Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен үзләштерәсезме?

Сез Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен үзләштерәсезме?

«Акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз» (РИМ. 12:2).

ҖЫРЛАР: 56, 123

1, 2. Рухилыгыбыз үскән саен, без нәрсәне яхшырак аңлый башлыйбыз? Мисал китерегез.

БАЛА берәр бүләк алганда, ата-анасы аны «рәхмәт» әйтергә өйрәтә. Бала, моның мөһимлеген аңламаса да, ата-анасын тыңлый. Үскән саен, бала ни өчен рәхмәтле булырга кирәклеген һәм ни өчен ата-анасы аны моңа өйрәткәнен аңлый башлый. Нәтиҗәдә, ул рәхмәтләрен чын йөрәктән белдерә һәм бу сыйфат аның шәхесенең өлеше булып китә.

2 Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен үзләштерүгә килгәндә, хәл шундый ук. Хакыйкать белән танышкач, без Йәһвәнең үзебездән нәрсә таләп иткәнен аңладык. Әмма без аңа якынлашудан туктамыйбыз һәм аның фикер йөртү рәвеше белән яхшырак танышабыз. Нәтиҗәдә, без аңа нәрсә ошый, ә нәрсә ошамый икәнен аңлый башлыйбыз һәм аның төрле сораулар буенча карашын ачыграк күрәбез. Шәхси карарлар кабул итәргә кирәк булган чакта Йәһвәнең фикерен исәпкә алсак, без аның кебек фикер йөрткәнебезне күрсәтербез.

3. Ни өчен Йәһвәнең карашларын күңелгә сеңдерү авыр булырга мөмкин?

3 Йәһвәнең карашларын үзләштерү шатлык китерә, әмма шул ук вакыт бу авыр булырга мөмкин. Ни өчен? Кайвакыт камилсезлегебез комачаулый. Мәсәлән, безгә Йәһвәнең әхлакый сафлыкка, материаль нәрсәләргә, вәгазь эшенә, кан куллануга я башка берәр сорауга карашын аңлау авыр була ала. Ул чакта нәрсә эшләргә? Аллаһы карашларын бөтен йөрәк белән кабул итәргә нәрсә булышыр? Йәһвәнең фикер йөртү рәвеше эшләребезгә һәм киләчәккә ничек тәэсир итәргә тиеш?

АЛЛАҺЫНЫҢ УЙ-ФИКЕРЛӘРЕН КҮҢЕЛЕБЕЗГӘ САЛЫЙК

4. «Акылыбызны яңартыр» өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

4 Римлыларга 12:2 укы. Монда рәсүл Паул Йәһвәнең уй-фикерләрен үзләштерү үз эченә нәрсә алганын аңлата. Үткән мәкаләдә без, «бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча бүтән эш итмәс» өчен, дөньяга хас идеяләрне акылыбызга кертмәскә кирәклеген карап чыктык. Әмма Паул шулай ук «акылыбызны яңартырга» кирәк дигән. Моның өчен безгә Аллаһы Сүзен шәхси рәвештә өйрәнергә кирәк. Максатыбыз — Аллаһы фикерләрен аңлау, алар турында уйлану һәм үз фикер йөртүебезне аларга туры китерү.

5. Өйрәнү нәрсә ул?

5 Өйрәнү ул уку гына я абзацларда җаваплар сызу гына түгел. Өйрәнгәндә, без укыган материалда Йәһвә турында, аның юллары һәм фикер йөртү рәвеше турында нәрсә әйтелгәнен аңларга телибез. Без ни өчен Аллаһы нәрсәнедер таләп итә, ә нәрсәнедер тыя икәненә төшенергә тырышабыз. Без шулай ук тормышыбызда я карашларыбызда нинди үзгәрешләр ясарга кирәклеген күрергә омтылабыз. Әлбәттә, без һәрбер өйрәнүдә бар бу якларны карап чыкмыйбыздыр да. Шулай да уйлану өчен вакыт бүлеп куйсак, бу безгә зур файда китерәчәк. Бәлки, без уку өчен бүлеп куелган вакытның яртысын уйлануга багышларга булырбыз (Зәб. 119:97; 1 Тим. 4:15).

6. Аллаһы Сүзе турында уйлануның нәтиҗәсе нинди?

6 Аллаһы Сүзен регуляр рәвештә укып уйланганда, без Йәһвә карашының камил булуына инанабыз. Без бар нәрсәгә аның күзлегеннән карый башлыйбыз, аның карашын үзләштерәбез һәм ахыр чиктә безнең акылыбыз «яңара бара». Акрын-акрын безнең фикерләребез Йәһвәнеке кебек булып китә.

УЙЛАРЫБЫЗ ЭШЛӘРЕБЕЗГӘ ТӘЭСИР ИТӘ

7, 8. а) Йәһвәнең материаль нәрсәләргә карашы нинди? (Мәкалә башындагы рәсемнәрне кара.) ә) Йәһвә кебек фикер йөртсәк, тормышыбызда беренче урында нәрсә булачак?

7 Фикер йөртү рәвешебез уйларыбызда гына түгел, ә эшләребездә дә чагыла (Марк 7:21—23; Ягък. 2:17). Моны яхшырак аңлар өчен, Гайсәнең нинди шартларда туганын исебезгә төшерик. Бу безгә Йәһвәнең материаль нәрсәләргә карашын аңларга булышыр. Аллаһы, үз Улы өчен ата-ана итеп бай кешеләрне сайлый алса да, бай булмаган ирле-хатынлы парны сайлаган (Лев. 12:8; Лүк 2:24). Гайсә тугач, Мәрьям аны, «кунак йортында урын» калмаганга, «биләүләргә биләп, утлыкка салган» (Лүк 2:7). Йәһвә теләгән булса, аның Улы иң уңайлы урында туа алыр иде. Әмма Йәһвәнең материаль нәрсәләргә карашы гади. Иң беренче чиратта ул үз Улының рухи яктан нык гаиләдә үсүен теләгән.

8 Кайбер ата-аналар үз балаларының иң яхшы нәрсәләргә ия булуларын тели. Моның өчен алар хәтта балаларының рухилыгын куркыныч астына куя. Әмма Гайсәнең кайда тууыннан күренгәнчә, Йәһвә өчен рухи нәрсәләр матди нәрсәләрдән күпкә мөһимрәк. Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Сез Йәһвәнең карашын үзләштердегезме? Эшләрегез нәрсә исбатлый? (Еврейләргә 13:5 укы.)

9, 10. Башкалар өчен абыну ташы булып китмәс өчен, нәрсәне истә тотарга кирәк?

9 Икенче өлкәгә кагылып китик. Берәрсе башка мәсихче алдында абыну ташы куйса, Аллаһы моңа ничек карый? Гайсә болай дигән: «Берәрсе миңа иман итүче бу кечеләрнең берсен иманнан ваз кичәргә этәрсә, аны, муенына тегермән ташы бәйләп, диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде» (Марк 9:42). Нинди көчле сүзләр! Алар Йәһвәнең дә карашын чагылдыра, Гайсә Мәсих бит үз Атасы кебек фикер йөрткән (Яхъя 14:9). Үз эшләре белән башкаларны абындырган кешеләрне Аллаһы хуп күрми.

10 Без Йәһвә белән Гайсәнең карашын чагылдырабызмы? Эшләребез нәрсә күрсәтә? Әйтик, безгә билгеле бер киенү стиле ошый, ди. Әмма бу стиль я, гомумән алганда, тышкы кыяфәтебез кайбер кардәшләрнең хисләрен рәнҗетсә я аларда хәтта әхлаксыз уйлар тудырса, без нәрсә эшләрбез? Кардәшләргә карата ярату безне шәхси мәнфәгатьләребезне икенче урынга куярга дәртләндерерме? (1 Тим. 2:9, 10)

11, 12. Тотнаклылык һәм явызлыкны нәфрәт итү безне гөнаһтан ничек яклар?

11 Өченче өлкәне карап чыгыйк. Йәһвә явызлыкны нәфрәт итә (Зәб. 5:4). Аллаһы, камилсезлегебез аркасында, безгә дөрес булганны эшләү авыр икәнен белә, шулай да ул безне тәкъвасызлыкны нәфрәт итәргә өнди. (Зәбур 97:10 укы.) Ни өчен Йәһвә теге я бу эшне нәфрәт итә икәнлеге турында уйлану безгә аның карашын үзләштерергә ярдәм итәр һәм гөнаһка каршы торырга көч өстәр.

12 Кайвакыт Изге Язмаларда билгеле бер эшләр турында турыдан-туры әйтелми, әмма явызлыкны нәфрәт итү безгә хәтта ул эшләрне дә кире кагарга ярдәм итәчәк. Мәсәлән, тез өстендә бию кебек гамәлгә игътибар итик *. Бу шөгыль дөньяда популяр булып киткән. Кемдер бу тәртипне болай дип акларга мөмкин: «Бу бит җенси мөнәсәбәтләргә керү түгел». Әмма андый тәртиптә Аллаһының фикер йөртү рәвеше чагыламы? Әлбәттә, юк. Шуңа күрә, әйдәгез, һәрвакыт тотнаклылык һәм Йәһвә җирәнгеч дип санаган нәрсәләргә нәфрәт үстерик. Шулай эшләсәк, без гөнаһка хәтта якын да килмәбез (Рим. 12:9).

АЛДАН УЙЛАНЫП, КИЛӘЧӘККӘ ӘЗЕРЛӘНЕГЕЗ

13. Ни өчен Аллаһы принциплары турында алдан уйлап куярга кирәк?

13 Изге Язмаларны өйрәнгәндә, киләчәктә була алган ситуацияләр һәм Аллаһы принципларын ничек кулланып булганы турында уйланыйк. Шулай эшләсәк, безгә ашыгыч карар кабул итәргә кирәк булганда, без әзер булырбыз (Гыйб. сүз. 22:3). Изге Язмалардагы кайбер мисалларны карыйк.

14. Йосыф мисалы безне нәрсәгә өйрәтә?

14 Йосыф Потифар хатынының әхлаксыз тәкъдимнәрен күп уйламыйча кире каккан. Бу Йосыф Йәһвәнең никахка кагылышлы нормалары турында алдан уйланганын күрсәтә. (Яратылыш 39:8, 9 укы.) Йосыф Потифар хатынына мондый җавап биргән: «Ничек инде мин, андый явызлык эшләп, Аллаһы алдында гөнаһ кылыйм?» Чыннан да, Йосыф Аллаһының фикер йөртү рәвешен үзләштергән. Ә без Йосыфтан ничек үрнәк ала алабыз? Хезмәттәшебез безнең белән гыйшык уены уйный башласа яисә кемдер безгә әхлаксыз СМСлар я фотолар җибәрсә *, без ничек эш итәрбез? Йәһвәнең моңа ничек караганы турында уйланып, андый хәлдә нәрсә эшләячәгебезне алдан хәл итү безгә шул вакытта тиз арада дөрес карар кабул итәргә ярдәм итәчәк.

15. Без, өч яһүд кебек, басымга ничек каршы тора алабыз?

15 Хәзер Сидрах, Мисах һәм Әбдинах мисалын карап чыгыйк. Алар Нәбукаднизар патша куйган алтын потка табынудан баш тарткан. Аларның кыю җавабыннан шунысы ачык: алар Йәһвәгә тугрылык саклап калу турында алдан уйланган (Чыг. 20:4, 5; Дан. 3:4—6, 12, 16—18). Без охшаш хәлгә эләгә алабызмы? Әйтик, эшебездә ялган дин белән бәйле берәр бәйрәм өчен акча җыялар, ди. Бу очракта нәрсә эшләргә? Андый хәлгә эләккәч, хәл итәрмен, дип уйлар урынына, ни өчен инде бүген Йәһвәнең карашы турында уйланмаска? Андый хәл тугач, безгә, өч яһүдкә кебек, дөрес эш итәргә җиңелрәк булыр.

Сез фаҗигале очракка әзерләндегезме? Моның өчен тикшерү үткәрергә, «Ихтыяр белдерү» документын тутырырга һәм табибыгыз белән сөйләшергә кирәк. (16 нчы абзацны кара.)

16. Фаҗигале очракка ничек әзерләнеп була?

16 Фаҗигале очракта Йәһвәгә ничек тугры булып калырга икәнлеген алдан уйлап кую акыллы булыр. Билгеле, без каннан һәм аның дүрт төп компонентыннан баш тартабыз (Рәс. 15:28, 29). Шулай да кан белән бәйле кайбер процедураларга ризалашыргамы, юкмы икәнен без үзебез хәл итә алабыз һәм бу очракта без Изге Язмалардагы принципларны кулланырга тиеш. Хастаханәдә ятканда һәм, бәлки, авыртудан чыдый алмаганда я табиб җавапны шунда ук бирүебезне таләп иткәндә, моны хәл итү инде соң булачак. Безгә тикшерү үткәрергә, «Ихтыяр белдерү» документын һәм башка андый кәгазьләрне тутырып, табиб белән сөйләшергә кирәк * — бар бу адымнарны алдан эшләү мөһим.

17—19. Ни өчен инде бүген Йәһвәнең уй-фикерләре турында уйлану мөһим? Без нинди ситуациягә әзерләнә алабыз?

17 Соңгы мисал итеп Гайсәнең Петергә нинди җавап биргәнен исебезгә төшерик. Петер: «Кызган үзеңне, Хуҗам»,— дип киңәш иткән. Һичшиксез, Гайсә Аллаһының ихтыяры турында һәм Мәсихнең тормышына һәм үлеменә кагылышлы пәйгамбәрлекләр турында уйланган. Бу аңа алга таба да тугры һәм фидакарь булып калырга ярдәм иткән. Петернең сүзләре Гайсәнең тәвәккәллеген какшата алмаган. (Маттай 16:21—23 укы.)

18 Бүген Аллаһы без аның белән дуслыгыбызны ныгытырбыз һәм вәгазь эшендә мөмкин кадәр активрак катнашырбыз дип көтә (Мат. 6:33; 28:19, 20; Ягък. 4:8). Гайсә очрагындагы кебек, кайбер кешеләр, иң изге ниятләрдән чыгып, башка юлны сайларга киңәш итә. Әйтик, начальнигыгыз сезгә, карьера баскычы буенча менеп, күбрәк акча эшләргә тәкъдим итә, ди. Әмма моның аркасында сезгә рухи эшләргә тиешле игътибар бирергә авыррак булыр. Сез нинди карар кылырсыз? Я, әйтик, сезнең, мәктәпне тәмамлаганнан соң, башка шәһәргә китәргә һәм анда берәр уку йортына керергә мөмкинлек туа, ди. Бәлки, андый очракта сез, акыллы карар кабул итәр өчен, дога кылып, өйрәнү үткәрерсез, гаиләдәгеләрегез һәм өлкәннәр белән киңәшләшерсез. Әмма ни өчен инде бүген бу адымнарны ясамаска? Шулчак сезгә, андый тәкъдим ясалгач, аңардан баш тарту авыр булмас. Рухи максатлар куйганга, йөрәгегезне әзерләгәнгә, сез кабул иткән карарыгыз буенча эш итәргә тәвәккәл булырсыз.

19 Без туа алган башка ситуацияләр турында да уйлана алабыз. Әлбәттә, һәрбер хәлгә әзерләнеп булмый. Әмма шәхси өйрәнү вакытында Йәһвәнең фикер йөртү рәвеше турында уйлансак, без, авыр хәлдә кирәкле принципны исебезгә төшереп, аларны куллана алырбыз. Шуңа күрә, әйдәгез, шәхси өйрәнү үткәргәндә, Йәһвәнең күзлегеннән карарга өйрәник, аның уй-фикерләренә ярату үстерик һәм, киләчәктә була алган хәлләр турында уйлап, акыллы карарларны алдан ук кабул итик.

ЙӘҺВӘНЕҢ КАРАШЫ ҺӘМ СЕЗНЕҢ КИЛӘЧӘК

20, 21. а) Ни өчен яңа дөньяда безнең азатлыгыбыз чикле булачак дип әйтеп була? ә) Нәрсә ярдәмендә без инде бүген бәхетле тормыш алып бара алабыз?

20 Барыбыз да яңа дөньяны түземсезлек белән көтә. Күбебез мәңге җирдә яшәргә өметләнә. Патшалык идарәсе астында кешеләр интегеп һәм җәфа чигеп яшәмәячәк. Һәрбер кеше күңеленә хуш килгән карарлар кабул итә алачак.

21 Әлбәттә, бу азатлыкның чикләре дә булачак. Яхшылык белән яманлык арасында сайлау ясаганда, кешеләр Йәһвәнең принципларын һәм фикер йөртү рәвешен исәпкә алачак (Зәб. 37:11). Ә әлегә, без Йәһвәнең карашын үзләштереп, бәхетле тормыш алып бара алабыз.

^ 12 абз. Биюче — гадәттә, ярым шәрә тәнле — клиент тезләре өстендә гәүдәсе һәм ботлары белән җенси хәрәкәтләр ясап биегәндә, бу «тез өстендә бию» дип атала. Берәр мәсихче андый биюдә катнашкан булса, аңа өлкәннәрдән ярдәм эзләргә кирәк (Ягък. 5:14, 15). Ситуациясенә карап, бу хөкем комитетының җыелуына китерергә һәм җенси бозыклык булып саналырга мөмкин.

^ 14 абз. Әхлаксыз СМСлар, фотографияләр я видеоларны телефон аша җибәрү «секстинг» дип атала. Ситуациясенә карап, бу хөкем комитетының җыелуына китерергә мөмкин. Кайбер илләрдә секстинг белән шөгыльләнү җинаять булып санала. Күбрәк мәгълүмат алыр өчен, jw.org сайтында «Яшьләрнең сораулары» дигән рубрикада «Сак булыгыз: секстинг!» дигән мәкаләне карагыз (ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ > ЯШҮСМЕРЛӘР дигән сылтама буенча үтегез). Шулай ук «Уяныгыз!» журналының 2013 ел, ноябрь чыгарылышында, 4, 5 нче битләрендә, «Как поговорить со своим ребенком о секстинге?» дигән мәкаләне дә карап була.

^ 16 абз. Басмаларыбызда бу сорауга кагылышлы күп принциплар карала. Мәсәлән, «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапның 215—218 битләрен карагыз.