Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

18 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Шикләр сезгә Гайсәгә иярергә комачауламасын

Шикләр сезгә Гайсәгә иярергә комачауламасын

«Миннән шикләнмәүче бәхетле» (МАТ. 11:6).

54 ҖЫР Менә юл!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Сез хакыйкать белән бүлешкәч, кайбер дусларыгыз һәм туганнарыгыз моңа ничек караган?

СЕЗ, хакыйкатьне тапкач, нинди хисләр кичергәнегезне хәтерлисездер. Изге Язмалардан белгәннәр сезгә шулкадәр күңелгә ятышлы һәм аңлаешлы итеп тоелгандыр! Сез бар кеше дә, үзегез кебек, бу хакыйкатьләрне белергә теләр дип уйлагансыздыр. Яхшы хәбәр бар кешеләргә дә бәхетлерәк булырга һәм киләчәккә өмет белән карарга булышыр дип уйлагансыздыр (Зәб. 119:105). Шул сәбәпле сез туганнарыгызга һәм дусларыгызга моның турында сөйләгәнсездер, әмма, кызганычка каршы, аларның күбесе моны кабул итмәгән.

2, 3. Күпчелек кеше Гайсәгә ничек караган?

2 Кешеләрнең без вәгазьләгән яхшы хәбәрне кире кагуы безне гаҗәпләндерергә тиеш түгел. Хәтта могҗизалар кылган Гайсәне дә күпчелек кеше тыңламаган. Мәсәлән, ул Лазарны терелткән булган. Моны хәтта аның дошманнары да инкяр итә алмаган. Шуңа да карамастан яһүди дин җитәкчеләре Гайсәнең Мәсих булуына ышанмаган. Алар хәтта Гайсә белән Лазарны үтерергә теләгән (Яхъя 11:47, 48, 53; 12:9—11).

3 Гайсә күпчелек кешенең үзен Мәсих буларак кабул итмәячәкләрен белгән (Яхъя 5:39—44). Ул Чумдыручы Яхъяның шәкертләренә болай дигән: «Миннән шикләнмәүче бәхетле» (Мат. 11:2, 3, 6). Ә ни өчен соң шулкадәр күп кеше Гайсәне кабул итмәгән?

4. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

4 Ни өчен беренче гасырда кешеләр Гайсәгә ышанмаган? Ни өчен бүген кешеләр безнең хәбәребезне тыңламый? Ни өчен без Гайсәгә нык иман итәргә тиеш? Бар бу сораулар бу һәм киләсе мәкаләдә каралачак.

1. ГАЙСӘНЕҢ ЧЫГЫШЫ

Күп кенә кеше Гайсәне аның чыгышы аркасында кабул итмәгән. Бүген дә шундый ук нәрсәләр кешеләргә Гайсә артыннан иярергә комачаулый аламы? (5 нче абзацны кара.) *

5. Ни өчен кайберәүләр Гайсә вәгъдә ителгән Мәсих була алмый дип уйлаган?

5 Күпләр өчен Гайсәнең чыгышы абыну ташы булып киткән. Алар Гайсәнең яхшы өйрәткәнен һәм могҗизалар кылганын таныган, әмма алар күзендә ул балта остасының улы гына булган. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: күрәсең, Насара шәһәре кеше күзләрендә әллә ни күренекле шәһәр булмаган. Хәтта Гайсәнең шәкерте булып киткән Натанаил дә Гайсә турында болай дигән: «Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгамыни?» (Яхъя 1:46) Бәлки, Натанаилгә бу шәһәр әллә ни ошамагандыр, ә бәлки, ул Микай 5:2 дә язылган пәйгамбәрлекне күздә тоткандыр. Бу пәйгамбәрлек буенча, Мәсих Насарада түгел, ә Бәйтлеһемдә туарга тиеш булган.

6. Нәрсә ярдәмендә Гайсәнең замандашлары аның Мәсих булуына ышана алган?

6 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Күп кенә пәйгамбәрлекләр Гайсәнең чыгышына яктылык сибә. Әмма Ишагыя пәйгамбәр шактый күп кеше аның чыгышына игътибар итмәс дип язган булган (Ишаг. 53:8). Шул кешеләр, вакыт табып, фактларны тикшергән булсалар, Гайсәнең чынлыкта, Микай пәйгамбәрлек иткәнчә, Бәйтлеһемдә туганын һәм Давыт токымыннан булганын белерләр иде (Лүк 2:4—7). Ләкин алар, фактларга игътибар итәр урынына, ашыгыч нәтиҗәләргә килгән. Бу аларга Гайсәне Мәсих буларак кабул итәргә комачаулаган.

7. Ни өчен кайберәүләр хакыйкатьне танымый?

7 Бүген андый хәл күзәтеләме? Әйе. Йәһвә Шаһитләренең күбесе — гади кешеләр. Күпләр аларны «белемсез, гап-гади» кешеләр итеп күрә (Рәс. 4:13). Кайберәүләр Йәһвә Шаһитләре кешеләрне Изге Язмаларга өйрәтә алмый дип саный, чөнки алар дини мәктәпләрне тәмамламаган. Башка кешеләр Йәһвә Шаһитләрен Америка дине дип саный (чынбарлыкта исә Кушма Штатларда Йәһвә Шаһитләренең якынча 14 проценты гына яши). Ә кемдер Йәһвә Шаһитләре Гайсә Мәсихкә ышанмый дип чутлый. Еллар дәвамында Йәһвә Шаһитләрен коммунистлар дип тә, Америка шпионнары дип тә, экстремистлар дип тә атадылар. Күп кенә кешеләр моңа ышана, чөнки фактларны тикшерергә теләми. Шуңа күрә алар моны хакыйкать дип кабул итә.

8. Рәсүлләр 17:11 буенча, бүген Аллаһының хезмәтчеләрен таныр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

8 Безгә иманыбызны югалтмаска нәрсә булышыр? Фактларны тикшерергә кирәк. Лүк нәкъ шулай эшләгән дә. Үз Яхшы хәбәрен язар алдыннан, ул, «барысын баштан ук җентекләп тикшереп, төгәл хәбәр җыйган». Лүк үз укучыларының Гайсә турында ишеткәннәрнең дөреслегенә бер шиге дә булмавын теләгән (Лүк 1:1—4). Бируя шәһәреннән булган еврейләр дә шуңа охшаш эш иткән. Гайсә турындагы яхшы хәбәрне ишеткәч, алар ишеткәннәре Еврей Язмаларына чыннан да туры киләме, юкмы дип тикшерергә булганнар. (Рәсүлләр 17:11 укы.) Нәкъ шулай ук бүген дә фактларны тикшерергә кирәк. Башка сүзләр белән әйткәндә, кешеләргә Йәһвә Шаһитләре чыннан да Изге Язмалар нигезендә өйрәтәме икәнлеген тикшерергә кирәк. Шулай ук Аллаһы халкының бүгенге эшчәнлеге һәм тарихы турында да белем алу бик мөһим. Шундый җентекле тикшерү ясаган кешене Йәһвә Шаһитләре турында таралган имеш-мимешләр һәм тискәре карашлар юлдан тайпылдырмаячак.

2. ГАЙСӘ БАШКАЛАРНЫ ГАҖӘПЛӘНДЕРЕРГӘ ТЕЛӘМӘГӘН

Күп кенә кеше Гайсәне кабул итмәгән, чөнки ул кешеләрне гаҗәпләндерер өчен могҗизалар кылмаган. Бүген дә шундый ук нәрсәләр кешеләргә Гайсә артыннан иярергә комачаулый аламы? (9, 10 нчы абзацларны кара.) *

9. Гайсә күктән билге күрсәтмәгәч, кешеләр үзләрен ничек тоткан?

9 Кешеләр Гайсәне тыңлап кына канәгать булмаган, алар күбрәкне теләгән. Алар аның, үзенең Мәсих булуын дәлилләр өчен, «күктән берәр билге күрсәтүен үтенгән» (Мат. 16:1). Бәлки, алар Даниял 7:13, 14 тә язылган пәйгамбәрлекне дөрес аңламагандыр. Әмма, Аллаһының нияте буенча, бу пәйгамбәрлек соңрак үтәлергә тиеш булган. Гайсәнең Мәсих булуына инаныр өчен, Гайсә өйрәткән нәрсәләрне ишетү дә җитәрлек булган. Шуңа күрә Гайсә алар сораган могҗизаларны кылмаган. Теләгәннәрен алмаганга, теге кешеләр Гайсәгә иман итмәгән (Мат. 16:4).

10. Гайсә Ишагыя китабында Мәсих турында язылган пәйгамбәрлекләрне ничек үтәгән?

10 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Ишагыя пәйгамбәр Мәсих турында болай дип язган: «Ул кычкырмас һәм тавышын күтәреп сөйләмәс, урамда үз тавышын ишетерлек итмәс» (Ишаг. 42:1, 2). Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә үзенә артык игътибар җәлеп итмәгән. Ул зур гыйбадәтханәләр төземәгән, ниндидер купшы дини киемнәр киеп йөрмәгән һәм кешеләрнең үзенә ниндидер титуллар белән мөрәҗәгать итүләрен көтмәгән. Ә суд вакытында, Гайсәнең тормышы Һирудның карарыннан торса да, ул Һирудка ниндидер могҗиза күрсәтмәгән (Лүк 23:8—11). Әйе, Гайсә могҗизалар кылган, әмма аның төп максаты яхшы хәбәрне вәгазьләү булган. Ул үз шәкертләренә болай дигән: «Мин шуның өчен килдем» (Марк 1:38).

11. Ни өчен күп кенә кеше безне кабул итми?

11 Бүген андый хәл күзәтеләме? Әйе. Күп кенә кешеләрне зур чиркәүләрнең байлыклары, руханиларның югары титуллары һәм купшы церемонияләр таң калдыра. (Күпчелек кеше шул церемонияләрнең каян килеп чыкканын һәм мәгънәсен аңлап та бетерми.) Шул ук вакыт чиркәүләрдә Аллаһы һәм аның нияте турында белемнәр бирелми. Безнең очрашуларга килгәннәр исә Аллаһының нормалары турында белем ала. Безнең Патшалык Залларында ниндидер купшы нәрсәләр табып булмый, әмма Залларыбыз чиста һәм уңайлы. Җыелышта үз өсләренә җитәкчелек алган кешеләр ниндидер купшы киемнәр киеп йөрми һәм титуллар йөртми. Безнең тәгълиматларыбыз Аллаһы Сүзенә нигезләнгән. Әмма, безнең купшы церемонияләр булмаганга, күп кенә кешеләргә безнең динебез артык гади булып күренә һәм өйрәтүләребез ошамый.

12. Еврейләргә 11:1, 6 буенча, безнең иманыбыз нәрсәгә нигезләнергә тиеш?

12 Безгә иманыбызны югалтмаска нәрсә булышыр? Рәсүл Паул Римда яшәгән мәсихчеләргә болай дип язган: «Иман ишеткән сүздән килә, ә сүзне Мәсих турында вәгазьләнгәндә ишетәләр» (Рим. 10:17). Димәк, иманга ия булыр өчен, ниндидер таң калдыргыч, ләкин Изге Язмаларга нигезләнмәгән церемонияләрдә катнашу түгел, ә Изге Язмаларны өйрәнү кирәк. «Иман итмичә, Аллаһы хуплавын алып булмый», шуңа күрә безгә иманыбызны төгәл белемнәргә нигезләп төзергә кирәк. (Еврейләргә 11:1, 6 укы.) Шуңа күрә безгә, хакыйкатьне тапканыбызны аңлар өчен, күктән билгеләр кирәк түгел. Безгә Изге Язмаларны өйрәнү дә җитә, һәм, шулай эшләсәк, безнең бернинди шикләребез дә булмас.

3. ГАЙСӘ ЯҺҮДЛӘРНЕҢ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРЕНӘ ИЯРМӘГӘН

Күп кенә кеше Гайсәне аның Аллаһы хупламаган йолаларны үтәмәгәне аркасында кабул итмәгән. Бүген дә шундый ук нәрсәләр кешеләргә Гайсә артыннан иярергә комачаулый аламы? (13 нче абзацны кара.) *

13. Ни өчен күпләр Гайсәне Мәсих буларак кабул итмәгән?

13 Гайсә көннәрендә Чумдыручы Яхъяның шәкертләре, Гайсәнең шәкертләре ураза тотмаганга, аптырашта калган. Ә Гайсә, ул үз шәкертләре белән булганга, аларга ураза тотасы юк дип аңлаткан (Мат. 9:14—17). Шулай да фарисейлар һәм Гайсәнең башка дошманнары аны гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне тотмаганы өчен тәнкыйтьләгән. Гайсә авырган кешеләрне шимбә көнне савыктырганы өчен алар аны хәтта үтерергә теләгән (Марк 3:1—6; Яхъя 9:16). Тәкъва булып кыланган фарисейлар шимбә көнен нык тоткан, шул ук вакыт гыйбадәтханәдә сату-алу эшләре белән шөгыльләнүдә бернинди начарлык күрмәгән. Гайсә аларны моның өчен шелтәләгәч, аларның ачулары чыккан (Мат. 21:12, 13, 15). Бер көнне Гайсә Насарадагы синагогада вәгазьләгән һәм, тарихтан бер мисал китереп, аларның эгоистик теләкләргә бирелгәненә һәм иманнары җитмәвенә игътибар иткән. Моның барысы да аларны бик ярсыткан (Лүк 4:16, 25—30). Гайсә гореф-гадәтләргә иярмәгәнгә, күп кенә кешеләрнең өметләре акланмаган һәм алар аны Мәсих буларак кабул итмәгән (Мат. 11:16—19).

14. Ни өчен Гайсә Изге Язмаларга каршы килгән гореф-гадәтләрне кире каккан?

14 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Йәһвә үз пәйгамбәре Ишагыя аша болай дигән: «Бу халык миңа теле белән якынлаша, алар мине телләре белән хөрмәт итә, күңелләре исә миннән ерак. Алар, кеше уйлап чыгарган әмерләрне өйрәнеп, моны миңа карата курку-хөрмәт дип саный» (Ишаг. 29:13). Гайсәнең Изге Язмаларга каршы килгән гореф-гадәтләрне кире кагуына гаҗәпләнәсе юк. Кеше уйлап чыгарган гореф-гадәтләрне Аллаһы Сүзеннән өстен куйган кешеләр Аллаһыны да, Гайсәне дә кире каккан.

15. Ни өчен күп кенә кешеләр Йәһвә Шаһитләрен яратмый?

15 Бүген андый хәл күзәтеләме? Әйе. Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларга каршы килгән бәйрәмнәрне үткәрми, мәсәлән туган көннәрне һәм Яңа елны бәйрәм итми. Бу күп кенә кешеләргә ошамый. Йәһвә Шаһитләре шулай ук патриотик церемонияләрдә һәм Аллаһы хупламаган күмү йолаларында катнашмый. Бу да күп кенә кешеләрне ярсыта. Андый кешеләр гыйбадәт кылулары Аллаһыга хуш килә дип уйлыйдыр, әмма, Изге Язмалардагы хакыйкатьне кире кагып һәм бу дөньяда популяр булган гореф-гадәтләрне тотып, кешеләр Аллаһыга ярый алмый (Марк 7:7—9).

16. Зәбур 119:97, 113, 163—165 буенча, без нәрсәдән качарга тиеш?

16 Безгә иманыбызны югалтмаска нәрсә булышыр? Безгә Йәһвәнең кануннарына һәм принципларына карата ярату үстерергә кирәк. (Зәбур 119:97, 113, 163—165 укы.) Без, Йәһвәне яратсак, ул хупламаган бернинди гореф-гадәтләргә я йолаларга иярмәбез. Йәһвәгә карата яратуыбызны бернәрсә дә сүрелдермәсен.

4. ГАЙСӘ СӘЯСИ ҮЗГӘРЕШЛӘР ЯСАМАГАН

Күп кенә кеше Гайсәне сәясәттә катнашмаганы аркасында кабул итмәгән. Бүген дә шундый ук нәрсәләр кешеләргә Гайсә артыннан иярергә комачаулый аламы? (17 нче абзацны кара.) *

17. Нинди өметләр яһүдләргә Гайсәгә ышанырга комачаулаган?

17 Беренче гасырда кайберәүләр сәяси яктан үзгәрешләр көткән. Алар Мәсих, хакимлеккә килеп, аларны римлыларның җәберләвеннән азат итәр дип өметләнгән. Әмма, кешеләр Гайсәне Патша итеп куярга теләгәч, Гайсә баш тарткан (Яхъя 6:14, 15). Башкалар, шул исәптән римлылардан хакимлек алган руханилар да, Гайсә сәяси хәлне үзгәртәчәк дип курыккан. Алай булса, бу римлыларның ачуын чыгарыр иде һәм руханилар үз дәрәҗәләрен югалтыр иде. Боларның барысы яһүдләргә Гайсәгә ышанырга комачаулаган.

18. Мәсихкә кагылган нинди пәйгамбәрлекләрне яһүдләр кире каккан?

18 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Күп кенә пәйгамбәрлекләрдә Мәсих җиңү яулаучы сугышчы итеп сурәтләнгән булса да, башка пәйгамбәрлекләрдә ул башта кешеләрнең гөнаһлары өчен үләчәк дип әйтелгән (Ишаг. 53:9, 12). Ни өчен соң Гайсә көннәрендә күп кенә кешеләрнең ялгыш өметләре булган? Алар үз проблемаларының тиз чишелүен көткән, шуңа күрә Мәсихнең үлеме белән бәйле пәйгамбәрлекләргә игътибар итмәгән (Яхъя 6:26, 27).

19. Нинди ялгыш өметләр аркасында күпләр безнең хәбәребезне тыңламый?

19 Бүген андый хәл күзәтеләме? Әйе. Күпләр, без сәясәттә катнашмаганга, безнең хәбәребезне тыңламый. Алар без сайлауларда катнашырга тиеш дип саный. Әмма без, сайлауларда катнашсак һәм шулай итеп үзебез өстеннән идарәче буларак берәр кешене сайласак, Йәһвә Аллаһыбызны кире каккан булырбыз (1 Иш. 8:4—7). Шулай ук кешеләр без хәйрия эшләрендә катнашырга тиеш дип саный — мәсәлән, мәктәпләр я хастаханәләр төзергә тиеш дип уйлый. Без игътибарыбызны җәмгыять проблемаларын хәл итүгә түгел, ә вәгазь эшенә туплаганга, күпләр безне кире кага.

20. Гайсәнең Маттай 7:21—23 тә язылган сүзләре буенча, безнең өчен нәрсә иң мөһиме булырга тиеш?

20 Безгә иманыбызны югалтмаска нәрсә булышыр? (Маттай 7:21—23 укы.) Гайсә безгә ышанып тапшырган эш безнең өчен иң мөһим эш булырга тиеш (Мат. 28:19, 20). Билгеле, без кешеләргә ваемсыз түгел һәм аларга булышырга телибез, шул ук вакыт без игътибарыбызны бу дөньяның проблемаларын хәл итүгә тупламыйбыз. Без шуны аңлыйбыз: аларны Патшалык турындагы хакыйкатькә өйрәтү һәм аларга Йәһвә белән дуслык үстерергә булышу — иң яхшы ярдәм.

21. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

21 Бу мәкаләдә без кешеләрнең нинди дүрт сәбәп аркасында Гайсәне кире какканнарын карап чыктык. Шул ук сәбәпләр аркасында кешеләр безне дә кире кага. Әмма тагын дүрт сәбәп бар. Аларны без киләсе мәкаләдә карап китәрбез. Әйдәгез, нык иман үстерик һәм Гайсәнең Мәсих булуында беркайчан да шикләнмик!

56 ҖЫР Хакыйкать юлы тормышың юлы булсын

^ 5 абз. Гайсә җирдә яшәгән иң бөек Остаз булса да, күпчелек кеше аны кабул итмәгән. Ни өчен? Бу мәкаләдә без моңа дүрт сәбәпне карап чыгарбыз. Без шулай ук ни өчен бүген мәсихчеләрне күп кенә кеше яратып бетермәгәнен күрербез. Бу һәм киләсе мәкалә безгә Гайсәгә нык иман үстерергә һәм аңа иярергә булышыр.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Филип Натанаилне Гайсә янына барырга дәртләндерә.

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Гайсә яхшы хәбәрне вәгазьли.

^ 64 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Фарисейлар моны хөкем итсә дә, Гайсә кулы корыган кешене савыктыра.

^ 66 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Гайсә тауга берүзе менә.