенча барырлар һәм азлар гына тормышка алып баручы тар юл буенча барырлар дигән (Мат. 7:13, 14). Гайсә шуны әйтергә теләгән: күп кенә кеше үзләрен Аллаһыга хезмәт итәбез дип санаса да, чынбарлыкта алар Аллаһыга хезмәт итми. Гайсә болай дип кисәткән: «Ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз. Алар яныгызга сарык тиресе ябынып килә, ә үзләре ерткыч бүреләр. Аларны җимешләренә карап танырсыз» (Мат. 7:15—20).

Күп кенә кешеләргә Гайсәгә иярергә нәрсә комачаулаган? Ул ялган дини тәгълиматларны һәм гореф-гадәтләрне фаш иткән. Ни өчен бүгенге көннәрдә дә шуңа охшаш нәрсәләр  кешеләргә Гайсәгә иярергә комачаулый ала? (9 нчы абзацны кара.) *

9. Гайсә фаш иткән кайбер дини өйрәтүләрне әйтеп китегез.

9 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Бер пәйгамбәрлектә Мәсих Аллаһы йортына карата ашкыну белән янып торачак дип әйтелгән булган (Зәб. 69:9; Яхъя 2:14—17). Бу ашкыну Гайсәне ялган тәгълиматларны фаш итәргә дәртләндергән. Мәсәлән, фарисейлар үлемсез җанга ышанган, ә Гайсә үлемсез җан юк, үлеләр йокы хәлендә дип өйрәткән (Яхъя 11:11). Саддукейлар үледән терелтелүгә ышанмаган, ә Гайсә үз дустын Лазарны терелткән булган (Яхъя 11:43, 44; Рәс. 23:8). Фарисейлар барысы да язмыш кулында һәм аны Аллаһы билгели дип өйрәткән, ә Гайсә кеше үз тормышын һәм Аллаһыга хезмәт итәргәме, юкмы икәнлеген үзе билгели дип өйрәткән (Мат. 11:28).

10. Ни өчен безнең өйрәтүләр күп кенә кешеләр өчен абыну ташы булып тора?

10 Бүген андый хәл күзәтеләме? Әйе. Күп кенә кешеләр безне тыңламый, чөнки без Изге Язмалар ярдәмендә ялган дини тәгълиматларны фаш итәбез. Дин әһелләре үз мәхәллә кешеләрен Аллаһы кешеләрне тәмугъта җәзалый дип өйрәтә. Шулай итеп алар кешеләрне куркуда тота һәм буйсындыра. Ә без, мәхәббәт Аллаһысының хезмәтчеләре, бу тәгълиматның ялган булуын аңлатабыз. Дин әһелләре шулай ук үлемсез җан тәгълиматына өйрәтә. Без исә бу ялган тәгълимат мәҗүси диннән килгәнен ачыклыйбыз. Җан чыннан да үлемсез булса, ул вакытта үледән терелтелү кирәк булмас иде. Күп кенә дини кешеләр моңа ышанса да, без язмышка ышанмыйбыз һәм кеше Аллаһыга хезмәт итәргәме, юкмы икәнлеген үзе сайлый ала дип аңлатабыз. Дин әһелләрен бу бик нык ярсыта!

11. Гайсәнең Яхъя 8:45—47 дә язылган сүзләре буенча, Аллаһы үз хезмәтчеләреннән нәрсә көтә?

11 Безгә иманыбызны югалтмаска нәрсә булышыр? Без, хакыйкатьне яратсак, Аллаһының киңәшләрен кабул итәргә тиеш. (Яхъя 8:45—47 укы.) Хакыйкатьне калдырган Шайтаннан аермалы буларак, без хакыйкатьтә нык торабыз һәм беркайчан да үз ышануларыбыздан баш тартмабыз (Яхъя 8:44). Йәһвә үз хезмәтчеләренең явызлыкка җирәнеп карауларын һәм яхшылыкка ябышуларын көтә (Рим. 12:9; Евр. 1:9). Гайсә нәкъ шулай эшләгән дә.

3. ГАЙСӘНЕ ЭЗӘРЛЕКЛӘГӘННӘР

Күп кенә кешеләргә Гайсәгә иярергә нәрсә комачаулаган? Ул баганага кадаклап үтерелгән. Ни өчен бүгенге көннәрдә дә шуңа охшаш нәрсәләр  кешеләргә Гайсәгә иярергә комачаулый ала? (12 нче абзацны кара.) *

12. Ни өчен күп кенә яһүдләр Гайсәнең баганага кадаклап үтерелгәне аркасында аңа иман итмәгән?

12 Гайсә көннәрендә яшәгән еврейләрне тагын нәрсә абындыра алган? Паул болай дип язган: «Без исә баганага кадаклап үтерелгән Мәсих турында вәгазьлибез. Бу — яһүдләр өчен абыну ташы» (1 Көр. 1:23). Күп кенә яһүдләр, Гайсә баганага кадаклап үтерелгәнгә күрә, аңа иман итмәгән. Алар уйлаганча, андый үлем аның Мәсих булуын түгел, ә җинаятьче һәм гөнаһ кылучы булганын күрсәткән (Кан. 21:22, 23).

13. Гайсәне Мәсих буларак кабул итмәгән яһүдләр нәрсәгә ышанырга теләмәгән?

13 Гайсә бернинди җинаять кылмаган, аңа каршы әйтелгән бар гаепләүләр ялган булган, әмма яһүдләр аның гаепсез булуына ышанмаган. Гайсә өстеннән үткән суд адәм көлкесе булган. Югары киңәшмә ашыгыч рәвештә җыелып, һич гадел булмаган карар чыгарган (Лүк 22:54; Яхъя 18:24). Судьялар шаһитләрне бер якка да авышмыйча тыңларга тиеш булган. Ләкин алар, «Гайсәне үлемгә тапшырыр өчен, аңа каршы ялган шаһитлекне» үзләре эзләгәннәр. Андый шаһитләрне таба алмагач, баш рухани, гаделлекнең бар нормаларын бозып, Гайсәне үз-үзенә каршы сөйләтергә тырышкан (Мат. 26:59; Марк 14:55—64). Ә Гайсә терелгәч, бу гаделсез хакимнәр Гайсә яткан каберне саклаган Рим гаскәриләренә «күп итеп көмеш тәңкәләр биргән» һәм Гайсәнең тәнен аның шәкертләре урлап киткән дип алдарга кушкан (Мат. 28:11—15).

14. Изге Язмаларда Мәсихнең үлеме турында нәрсә пәйгамбәрлек ителгән?

14 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Күп кенә яһүдләр Мәсих үләргә тиеш дип уйламаган, әмма бер пәйгамбәрлектә менә нәрсә әйтелгән: «Ул үз җанын үлемгә бирде һәм җинаятьчеләр исәбенә кертелде. Ул күп кешеләрнең гөнаһын күтәреп барды һәм җинаятьчеләрне яклады» (Ишаг. 53:12). Шуңа күрә, Гайсә җинаятьче кебек баганага кадакланса да, чынлыкта яһүдләрнең аны Мәсих буларак кабул итмәс өчен сәбәпләре булмаган.

15. Нинди гаепләүләр аркасында кайберәүләр Йәһвә Шаһитләренә ышанмый?

15 Бүген андый хәл күзәтеләме? Һичшиксез! Гайсәгә яла якканнар һәм аны гаделсез хөкем иткәннәр. Йәһвә Шаһитләре дә гаделсез мөгамәләгә очрый. Берничә мисал карап китик. 1930—1940 елларда Кушма Штатларда кардәшләр, Аллаһыга гыйбадәт кылу хокукларын яклар өчен, күп тапкыр судларга мөрәҗәгать иткән. Кайбер судьялар хәтта үз тискәре карашларын яшермәгәннәр дә. Ә Канаданың Квебек провинциясендә католик чиркәве, хакимият кешеләре белән берләшеп, безнең эшчәнлегебезне туктатырга тырышкан. Алар кардәшләребезне кешеләр белән Аллаһы Патшалыгы турында сөйләшкәннәре өчен төрмәгә ташлаганнар. Нацистлар Германиясе турында әйткәндә, анда күп кенә яшь абый-кардәшләребезне җәзалап үтергәннәр. Ә соңгы елларда Россиядәге судлар Йәһвә Шаһитләрен гаепле дип таба һәм аларны вәгазьләгәннәре өчен төрмәгә утырта. Андый эшчәнлек «экстремизм» дип санала. Хәтта рус телендәге «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» тыелган һәм «экстремистик» басма булып санала. Ни өчен? Чөнки анда Аллаһы исеме кулланыла.

16. Ни өчен, 1 Яхъя 4:1 буенча, без Йәһвә Шаһитләре турындагы ялганга ышанырга тиеш түгел?

16 Безгә иманыбызны югалтмаска нәрсә булышыр? Фактлар белән танышыгыз. Таудагы вәгазендә Гайсә үз шәкертләрен алар турында ялганлап «төрле явыз сүзләр» сөйләячәкләр дип алдан кисәткән булган (Мат. 5:11). Бу гаепләүләр Шайтаннан чыга. Нәкъ ул безнең дошманнарыбызны исемебезгә тап төшерергә дәртләндерә (Ачыл. 12:9, 10). Безгә андый ялганны кире кагарга кирәк. Андый ялганга үзебезне куркуга салырга я иманыбызны какшатырга ирек бирмик. (1 Яхъя 4:1 укы.)

4. ГАЙСӘГӘ ХЫЯНӘТ ИТӘЛӘР

Күп кенә кешеләргә Гайсәгә иярергә нәрсә комачаулаган? Аңа Яһүд хыянәт иткән. Ни өчен бүгенге көннәрдә дә шуңа охшаш нәрсәләр  кешеләргә Гайсәгә иярергә комачаулый ала? (17, 18 нче абзацларны кара.) *

17. Гайсәнең үлеме алдыннан булган вакыйгалар кайберәүләргә, бәлки, ничек тэәсир иткәндер?

17 Гайсә тормышының соңгы кичендә шәкертләренең берсе аңа хыянәт итә. Тагын бер рәсүл Гайсәдән өч мәртәбә ваз кичә, ә калганнары аны ташлап китә (Мат. 26:14—16, 47, 56, 75). Гайсә моңа гаҗәпләнмәгән. Ул бу турыда хәтта алдан пәйгамбәрлек иткән булган (Яхъя 6:64; 13:21, 26, 38; 16:32). Бәлки, кайберәүләр өчен бу вакыйгалар абыну ташы булгандыр. Алар, бәлки, болай дип фикер йөрткәндер: «Әгәр Гайсәнең рәсүлләре үзләрен шулай тота икән, минем аларның берсе буласым килми!»

18. Үлеме алдыннан Гайсәдә нинди пәйгамбәрлекләр үтәлгән?

18 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Берничә йөз ел алдан Йәһвә үз Сүзендә Мәсихне 30 көмеш тәңкәгә сатарлар дип пәйгамбәрлек иткән (Зәк. 11:12, 13). Изге Язмаларда шулай ук Гайсәгә якын дусларының берсе хыянәт итәчәк дип әйтелгән булган (Зәб. 41:9). Шулай ук Зәкәрия пәйгамбәр болай дип язган: «Көтүчене һәлак ит һәм көтү таралсын» (Зәк. 13:7). Шуңа күрә, Гайсә белән нәрсә булганын күреп, эчкерсез кешеләр аңа иярүдән туктарга тиеш булмаган. Киресенчә, бу аларның иманнарын ныгытырга тиеш булган.

19. Эчкерсез кешеләр нәрсәне аңлый?

19 Бүген андый хәл күзәтеләме? Әйе. Аллаһы халкының заманча тарихында күпләргә яхшы билгеле булган кайбер Йәһвә Шаһитләре, хакыйкатьне калдырып, мөртәтләр булып киткән һәм үзләренә башка кардәшләрне дә ияртергә тырышкан. Алар массакүләм мәгълүмат чаралары һәм интернет аша Йәһвә Шаһитләренә кара яккан, алар турында ярым дөрес я чеп-чи ялган тараткан. Әмма эчкерсез кешеләр мондый алдауга ышанмый. Алар шулай итеп Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр үтәлгәнен аңлый (Мат. 24:24; 2 Пет. 2:18—22).

20. Берәрсе хакыйкатьне калдырса да, безгә иманда нык калырга нәрсә булышыр? (2 Тимутигә 4:4, 5)

20 Безгә иманыбызны югалтмаска нәрсә булышыр? Безгә Изге Язмаларны регуляр рәвештә укырга, дога кылырга һәм Йәһвә безгә тапшырган эштә актив катнашырга кирәк. (2 Тимутигә 4:4, 5 укы.) Без Йәһвәгә иман итсәк, Йәһвә Шаһитләре турында ишеткән тискәре хәбәрләр безне юлдан яздырмаячак (Ишаг. 28:16). Йәһвәгә карата, аның Сүзенә һәм кардәшләребезгә карата ярату безгә хакыйкатьне калдырган кешеләр аркасында иманыбызны югалтмаска булышыр.

21. Күп кенә кеше хакыйкатьне тыңламаса да, без нинди караш саклыйбыз?

21 Беренче гасырда күп кенә кеше Гайсәне тыңламаса да, Гайсәне тыңлаган кешеләр дә аз булмаган. Алар арасында Югары киңәшмәнең ким дигәндә бер әгъзасы һәм «күп кенә руханилар» булган (Рәс. 6:7; Мат. 27:57—60; Марк 15:43). Бүген дә миллионлаган кеше Гайсә артыннан иярә. Ни өчен? Чөнки алар Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне белә һәм аларны ярата. Изге Язмаларда дөрес язылган: «Кануныңны яратучыларның тынычлыгы мул, аларны һичнәрсә абындыра алмый» (Зәб. 119:165).

124 ҖЫР Тугрылык саклыйбыз

^ 5 абз. Үткән мәкаләдә без ни өчен кешеләр Гайсәне һәм бүген аның хезмәтчеләрен тыңламаганнарын карап чыктык. Бу мәкаләдә без моңа тагын дүрт сәбәп карап китәрбез. Без шулай ук Йәһвәне яраткан эчкерсез кешеләргә иманнарын югалтмаска нәрсә булышканын күрербез.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Гайсә Маттай һәм башка салым җыючылар белән бергә ашый.

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Гайсә гыйбадәтханәдән сатучыларны куып чыгара.

^ 64 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Гайсәне җәфалану баганасын алып барырга мәҗбүр итәләр. Шул баганада ул җәзаланачак.

^ 66 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Яһүд Гайсәне үбеп сата.