Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Фикер йөртү рәвешегезгә кем тәэсир итә?

Фикер йөртү рәвешегезгә кем тәэсир итә?

«Бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча бүтән эш итмәгез» (РИМ. 12:2).

ҖЫРЛАР: 88, 45

1, 2. а) Гайсә Петернең сүзләрен ничек кабул иткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Ни өчен Гайсә Петергә андый җавап кайтарган?

ГАЙСӘНЕҢ шәкертләре үз колакларына ышана алмый: алар Гайсәнең Исраил патшалыгын торгызачагын көтә, ә ул аларга тиз арада дошманнар кулыннан газап чигәчәге һәм үләчәге турында әйтә. Петер аңа: «Кызган үзеңне, Хуҗам, синең белән андый хәл була күрмәсен»,— дип әйтә. Гайсә исә аңа болай ди: «Кит янымнан, Шайтан! Син миңа киртә, чөнки синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кеше уйлары» (Мат. 16:21—23; Рәс. 1:6).

2 Бу сүзләр белән Гайсә Аллаһы фикерләре һәм Шайтан дөньясының фикерләре арасындагы аерманы күрсәткән (1 Яхъя 5:19). Бу дөнья кешеләрне үз-үзләрен чиктән тыш кызганырга дәртләндерә, һәм Петер, бу тәэсиргә бирелеп, Гайсәне үз-үзен жәлләргә өнди башлаган. Ләкин Гайсә Йәһвәнең карашын белгән: Аллаһы аның булачак вакыйгаларга, җәфа чигүләргә һәм үлемгә әзер булуын теләгән. Гайсәнең җавабыннан аның Йәһвә карашын күңеленә сеңдергәне күренә.

3. Ни өчен дөньяның фикер йөртү рәвешен кире кагу җиңел түгел?

3 Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Безнең фикер йөртү рәвешебез Аллаһыныкына яисә күбрәк бу дөньяныкына охшашмы? Һичшиксез, мәсихчеләр буларак, без тормышыбызны Аллаһы нормалары буенча үзгәрттек. Ә фикер йөртү рәвешебезне үзгәрттекме? Без алга таба да Йәһвәнең карашларын һәм фикер йөртү рәвешен үзләштерәбезме? Билгеле, бу зур тырышлыклар таләп итә. Ә, дөнья рухы безне чолгап алганга, дөнья карашларын йоктыру бик җиңел (Эфес. 2:2). Өстәвенә, дөнья рухы безне үз теләкләребезне канәгатьләндереп яшәргә этәрә, һәм бу безнең өчен вәсвәсә була ала.

4. а) Дөнья безнең фикер йөртүебезгә йогынты ясаса, бу нәрсәгә китерергә мөмкин? ә) Бу мәкалә безгә кайсы яктан файдалы булыр?

4 Бу дөнья фикер йөртүебезгә тәэсир итеп торса, безнең күбрәк үз мәнфәгатьләребезне кайгырта башлавыбыз бар. Безнең хәтта, әхлакый сорауларга килгәндә, мөстәкыйль булу теләге үсәргә мөмкин (Марк 7:21, 22). Менә ни өчен «кеше уйларын» түгел, ә «Аллаһы уйларын» үзләштерү мөһим. Бу мәкаләдә без Йәһвә нормалары безне чикләми, ә, киресенчә, файда китерә икәнлеген күрербез. Өстәвенә, без бу дөнья йогынтысына бирешмәскә өйрәнербез. Ә киләсе мәкалә безгә төрле ситуацияләргә Йәһвә күзлегеннән карарга ярдәм итәчәк.

ЙӘҺВӘНЕҢ ӨЙРӘТҮЕ ФАЙДАГА ГЫНА

5. Ни өчен кайбер кешеләр беркемнең дә үзләренә тәэсир итүләрен теләми?

5 Кайбер кешеләр үз фикер йөртү рәвешенә беркемнең дә тәэсир итүен теләми. «Минем үз башым бар»,— диләр алар. Асылда, алар үзләре теләгәнчә яшәргә омтыла һәм аларның моңа тулы хокуклары бар дип саный. Алар башкаларның үзләрен контрольдә тотуын я ничек яшәргә өйрәтүен теләми. Алар үз индивидуальлекләрен югалтырга курка *.

6. а) Йәһвә безгә нинди азатлык биргән? ә) Азатлыгыбыз чиксезме?

6 Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен үзләштерсәк тә, бу шәхси фикергә ия булырга ярамый дигәнне аңлатмый. Безнең холкыбыз төрле, һәрберебезнең яраткан шөгыле бар, без төрле нәрсәләр ошатабыз һәм төрле нәрсә белән кызыксына алабыз. Йәһвә безне үзе шундый итеп барлыкка китергән бит. 2 Көринтлеләргә 3:17 дә әйтелгәнчә, «Йәһвә рухы булган җирдә — азатлык». Шул ук вакыт азатлыгыбызның чикләре дә бар. (1 Петер 2:16 укы.) Яхшылык һәм яманлык нормалары турында әйткәндә, Йәһвә безнең Изге Язмалар буенча эш итүебезне тели. Бу чиктән тыш катгый таләп түгелме? Бу безгә чыннан да файда китерәме?

7, 8. Аллаһы карашын үзләштерү безне чиклиме? Мисал китерегез.

7 Бер мисал карап чыгыйк. Ата-аналар балаларында яхшы сыйфатлар үстерергә тырыша, мәсәлән намуслы, тырыш, башкаларның хисләренә игътибарлы булырга өйрәтә. Алар артык күп чикләр куя дип әйтеп буламы? Юк. Алар үз балаларын зур тормышка әзерли. Ә инде үсеп җиткәч, балалар үзләре карарлар кабул итә башлар. Әгәр алар ата-аналары өйрәткәнчә яшәсә, акыллы эш итә алыр һәм үкенерлек эшләр кылмас. Бу аларны кирәкмәгән проблемалардан һәм борчулардан саклар.

Яхшы әти кебек, Йәһвә үз балаларына иң яхшысын тели (Ишаг. 48:17, 18). Ул безне үз принципларына һәм башкалар белән дөрес мөгамәлә итәргә өйрәтә, үз карашын һәм әхлакый кыйммәтләрен үзләштерергә чакыра. Әлбәттә, бу безне бер дә чикләми, ә, киресенчә, тирән аңлау белән эш итәргә, бар нәрсәгә дөрес караш сакларга булыша (Зәб. 92:5; Гыйб. сүз. 2:1—5; Ишаг. 55:9). Нәтиҗәдә, без шәхесебезгә хас үзенчәлекләрне дә сакларга, бәхеткә китерүче акыллы карарлар да кабул итәргә сәләтле була алабыз (Зәб. 1:2, 3). Әйе, Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен үзләштерү безгә зур файда китерә!

ЙӘҺВӘНЕҢ ФИКЕР ЙӨРТҮЕ КЕШЕНЕКЕННӘН БӨЕГРӘК

9, 10. Ни өчен Йәһвәнең фикер йөртүе кешенекеннән бөегрәк?

9 Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен үзләштерүгә килгәндә, моның тагын бер уңай ягы бар: ул дөньяның фикер йөртүеннән бөегрәк. Дөнья әхлакка, гаилә мөнәсәбәтләренә, эшкә һәм тормышның башка өлкәләренә кагылышлы карашлар тага. Еш кына алар Изге Язмаларга каршы килә. Мәсәлән, дөнья кешеләрне, башкалар турында уйламыйча, үз максатларына ирешергә һәм җенси әхлаксызлыкка нормаль нәрсәгә кебек карарга дәртләндерә. Ирле-хатынлы парның аерылышыр я аерым яшәр өчен җитди сәбәбе булмаса да, кешеләр аларга, бәхетле булыр өчен, аерылышырга киңәш итә. Бар бу киңәшләр Изге Язмалардагы зирәклектән өстен чыга дип әйтеп буламы?

10 «Зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә»,— дип әйткән Гайсә (Мат. 11:19). Технологияләр ягыннан кешеләр зур прогресска ирешсә дә, сугыш, милләтчелек һәм җәбер-золымны алар юк итә алмаган. Ә дөньяның җенси бозыклыкка җиңел карашы турында нәрсә әйтеп була? Бу гаиләдәге авырлыкларга, чирләргә һәм башка проблемаларга китерә. Йәһвәнең карашын үзләштергән мәсихчеләр исә нык һәм бәхетле гаиләләргә ия, аларның сәламәтлекләре яхшырак, һәм алар бөтендөньядагы кардәшләре белән тынычлыкта хезмәт итә (Ишаг. 2:4; Рәс. 10:34, 35; 1 Көр. 6:9—11). Бу Йәһвәнең фикер йөртү рәвеше дөньяныкыннан яхшырак булуын әллә расламыймы?

11. Муса кемнең фикер йөртүен үзләштергән һәм нәтиҗәсе нинди булган?

11 Изге Язмаларда искә алынган тугры хезмәтчеләр Йәһвә нормаларының дөньяныкыннан югарырак булуын таныган. Мәсәлән, Муса, «мисырлыларның бар зирәклегенә» өйрәнгән булса да, Аллаһыдан зирәк йөрәк сораган (Рәс. 7:22; Зәб. 90:12). Ул шулай ук Йәһвәдән: «Үз юлларыңны белдерче»,— дип үтенгән (Чыг. 33:13). Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен үзләштергәнгә, Аллаһы Мусаны үз ихтыярын үтәр өчен кулланган. Моннан тыш, Изге Язмаларда Мусаның иманы үрнәк алырлык итеп искә алына (Евр. 11:24—27).

12. Рәсүл Паул нәрсә нигезендә карарлар кабул иткән?

12 Башка бер мисал — рәсүл Паул. Ул бик белемле, укымышлы кеше булган. Паул ким дигәндә ике тел белгән (Рәс. 5:34; 21:37, 39; 22:2, 3). Шулай да ул, карарлар кабул иткәндә, дөнья зирәклеген кире кагып, Изге Язмалардагы принциплар буенча эш иткән. (Рәсүлләр 17:2; 1 Көринтлеләргә 2:6, 7, 13 укы.) Нәтиҗәдә, Паул бик уңышлы хезмәтче булган һәм күктәге әҗерен алган (2 Тим. 4:8).

13. Йәһвәнең карашын үзләштерү өчен кем җаваплы?

13 Бәхәссез, Аллаһының фикер йөртүе кешеләрнекеннән күпкә бөегрәк. Аллаһының нормалары буенча яшәү безгә чын бәхет китерә. Ләкин Йәһвә безне үз карашын кабул итәргә беркайчан да мәҗбүр итми. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» дә, өлкәннәр дә кардәшләрнең фикер йөртүен контрольдә тотарга омтылмый (Мат. 24:45; 2 Көр. 1:24). Үз фикер йөртүебезне Аллаһыныкына туры китерү өчен һәрберебез үзе җаваплы.

ДӨНЬЯ РУХЫ ФИКЕР ЙӨРТҮЕГЕЗНЕ БОЗМАСЫН

14, 15. а) Йәһвә күзлегеннән карарга өйрәнер өчен, безгә нәрсә турында уйланырга кирәк? ә) Римлыларга 12:2 буенча, ни өчен безгә дөнья карашларын үз акылыбызга кертмәскә кирәк? Мисал китерегез.

14 Римлыларга 12:2 дә без мондый киңәш укыйбыз: «Бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча бүтән эш итмәгез, ә акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз. Шул чакта сез Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белерсез». Бу сүзләрдән күренгәнчә, элек безнең фикер йөртү рәвешебезне дөнья формалаштырса да, без акылыбызны яңарта алабыз, ягъни Аллаһының фикер йөртүен үзләштерә алабыз. Билгеле булганча, фикер йөртүебезгә нәсел һәм үткәндәге вакыйгалар тәэсир итә. Әмма акылыбыз үзгәрергә сәләтле. Шуны әйтергә кирәк: акылыбызга нинди мәгълүмат керткәнебез һәм нәрсә турында уйланганыбыз да тәэсир итә. Йәһвәнең юллары турында уйлансак, аның карашы иң дөрес икәнен ачыграк күрербез һәм Йәһвәнең нормалары буенча эш итү теләгебез ныгыр.

15 Йәһвәнең күзлегеннән карарга өйрәнер өчен, безгә «бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча бүтән эш итмәскә» кирәк. Без Аллаһы принципларына каршы килгән идеяләр белән карашларны үз акылыбызга кертмәскә тиеш. Әгәр кеше, сәламәтлеген ныгытыр өчен, файдалы, туклыклы ризык ашаса, әмма шул ук вакыт кайчакта бозылган ризык ашаса, нәтиҗәсе нинди булыр? Әлбәттә, бу аның сәламәтлеген яхшыртмас. Нәкъ шулай ук рухи яктан да. Без бу дөнья карашларына үз акылыбызга үтеп керергә рөхсәт итсәк, Йәһвәнең фикер йөртүе йөрәгебездә тамырланмас.

16. Безгә нәрсәдән сакланырга кирәк?

16 Бу дөнья тәэсиреннән тулысынча якланып буламы? Юк, без бит букваль мәгънәдә бу дөньядан чыга алмыйбыз, шуңа күрә кайбер идеяләр барыбер колакка керә (1 Көр. 5:9, 10). Ким дигәндә хезмәттә без ялгыш карашлы кешеләрне очратабыз. Шулай да шул ялгыш идеяләр турында уйланып тору я аларны кабул итү акыллы булмас иде. Без, Гайсә кебек, Шайтан тараткан фикерләрне шунда ук кире кагарга тиеш. Ә дөньяга хас карашлар белән аңлы рәвештә кызыксыну турында әйтәсе дә юк. (Гыйбрәтле сүзләр 4:23 укы.)

17. Акылыбызны якларга нәрсә булышыр?

17 Якын дуслар сайлаганда да, сак булыйк. Изге Язмалар безне Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләр белән тыгыз аралашудан кисәтә, чөнки, алар белән аралашсак, безгә аларның фикер йөртүләре йогачак (Гыйб. сүз. 13:20; 1 Көр. 15:12, 32, 33). Шулай ук безгә күңел ачуларны зирәклек белән сайларга кирәк. Эволюция теориясе, көч куллану һәм әхлаксызлык белән бәйле күңел ачулар «Аллаһы турындагы белемгә каршы тора» һәм фикер йөртүебезне боза (2 Көр. 10:5).

Сез балаларыгызны зыянлы күңел ачуларны кире кагарга өйрәтәсезме? (18, 19 нчы абзацларны кара.)

18, 19. а) Дөньяның карашлары турында әйткәндә, ни өчен безгә аеруча сак булырга кирәк? ә) Без үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш һәм ни өчен?

18 Кайвакыт дөнья безгә сиздермичә генә тәэсир итә. Мәсәлән, кайчак яңалыкларда сәяси карашлар чагыла. Яисә атаклы кешеләр турындагы хәбәрләр чын уңышка һәм максатларыбызга карашыбызны бозарга мөмкин. Кайбер фильмнар һәм китаплар «миннән я гаиләмнән мөһимрәк нәрсә юк» дигән фикерне чагылдыра. Андый караш безгә ошап китәргә я хәтта акыллы булып күренергә мөмкин. Әмма бу фикерләр Изге Язмаларга туры килми, чөнки, анда әйтелгәнчә, үзебезнең һәм гаиләбезнең бәхетле булуын теләсәк, безгә беренче чиратта Йәһвәне яратырга кирәк (Мат. 22:36—39). Хәтта балалар өчен чыгарылган китаплар, фильмнар һәм комикслар да кайвакыт әхлаксыз идеяләрне яраклы нәрсә итеп күрсәтә.

19 Әлбәттә, без файдалы күңел ачулардан баш тартмыйбыз. Шулай да һәрвакыт сак булу мөһим. Үзебезгә мондый сораулар биреп була: «Дөнья үз карашларын сиздермичә таратырга тырышканда, мин моны абайлыйммы? Мин үземне һәм балаларымны зарарлы тапшырулардан һәм әдәбияттан яклыйммы? Балаларымны Йәһвә күзлегеннән карарга өйрәтәмме? Алар ишеткән я күргән идеяләргә каршы тора аламы?» Аллаһының фикер йөртү рәвеше һәм дөньядагы карашлар арасындагы аерманы ачык күрсәк, безгә «бу дөнья төзелешенең гадәтләре» буенча эш итмәскә җиңелрәк булыр.

КАРАШЫГЫЗНЫ КЕМ ФОРМАЛАШТЫРА?

20. Фикер йөртүебезгә кем тәэсир иткәне нәрсәдән тора?

20 Асылда, ике генә мәгълүмат чыганагы бар: Йәһвә һәм Шайтан идарә иткән дөнья. Нинди мәгълүмат белән тукланабыз, шул безнең фикер йөртүебезне формалаштыра да. Дөнья идеяләре белән мавыксак, тән теләкләре буенча яши башлавыбыз бар. Менә ни өчен безгә нәрсә турында уйлаганыбызны тикшерергә һәм үз акылыбызны сакларга кирәк.

21. Киләсе мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

21 Бу мәкаләдә инде әйтелгәнчә, Йәһвә кебек фикер йөртер өчен, безгә начар тәэсирдән сакланырга гына түгел, ә шулай ук акылыбызны рухи фикерләр белән тутырырга һәм аларны яратырга да кирәк. Бу яктан безгә нәрсә ярдәм итә ала? Киләсе мәкаләдә сүз нәкъ моның турында барачак.

^ 5 абз. Чынлыкта, нәрсә кияргә дигән гади сораудан алып тормыш ничек барлыкка килгән дигән сорауга кадәр хәтта иң мөстәкыйль булып күренгән кешеләрнең фикеренә башкалар тәэсир итә. Әмма кемнең тәэсиренә бирелергә икәнен без үзебез сайлыйбыз.