Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

47 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Левилеләр китабыннан рухи хәзинәләр табыгыз

Левилеләр китабыннан рухи хәзинәләр табыгыз

«Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм... файдалы» (2 ТИМ. 3:16).

98 ҖЫР Изге Язмалар — Аллаһы Сүзе

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Ни өчен мәсихчеләр Левилеләр китабын тикшерергә тиеш?

РӘСҮЛ Паул үзенең яшь дусты Тимутигә «бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм... файдалы» дип исенә төшергән (2 Тим. 3:16). Бу сүзләр Левилеләр китабына да кагыла. Сез шул китап турында нәрсә уйлыйсыз? Кайберәүләр бу китапка искергән кагыйдәләргә кебек карый, әмма мәсихчеләрнең карашы аерылып тора.

2 Чыннан да, Левилеләр китабы — борынгы китап. Ул якынча 3 500 ел элек язылган булган. Шулай да Йәһвә аны «безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен» калдырырга булган (Рим. 15:4). Левилеләр китабы безгә Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен аңларга ярдәм итә, шуңа күрә без бу китапны тикшерергә тиеш. Бу китаптан без күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Әйдәгез, кайбер файдалы фикерләрне карап китик.

ЙӘҺВӘ ХУПЛАВЫН НИЧЕК АЛЫРГА?

3. Ни өчен Гөнаһ йолу көнендә корбаннар китерелгән булган?

3 Беренчедән, корбаннарыбыз Аллаһыга яраклы булсын өчен, без аның хуплавына ия булырга тиеш. Һәр ел Гөнаһ йолу көнендә Исраил халкы бергә җыелган. Ул көнне баш рухани махсус корбаннар китергән. Бу корбаннар исраиллеләргә кичерелүгә мохтаҗ булганнарын исләренә төшереп торган. Баш рухани, Иң изге бүлмәгә корбан канын керткәнче, башка бер мөһим эшне башкарырга тиеш булган. Бу эш гөнаһлар кичерелүеннән дә мөһимрәк булган.

(4 нче абзацны кара.) *

4. Левилеләр 16:12, 13 тә күрсәтелгәнчә, баш рухани Гөнаһ йолу көнендә Иң изге бүлмәдә башта нәрсә эшләгән? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

4 Левилеләр 16:12, 13 укы. Гөнаһ йолу көнен күз алдыгызга китерегез: баш рухани изге чатырга керә. Бу көнне ул Иң изге бүлмәгә өч тапкыр керергә тиеш. Бер кулына ул — фимиам тулы савыт, ә икенчесенә утлы күмер тулы алтын соскы ала. Аннан соң баш рухани Иң изге бүлмәне аерып торган чаршау алдында тукталып кала. Хөрмәт тулы йөрәк белән ул Иң изге бүлмәгә керә һәм килешү сандыгы алдына килеп баса. Символик мәгънәдә ул Йәһвә Аллаһы алдында басып тора! Баш рухани утлы күмер өстенә фимиам * сала, һәм бүлмә хуш ис белән тула. Соңрак ул хайваннарның канын кертер өчен Иң изге бүлмәгә тагын ике тапкыр керәчәк. Игътибар итегез: баш рухани башта фимиам яндыра, ә аннан соң гына хайваннарның канын кертә.

5. Фимиамның ничек итеп кулланылуыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

5 Гөнаһ йолу көнендә фимиамның ничек итеп кулланылуыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Изге Язмаларда Йәһвә хуп күргән догалар фимиам белән чагыштырыла (Зәб. 141:2; Ачыл. 5:8). Баш рухани фимиамны Йәһвә алдына курку-хөрмәт белән керткән. Без дә, Йәһвәгә дога кылганда, шундый ук караш сакларга тиеш. Йөрәгебез Аллаһы алдында хөрмәт хисе белән тулы. Галәмнең Барлыкка Китерүчесе безгә үзенә дога кылырга һәм якынлашырга рөхсәт итә (Ягък. 4:8). Без аңа моның өчен шундый рәхмәтле! Ул безне үз дуслары итеп кабул итә! (Зәб. 25:14) Без бу хөрмәтне бик кадерлибез һәм Аллаһыны күңелсезләндерергә һич тә теләмибез.

6. Баш руханиның, фимиамны яндыргач кына, корбаннар китерүе Гайсә хезмәте белән ничек бәйле?

6 Баш рухани башта фимиамны яндырган, ә аннан соң гына корбаннар китергән. Шулай эшләп, баш рухани, Иң изге бүлмәгә кан кертер алдыннан, Аллаһының хуплавын алган. Бу безгә Гайсәнең хезмәтенә кагылышлы бер якны ачыклый. Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә, Йәһвә аның йолым корбанын кабул итсен өчен, башта саф тормыш алып барырга һәм Аллаһыга тугрылык саклап яшәргә тиеш булган. Шулай эшләп, Гайсә Йәһвәнең нормалары буенча яшәү иң яхшы нәрсә икәнен раслар иде. Ул үз Атасының хакимлеген аклар иде, ягъни идарә итү юлы иң дөрес һәм иң гадел икәнен исбатлар иде. Бу кешелекне коткарудан да мөһимрәк булган.

7. Ни өчен Гайсәнең тормыш рәвеше Йәһвәне сөендергән?

7 Гомере буе Гайсә Мәсих Аллаһыга камил рәвештә тыңлаучан булган. Вәсвәсәләр белән сынауларга очраса да һәм җәфалы үлем кичерәчәген белсә дә, Гайсә Йәһвә хакимлеген акларга тәвәккәл булган (Флп. 2:8). Сынаулар вакытында Гайсә «ачы тавыш белән һәм елый-елый дога кылган» (Евр. 5:7). Гайсәнең эчкерсез догалары аның тугры булуын күрсәткән һәм тыңлаучан булу теләген тагы да ныгыткан. Йәһвә өчен Гайсәнең догалары хуш исле фимиам кебек булган. Гайсәнең тормыш рәвеше аның Атасын сөендергән һәм хакимлеген яклаган.

8. Без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?

8 Гайсәдән үрнәк алып, без сафлык саклап яшибез һәм тугрылык белән Йәһвәнең законнарын үтибез. Сынаулар вакытында без, Йәһвәнең хуплавын алырга теләгәнгә, аңардан ярдәм сорап ялварабыз. Шулай эшләп, без Йәһвә хакимлеге ягында торуыбызны күрсәтәбез. Әмма без шуны да таныйбыз: Йәһвә хөкем иткән нәрсәләрне эшләсәк, ул догаларыбызны кабул итмәячәк. Ә инде Йәһвәнең нормалары буенча яшәсәк, эчкерсез догаларыбызның Йәһвә өчен хуш исле фимиам кебек булуына шикләнмәскә була. Тугрылыгыбыз һәм сафлыгыбыз күктәге Атабызны сөендерәчәк (Гыйб. сүз. 27:11).

РӘХМӘТ ХИСЕ ҺӘМ МӘХӘББӘТ БЕЗНЕ ХЕЗМӘТ ИТӘРГӘ ДӘРТЛӘНДЕРӘ

(9 нчы абзацны кара.) *

9. Ни өчен исраиллеләр татулык корбаннарын китергән?

9 Икенчедән, без Йәһвәгә рәхмәтле булганга хезмәт итәбез. Моны яхшырак аңлар өчен, әйдәгез, исраиллеләр китергән татулык корбаны турында сөйләшик *. Левилеләр китабында әйтелгәнчә, исраиллеләр татулык корбаннарын китергән. Кайвакыт алар моны «рәхмәт йөзеннән» эшләгән (Лев. 7:11—13, 16—18). Алар бу корбанны китерергә мәҗбүр булмаган, ә моны үз теләгеннән чыгып эшләгән. Бу ирекле корбан булган. Кеше аны Йәһвәне яратканга китергән. Корбанны китергән кеше, аның гаиләсе һәм руханилар корбанга китерелгән итне бергә ашаган. Ләкин корбанның билгеле бер өлешләре Йәһвәнеке генә булган. Нинди өлешләре?

(10 нчы абзацны кара.) *

10. Левилеләр 3:14—16 да искә алынган татулык корбаны Гайсәнең хезмәтенә кайсы яктан охшаш?

10 Өченчедән, яратудан чыгып без Йәһвәгә иң яхшысын бирәбез. Йәһвә хайван маен иң яхшы өлеш итеп күргән. Шулай ук Аллаһы өчен эчке әгъзалар, шул исәптән бөерләр дә, аеруча кадерле булган. (Левилеләр 3:6, 12, 14—16 укы.) Шуңа күрә, берәр кеше ирекле рәвештә корбанның эчке әгъзаларын һәм маен корбанга китергәндә, бу Йәһвәгә бик ошаган. Андый корбаннар китергән кеше Йәһвәгә иң яхшысын бирергә теләгәнен күрсәткән. Шул рәвешчә Гайсә Мәсих тә, яратудан чыгып Йәһвәгә ихлас күңелдән хезмәт итеп, Йәһвәгә иң яхшысын биргән (Яхъя 14:31). Гайсә Аллаһының ихтыярын үтәүдән шатлык тапкан; ул Аллаһы канунын бик яраткан (Зәб. 40:8). Гайсәнең үз теләге буенча хезмәт итүен күрү Йәһвәгә, һичшиксез, зур сөенеч китергән!

Йәһвәгә карата ярату безне аңа иң яхшысын бирергә дәртләндерә (11, 12 нче абзацларны кара.) *

11. Ни өчен Йәһвәгә хезмәт итүебез татулык корбанына охшаш һәм ни өчен бу безне рухландыра?

11 Йәһвәгә хезмәт итүебез татулык корбанына охшаш, чөнки, хезмәтебезне ирекле рәвештә башкарып, без Йәһвәне яратканыбызны күрсәтәбез. Без Йәһвәгә иң яхшысын бирәбез һәм моны яратудан чыгып эшлибез. Үзенең миллионлаган хезмәтчеләренең яратудан чыгып хезмәт итүләрен күргәндә, Йәһвәнең йөрәге куана! Йәһвә эшләребезне генә түгел, ә мотивларыбызны да кадерли. Моны белү рухландыра! Сез олы яшьтә булсагыз һәм хезмәттә элеккегечә күп эшли алмасагыз, Йәһвә хәлегезне аңлый. Бәлки, сез корбаннарыгыз әһәмиятсез дип уйлыйсыздыр, әмма Йәһвә яхшы күрә: мәхәббәт сезне мөмкин булганын эшләргә дәртләндерә. Иң яхшысын бирүегез аңа шатлык китерә.

12. Йәһвә татулык корбанына ничек караган һәм бу безне нәрсәгә өйрәтә?

12 Татулык корбаннарының китерелүе безнең өчен нинди әһәмияткә ия? Ут корбанга китерелгән хайванның иң яхшы өлешләрен йотканда, төтен күккә күтәрелгән. Йәһвәнең йөрәгенә бу хуш килгән. Сезнең тырышып башкарган хезмәтегезне дә Йәһвә хуш күрә (Көл. 3:23). Аллаһының сезгә хуплаулы караш белән карап елмайганын күз алдына китерегез. Хезмәттәге эшләрегез зурмы, кечкенәме, Йәһвә мәхәббәт эшләрегезне хәзинәдәй кадерле дип саный. Ул тырышлыкларыгызны мәңге хәтердә саклаячак (Мат. 6:20; Евр. 6:10).

ЙӘҺВӘ ҮЗ ОЕШМАСЫН ФАТИХАЛЫЙ

13. Левилеләр 9:23, 24 буенча, Йәһвә яңа билгеләнгән руханиларга үз хуплавын ничек белдергән?

13 Дүртенчедән, Йәһвә үз оешмасының җирдәге өлешен фатихалый. Б. э. к. 1512 елдагы вакыйгаларны күзаллыйк. Синай тавы итәгендә изге чатыр корылды (Чыг. 40:17). Муса хәзер Һарун белән аның угылларын руханилар итеп билгеләргә тиеш. Исраил халкы, руханиларның беренче корбаннар китерүен күрер өчен, анда килә (Лев. 9:1—5). Йәһвә яңа гына билгеләнгән руханиларга үз хуплавын ничек белдерәчәк? Һарун белән Муса халыкка фатиха сүзләре әйткәч, Йәһвә җибәргән ут мәзбәхтәге корбаннарны йотып ала! (Левилеләр 9:23, 24 укы.)

14. Ни өчен Йәһвәнең Һарун белән руханиларны хуплавы безнең өчен мөһим?

14 Күктән иңгән ут Йәһвәнең Һарун белән аның угылларын хуплаганын күрсәткән. Моны күргәч, исраиллеләр шуңа төшенгән: әгәр Йәһвә руханиларны хуплый икән, алар да руханиларга терәк булырга тиеш. Йәһвәнең Исраил руханиларын хуплавы безгә ничек тә булса кагыламы? Әйе, чөнки руханиларның хезмәте киләчәкнең күләгәсе генә булган: Гайсә Мәсих — Бөек Баш руханиебыз, һәм ул 144 000 патша-рухани белән бергә күктә идарә итәчәк (Евр. 4:14; 8:3—5; 10:1).

Йәһвә үз оешмасын фатихалый һәм җитәкли. Без дә бөтен йөрәгебез белән аның оешмасы яклы була алабыз (15—17 нче абзацларны кара.) *

15, 16. Йәһвәнең «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» хуплаганы нәрсәдән күренә?

15 1919 елда Гайсә майланган мәсихчеләрнең кечкенә төркемен «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» итеп билгеләгән. Бу хезмәтче вәгазь эше белән җитәкчелек итә һәм Мәсих шәкертләренә «ризыкны үз вакытында өләшә» (Мат. 24:45). Без Йәһвәнең ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене фатихалаганын үз күзләребез белән күрәбезме?

16 Шайтан һәм аның дөньясы ышанычлы һәм акыллы хезмәтче башкарган эшкә киртәләр кора. Йәһвә ярдәм итмәгән булса, хезмәтче үзенә тапшырылган эшне башкарып чыга алмас иде. Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышына карамастан, бетмәс эзәрлекләүләргә, дөньякүләм кризисларга һәм гаделсез мөгамәләгә карамастан, ышанычлы һәм акыллы хезмәтче мәсихчеләрне рухи ризык белән тәэмин итеп тора. Без мул рухи ризыкка ия һәм аны түләүсез алабыз. Басмаларыбыз 900 дән артык телгә тәрҗемә ителә. Һичшиксез, бу Йәһвәнең үз ышанычлы хезмәтчесен фатихалаганын раслый. Вәгазь эше Йәһвәнең фатихасына тагын бер дәлил булып тора. Яхшы хәбәр бит «бөтен җиһанда» вәгазьләнә (Мат. 24:14). Әйе, Йәһвә үз оешмасын җитәкли һәм фатихалый!

17. Без Йәһвә кулланган оешма ягында торуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

17 Үзебезгә мондый сорау биреп була: «Мин Аллаһы оешмасында булуымны кадерлимме?» Йәһвәнең үз оешмасын куллануы ап-ачык һәм бәхәссез. Без моны күктән иңгән утны күргәндәй күрәбез. Һичшиксез, без Аллаһы оешмасында булу мөмкинлеге өчен Йәһвәгә бик рәхмәтле (1 Тис. 5:18, 19). Без Аллаһы җитәкләгән оешма ягында торуыбызны ничек күрсәтә алабыз? Басмаларыбыз, очрашуларыбыз, район һәм региональ конгрессларыбыз аша бирелгән җитәкчелекне кулланып. Өйрәтү һәм шәкертләр әзерләү эшендә кулыбыздан килгәнчә катнашып та, без оешмабыз яклы булуыбызны күрсәтәбез (1 Көр. 15:58).

18. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

18 Әйдәгез, Левилеләр китабыннан белгәннәребезне кулланырга тәвәккәл булыйк. Йәһвә корбаннарыбызны кабул итсен өчен, аны сөендерергә тырышыйк. Йәһвәгә рәхмәт йөзеннән хезмәт итик. Йәһвәне бөтен йөрәгебез белән ярату безне аңа алга таба да иң яхшысын бирергә дәртләндерсен. Йәһвә фатихалаган оешмага булышлык итәр өчен, кулыбыздан килгәннең барысын да эшлик. Шулай эшләп, без Йәһвә Шаһитләре булу хөрмәтен кадерләгәнебезне күрсәтербез!

96 ҖЫР Аллаһы Сүзе — хәзинә

^ 5 абз. Левилеләр китабында Йәһвәнең борынгы Исраилгә биргән кануннары язылган. Мәсихчеләр буларак, без бу кануннарга буйсынырга мәҗбүр түгел, ләкин алар безнең өчен әле дә файдалы булып кала. Бу мәкаләдә без Левилеләр китабыннан нәрсәгә өйрәнеп булганын белербез.

^ 4 абз. Изге чатырда яндырылган фимиам изге дип саналган. Исраиллеләр фимиамны Йәһвәгә хезмәт итүдә генә кулланган (Чыг. 30:34—38). Изге Язмаларда беренче гасырдагы мәсихчеләр үз хезмәтләрендә фимиам кулланган дип беркайда да язылмаган.

^ 9 абз. Күбрәк мәгълүматны «Изге Язмаларны аңлау» (рус) энциклопедиясенең «Приношения» дигән мәкаләсендә һәм «Күзәтү манарасы»ның 2012 ел, 15 гыйнвар чыгарылышында, 18 б., 11 абзацта, табып була.

^ 54 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: йолу көнендә баш рухани Иң изге бүлмәгә фимиам белән утлы күмер алып керә. Бүлмә хуш ис белән тула. Соңрак баш рухани Иң изге бүлмәгә гөнаһ йолу корбанының канын да кертәчәк.

^ 56 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: исраилле үз гаиләсе белән, Йәһвәгә рәхмәтле булуын күрсәтер өчен, руханига татулык корбаны буларак сарык тапшыра.

^ 58 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Җирдәге хезмәте вакытында Гайсә, Йәһвәнең әмерләрен үтәп һәм үз шәкертләрен шул әмерләрне тотарга өйрәтеп, үз Атасына яратуын күрсәткән.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Олы яшьтәге апа-кардәш, сәламәтлек белән бәйле авырлыкларына карамастан, Йәһвәгә иң яхшысын биреп, хатлар ярдәмендә вәгазьли.

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: 2019 елның февраль аенда Җитәкче совет әгъзасы Геррит Лёш немец телендә яңадан карап чыгылган «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең чыгуын игълан итә; кардәшләр моңа бик шат һәм рәхмәтле. Бүген Германиядәге вәгазьчеләр, бу апа-кардәшләр кебек, яңа чыккан Изге Язмаларны хезмәттә кулланырга бик шат.