Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Борынгы вакытта, көймәләр ясар өчен, папирус кулланылганмы?

Папирус

БОРЫНГЫ Мисырда папирустан кәгазь ясалганы яхшы билгеле. Греклар белән римлылар да папирусны * язу материалы итеп кулланган. Ә менә папирустан көймәләр дә ясалганы күп кенә кешеләргә билгеле түгел.

Борынгы Мисыр төрбәләрендә табылган көймәләрнең ике макеты

Якынча 2 700 ел элек Ишагыя пәйгамбәр «Хәбәшстан елгалары өлкәсендә» яшәүче халык «диңгез буйлап папирус көймәләрдә сулар аша вәкилләр җибәрә» дип язган булган. Соңрак Ирмия пәйгамбәр Мидо-Фарсы гаскәре Бабыл шәһәрен яулап алачак һәм, бабыллылар качып китә алмасын өчен, аларның папирус көймәләрен яндырачак дип пәйгамбәрлек иткән (Ишаг. 18:1, 2; Ирм. 51:32).

Археология борынгы кешеләрнең чыннан да папирустан көймәләр ясаганын дәлилли. Мәсәлән, археологлар мисырлыларның папирус көймәләр ясаганнарына дәлилләр тапкан. Изге Язмалар — Аллаһы тарафыннан рухландырылган китап, шуңа күрә бу китапның папирус көймәләр турында төгәл әйтүе һич тә гаҗәпләндерми (2 Тим. 3:16).

ПАПИРУС КӨЙМӘЛӘР НИЧЕК ЯСАЛГАН?

Борынгы мисырлылар үз төрбәләрендә рәсемнәр төшергән я аларны уеп ясаган. Андый рәсемнәрдә кешеләрнең папирусны җыйганнары һәм көймәләр ясаганнары сурәтләнгән. Кешеләр папирусны кискән, бер-берсе белән бәйләгән, ә аннан соң бу бәйләмнәрне тагын бер тапкыр бер-берсе белән бәйләгән. Папирусның сабаклары түгәрәк түгел, ә өчпочмаклы, шуңа күрә, аларны бергә бәйләсәң, бәйләм бик тыгыз була. Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, андый папирус көймәләрнең озынлыгы 17 метрга җитә алган һәм анда 10—12 пар ишкәк сыя алган (Companion to Ancient Egypt).

Бу рельефта Мисырлыларның папирус көймәләрне ясаулары сурәтләнгән

НИ ӨЧЕН ПАПИРУС, КӨЙМӘ ЯСАР ӨЧЕН, ЯХШЫ МАТЕРИАЛ БУЛГАН?

Нил елгасы буйларында күп папирус үскән, шуңа күрә аны җыю авыр булмаган. Моннан тыш, папирустан көймә ясау да чагыштырмача җиңел. Кешеләр хәтта агач көймәләр ясарга өйрәнгәч тә, күрәсең, күп кенә балыкчылар һәм аучылар папирус көймәләрне һәм салларны куллануларын дәвам иткән.

Папирус көймәләр озак вакыт дәвамында киң кулланылышта булган. Мәсәлән, б. э. беренче һәм икенче гасырларында яшәгән борынгы грек язучысы һәм тарихчы Плутарх ул вакыттагы кешеләр папирус көймәләрне әле дә куллана дип әйткән булган.

^ 3 абз. Папирус сазлы җирләрдә һәм акрын агымлы елгалар буйларында үсә. Аның биеклеге 5 метрга җитәргә мөмкин, һәм сабагының нигезе аркылыга 15 сантиметрга җитә ала.