Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Борынгы вакытта йорт идарәчеләре нинди вазифалар үтәгән?

Борынгы вакытта йорт идарәчеләре башка кешенең хуҗалыгы я милке өчен җаваплы булган. «Идарәче» дип тәрҗемә ителгән еврей һәм грек сүзләре кайвакыт күзәтчене я йорт хуҗалыгын алып баручы кешене аңлата.

Мисырда коллыкта булганда, Ягъкуб улы Йосыф бер мисырлының йорт идарәчесе булган. Йосыфның хуҗасы аңа шулкадәр ышанган ки, хәтта «үзенең бар нәрсәсен аның кулына тапшырган» (Ярат. 39:2—6). Соңрак Йосыф үзе дә, Мисырда кодрәтле хаким булып киткәч, үз йортында идарәчене билгеләп куйган (Ярат. 44:4).

Гайсә көннәрендә җир хуҗалары, гадәттә, үз биләмәләрендә түгел, ә шәһәрләрдә яшәгән. Шуңа күрә алар идарәчеләрне билгеләгән. Бу идарәчеләр эшчеләрнең көндәлек эшләре белән җитәкчелек иткән.

Идарәче нинди таләпләргә туры килергә тиеш булган? Беренче гасырда яшәгән Рим язучысы Колумелла идарәче итеп «тәҗрибә туплаган кешене» куярга киңәш иткән. Андый кеше «эшчеләрне оештыра ала, әмма ул чиктән тыш кырыс түгел», дип язган ул. Колумелла болай дип өстәгән: «Әмма иң мөһиме шул: идарәче белмәгәнен беләм дип уйламаска һәм яңа нәрсәләргә өйрәнергә әзер булырга тиеш».

Аллаһы Сүзендә идарәче образы мәсихче җыелышның эшчәнлегенә карата кулланыла. Мәсәлән, рәсүл Петер мәсихчеләрне үз сәләтләрен, «Аллаһының юмарт игелегенең яхшы идарәчеләре буларак», бер-берсенә «хезмәт итәр өчен кулланырга» дәртләндергән (1 Пет. 4:10).

Гайсә дә идарәче белән мисал кулланган, мәсәлән Лүк 16:1—8 дә. Гайсә, үзенең Патша буларак килү чоры турында пәйгамбәрлек әйткәндә дә, идарәче образын кулланган: «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене», ягъни «акыллы идарәчене», куярга вәгъдә иткән. Бу идарәченең төп вазифасы — соңгы көннәрдә Мәсих шәкертләренә өзлексез рәвештә рухи ризык бирү (Мат. 24:45—47; Лүк 12:42). «Акыллы идарәче» әзерләгән һәм тараткан басмалар өчен без шундый рәхмәтле. Бу рухи ризык иманыбызны ныгыта.