Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без Йәһвәгә нәрсә бүләк итә алабыз?

Без Йәһвәгә нәрсә бүләк итә алабыз?

ГАЙСӘ бер тапкыр болай дигән: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәс. 20:35). Бу Йәһвә белән мөнәсәбәтләр турында әйткәндә дә хак. Ни өчен? Йәһвә, без бәхетле булсын өчен, күп нәрсә биргән, әмма үзебез Йәһвәгә бүләкләр биргәндә, без тагы да бәхетлерәк. Әмма бер сорау туа: без Аллаһыга нинди бүләк бирә алабыз? Гыйбрәтле сүзләр 3:9 да мондый сүзләр язылган: «Йәһвәне данла: аңа үзеңдә булганның иң яхшысын бир». Нәрсә ул иң яхшысы? Бу вакытыбыз, сәләтләребез, көчебез һәм матди нәрсәләребез. Моның барысын хак гыйбадәт кылу файдасына куллансак, Йәһвәгә бүләк китергән булырбыз, һәм бу безгә зур шатлык китерер.

Матди бүләкләребез турында әйткәндә, безгә аларны Йәһвәгә бүләк итәргә онытмаска нәрсә ярдәм итәр? Рәсүл Паул Көринттә яшәүче мәсихчеләргә күпме иганә бирә алуларын алдан уйларга һәм акчаларын аерып куярга киңәш иткән (1 Көр. 16:2). Сезнең илегездә нинди иганәләр биреп булганы турында биредәге рамкадан белеп була.

Кайбер илләрдә интернет аша иганә ясау мөмкин түгел. Иганәләрне ничек биреп булганы турында «Как сделать пожертвование Свидетелям Иеговы» дигән интернет-биттә укып була. Кайбер илләрдә jw.org сайтында «Популяр сораулар» дигән бүлекчә бар. Анда ирекле иганәләр турында мәгълүмат табып була.