Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Гайсә үлеме алдыннан искә алган «хәйриячеләр» кемнәр алар һәм ни өчен аларны шулай дип атаганнар?

Гайсә үз тормышының соңгы кичендә, рәсүлләрен бер-берсе арасында күренекле урын эзләмәскә чакырып, болай дигән: «Халыкларның патшалары алар өстеннән хакимлек итә, һәм халыклар өстеннән хакимлеккә ия кешеләр хәйриячеләр дип атала. Ә сез андый булмагыз» (Лүк 22:25, 26).

«Хәйриячеләр» дигәндә, Гайсә кемне күздә тоткан? Борынгы язулар белән тәңкәләрдән күренгәнчә, греклар һәм римлылар абруйлы кешеләргә һәм идарәчеләргә «Эвергет», ягъни «хәйрияче», дигән титул биргән. Бу титул белән җәмгыять тормышына зур өлеш керткән кешеләрне атаганнар.

Бу титул күп кенә идарәчеләргә бирелгән. Мәсәлән, Мисыр идарәчеләре Птолемей III Эвергет (якынча б. э. к. 247—222 ел) һәм Птолемей VIII Эвергет (якынча б. э. к. 147—117 ел), шулай ук Рим идарәчеләре Юлий Цезарь (б. э. к. 48—44 ел) һәм Август (б. э. к. 31 ел — б. э. 14 елы). Шулай ук Яһүд патшасы Бөек Һируд мохтаҗ булганнарга кием таратканы һәм ачлыктан интеккән иленә бодай кайтарганы өчен бу титулга ия булган.

Адольф Дайсман исемле Изге Язмалар белгеченең сүзләре буенча, «хәйрияче» дигән титул элек бик киң таралган булган. Ул болай ди: «Борынгы язуларны тикшерсәгез, сез җиңел генә бу титулның йөзләгән тапкыр кулланылганын күрерсез».

Гайсә «Сез андый булмагыз» дип әйтеп, үз шәкертләренә нәрсә әйтергә теләгән? Ул аларны игелекле һәм юмарт булмаска өйрәткән булып чыгамыни? Әлбәттә, юк. Күрәсең, Гайсә бу очракта андый юмартлык күрсәткән кешеләрнең мотивларын күздә тоткан.

Гайсә көннәрендә байлар театраль тамашага һәм уеннарга, парклар һәм гыйбадәтханәләр төзелүенә иганә итеп акча биргән. Мотивлары нинди булган? Алар кешеләрнең сайлауларда үзләре өчен тавыш бирүләрен һәм үзләрен данлауларын теләгән. Бер белешмәлектә болай диелә: «Кайвакыт идарәчеләр риясыз юмартлык күрсәтсә дә, гадәттә, хәйрия эшләре сәяси эшләр белән бәйле булган». Гайсә үз шәкертләрен шундый шөһрәт яратудан һәм эгоистик теләкләр үстерүдән сакланырга дәртләндергән.

Берничә елдан соң рәсүл Паул да охшаш фикергә басым ясаган. Ул юмартлык дөрес мотивлардан булырга тиеш дип әйткән. Көринт шәһәрендә яшәүче мәсихчеләргә ул болай дигән: «Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, ә йөрәгендә карар иткәнчә бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 Көр. 9:7).