Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

48 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Башлаган эшегезне төгәлләгез

Башлаган эшегезне төгәлләгез

«Сез... башлаган шул эшне ашкынып башкарырга теләгәнегезне күрсәттегез. Ә хәзер аны төгәлләгез инде» (2 КӨР. 8:11).

35 ҖЫР «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез»

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Йәһвә безгә нәрсә эшләргә рөхсәт итә?

ЙӘҺВӘ безгә тормыш юлын сайларга рөхсәт итә. Шул ук вакыт ул безне акыллы карарлар кабул итәргә өйрәтә һәм, карарыбыз аңа хуш килсә, безгә уңышлы булырга булыша (Зәб. 119:173). Аллаһы Сүзендәге зирәклеккә колак салган чакта карарларыбыз күпкә акыллырак була (Евр. 5:14).

2. Карар кабул иткәч, нәрсә эшләү авыр булырга мөмкин?

2 Акыллы карар кабул итсәк тә, кайвакыт аны гамәлгә ашыру авыр. Кайбер мисалларга игътибар итик. Яшь абый-кардәш Изге Язмаларны тулысынча укып чыгарга карар итә; ул Изге Язмаларны берничә атна дәвамында һәр көн укый, әмма аннан соң ашкынуын югалта. Апа-кардәш пионер булырга карар итә, әмма гариза тутырырга ашыкмый. Өлкәннәр советы, көтүчеләр буларак, җыелыштагылар янына күбрәк килеп китәргә карар кабул итә, әмма, күп ай үткәч тә, бу эш кузгалмый кала. Бу ситуацияләр бер-берсеннән бик аерылып тора кебек, әмма чынлыкта аларны бер нәрсә берләштерә: кардәшләргә кабул иткән карарлары буенча эш итү авыр. Беренче гасырда Көринттә яшәгән мәсихчеләр дә шундый ук проблемага очраган. Алардан нәрсәгә өйрәнеп булганын карап китик.

3. Көринтлеләр нинди карар кылган, әмма нинди проблема туган?

3 Якынча б. э. 55 елында Көринттәге кардәшләр мөһим карар кабул иткән: алар үз кардәшләренә ярдәм итәргә булган. Көринтлеләр Иерусалим белән Яһүдиядәге кардәшләрнең ярлылыктан интегүләре турында ишеткән булган. Шулай ук аларга башка җыелышларның ярдәм күрсәтергә ниятләгәннәре мәгълүм булган. Шуңа күрә алар Паулдан ничек булышып булганы турында сораган. Паул бу игелекле, юмарт кардәшләргә күрсәтмәләр биргән һәм алар янына Титусны җибәргән; ул аларга иганәләр җыюны оештырырга ярдәм итәргә тиеш булган (1 Көр. 16:1; 2 Көр. 8:6). Әмма берничә айдан соң Паул көринтлеләрнең үз карары буенча эш итмәгәннәрен белеп алган. Алар, алга таба да сузган булса, үз иганәләрен Иерусалимга кирәкле вакытка җибәрергә өлгермәгән булыр иде (2 Көр. 9:4, 5).

4. 2 Көринтлеләргә 8:7, 10, 11 дән күренгәнчә, Паул көринтлеләрне нәрсәгә дәртләндергән?

Көринтлеләрнең ниятләре яхшы булган, шуңа күрә Паул аларны нык иманнары һәм юмарт булырга тырышканнары өчен мактаган һәм башлаган эшләрен төгәлләргә дәртләндергән. (2 Көринтлеләргә 8:7, 10, 11 укы.) Бу очрактан күренгәнчә, хәтта иманда нык торган мәсихчеләр дә кабул иткән карарларын гамәлгә ашыруны кичектерергә мөмкин.

5. Без нинди сорауларга җавап алырбыз?

5 Бәлки, көринтлеләр очрагында булган кебек, безгә дә кабул иткән карарларыбыз буенча эш итәргә кайвакыт авырдыр. Ни өчен? Чөнки, камилсезлек аркасында, без вакытны сузарга һәм мөһим эшләрне кичектерергә мөмкин. Яисә көтелмәгән хәлләр безгә теләгәнне чынга ашырырга комачау итә ала (Вәг. 9:11; Рим. 7:18). Кайбер очракларда безгә үз карарыбызны яңадан карап чыгарга туры килә. Ул чакта безгә нәрсә булышыр? Башлаган эшебезне төгәлләргә ни ярдәм итәр? Әйдәгез, бу сорауларга җавап табыйк.

АКЫЛЛЫ КАРАРЛАР КАБУЛ ИТӘРГӘ НӘРСӘ ЯРДӘМ ИТӘР?

6. Ни өчен безгә карарларыбызны яңадан карап чыгарга кирәк булырга мөмкин?

6 Кайбер карарларыбызны без беркайчан да үзгәртмәбез. Мәсәлән, без Йәһвәгә хезмәт итәргә карар иттек һәм тормыш иптәшебезгә тугрылык сакларга вәгъдә иттек — бу карарларыбыз какшамас (Мат. 16:24; 19:6). Әмма башка карарларны кайвакыт яңадан карап чыгарга туры килә. Ни өчен? Чөнки тормыш бер урында тормый. Акыллы карарлар кабул итәргә нәрсә ярдәм итәр?

7. Без нәрсә турында дога кылырга тиеш һәм ни өчен?

7 Аллаһыдан зирәклек сорагыз. Йәһвә Ягъкубны мондый сүзләр язарга дәртләндергән: «Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге җитмәсә, аны һәркемгә мул итеп, шелтәләмичә бирүче Аллаһыдан сорасын» (Ягък. 1:5). Теге я бу өлкәдә барыбызга да «зирәклек җитми». Шуңа күрә карар кабул иткәндә дә, аны яңадан карап чыкканда да Йәһвәгә таяныгыз. Йәһвә сезгә акыллы сайлау ясарга ярдәм итәчәк.

8. Карар кабул итәр алдыннан без нинди тикшерү үткәрергә тиеш?

8 Тирәнтен тикшерү үткәрегез. Аллаһы Сүзен һәм Йәһвә оешмасы чыгарган басмаларны өйрәнегез һәм үзегез ышанган кешеләр белән киңәшләшегез (Гыйб. сүз. 20:18). Башка эшкә урнашыргамы, юкмы? Башка җиргә күченергәме яисә күченмәскәме? Үзегезне тәэмин итәргә һәм хезмәт итәргә җиңелрәк булсын өчен, нинди белем алырга? Бар бу карарларны кабул итәр алдыннан тирәнтен тикшерү үткәрү үтә мөһим.

9. Үз-үзебез белән намуслы булсак, бу безгә нинди файда китерер?

9 Мотивларыгызны тикшерегез. Йәһвә өчен мотивларыбыз бик мөһим (Гыйб. сүз. 16:2). Ул безнең бар эшләрдә дә намуслы булуыбызны тели. Мотивларыбыз турында әйткәндә, без карарлар кабул иткән чакта үз-үзебез белән һәм башкалар белән тулысынча намуслы булырга тиеш. Югыйсә карарыбыз буенча эш итү авыр булыр. Әйтик, яшь абый-кардәш пионер хезмәтен башларга булган, ди. Әмма вакыт узу белән ул пионер нормасын үти алмавын аңлый һәм шатлыгын югалта. Ул пионер хезмәтен Йәһвәне шатландырырга теләп башлагандыр. Ә бәлки, чын мотивы әти-әнисен я башка берәр кешене шатландыру гына булгандыр?

10. Үзгәрешләр ясар өчен, безгә нәрсә кирәк?

10 Башка мисалга тукталыйк. Әйтик, бер өйрәнүче тәмәке тартуын ташларга тели, ди. Бер-ике атна ул тәмәке тартмый, әмма соңрак вәсвәсәгә бирелә башлый. Әмма ул Йәһвәне ярата һәм аны шатландырырга тели, шуңа күрә нәтиҗәдә җиңүче булып чыга (Көл. 1:10; 3:23).

11. Ни өчен конкрет адымнар ясау мөһим?

11 Конкрет адымнар ясагыз. Шул чакта максатларыгызга ирешү җиңелрәк булыр. Мәсәлән, Изге Язмаларны һәр көн укырга максат куйсагыз, уку графигын * төзегез. Ә кардәшләр янына ешрак килеп китәргә теләгән өлкәннәр, үз максатына ирешер өчен, мондый сораулар турында уйлана ала: «Без нинди кардәшләр килеп китүгә аеруча мохтаҗ икәнен билгеләдекме? Без алар янына нинди вакытта килеп китәчәгебезне хәл иттекме?»

12. Безгә нәрсә эшләргә кирәк булырга мөмкин һәм ни өчен?

12 Реалистик караш саклагыз. Беребезнең дә шөгыльләнергә теләгән бар эшләр өчен җитәрлек көч, вакыт һәм акчабыз юк. Шуңа күрә акыллы, реалистик караш сакларга кирәк. Берәр карарны чынга ашыру мөмкин түгел икәнен аңласагыз, аны үзгәртергә әзер булыгыз (Вәг. 3:6). Карарыгызны яңадан карап чыккач, кирәкле үзгәрешләр керткәч, аның буенча эш итәргә сезгә нәрсә ярдәм итәчәк? Биш адымга игътибар итик.

КАРАРЫГЫЗНЫ ТОРМЫШКА АШЫРЫРГА НӘРСӘ БУЛЫШЫР?

13. Карарыгыз буенча эш итәр өчен, кайдан көч алып була?

13 Аллаһыдан эш итәргә көч бирсен дип сорагыз. Аллаһы, сез карарыгыз буенча эш итә алсын өчен, сезгә «көч бирә» ала (Флп. 2:13). Шуңа күрә Йәһвәдән изге рух турында үтенеп сорагыз. Җавап килми кебек тоелган чакта да дога кылудан туктамагыз. Гайсә болай дип әйткән бит: «Бертуктаусыз сорагыз — [изге рух] сезгә бирелер» (Лүк 11:9, 13).

14. Лүк 14:28 дә китерелгән принцип сезгә ничек булыша ала?

14 План төзегез. (Лүк 14:28 укы.) Башлаган эшегезне төгәлләр өчен, сезгә план төзергә, ә аннан соң аның буенча эш итәргә кирәк. Карар кабул иткәч, аңа ирешер өчен нинди адымнар ясарга кирәклеген билгеләгез. Зур эшне кечкенәрәк эшләргә бүлегез — шулай күпкә җиңелрәк булыр. Мәсәлән, Паул көринтлеләрне иганә итеп бирәсе акчаларны ул килгән вакытта түгел, ә «һәр атнаның беренче көнендә» аерып куярга киңәш иткән (1 Көр. 16:2). Зур максатны кечкенә максатларга бүлсәгез, мин бу эшне башкара алмыйм дигән фикерләр сезне баса алмас.

15. Уегызда план коргач, тагын нәрсә эшләү мөһим?

15 Планыгызны кәгазьгә күчерегез, бу сезгә карарыгызны чынга ашырырга булышыр (1 Көр. 14:40). Мәсәлән, өлкәннәр советына мондый күрсәтмә бирелә: өлкәннәр кабул иткән карарларын язып барырга тиеш; шулай ук аларга кем теге я бу эшне башкарыр һәм кайчан аны төгәлләр икәнен дә язарга киңәш ителә. Бу җитәкчелекне тоткан өлкәннәргә эшләрен кичектермичә эшләргә, мөгаен, җиңелрәк булыр (1 Көр. 9:26). Шәхси эшләргә килгәндә дә, шул ук принципны кулланып карагыз. Мәсәлән, көндәлек эшләр исемлеген төзегез. Якын арада эшлисе эшләрегез исемлекнең беренче юлларында булсын. Бер яктан, бу сезгә ниятләгәнне үтәргә, ә икенче яктан, моны тизрәк эшләргә ярдәм итәр.

16. Кылган карарны чынга ашырыр өчен, нәрсә таләп ителә һәм Римлыларга 12:11 моны ничек күрсәтә?

16 Тырышлыклар куегыз. План буенча эш итү һәм башлаган эшне төгәлләү тырышлыклар таләп итә. (Римлыларга 12:11 укы.) Паул Тимутигә үзен өйрәтү эшенә «багышларга» һәм өйрәтү осталыгын үстерүне «дәвам итәргә» өндәгән. Башка рухи эшләргә килгәндә дә, без бу киңәшне куллана алабыз (1 Тим. 4:13, 16).

17. Карарыбызны чынга ашырганда, без Эфеслеләргә 5:15, 16 да язылган принципны ничек куллана алабыз?

17 Вакытыгызны акыллы кулланыгыз. (Эфеслеләргә 5:15, 16 укы.) Сез үз карарыгызны кайчан чынга ашырырга уйлыйсыз? Бу вакытны алдан билгеләгез һәм аны үзгәртмәгез. Камил шартлар килгәч, карарым буенча эш итә башлармын дип уйламагыз; мөгаен, камил шартлар килмәс тә (Вәг. 11:4). Мөһим эшләр вакыт һәм көч таләп итә. Әллә ни мөһим булмаган эшләргә вакытыгызны һәм көчегезне урларга юл куймагыз (Флп. 1:10). Мөмкин булса, тынычрак вакытны сайлагыз. Башкалар шуны белсен: сезне хәзер борчымау яхшырак булыр. Бәлки, сез телефоныгызны сүндерергә һәм электрон почта белән мессенджерларны әлегә тикшермәскә булырсыз *.

18, 19. Киртәләргә карамастан, карарыгыз буенча эш итәргә сезгә нәрсә булышыр?

18 Карарыгызның нәтиҗәләре турында уйланыгыз. Карарыгызның нәтиҗәсен сәяхәт белән чагыштырып була. Юлыгызда ниндидер киртә булса, сез, башка юлны сайлап, сәяхәтегезне дәвам итәрсез — сез бит билгеләнгән җиргә барып җитәргә бик телисез. Нәкъ шулай ук, карарыгызның нәтиҗәләре турында уйласагыз, бернинди киртәләргә карамастан, аны, мөгаен, чынга ашырырсыз (Гәл. 6:9).

19 Акыллы карарлар кабул итү һәм аны чынга ашыру җиңел түгел. Ләкин Йәһвә сезгә зирәклек белән көч бирер, һәм сез башлаган эшегезне төгәлли алырсыз.

65 ҖЫР Алга китешебез һәркемгә ачык булсын

^ 5 абз. Сез кабул иткән кайбер карарларыгызга үкенәсезме? Ә бәлки, сезгә акыллы карарлар кабул итәргә һәм алар буенча эш итәргә авырдыр? Бу мәкалә сезгә бу авырлыкны җиңәргә һәм башлаган эшегезне төгәлләргә ярдәм итәр.

^ 11 абз. Изге Язмаларны регуляр рәвештә укырга җиңелрәк булсын өчен, jw.org® сайтыннан «Изге Язмаларны уку графигы»н йөкләп була.

^ 17 абз. Вакытны акыллы кулланырга булышучы кайбер киңәшләрне «Уяныгыз!» журналының 2010 ел, апрель чыгарылышында «20 способов высвободить время» дигән мәкаләдә табып була.