Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Хакыйкатьне сатып ал һәм аны сатып җибәрмә»

«Хакыйкатьне сатып ал һәм аны сатып җибәрмә»

«Хакыйкатьне сатып ал һәм аны беркайчан да сатып җибәрмә, шулай ук зирәклек, тәрбия һәм төшенүчәнлек сатып ал» (ГЫЙБ. СҮЗ. 23:23).

ҖЫРЛАР: 94, 96

1, 2. а) Безнең өчен нәрсә иң кадерле? ә) Без нинди белемнәрне кадерлибез һәм ни өчен? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

СЕЗНЕҢ өчен нәрсә иң кадерле? Аны берәр кыйммәтле булмаган нәрсәгә алыштырыр идегезме? Без Йәһвәнең хезмәтчеләре, шуңа күрә безнең өчен бу сорауларга җавап ап-ачык. Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез — тормышыбызда иң кадерле нәрсә, һәм без аны бернәрсәгә дә алыштырмас идек. Без шулай ук Изге Язмалардагы белемнәрне кадерлибез, чөнки алар безгә күктәге Атабыз белән дуслыгыбызны үстерергә ярдәм итте (Көл. 1:9, 10).

2 Бөек Нәсыйхәтчебез үз Сүзе аша безне күп нәрсәгә өйрәтте! Ул безгә үз исемен һәм шул исемнең мәгънәсен, шулай ук үз сыйфатларын ачты. Изге Язмаларны өйрәнеп, без Аллаһының нинди кыйммәтле йолым түләгәнен белдек, моннан тыш, без Аллаһы Патшалыгының нәрсә икәнен аңладык. Шулай ук без майланганнарның — күктә, ә «башка сарыкларның» җирдә мәңге яшәячәкләрен белдек (Яхъя 10:16). Өстәвенә, без Аллаһының әхлакый нормалары белән таныштык. Без бар бу белемнәрне югары бәялибез, чөнки алар безне Барлыкка Китерүчебезгә якынлаштыра һәм тормышыбызны мәгънәле итә.

3. Аллаһы бездән нәрсә таләп итми?

3 Йәһвә — юмарт Аллаһы. Ул кешелек өчен хәтта үзенең кадерле Улын жәлләмәгән. Шуңа күрә, берәр кешенең хакыйкатьне эзләгәнен күргәндә, Аллаһы аңа үзен табарга ярдәм итә һәм моның өчен акча таләп итми. Изге Язмаларда бер очрак искә алына. Шимун исемле кеше рәсүл Петергә, изге рух тапшыру сәләтенә ия булыр өчен, акча тәкъдим иткән. Ләкин Петер, аны хөкем итеп: «Көмешең үзең белән һәлак булсын, чөнки син Аллаһының юмарт бүләген акчага сатып алырга җыендың»,— дигән (Рәс. 8:18—20). Алай булгач, нинди мәгънәдә без «хакыйкатьне сатып алырга» тиеш?

ХАКЫЙКАТЬНЕ НИЧЕК «САТЫП АЛЫП» БУЛА?

4. Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

4 Гыйбрәтле сүзләр 23:23 укы. Изге Язмалардагы хакыйкатькә ия булыр өчен, тырышлыклар куярга һәм корбаннар китерергә әзер булырга кирәк. Гыйбрәтле сүзләрдә әйтелгәнчә, хакыйкатьне «сатып алгач», безгә аны «сатып җибәрмәс» өчен, ягъни югалтмас өчен, сак булырга кирәк. Хакыйкатьне «сатып алу» нәрсәне аңлата? Аның өчен безгә нинди бәя түләргә туры килә? Әйдәгез, бу сорауларга җавап табыйк. Бу безгә хакыйкатьне кадерләргә һәм аны беркайчан да «сатып җибәрмәскә» ярдәм итәр, һәм без хакыйкатьнең чыннан да иң кыйммәтле нәрсә булуына инанырбыз.

5, 6. а) Без хакыйкатьне акчасыз ничек сатып ала алабыз? Мисал китерегез. ә) Хакыйкать безгә нинди файда китерә?

5 Еш кына, хәтта берәр түләүсез әйбер алыр өчен, тырышлыклар куярга кирәк. Гыйбрәтле сүзләр 23:23 тә «сатып алу» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «алу» дигән мәгънә дә йөртә ала. Бу ике сүз, ниндидер кыйммәтле нәрсәне алыр өчен, тырышлыклар куярга кирәк яисә аны башка берәр нәрсәгә алыштырырга кирәк дигәнне аңлата. Әйдәгез, бер мисалга игътибар итик. Әйтик, сез кибеттә бушлай бананнар алып булганын ишеттегез, ди. Әлбәттә, алар могҗизалы рәвештә өстәлегездә хасил булмас. Сезгә шул кибеткә бананнар артыннан чыгып керергә кирәк булыр. Шулай итеп, бананнар өчен акча түләргә кирәк булмаса да, аларны алыр өчен, барыбер тырышлыклар куярга кирәк. Хакыйкать белән дә шулай ук: аңа ия булыр өчен, акча түләргә кирәк булмаса да, көч сарыф итәргә кирәк.

6 Ишагыя 55:1—3 укы. Ишагыя пәйгамбәрнең сүзләре хакыйкатьне «сатып алу» үз эченә нәрсә алганын аңларга булыша. Бу өзектә Йәһвә үз сүзен су, сөт һәм шәраб белән чагыштыра. Салкынча чиста су кебек, Аллаһы Сүзендәге хакыйкать җаннарыбызны яңарта. Сөт балага үсәргә булышкан кебек, Йәһвәнең Сүзе безгә рухи яктан үсәргә һәм ныгырга ярдәм итә. Ә нинди мәгънәдә Йәһвәнең Сүзе шәрабка охшаш? Изге Язмаларда шәраб еш кына шатлык белән бер рәттә искә алына (Зәб. 104:15). Шуңа күрә Йәһвәнең шәраб алырга чакыруы Аллаһы Сүзе буенча яшәү шатлык китерә дигәнне аңлата (Зәб. 19:8). Шулай итеп, Аллаһы Сүзен белү һәм куллану зур файда китерә. Әйдәгез, безгә хакыйкать өчен нәрсә түләргә кирәк икәнен карап китик.

ХАКЫЙКАТЬНЕ САТЫП АЛЫР ӨЧЕН, СЕЗ НӘРСӘ БИРДЕГЕЗ?

7, 8. а) Ни өчен безгә хакыйкать өчен вакыт белән түләргә кирәк? ә) Марико нинди рух күрсәткән һәм бу нинди нәтиҗәләргә китергән?

7 Вакыт. Хакыйкатьне сатып алыр өчен, бу бәяне һәрберебез түли. Яхшы хәбәрне тыңлау, Изге Язмаларны һәм басмаларны уку, шәхси өйрәнү, җыелыш очрашуларына әзерләнү һәм аларга йөрү — боларның барысы да вакыт таләп итә. Бу эшләр өчен вакытны ничек табарга? Моның өчен безгә вакытны «түләп алырга», ягъни әһәмиятсез эшләрне икенче планга куярга, кирәк. (Эфеслеләргә 5:15, 16 укы һәм искәрмә.) Изге Язмаларның төп тәгълиматларын аңлар өчен, күпме вакыт таләп ителә? Әлбәттә, бу кешедән тора. Һәрхәлдә, Йәһвәнең зирәклеге, эш итү рәвеше һәм эшләре турында мәңге өйрәнеп була (Рим. 11:33). «Күзәтү манарасы»ның иң беренче чыгарылышында хакыйкать кечкенә чәчәк белән чагыштырылган булган. Анда болай диелгән: «Бер чәчәк белән генә канәгать булмагыз. Бер чәчәк җитәрлек булган булса, Аллаһы күп чәчәкләр бирмәс иде. Шуңа күрә күп чәчәкләр өзегез». Ә безнең «хакыйкать букеты» зурмы? Хәтта мәңге яшәп тә, без Аллаһы турында өзлексез белем алып торырбыз. Хакыйкатьне сатып алыр өчен, безгә вакытыбызны мөмкин кадәр яхшырак кулланырга кирәк. Киләсе мисал моны яхшы сурәтли.

8 Марико * исемле яшь япон кызы, укырга дип, Нью-Йоркка килгән. 1950 елларның азагында Япониядә бер дини агым барлыкка килгән, һәм Марико аңа кушылган булган. Нью-Йоркта аны, өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә, бер пионер тапкан. Марико Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Өйрәнү аңа шулкадәр ошаган ки, ул хәтта теге пионерны атнасына ике тапкыр өйрәнү үткәрергә сораган. Укырга һәм эшләргә кирәк булса да, Марико тиз арада җыелыш очрашуларына йөри башлаган. Рухи эшләр өчен вакыт табарга теләп, Марико күңел ачулар өчен бүлеп куелган вакытны киметкән. Вакытын рухи нәрсәләргә сарыф итәргә әзер булганга, ул рухи яктан тиз үскән. Нибары бер ел эчендә ул суга чумдырылган. Алты ай үткәч, 2006 елда, ул пионер булып киткән һәм әле дә пионер булып хезмәт итә.

9, 10. а) Хакыйкать материаль нәрсәләргә карашыбызга ничек тәэсир итә? ә) Бер яшь хатын-кыз хакыйкать өчен нинди бәя түләгән һәм ул моның турында нәрсә ди?

9 Материаль нәрсәләр. Кайвакыт кешегә хакыйкать өчен табышлы эшен я карьерасын калдырырга туры килә. Мәсәлән, Петер белән Әндрине исебезгә төшерик. Гайсә аларны «кеше тотучылар» булырга чакыргач, алар үз «ятьмәләрен калдырган» (Мат. 4:18—20). Әлбәттә, без бүген болай гына үз эшебезне ташлап китә алмыйбыз, чөнки күбебезгә гаиләләребез турында кайгыртырга кирәк, ә бу — Изге Язмалардагы таләп (1 Тим. 5:8). Шулай да хакыйкать белән танышучы кешегә материаль нәрсәләргә карашын үзгәртергә һәм приоритетларын дөрес куярга кирәк. Гайсә моның турында болай дип әйткән: «Үзегезгә байлыкны җирдә башка җыймагыз. [...] Үзегезгә байлыкны күктә җыегыз» (Мат. 6:19, 20). Бер яшь хатын-кызның мисалына игътибар итик.

10 Мария, әле мәктәптә укый башлаганчы, гольф белән шөгыльләнгән. Ул бу хоббиен ташламаган һәм, үсеп җиткәч, шундый уңышларга ирешкән ки, аны хәтта университетка түләүсез укырга җибәргәннәр һәм стипендия түләгәннәр. Гольф Мариянең тормыш максаты булган. Ул профессиональ гольф уйнаучы булырга теләгән. Вакыт узу белән Мария Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм белгәннәрен тормышта кулланган. Ул болай ди: «Тормышымны Изге Язмалардагы нормалар буенча үзгәрткәнгә, мин үземне бәхетлерәк итеп хис итә башладым». Мария Аллаһыга да хезмәт итү, карьерага да омтылу мөмкин түгел икәнен аңлаган (Мат. 6:24). Шуңа күрә ул хакыйкать өчен зур бәя түләгән: профессиональ гольфчы булып, байлык белән данга ия булу мөмкинлегеннән баш тарткан. Хәзер ул пионер булып хезмәт итә һәм, үзе әйткәнчә, «иң бәхетле һәм иң мәгънәле тормыш» алып бара.

11. Хакыйкатьне «сатып алсак», якын кешеләр белән мөнәсәбәтләребез нинди якка үзгәрергә мөмкин?

11 Якын кешеләр белән мөнәсәбәтләр. Хакыйкать юлына басканда, кешенең дуслары һәм туганнары белән мөнәсәбәтләре бозылырга мөмкин. Ни өчен? Гайсә үз шәкертләре турында болай дип дога кылган: «Аларны хакыйкать ярдәмендә изге ит. Синең сүзең — хакыйкать» (Яхъя 17:17; иск.). «Изге итү» дигән сүзләр «аерып кую» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. Хакыйкатьне кабул иткәндә, без бу дөньядан аерылабыз, чөнки аның нормалары буенча бүтән яшәмибез. Карашларыбыз үзгәргәнгә, кешеләр безгә башкача карый башлый. Без яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калырга тырышсак та, кайбер дусларыбыз һәм туганнарыбыз бездән читләшә башларга я хәтта безгә каршы чыгарга мөмкин. Бу безне гаҗәпләндерми, чөнки Гайсә болай дип алдан әйткән: «Кеше өчен өйдәгеләре дошман булыр» (Мат. 10:36). Әмма ул шулай ук, хакыйкать өчен зур бәя түләргә туры килсә дә, фатихалар күпкә күбрәк булачак дип ышандырган. (Марк 10:28—30 укы.)

12. Бер яһүд кешесе хакыйкать өчен нәрсә түләгән?

12 Яһүд булган Аарон исемле яшь бизнесмен мисалына игътибар итик. Рухи нәрсәләр белән кызыксынган бу кеше яшь чагыннан ук Аллаһы исемен әйтергә ярамый дип ышанган. Вакыт узу белән ул Йәһвә Шаһитләре белән танышкан, һәм алар аңа, тетраграмматонга сузык авазлар өстәсәң, бу сүзне «Йәһвә» дип укып була икәнлеген аңлаткан. Ааронны бу шулкадәр гаҗәпләндергән һәм шатландырган, ул хәтта раввиннар янына синагогага барган! Аарон алар Аллаһы исеме турында хакыйкатьне ишетергә шат булыр дип уйлаган, әмма алар аның шатлыгын уртаклашмаган. Моның урынына алар аңа төкергән һәм аны куып чыгарган. Моннан тыш, Ааронның туганнары белән мөнәсәбәтләре бозылган. Шулай да Аарон хакыйкатьне «сатып алган» һәм Аллаһының тугры хезмәтчесе булып киткән. Аарон кебек, без дә хакыйкатьне кешеләр белән мөнәсәбәтләрдән өстен куярга тәвәккәл.

13, 14. Хакыйкатьне «сатып алыр» өчен, безгә фикер йөртүебездә һәм тәртибебездә нинди үзгәрешләр ясарга кирәк булырга мөмкин? Мисал китерегез.

13 Аллаһы хупламаган фикер йөртү рәвеше һәм тәртип. Хакыйкатьне «сатып алып», Аллаһы нормалары буенча яшәр өчен, фикер йөртүебездә һәм тәртибебездә үзгәрешләр ясарга әзер булыйк. Рәсүл Петер андый үзгәрешләр турында болай дип язган: «Тыңлаучан балалар сыман булыгыз, Аллаһыны белгәнчегә кадәр булган нәфесләрегез буенча башка эш итмәгез, әмма... бар эшләрегездә изге булыгыз» (1 Пет. 1:14, 15). Бозыклык киң таралган Көринт шәһәрендә яшәүчеләргә, хакыйкатьне кабул итәр өчен, тормышларын бик нык үзгәртергә кирәк булган (1 Көр. 6:9—11). Бүген дә күп кенә кешеләр үз тормышларын һәм эш итү рәвешен үзгәртә. Петер мәсихчеләргә болай дип язган: «Үткәндә сез бу дөнья кешеләре кебек азгынлыкка, тыелгысыз тән теләкләренә, эчкечелеккә бирелеп, котырынкы һәм тыелгысыз эчү мәҗлесләрендә катнашып, җирәнгеч потларга табынып яшәдегез. Бүтән алай эшләмәгез» (1 Пет. 4:3).

14 Күп еллар Девинн белән Джасмин эчкечеләр булган. Девинн, яхшы сәркатип булса да, алкоголизм аркасында, бер эштә дә озак эшли алмаган. Ә Джасмин агрессив хатын-кыз булган һәм көч кулланган. Бер көнне, Джасмин урамда исерек килеш барганда, аны ике миссионер очраткан. Алар аңа Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим иткән, һәм ул ризалашкан. Миссионерлар бу пар янына килгәч, Джасмин да, Девинн да исерек булган. Алар миссионерлар чыннан да килер дип бер дә уйламаган! Киләсе тапкыр Девинн белән Джасмин миссионерларның килүенә әзер булган һәм аларны көткән. Алар Изге Язмаларны тырышып өйрәнгән һәм белгәннәрен кулланган. Өч ай эчендә алар эчүләрен ташлаган һәм үз никахларын рәсмиләштергән. Моның турында күп кенә авылдашлары ишеткән һәм Изге Язмаларны өйрәнә башлаган.

15. Хакыйкать өчен нәрсәдән баш тартырга авыр булырга мөмкин һәм ни өчен?

15 Аллаһы хупламаган гореф-гадәтләр. Изге Язмалардагы принципларга каршы килгән гореф-гадәтләрне калдыру үтә авыр булырга мөмкин — аеруча гаиләдәгеләр, хезмәттәшләр я якын дуслар басым ясаса. Мәсәлән, үлгәннәрне искә алу белән бәйле йолаларны кире каксак, бу якыннарыбызны бик рәнҗетергә мөмкин (Кан. 14:1). Ләкин күп кенә кешеләр, кыюлык күрсәтеп, андый йолалардан һәм гореф-гадәтләрдән баш тарта алган. Аларның үрнәкләре безгә ярдәм итә ала. Әйдәгез, борынгы Эфес шәһәрендә яшәгән кешеләрне мисал итеп алыйк.

16. Кайбер эфеслеләр нәрсә эшләгән?

16 Эфестә күпләр сихерчелек белән шөгыльләнгән. Мәсихче юл белән танышкан кешеләр, хакыйкатьне «сатып алыр» өчен һәм Аллаһы хупламаган эшләрне кире кагар өчен, нәрсә эшләгән? Изге Язмаларда болай диелә: «Ә сихерчелек белән шөгыльләнүчеләрнең шактый күбесе үз төргәкләрен җыеп, бар кеше алдында яндырды. Шул төргәкләрнең бәясен санап чыккач, барысы бергә 50 000 көмеш тәңкә чыкты. Шулай итеп, Йәһвә сүзе зур куәт белән үсә һәм ныгый барды» (Рәс. 19:19, 20). Бу адым букваль мәгънәдә кыйбатка төшсә дә, аның фатихасы бар нәрсәне каплаган.

17. а) Хакыйкать өчен безгә нәрсә түләргә кирәк булырга мөмкин? ә) Киләсе мәкаләдә нинди сорауларга җавап бирелер?

17 Ә сез хакыйкать өчен нинди бәя түләдегез? «Хакыйкать букетын» җыеп, барыбыз да вакытыбызны сарыф итә. Кайберәүләребезгә баю мөмкинлеген я башкалар белән мөнәсәбәтләрне югалтырга туры килде. Кемдер үз фикер йөртү рәвешен я тәртибен үзгәртте һәм Аллаһы хупламаган гореф-гадәтләрне калдырды. Без түләгән бәя нинди генә булмасын, хакыйкать күпкә кадерлерәк! Аның ярдәмендә без Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә ия булдык, ә аның белән дуслык — чын хәзинә. Хакыйкатьне белү нинди фатихалар китергәнен исәпкә алсак, аны сату акылга сыймаслык булып күренә. Алайса, ни өчен соң кайберәүләр хакыйкатьне «сатып җибәргән»? Безгә бу хатаны кабатламаска нәрсә ярдәм итәр? Бу сорауларга җавап киләсе мәкаләдә бирелер.

^ 8 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.