Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

45 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Изге рух безгә ничек ярдәм итә?

Изге рух безгә ничек ярдәм итә?

«Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (ФЛП. 4:13).

104 ҖЫР Изге рух — Аллаһы бүләге

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. а) Авырлыкларны җиңәргә безгә нәрсә ярдәм итә? ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

«КИЧЕРЕП чыккан сынавым турында уйланганда, мин аңлыйм: мин аны үзем генә үтеп чыга алмас идем»,— дип әйтә бер кардәшебез. Сезгә андый хисләр танышмы? Күпләребезгә таныш. Бәлки, сез берәр җитди авыру я якын кешенең үлеме аркасында газап чиккәнсездер. Хәзер, үткәннәрне искә төшереп, сез Йәһвәнең изге рухы ярдәмендә генә чыдам калганыгызны таныйсыздыр. Бу рух сезгә «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» биреп торган бит (2 Көр. 4:7—9).

2 Изге рух безгә явыз дөньяның тәэсиренә каршы торырга да ярдәм итә (1 Яхъя 5:19). Өстәвенә, безгә «явыз рухи көчләргә» каршы көрәшергә кирәк (Эфес. 6:12). Изге рух безгә авырлыкларда нинди ике юл белән ярдәм итә? Бу мәкаләдә без моны карап чыгарбыз. Моннан тыш, изге рух безгә мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итсен өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген белербез.

ИЗГЕ РУХ БЕЗГӘ КӨЧ БИРӘ

3. Йәһвә безгә ярдәм иткән юлларның берсе нинди?

3 Без, төрле авырлыкларга карамастан, үзебездән таләп ителгән бар нәрсәне башкара алсын өчен, Йәһвәнең изге рухы безгә көч бирә һәм шулай итеп безгә булыша. Бу — изге рух ярдәм иткән юлларның берсе. Сынаулары күп булса да, рәсүл Паул үз хезмәтен дәвам итә алган, чөнки ул «Мәсих кодрәтенә» таянган (2 Көр. 12:9). Үзенең икенче миссионерлык сәяхәте вакытында Паул, ашкынып вәгазьләүдән тыш, үзен матди яктан да кайгырткан. Көринттә ул Әкил белән Прискиллә йортында яшәгән. Аларның һөнәре палаткалар ясау булган. Шул ук эш белән шөгыльләнгәнгә, Паул алар белән эшләгән (Рәс. 18:1—4). Изге рух Паулга бу эшне дә башкарырга, яхшы хәбәрне дә таратырга көч биргән.

4. 2 Көринтлеләргә 12:7ә—9 буенча, Паулны нәрсә интектергән?

4 2 Көринтлеләргә 12:7ә—9 укы. Бу өзектә Паулның, «тәнемне чәнечке интектереп тора» диеп, нәрсә әйтәсе килгән? Тәнегезгә кайчан да булса чәнечке кадалган булса, сез моның никадәр зур авырту китергәнен аңлыйсыздыр. Димәк, чәнечкене телгә алып, Паул үзенә авырту китергән ниндидер сынау кичергәне турында әйткән. Ул бу сынауны үзен «камчылап торган» «Шайтан фәрештәсе» белән чагыштырган. Бәлки, Паулның чәнечкесе турыдан-туры Шайтан я аның җеннәре аркасында булмагандыр. Ләкин бу явыз рухлар, Паулның авыртуын көчәйтер өчен, бу чәнечкене тагы да тирәнрәк кертергә теләгән дип әйтеп була. Паул нәрсә эшләгән?

5. Йәһвә Паулның догаларына ничек җавап биргән?

5 Башта Паулның бу «чәнечкедән» арынасы килгән. Ул болай ди: «Раббыма, аны миннән алып куйсын дип, өч тапкыр ялвардым». Шулай да Паулның чәнечкесе калган. Йәһвә Паулның догаларына җавап бирмәгән дип әйтеп буламы? Юк. Ул догаларына җавап биргән. Йәһвә, проблеманы алып куймаса да, Паулга чыдам булырга көч биргән. Йәһвә болай дигән: «Кодрәтем, син көчсез булганда, тулысынча күрсәтелә» (2 Көр. 12:8, 9). Аллаһының ярдәме белән Паул шатлыгын һәм эчке тынычлыгын саклый алган! (Флп. 4:4—7)

6. а) Йәһвә догаларыбызга ничек җавап бирә ала? ә) Абзацта китерелгән шигырьләр сезгә ничек көч өсти?

6 Сезнең дә, Паул кебек, кайчан да булса Йәһвәдән берәр сынауны алып куюын сораганыгыз булдымы? Бәлки, кайнар үтенечләрегезгә карамастан, проблема калган я хәтта катлауланган да. Бәлки, сез Йәһвә үзегезне хупламый дип борчыла башлагансыздыр. Андый очракларда Паулның мисалын исегезгә төшерегез. Һич шикләнмәгез: Йәһвә, аның догаларына җавап биргән кебек, сезнең догаларыгызга да җавап бирәчәк! Йәһвә проблеманы алып куймастыр да, ләкин изге рухы аша ул сезгә чыдам булып калыр өчен кирәкле көч бирәчәк (Зәб. 61:3, 4). Без «бәреп төшерелсәк тә», Йәһвә безне калдырмаячак (2 Көр. 4:8, 9; Флп. 4:13).

ИЗГЕ РУХ БЕЗГӘ АЛГА БАРЫРГА ЯРДӘМ ИТӘ

7, 8. а) Нинди мәгънәдә изге рух җилгә охшаш? ә) Петер изге рухның эш итүен ничек сурәтләп биргән?

7 Изге рух безгә ярдәм иткән юлларның икенчесе нинди? Изге рух безгә алга барырга ярдәм итә. Изге рухны җил белән чагыштырып була. Диңгездә давыл булса да, юл уңаена искән җил ярдәмендә кораб кирәкле урынга барып җитә ала. Йәһвәнең изге рухы да безгә, сынауларга карамастан, портка — Аллаһының вәгъдә ителгән яңа дөньясына юнәлеш тотарга ярдәм итә.

8 Рәсүл Петер, балыкчы буларак, еш кына диңгезгә чыккан. Бәлки, шуңа күрә ул, изге рухның эш итүен сурәтләп бирер өчен, диңгез белән бәйле төшенчә кулланган. Ул болай дип язган: «Пәйгамбәрлек беркайчан да кеше ихтыярыннан тумаган, кешеләр Аллаһы иңдергәнне изге рух җитәкчелегендә сөйләгән». «Җитәкчелегендә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «хәрәкәткә китерелеп» дигәнне аңлата (2 Пет. 1:21, иск.).

9. «Хәрәкәткә китерелеп» дигәндә, Петер, асылда, нинди образ кулланган?

9 «Хәрәкәткә китерелеп» дигәндә, Петер, асылда, нинди образ кулланган? Бер Изге Язмалар белгече әйткәнчә, ул «диңгез белән бәйле гаҗәеп бер метафораны кулланган». Шул ук грек сүзенең башка бер формасын Лүк тә кулланган; ул җил корабны «алып китте» дип язган (Рәс. 27:15). Асылда, Петер шуны әйткән: кораб диңгездә җил ярдәмендә йөргән кебек, Изге Язмаларны язучылар да үз эшен изге рух тәэсирендә башкарган. Шул ук белгеч болай дигән: «Пәйгамбәрләр үз җилкәннәрен киергән». Шулай итеп, Йәһвә «җил» истергән, ягъни изге рух биргән, ә Изге Язмаларны язуда катнашкан кешеләр, үз чиратында, шул рух җитәкчелегендә эш иткән.

1 АДЫМ: регуляр рәвештә рухи эшләрдә катнашыгыз

2 АДЫМ: бу эшләрне мөмкин кадәр ашкыныбрак башкарыгыз (11 нче абзацны кара.) *

10, 11. Изге рух безне алып барсын өчен, без нинди ике адым ясарга тиеш? Мисал китерегез.

10 Билгеле, бүген Йәһвә кешеләрне Изге Язмаларны язарга рухландырмый. Шулай да изге рух Аллаһы халкына әле дә тәэсир итеп тора. Йәһвә әле дә бу «җилне» истерә. Изге рух безнең белән җитәкчелек итсен өчен, без үз ягыбыздан нәрсә эшли алабыз? Бездән нәрсә таләп ителә?

11 Мондый мисал турында уйланыйк. Кораб җил ярдәмендә алга бара алсын өчен, диңгезче ике адым ясарга тиеш. Беренчедән, ул, диңгезгә чыгып, җилләр искән урынга барырга тиеш. Кораб порттан чыкмаса, җилләрдән бернинди файда булмас бит. Икенчедән, диңгезче җилкәнне күтәреп киерергә тиеш, чөнки, җилләр уңай якка иссә дә, корабның җилкәне күтәрелгән булмаса, ул алга бара алмас. Корабка җил кирәк булса, безгә, Йәһвәгә уңышлы хезмәт итәр өчен, изге рух кирәк. Изге рух безгә тәэсир итсен өчен, без дә, диңгезче кебек, ике адым ясарга тиеш. Беренчедән, без изге рух «искән» җирдә булырга, ягъни рухи эшләрдә катнашырга, тиеш. Икенчедән, без «җилкәнебезне киерергә», ягъни бу эшләрне мөмкин кадәр ашкыныбрак башкарырга, тиеш (Зәб. 119:32). Бу адымнарны ясасак, изге рух безне алып барыр һәм хәтта давылга охшаш сынаулар белән каршылыклар да безне туктата алмас. Изге рух безгә яңа дөньяга алып баручы юлдан тайпылмаска ярдәм итәчәк.

12. Без хәзер нәрсә карап чыгарбыз?

12 Шулай итеп, без изге рухның безгә нинди ике юл белән булышканын карап чыктык. Изге рух, безгә көч биреп, сынауларда тугры булып калырга ярдәм итә. Шулай ук ул безгә, мәңгелек тормышка алып баручы юлны калдырмыйча, алга барырга булыша. Ә хәзер, әйдәгез, изге рух безгә күбрәк тәэсир итсен өчен, нинди дүрт эштә катнашырга кирәклеген карап чыгыйк.

ИЗГЕ РУХ СЕЗГӘ НЫГРАК ТӘЭСИР ИТСЕН

13. 2 Тимутигә 3:16, 17 буенча, Изге Язмалар безгә ничек тэсир итә ала, әмма бездән нәрсә таләп ителә?

13 Беренчедән, Аллаһы Сүзен тикшерегез. (2 Тимутигә 3:16, 17 укы.) «Аллаһы тарафыннан рухландырылган» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «Аллаһы өргән» дип тәрҗемә ителә. Без Изге Язмаларны укыганда һәм уйланганда, Аллаһының үгет-нәсыйхәтләре күңелебезгә һәм акылыбызга үтеп керә. Бу безне тормышыбызны Йәһвәнең ихтыярына туры китерергә дәртләндерә (Евр. 4:12). Әмма, изге рух безгә мөмкин кадәр күбрәк тәэсир итсен өчен, без Изге Язмаларны тикшерүгә һәм тирән итеп уйлануга регуляр рәвештә вакыт бүлеп куярга тиеш. Ул чакта Аллаһы Сүзе сөйләмебезгә һәм эш итү рәвешебезгә тәэсир итәчәк.

14. а) Ни өчен мәсихче очрашуларыбызда изге рух «исә» дип әйтеп була? ә) Җыелышта «җилкәнебез» киерелгән булсын өчен, нәрсә эшләү мөһим?

14 Икенчедән, Аллаһыга имандашлар белән бергә гыйбадәт кылыгыз (Зәб. 22:22). Мәсихче очрашуларыбызны изге рух «искән» урын дип атап була. Очрашуларыбызда Йәһвә рухы хөкем сөрә (Ачыл. 2:29). Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки, кардәшләр белән җыелганда, без догада изге рух сорыйбыз, Аллаһы Сүзенә нигезләнгән Пашалык җырларын җырлыйбыз һәм изге рух билгеләп куйган абый-кардәшләрнең Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләрен ишетәбез. Шул ук изге рух апа-кардәшләргә әзерләнеп чыгыш ясарга ярдәм итә. Әмма, изге рух безгә ныграк тәэсир итсен өчен, без җыелыш очрашуларына әзерләнгән килеш килергә һәм актив катнашырга тиеш. Ул чакта «җилкәнебез» киерелгән булыр.

15. Изге рухның хезмәттә тәэсире нинди һәм бездән нәрсә көтелә?

15 Өченчедән, вәгазь эшендә катнашыгыз. Вәгазьдә Изге Язмаларны кулланганда, изге рух безгә булыша (Рим. 15:18, 19). Изге рух безгә күбрәк дәрәҗәдә ярдәм итсен өчен, без вәгазь эшендә регуляр рәвештә катнашырга һәм Изге Язмаларны мөмкин кадәр ешрак кулланырга тиеш. Кешеләр белән әңгәмәләрегез уңышлырак булсын өчен, эш дәфтәрендә китерелгән кереш сүзләрне кулланырга тырышыгыз.

16. Изге рух алыр өчен иң яхшы алым нинди?

16 Дүртенчедән, Йәһвәгә дога кылыгыз (Мат. 7:7—11; Лүк 11:13). Йәһвәдән догада изге рух сорау — аны алыр өчен иң яхшы алым. Бернәрсә дә: төрмә стеналары да, Шайтан да — догаларыбызның Йәһвәгә барып җитүенә комачаулый алмый; изге рух та безгә бер киртәсез ирешә ала (Ягък. 1:17). Изге рух безгә күбрәк дәрәҗәдә ярдәм итсен өчен, без ничек дога кылырга тиеш? Җавапны догага кагылышлы бер мисалда табып була. Бу мисал Лүк бәян иткән яхшы хәбәрдә генә китерелә. Әйдәгез, аны җентекләбрәк карап чыгыйк *.

ЯЛВАРЫП ДОГА КЫЛЫГЫЗ

17. Гайсәнең Лүк 11:5—9, 13 тә язылган мисалыннан күренгәнчә, догабыз нинди булырга тиеш?

17 Лүк 11:5—9, 13 укы. Гайсәнең мисалы изге рух турында ничек дога кылырга кирәклеген аңларга булыша. Бу мисалдагы кеше икмәкне «үз дигәнендә нык торганга» ала. Инде төн уртасы булса да, бу кеше үз дустыннан кирәк булганны сорарга оялмаган (Лүк 11:8) *. Бу мисалны Гайсә дога белән ничек бәйләгән? Ул болай дигән: «Бертуктаусыз сорагыз — сезгә бирелер, бертуктаусыз эзләгез — табарсыз, бертуктаусыз шакыгыз — сезгә ачарлар». Без моннан нәрсәгә өйрәнәбез? Изге рух безгә ярдәм итсен өчен, без изге рухны ялварып сорарга тиеш.

18. Гайсәнең мисалы буенча, ни өчен Йәһвәнең безгә изге рух бирәчәгендә шикләнмәскә була?

18 Гайсәнең мисалы безгә ни өчен Йәһвә изге рух бирәчәк икәнен дә аңларга булыша. Мисалдагы кунакчыл кеше төнлә килгән кунагын ашатырга теләгән, әмма өендә тәкъдим итәрлек бернәрсәсе дә булмаган. Бу кеше үз дустына мөрәҗәгать иткәч, тегесе аңа ярдәм итәргә һәм икмәк бирергә ризалашкан. Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Камилсез кеше үз якынына ярдәм иткән икән, игелекле күктәге Атабыз безгә бигрәк тә ярдәм итәргә тели! Ул үзеннән изге рухын ялварып сораган кешеләргә аны юмартлык белән бирә! Дога кылганда, һич шикләнмәгез: Йәһвә изге рух турында үтенечләребезгә, һичшиксез, җавап бирәчәк! (Зәб. 10:17; 66:19)

19. Ни өчен без җиңүчеләр булырбыз?

19 Шайтанның өзлексез һөҗүмнәренә карамастан, без җиңүчеләр булып чыга алабыз. Ни өчен? Чөнки изге рух безгә ике юл белән булыша. Беренчедән, ул безгә сынауларны кичереп чыгар өчен кирәкле көч бирә. Икенчедән, изге рух «җилкәнебезне һава белән тутыра» һәм безгә Йәһвәгә тугры хезмәт итәргә ярдәм итә, безне яңа дөньяга алып бара. Әйдәгез, һәрвакыт изге рух җитәкчелеге буенча эш итәргә тәвәккәл булыйк!

41 ҖЫР «И Раббым, догамны ишет»

^ 5 абз. Бу мәкаләдә Аллаһы рухының безгә авырлыкларны кичереп чыгарга ничек булышканы аңлатыла. Без шулай ук, изге рух безгә мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итсен өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген белербез.

^ 16 абз. Дога Гайсәнең тормышында бик мөһим роль уйнаган. Яхшы хәбәр китапларын язуда катнашкан башка кешеләргә караганда, Лүк моңа күбрәк игътибар иткән (Лүк 3:21; 5:16; 6:12; 9:18, 28, 29; 18:1; 22:41, 44).

^ 17 абз. 2018 елның июль аендагы эш дәфтәрендә «үз дигәнендә нык торганга» дигән сүзләргә аңлатманы карагыз.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМАЛАР: 1 АДЫМ: ирле-хатынлы пар, имандашлары белән Патшалык Залында очрашып, Йәһвә рухы булган җирдә җыела. 2 АДЫМ: шул ук кардәшләр җыелыш очрашуына әзерләнеп килеп катнаша. Изге Язмаларны тикшерү, вәгазьдә катнашу һәм дога кылу турында әйткәндә дә, без бу эшләрдә регуляр рәвештә катнашырга һәм моны мөмкин кадәр ашкыныбрак башкарырга тиеш.