Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Мин хакыйкать юлыңнан йөрермен»

«Мин хакыйкать юлыңнан йөрермен»

«Мине үз юлыңа өйрәт, и Йәһвә. Мин хакыйкать юлыңнан йөрермен» (ЗӘБ. 86:11).

ҖЫРЛАР: 31, 72

1—3. а) Без хакыйкатьне никадәр кадерләргә тиеш? Мисал китерегез. (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

САТЫП алынган әйберне кайтару — киң таралган практика. Исәпләүләр буенча, кайбер илләрдә кибеттә сатып алынган әйберләрнең — тугыз проценты, ә интернет аша сатып алынганнарның 30 дан артык проценты кире кайтарыла. Сәбәбе нәрсәдә? Сатып алучы бу әйбердә дефект күрергә яисә бу әйберне ошатмаска мөмкин. Шуңа күрә ул аны башка әйбергә алыштыра я кире кайтара.

2 Ләкин Изге Язмалардагы «төгәл белемне» без «сатып җибәрергә», яки кире кайтарырга, һич тә теләмәс идек! (Гыйбрәтле сүзләр 23:23 укы; 1 Тим. 2:4.) Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, безнең һәрберебез хакыйкать өчен вакыт белән түләде. Ә кемгәдер карьерадан баш тартырга, туганнары я дуслары белән мөнәсәбәтләрен югалтырга, фикер йөртү рәвешен һәм тәртибен үзгәртергә һәм Аллаһы хупламаган гореф-гадәтләр белән йолалардан баш тартырга туры килгән. Шулай да, алган фатихаларыбыз белән чагыштырганда, түләгән бәябез зур түгел.

3 Бер тапкыр Гайсә энҗеләр эзләгән сәүдәгәр турында мисал китергән һәм шулай итеп хакыйкатьне никадәр кадерләргә кирәклеген күрсәткән. Сәүдәгәр бер бик яхшы энҗе тапкан. Аның кыйммәтлелеген аңлагач, ул «бар нәрсәсен саткан да шул энҗене сатып алган» (Мат. 13:45, 46). Хакыйкать, шул исәптән Аллаһы Патшалыгы турындагы тәгълимат, белән дә шулай ук: аның кыйммәтлелеген аңлагач, без аның хакына бар нәрсәдән баш тарттык. Хакыйкатьне алга таба да кадерләү аны «сатып җибәрүдән» саклар. Әмма, кызганычка каршы, Аллаһының кайбер хезмәтчеләре хакыйкатьнең никадәр кыйммәтле булуын оныткан — һәм аны саткан! Безнең белән андый хәл була күрмәсен! Безгә алга таба да «хакыйкатьтә йөрергә», ягъни аның буенча яшәргә, кирәк. (3 Яхъя 2—4 укы.) Хакыйкатьне тормышыбызда иң мөһим нәрсә дип күрү һәм аның буенча эш итү үтә мөһим. Әйдәгез, мондый өч сорауны карап чыгыйк: кеше хакыйкатьне ничек «сатып җибәрергә» мөмкин? Безгә андый хатаны ничек кабатламаска? Алга таба да «хакыйкатьтә йөрү» тәвәккәллегебезне ничек ныгытырга?

НИ ӨЧЕН КАЙБЕРӘҮЛӘР ХАКЫЙКАТЬНЕ «САТКАН»?

4. Беренче гасырда кайберәүләр хакыйкатьне ничек «саткан»?

4 Беренче гасырда хакыйкатьне кабул иткән кайбер кешеләр аны калдырган. Бер очракны исебезгә төшерик. Гайсә зур халык төркемен ашатып могҗиза кылган, һәм бу халык аның артыннан Гәлиләя диңгезенең аръягына киткән. Анда Гайсә аларга болай дигән: «Адәм Улының тәнен ашамасагыз һәм аның канын эчмәсәгез, үзегездә тормыш булмаячак». Гайсәне бу сүзләрне аңлатуын сорар урынына, алар зарлана башлаган: «Бу сүзләр коточкыч, кем аларны тыңлый алсын?» Гайсәнең сүзләре алар өчен абыну ташы булган. Нәтиҗәдә, «аның күп кенә шәкерте калдырган эшләренә кире кайткан һәм аның белән бергә башка йөрмәгән» (Яхъя 6:53—66).

5, 6. а) Ни өчен кайберәүләр хакыйкатьне калдыра? ә) Кеше хакыйкатьтән һәрвакыт тиз китәме? Мисал китерегез.

5 Бүген дә кайберәүләр хакыйкатьне «сатып җибәргән». Кемдер — яңа аңлау аркасында, ә кемдер берәр абруйлы кардәшнең әйткән сүзләре я эшләгән эшләре аркасында рухи яктан абынган. Кайберәүләр Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшкә үпкәләгән, ә кемдер үз имандашы белән талашканга хакыйкатьне калдырган. Башкалары мөртәтләргә һәм безнең турында ялганны тараткан башка каршы торучыларга ияргән. Ахыр чиктә алар Йәһвәдән һәм җыелыштан аңлы рәвештә «ераклашкан» (Евр. 3:12—14). Алар үз иманнарын ныгыткан һәм Гайсәгә таянган гына булса иде! Бу күпкә яхшырак булыр иде. Рәсүл Петер яхшы үрнәк калдырган. Гайсә рәсүлләрдән: «Сезнең дә китәсегез килмиме?» — дип сорагач, Петер болай дип җавап биргән: «Хуҗам, без кемгә барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре синдә бит» (Яхъя 6:67—69).

6 Башкалар исә хакыйкатьтән акрын-акрын гына читләшә. Андый кешеләрне яр буеннан акрынлап читләшүче көймә белән чагыштырып була. «Шуңа күрә, безне иманнан беркайчан да читкә алып китмәсен өчен» безгә сак булырга кирәк (Евр. 2:1). Хакыйкатьтән үз теләге буенча киткән кешедән аермалы буларак, акрынлап читләшкән кешеләр моны үзләре абайламый һәм теләми. Шулай да аларның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре суына һәм, нәтиҗәдә, бөтенләй бозыла. Бу тозакка ничек эләкмәскә?

ХАКЫЙКАТЬНЕ «САТУДАН» САКЛАНЫГЫЗ

7. Безгә хакыйкатьтән китмәскә нәрсә ярдәм итәр?

7 Хакыйкатьтә өзлексез йөрер өчен, без Йәһвә әйткән бар нәрсәне кабул итәргә һәм үтәргә тиеш. Хакыйкать тормышыбызда иң мөһим нәрсә булырга тиеш, һәм безгә Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итәргә кирәк. Йәһвәгә дога кылганда, Давыт патша болай дигән: «Мин хакыйкать юлыңнан йөрермен» (Зәб. 86:11). Давыт Аллаһы юлыннан йөрергә тәвәккәл булган. Без дә андый тәвәккәллек үстерергә тиеш. Югыйсә хакыйкать өчен биргән нәрсәләрне жәлли башлавыбыз һәм аларны кайтару турында уйлый башлавыбыз бар. Без Изге Язмалардагы нинди принцип я тәгълиматны кабул итәргә, ә ниндиенә игътибар итмәскә дә була икәнлеген сайларга хокуклы түгел. Безгә Изге Язмалардагы хакыйкатьне тулысынча кабул итәргә һәм аны яхшы аңларга тырышырга кирәк (Яхъя 16:13). Үткән мәкаләдә без хакыйкать өчен нәрсә түләгәнебезне карап чыккан идек. Ә хәзер, әйдәгез, калдырган нәрсәләргә кире кайтмаска нәрсә ярдәм итә алганы турында сөйләшик (Мат. 6:19).

8. Вакытны дөрес кулланмау кешене Йәһвәдән ничек читкә алып китә ала? Мисал китерегез.

8 Вакыт. Хакыйкатьтән читкә китмәс өчен, безгә вакытыбызны мөмкин кадәр акыллырак кулланырга кирәк. Сак булмасак, чиктән тыш күп вакытыбызны күңел ачуга, хоббига, интернет куллануга я телевизор карауга багышлавыбыз бар. Моның барысында да бернинди начарлык юк, әмма бу эшләр изге хезмәт өчен багышланган вакытыбызны урлый башларга мөмкин. Эмма * исемле кардәш белән нәкъ шулай булган да. Ул яшь чагыннан ук атларны бик яраткан. Мөмкинлек туган саен, ул атта йөргән. Әмма вакыт узу белән ул бу хоббиенә чиктән тыш күп вакыт багышлаганын аңлаган. Аны хәтта вөҗданы борчый башлаган, шуңа күрә Эмма приоритетларын үзгәртергә булган. Аңа элек родеода катнашкан Кори Уэллс * мисалы да бик нык тәэсир иткән. Хәзер Эмма рухи эшләргә һәм гаилә белән дусларына күбрәк вакыт бүлеп куя. Аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре ныгыган, һәм хәзер аның вөҗданы тыныч.

9. Материаль нәрсәләр рухи нәрсәләрне ничек кысрыклап чыгарырга мөмкин?

9 Материаль нәрсәләр. Хакыйкатьтә өзлексез йөрергә телибез икән, безгә материаль нәрсәләргә дөрес караш саклау мөһим. Хакыйкать белән танышкач, материаль нәрсәләр икенче планга күчте һәм без шатлык белән фидакарьлек рухын чагылдыра башладык. Ләкин вакыт узу белән приоритетларыбыз кире үзгәрергә мөмкин. Без башкаларның төрле электрон җайланмалар һәм башка кыйбат әйберләр сатып алганнарын күрәбез. Шуңа күрә без, тормышта нәрсәнедер югалтабыз дип уйлап, канәгатьлек хисен югалтырга һәм байлыкны рухи нәрсәләрдән өстен куя башларга мөмкин. Димас очрагын исебезгә төшерик. Ул, «бу дөнья төзелешен» яратып, рәсүл Паулны калдырып киткән (2 Тим. 4:10). Ни өчен ул алай эш иткән? Изге Язмаларда моның турында төгәл әйтелми. Бәлки, Димас өчен материаль нәрсәләр Аллаһыга хезмәт итүдән әһәмиятлерәк булып киткәндер. Ә бәлки, ул фидакарьлек рухын югалткандыр. Һәрхәлдә, аның очрагы безнең өчен сабак булып тора. Без материаль нәрсәләрнең яңадан беренче планга күчүен һәм хакыйкатькә карата яратуыбызны йөрәгебездән кысрыклап чыгаруын теләмибез.

10. Хакыйкатьтә калыр өчен, безгә нинди басымга каршы торырга кирәк?

10 Якын кешеләр белән мөнәсәбәтләр. Хакыйкатьтә йөрүебезне дәвам итәр өчен, безгә башкаларның басымына бирешмәскә кирәк. Хакыйкатькә килгәч, безнең карашларыбызны уртаклашмаган туганнар һәм дуслар белән мөнәсәбәтләребез үзгәрде. Кемдер карашларыбызга хөрмәт белән карады, ә кемдер каршылык күрсәтә башлады (1 Пет. 4:4). Без туганнарыбыз белән уртак тел табарга һәм ихтирамлы булырга тырышсак та, аларның күңелен табар өчен, үз карашларыбыздан беркайчан да баш тартмабыз. 1 Көринтлеләргә 15:33 тән күренгәнчә, Йәһвәне яраткан кешеләр генә безнең якын дусларыбыз була ала.

11. Гөнаһлы тәртиптән качарга безгә нәрсә булышыр?

11 Аллаһы хупламаган фикер йөртү рәвеше һәм тәртип. Хакыйкатьтә йөрүче кешеләр изге булырга тиеш. (Ишаг. 35:8; 1 Петер 1:14—16 укы.) Хакыйкатькә килгәч, барыбызга да, Изге Язмалардагы нормаларга туры килер өчен, тормышыбызда нәрсәдер үзгәртергә кирәк булды. Кемгәдер тормышын тамырдан үзгәртергә туры килде. Ничек кенә булмасын, без саф, изге тәртибебезне бу дөньяның әхлаксыз тәртибенә алмаштырырга теләмибез. Без изге була алсын өчен, Йәһвә зур бәя — үз Улы Гайсә Мәсихнең кыйммәтле канын түләгән (1 Пет. 1:18, 19). Моның турында уйлану безгә гөнаһлы тәртиптән качарга ярдәм итәчәк. Йәһвә карашында саф булып калырга теләсәк, без Мәсихнең йолым корбанын кадерләргә тиеш.

12, 13. а) Ни өчен Йәһвәнең бәйрәмнәргә карашын истә тоту мөһим? ә) Без хәзер нәрсә карап чыгарбыз?

12 Аллаһы хупламаган гореф-гадәтләр. Бәлки, гаилә әгъзалары, хезмәттәшләр я сыйныфташлар безне үз бәйрәмнәрендә я йолаларында катнаштырырга телидер. Безгә Йәһвә хупламаган йолаларда һәм бәйрәмнәрдә катнашмаска нәрсә булышыр? Йәһвәнең карашын истә тоту һәм басмаларыбыз ярдәмендә билгеле бер йоланың я бәйрәмнең тамырларын тикшереп чыгу. Ни өчен аларда катнашмаганыбызны исебезгә төшереп торсак, Раббыбызны сөендереп, хакыйкатьтә йөрүебезне дәвам итү җиңелрәк булыр (Эфес. 5:10). Ә Йәһвәгә һәм аның Сүзенә ышаныч белән карау безне «кешеләрдән курку» тозагыннан яклар (Гыйб. сүз. 29:25).

13 Хакыйкатьтә йөрү — бертуктаусыз процесс, тормыш юлы, һәм без аның буенча әле мәңге йөриячәкбез. Хакыйкать юлыннан йөрү теләгебезне ничек ныгытырга? Әйдәгез, өч киңәшкә игътибар итик.

ХАКЫЙКАТЬТӘ ЙӨРЕРГӘ ТӘВӘККӘЛ БУЛЫГЫЗ

14. а) Хакыйкатьне регуляр рәвештә өйрәнү безгә аны «сатып җибәрмәскә» ничек булыша? ә) Ни өчен төшенүчәнлек, зирәклек һәм тәрбия үтә мөһим?

14 Беренчедән, Изге Язмаларны өйрәнүегезне дәвам итегез һәм белгәннәрегез турында уйланыгыз. Аллаһы Сүзендәге кыйммәтле фикерләрне тикшерер өчен, вакыт бүлеп куегыз һәм шулай итеп хакыйкатьне «сатып алыгыз». Бу сезгә хакыйкатьне тагы да ныграк кадерләргә булышыр һәм аны «сатмаска» тәвәккәллегегезне ныгытыр. Хакыйкатьне «сатып алудан» тыш, Гыйбрәтле сүзләр 23:23 буенча, безгә «зирәклек, тәрбия һәм төшенүчәнлекне» дә «сатып алырга» кирәк. Ни өчен? Төшенүчәнлек безгә Йәһвә нормаларын аңларга һәм тулы картинаны күрергә ярдәм итә. Зирәклек безне белгәннәребез буенча эш итәргә дәртләндерә. Белем алу гына җитми бит, безгә аны кулланырга да кирәк. Ә тәрбия турында әйткәндә, Аллаһы Сүзе үзебездә үзгәртәсе якларны күрергә булыша. Әйдәгез, андый тәрбиягә сизгер булыйк, чөнки ул көмештән дә кадерлерәк (Гыйб. сүз. 8:10).

15. Хакыйкать билбавы безне ничек яклый?

15 Икенчедән, һәр көн хакыйкать буенча яшәргә тәвәккәл булыгыз. «Билегезне хакыйкать билбавы белән буыгыз» (Эфес. 6:14). Борынгы вакытта тыгыз бәйләнгән билбау гаскәринең билен һәм эчке органнарын саклаган. Нәкъ шулай ук хакыйкать билбавы да безне рухи яктан саклый. Бу билбавыбыз тыгыз бәйләнгән булса гына, хакыйкать безне ялгыш фикер йөртүдән саклар һәм акыллы карарлар кабул итәргә ярдәм итәр. Вәсвәсәләргә я сынауларга дучар булганда, Изге Язмалардагы хакыйкать дөрес булганны эшләргә тәвәккәллек өстәр. Гаскәри сугышка билбаусыз бармас иде. Без дә билбавыбызны чишәргә я бөтенләй салып ташларга теләмибез. Киресенчә, хакыйкать буенча яшәп, аны билебезгә тыгыз бәйләргә телибез. Билбауга шулай ук кылыч такканнар. Әйдәгез, хәзер рухи кылычыбызга кагылып китик.

16. Башкаларны өйрәтү безгә ничек тәэсир итә?

16 Өченчедән, башкаларны Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтүдә мөмкин кадәр активрак катнашыгыз. Шулай итеп сез рухи кылычны, ягъни «Аллаһы сүзен», кулыгызда ныклап тотып торуыгызны күрсәтерсез (Эфес. 6:17). «Хакыйкать сүзен дөрес өйрәтүче» булыр өчен, безгә өйрәтү сәләтләребезне яхшыртырга кирәк (2 Тим. 2:15). Билгеле, башкаларны өйрәткәндә һәм Изге Язмаларны кулланганда, без үзебез хакыйкатьне тагы да яхшырак аңлый һәм ярата башлыйбыз. Бәхәссез, бу хакыйкать юлында йөрү тәвәккәллегебезне ныгыта.

17. Ни өчен сез хакыйкатьне кадерлисез?

17 Хакыйкать — Йәһвәнең кадерле бүләге. Аның ярдәмендә без иң кадерле нәрсәгә — күктәге Атабыз белән дуслыкка ия булдык. Без Йәһвәдән инде күп нәрсәгә өйрәндек, әмма бу башлангыч кына! Аллаһы безгә мәңгелек тормыш бирергә һәм безне мәңге өйрәтергә вәгъдә итә. Шуңа күрә хакыйкатьне кыйммәтле энҗедәй кадерләгез. Алга таба да хакыйкатьне «сатып алыгыз» һәм аны «беркайчан да сатып җибәрмәгез»! Шунда сез, Давыт кебек, болай дип әйтә алырсыз: «Мин хакыйкать юлыңнан йөрермен» (Зәб. 86:11).

^ 8 абз. Исем үзгәртелгән.

^ 8 абз. Кори Уэллс турында видеороликны интернет-телевидениебездәге ИНТЕРВЬЮ ҺӘМ ОЧРАКЛАР > ХАКЫЙКАТЬ КЕШЕ ТОРМЫШЫН ҮЗГӘРТӘ дигән бүлектә карап була.