Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәгә таяныгыз һәм мәңге яшәгез!

Йәһвәгә таяныгыз һәм мәңге яшәгез!

«Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә таян, үзеңнең аңлау сәләтеңә таянма» (ГЫЙБ. СҮЗ. 3:5).

ҖЫРЛАР: 3, 8

1. Ни өчен безгә юаныч кирәк?

БАРЫБЫЗ да юатуга мохтаҗ. Тормышыбыз борчылу, өмет өзелү һәм хәсрәт белән тулы. Кайберәүләребез олы яшь, чирләр я яраткан кешенең үлеме аркасында газап чигә. Кемдер начар мөгамәлә кичерә. Дөнья да явызланганнан-явызлана бара. Без яшәгән «аеруча авыр вакытлар» «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезне дәлилли, һәм көннән-көн без яңа дөньяга якынлашабыз (2 Тим. 3:1). Шулай да кайберәүләребез Йәһвә вәгъдәләренең үтәлешен инде күп еллар көтә, ә авырлыклар саны үсә генә бара. Нәрсә безнең өчен юаныч чыганагы була ала соң?

2, 3. а) Безгә Хабакук турында нәрсә билгеле? ә) Ни өчен Хабакук китабын карап чыгу файдалы булыр?

2 Бу сорауга җавап табар өчен, әйдәгез, Хабакук китабын тикшереп чыгыйк. Изге Язмаларда Хабакукның тормышы һәм хезмәте турында әллә ни әйтелмәсә дә, аның китабы безне юата ала. Күрәсең, аның исеме «кайнар кочаклар» дигәнне аңлата. Бу Йәһвәнең үз хезмәтчесен юатып кочаклаганын яисә хезмәтчесенең Йәһвәгә тотынганын аңлатырга мөмкин. Хабакук китабында аның Аллаһы белән әңгәмәсе һәм биргән сораулары китерелә. Йәһвә бу сөйләшүне язарга кушкан икән, димәк, Хабакукның сораулары безнең өчен дә файдалы (Хаб. 2:2).

3 Хабакук турында безгә аның Йәһвә белән сөйләшүе генә билгеле. Бу эчкерсез, әмма боеккан пәйгамбәрнең китабы «элек язылганнарның барысына» керә, ягъни Изге Язмаларның өлеше булып тора. Бу китап «чыдамлыгыбыз һәм Язмалар аша бирелгән юаныч ярдәмендә бездә өмет булсын дип... язылган» (Рим. 15:4). Хабакук китабы Йәһвәгә таянуның мөһимлеген ассызыклый. Хабакук пәйгамбәрлеге күрсәткәнчә, без, авырлыклар белән сынауларга очрасак та, җан тынычлыгына ия була алабыз.

ЙӘҺВӘГӘ ДОГА КЫЛЫГЫЗ

4. Ни өчен Хабакук боегып киткән?

4 Хабакук 1:2, 3 укы. Хабакук бик авыр чорда яшәгән. Ул явызлык белән мәрхәмәтсезлекнең киң таралуын күргән. Кайчан инде явызлык бетәр? Ни өчен Йәһвә шулкадәр суза? Бу сораулар Хабакукка тынычлык бирмәгән. Моннан тыш, бу явызлыкны Хабакукның илдәшләре кылган! Моны күреп, пәйгамбәрнең куллары салынып төшкән. Ул Йәһвәдән берәр нәрсә эшләвен үтенгән. Бәлки, Хабакук Йәһвә үз халкы турында бүтән кайгыртмый я гаделлек урнаштыруны кичектерә дип уйлагандыр. Сезнең берәр кайчан андый хисләр туганы бармы?

5. Хабакук китабы безгә нинди мөһим фикерне аңларга булыша? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

5 Хабакук Йәһвәгә өметен югалтканмы? Ул Аллаһының вәгъдәләрендә шикләнә башлаганмы? Һич тә юк! Хабакук Йәһвәнең кайчан эш итә башлаячагын һәм ни өчен бар бу газапларга юл куйганын аңламаган. Үз проблемалары һәм борчулары турында нәкъ Йәһвәгә сөйләгәне Хабакукның әле дә үзенең Аллаһысына таянганын раслый. Хабакукны үз хисләре турында язарга рухландырып, Йәһвә мондый мөһим фикергә басым ясаган: без аңа үз хисләребезне һәм шикләребезне сөйләргә куркырга тиеш түгел. Киресенчә, Аллаһы безне аңа йөрәгебезне бушатырга чакыра (Зәб. 50:15; 62:8). Гыйбрәтле сүзләр 3:5 тә болай диелә: «Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә таян, үзеңнең аңлау сәләтеңә таянма». Мөгаен, Хабакук бу сүзләрне яхшы белгән һәм алар буенча яшәгән.

6. Ни өчен дога кылу мөһим?

6 Хабакук, Йәһвәгә — үз Дусты һәм ышанычлы Атасына якынлашыр өчен, адымнар ясаган. Булган хәл аркасында борчылса да, Хабакук үз аңлавына таянмаган. Моның урынына ул үз хафа-борчылуларын Йәһвәгә догада бушаткан һәм шулай итеп безгә яхшы үрнәк калдырган. Йәһвә, Догаларны Тыңлаучы, без аңа үз хисләребезне сөйләрбез дип көтә (Зәб. 65:2). Шулай эшләсәк, без Йәһвәнең җавабын күрербез. Ул безне, образлы тел белән әйткәндә, назлы кочаклар. Аллаһы безне юатыр һәм җитәкчелек бирер (Зәб. 73:23, 24). Ул ситуациябезгә аның күзләре белән карарга булышыр. Чыннан да, эчкерсез дога кылу — Йәһвәгә таянуыбызны күрсәтер өчен бик яхшы ысул.

ЙӘҺВӘНЕ ТЫҢЛАГЫЗ

7. Йәһвә Хабакукның сорауларына ничек караган?

7 Хабакук 1:5—7 укы. Борчылуларын Йәһвә кулына тапшыргач, Хабакук, бәлки, Йәһвә нәрсә эшләр икән дип уйлангандыр. Миһербанлы, аңлаучан Аллаһы Хабакукны биргән сораулары өчен хөкем итмәгән. Ул үз хезмәтчесенең җан сыкрануларын аңлаган. Үҗәт яһүдләргә мөрәҗәгать иткәндәй сөйләп, Йәһвә Хабакукка мондый хәбәр ачкан: якын арада ул яһүдләргә җәза бирәчәк. Күрәсең, Хабакук хөкем көне якынлашканы турындагы хәбәрне беренче булып ишеткән.

8. Ни өчен Йәһвәнең җавабы Хабакукны гаҗәпләндергән?

8 Аллаһы халкын котылгысыз җәза көткән: явыз һәм мәрхәмәтсез яһүдләргә җәза бирер өчен, Аллаһы калдайлыларны, ягъни бабыллыларны, кулланырга җыенган. Аллаһы яһүдләргә, бу вакыйгалар «сезнең көннәрдә» булачак, дигән. Димәк, бу вакыйгалар Хабакук я аның замандашлары көннәрендә булырга тиеш булган. Әмма, күрәсең, Йәһвәнең җавабы Хабакук өчен көтелмәгән булган. Болай да борчылган пәйгамбәр шуны аңлаган: яһүд халкының газаплары әле артачак кына *. Калдайлылар кансыз, мәрхәмәтсез халык булган, ә исраиллеләр ул кадәр явыз булмаган һәм, ким дигәндә, Йәһвәнең нормаларын белгән. Ни өчен соң Йәһвә, үз халкына җәза бирер өчен, бу мәҗүсиләрне кулланырга теләгән? Сез андый хәбәр алган булсагыз, нәрсә хис итәр идегез?

9. Нинди сораулар Хабакукка тынгы бирмәгән?

9 Хабакук 1:12—14, 17 укы. Хабакук Йәһвәнең Бабыл ярдәмендә явызларга җәза бирәчәген аңласа да, аның барыбер сораулары калган. Шулай да ул, басынкылык күрсәтеп, Йәһвәне «Кыям» дип атаган (Кан. 32:4; Ишаг. 26:4). Хабакук түзем булып калган һәм Йәһвәнең яратуында һәм игелегендә шикләнмәгән. Шуңа күрә ул Йәһвәгә яңадан сораулар бирергә курыкмаган. Асылда, ул болай дип сораган: «Ни өчен Яһүдиядә хәл яхшырмый һәм ни өчен Аллаһы халкына тагы да катырак газап чигәргә туры киләчәк? Ни өчен син, Аллаһы, хәзер үк эш итмисең? Ни өчен син, Чиксез Кодрәт Иясе, явызлыкка түзеп торып дәшмисең? Изге Аллаһы, күзләрең шулкадәр саф ки, хәтта явызлыкка карый алмыйсың бит?»

10. Ни өчен кайвакыт без Хабакук кичергән хисләр кичерәбез?

10 Кайвакыт без Хабакук кичергән хисләр кичерәбез. Андый чакларда без Йәһвәнең сүзләрен тыңлыйбыз һәм аңа таянабыз. Изге Язмаларны укып өйрәнү безгә чын өмет бирә, ә оешма аша бирелгән рухи ризык кабул итү безгә Аллаһының вәгъдәләре турында күбрәк белем алырга ярдәм итә. Шулай да безнең төрле сораулар калырга мөмкин, мәсәлән: «Газапларыбыз кайчан бетәр инде?» Әйдәгез, Хабакукның ничек эш иткәнен карап чыгыйк һәм бу безне нәрсәгә өйрәткәнен белик.

ЙӘҺВӘНЕ КӨТЕГЕЗ

11. Йәһвә белән сөйләшкәч, Хабакук нәрсә эшләргә тәвәккәл булган?

11 Хабакук 2:1 укы. Йәһвә белән сөйләшү Хабакукка җан тынычлыгы китергән. Шуңа күрә ул Йәһвәнең эш итә башлаячагын көтәргә тәвәккәл булган, һәм бу хисләр генә булмаган, чөнки Хабакук үз теләген кабатлаган: «Мин кайгы-хәсрәт көнен тыныч кына көтәрмен» (Хаб. 3:16). Аллаһының башка хезмәтчеләре дә шундый ук сабырлык күрсәткән. Аларның мисаллары безне бирешмәскә һәм Аллаһыны көтәргә дәртләндерә (Мик. 7:7; Ягък. 5:7, 8).

12. Хабакук китабыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

12 Хабакукның тәвәккәл булуы безне нәрсәгә өйрәтә? Беренчедән, нинди генә авырлыклар булмасын, Йәһвәгә дога кылуны калдырмыйк. Икенчедән, Йәһвә безгә үз Сүзе һәм оешмасы аша үз фикерләрен җиткергәндә, аны тыңлыйк. Өченчедән, безгә Йәһвәне сабырлык белән көтү һәм аның кирәкле вакытта газапларыбызны юк итәчәгенә ышану зарур. Хабакук кебек, Йәһвә белән ачыктан-ачык сөйләшсәк һәм, көтәргә әзер булып, аны тыңласак, җаныбыз тыныч булып калачак, ә бу безгә чыдамлылык күрсәтергә булышачак. Өметебез безгә сабыр булырга, шатлыкны югалтмаска һәм күктәге Атабызның эш итә башлаячагына шикләнмәскә ярдәм итәчәк (Рим. 12:12).

13. Хабакук 2:3 буенча, Йәһвә үз пәйгамбәрен нәрсәдә ышандырган?

13 Хабакук 2:3 укы. Хабакукның сабырлыгын күрү Йәһвәне, һичшиксез, куандырган. Чиксез Кодрәт Иясе Хабакукның хәле турында бик яхшы белгән. Шуңа күрә ул пәйгамбәрен наз һәм ярату белән юаткан, сорауларына тиздән җавап алыр дип ышандырган. Асылда, Аллаһы Хабакукка болай дигән: «Түземле бул һәм миңа таян. Сиңа озаклыйм кебек тоелса да, мин догаларыңа җавап бирермен». Йәһвә кайчан эш итәргә икәнен бик яхшы белгән, һәм ул Хабакукка үзен көтәргә киңәш иткән. Белгәнебезчә, Хабакукның өмете өзелмәгән.

Ни өчен без хезмәттә кулыбыздан килгәнне эшләргә тәвәккәл? (14 нче абзацны кара.)

14. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

14 Йәһвәне сабырлык белән көтү һәм әйткәннәренә игътибар итү безгә ышаныч һәм җан тынычлыгы бирер. Гайсә дә безне Вакыт Хуҗасында шикләнмәскә дәртләндергән һәм «вакытлар яки заманнар» турында чиктән тыш борчылмаска киңәш иткән (Рәс. 1:7). Шуңа күрә, әйдәгез, бирешмик, ә, киресенчә, басынкылык, иман һәм сабырлык күрсәтик һәм, хезмәттә кулыбыздан килгәнне эшләп, вакытыбызны мөмкин кадәр яхшырак кулланыйк (Марк 13:35—37; Гәл. 6:9).

ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНУ — ТОРМЫШ УЛ

15, 16. а) Хабакук китабында нинди вәгъдәләр язылган? ә) Бу вәгъдәләр безне нәрсәгә дәртләндерә?

15 Йәһвә үзенә таянучы тәкъва кешеләргә мондый вәгъдә биргән: «Тәкъва үз тугрылыгы белән яшәр» һәм «Җир йөзе Йәһвә даны турындагы белем белән тулыр» (Хаб. 2:4, 14). Йәһвәгә түземлек белән таянган кешеләр әҗер итеп тормыш алачак.

16 Беренче карашка Хабакук 2:4 тәге сүзләр бик гади булып яңгыраса да, рәсүл Паул Йәһвәнең бу сүзләрен шулкадәр мәгънәле дип күргән, хәтта аларны өч тапкыр өземтә итеп китергән! (Рим. 1:17; Гәл. 3:11; Евр. 10:38) Тәкъва кеше нинди генә проблемаларга юлыкса да, Йәһвәгә тугрылык һәм иман сакласа, Аллаһы ниятләренең үтәлешен, һичшиксез, күрер. Аллаһы карашыбызны киләчәккә төбәргә чакыра.

17. Хабакук китабы безне нәрсәгә ышандыра?

17 Хабакук китабы соңгы көннәрдә яшәүче мәсихчеләр өчен файдалы. Йәһвә бит үзенә таянган һәм иман иткән һәрбер тәкъва кешегә тормыш бирергә вәгъдә итә. Шуңа күрә безгә иманыбызны һәм Йәһвәгә ышанычыбызны ныгытырга кирәк — шул исәптән авырлыклар вакытында. Хабакук аша Йәһвә безне коткарырга вәгъдә итә, тик без Аңа ышанырга һәм аны сабырлык белән көтәргә тиеш. Ул безне шулай эшләргә чакыра. Тиздән Аллаһы Патшалыгы бөтен җирне оҗмахка әйләндерер һәм юаш кешеләр мәңге бәхет татып яшәр (Мат. 5:5; Евр. 10:36—39).

ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНУ ШАТЛЫК КИТЕРӘ

18. Йәһвә сүзләре Хабакукка ничек тәэсир иткән?

18 Хабакук 3:16—19 укы. Йәһвәнең сүзләре Хабакукка бик нык тәэсир иткән. Йәһвә үткәндә үз халкы хакына курку-хөрмәт уятырлык эшләр башкарган. Хабакук моның турында уйланган, һәм бу аны юаткан. Хабакук Йәһвәнең эш итәчәгенә тагы да ныграк инанган. Әйе, аның газаплары шунда ук юкка чыкмаган, әмма шикләре беткән, һәм ул Йәһвәнең коткаруына ышанган. Хабакукның 18 нче шигырьдә әйткән сүзләре аның шушы нык ышанычын чагылдыра! Кайбер Изге Язмалар белгечләре санаганча, бу сүзләрне болай дип аңлап була: «Мин Аллаһымда сөенеп шатлыктан сикерермен» я «Мин Аллаһымда сөенеп биермен». Чыннан да, Хабакук 3:16—19 дагы сүзләр зур көчкә ия! Йәһвә безгә яхшы киләчәкне вәгъдә итә, әмма ул инде бүген, бу вәгъдәләрне чынга ашырыр өчен, чаралар күрә һәм безне моңа ышандыра.

19. Без, Хабакук кебек, Йәһвәдән ничек юаныч таба алабыз?

19 Һичшиксез, Хабакук китабы безне Йәһвәгә таянырга дәртләндерә (Хаб. 2:4). Йәһвәгә алга таба да ышанычыбызны үстерер өчен һәм аның белән дуслыгыбызны ныгытыр өчен, безгә, 1) өзлексез дога кылып, аңа бар хисләребезне сөйләргә, 2) Йәһвә Сүзенә һәм оешма аша бирелгән җитәкчелеккә колак салырга һәм 3) тугрылык һәм сабырлык белән Йәһвәнең эш итәчәген көтәргә кирәк. Хабакук нәкъ шулай эшләгән дә, һәм аның боегу хисләре ахырда шатлыкка әверелгән. Әйдәгез, Хабакуктан үрнәк алыйк һәм Йәһвәнең назлы кочагында һәрвакыт калыйк! Бу явыз дөньяда Йәһвәдән бөегрәк юатучыны табып буламы соң?

^ 8 абз. Хабакук 1:5 тә Аллаһы «сез» дип әйткән һәм шулай итеп җәза бар яһүдләргә биреләчәген күрсәткән.