Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

42 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

103 ҖЫР Көтүчеләр — бүләк итеп бирелгән кешеләр

«Бүләк итеп» бирелгән кешеләрне кадерләгез

«Бүләк итеп» бирелгән кешеләрне кадерләгез

«Югарыга күтәрелгәч, ул... бүләк итеп кешеләр бирде» (ЭФЕС. 4:8).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Хезмәттәш ярдәмчеләр, өлкәннәр һәм район күзәтчеләре безгә ничек булыша һәм без аларга рәхмәтле булганыбызны ничек белдерә алабыз?

1. Гайсә безгә нинди бүләкләр биргән?

 ГАЙСӘ бик юмарт шәхес. Бер кеше дә аның белән тиңләшә алмый. Җирдә яшәгәндә, Гайсәнең могҗизалар кылыр өчен көче булган, һәм ул, саранланмыйча, аны кешеләргә ярдәм итәр өчен кулланган (Лүк 9:12—17). Гайсә безнең хакка хәтта тормышын аямаган. Бу аның иң зур бүләге булган (Яхъя 15:13). Терелеп торганнан соң да, Гайсә юмартлык күрсәтүен дәвам иткән. Ул, үз шәкертләрен өйрәтер һәм юатыр өчен, Йәһвәдән аларга изге рух бирүен сораган (Яхъя 14:16, 17, иск.; 16:13). Ә бүген Гайсә безне җыелыш очрашулары аша өйрәтә һәм бөтен дөнья буйлап шәкертләр булдырырга ярдәм итә (Мат. 28:18—20).

2. Эфеслеләргә 4:7, 8 дә Гайсәнең тагын нинди бүләге турында әйтелә?

2 Әмма моның белән Гайсәнең бүләкләре бетми. Рәсүл Паул язганча, Гайсә, «күккә күтәрелгәч, бүләк итеп кешеләр биргән». (Эфеслеләргә 4:7, 8 укы.) Бу кешеләр җыелышка төрлечә ярдәм итә (Эфес. 1:22, 23; 4:11—13). Бүгенге көннәрдә бу кешеләр санына хезмәттәш ярдәмчеләр, өлкәннәр һәм район күзәтчеләре керә a. Әлбәттә, алар камилсез һәм хаталар кыла (Ягък. 3:2). Шулай да Хуҗабыз Гайсә Мәсих аларны безгә ярдәм итәр өчен куллана. Алар безнең өчен чын бүләк!

3. Безнең барыбыз да «бүләк итеп» бирелгән кешеләргә ничек булышлык күрсәтә ала? Мисал китерегез.

3 Гайсә бу кешеләрне нинди максат белән «бүләк иткән»? Ул аларның җыелышны ныгытуын тели (Эфес. 4:12). Ә башкалар аларга үз вазифаларын үтәргә ярдәм итә ала. Моны Патшалык Залын төзү белән чагыштырып була. Кайберәүләр, төзелештә турыдан-туры катнашып, Залның нигезен сала я стеналарын торгыза. Ә башкалар аларга булышлык итә: ризык пешерә, транспорт белән булыша һәм башкача ярдәм итә. Нәкъ шулай ук без дә сүзләребез һәм эшләребез белән хезмәттәш ярдәмчеләргә, өлкәннәргә һәм район күзәтчеләренә булышлык итә алабыз. Аларның тырыш хезмәтләре безгә нинди файда китерә? Без аларга һәм Гайсә Мәсихкә рәхмәтле булганыбызны ничек белдерә алабыз? Әйдәгез, бу мәкаләдән шушы сорауларга җавап табыйк.

ХЕЗМӘТТӘШ ЯРДӘМЧЕЛӘР — «ЯРДӘМ КҮРСӘТҮЧЕЛӘР»

4. Беренче гасырда хезмәттәш ярдәмчеләр нинди ярдәм күрсәткән?

4 Беренче гасырда кайбер абый-кардәшләр хезмәттәш ярдәмчеләр итеп билгеләнгән булган (1 Тим. 3:8). Күрәсең, нәкъ аларны рәсүл Паул «ярдәм күрсәтүчеләр» дип атаган (1 Көр. 12:28). Өлкәннәр бар игътибарларын җыелышны өйрәтүгә һәм кайгыртуга юнәлтсә, хезмәттәш ярдәмчеләр җыелышка гамәли яктан ярдәм иткән. Мәсәлән, алар Изге Язмаларның күчермәләрен ясый алган я моның өчен кирәкле нәрсәләр сатып ала алган.

5. Хезмәттәш ярдәмчеләр бүген нинди эшләр башкара?

5 Ә бүген хезмәттәш ярдәмчеләрнең вазифаларына нәрсә керә? (1 Пет. 4:10) Алар җыелышның бухгалтериясе һәм участоклар турында кайгырта, әдәбиятка заказ ясый һәм аны кардәшләргә тарата, аудио-, видеоаппаратура өчен җаваплы, урнаштыручылар булып хезмәт итә һәм Патшалык Залын кайгыртуда булыша. Боларның барысы җыелышка күп файда китерә (1 Көр. 14:40). Өстәвенә, кайбер хезмәттәш ярдәмчеләр «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуында пунктлар үткәрә һәм ачык нотыклар сөйли. Хезмәттәш ярдәмчеләр шулай ук төркем хезмәтчесенең ярдәмчесе итеп билгеләнергә мөмкин. Берәр өлкән, кардәшләр янына көтүче буларак килеп киткәндә, үзе белән хезмәттәш ярдәмчене ала ала.

6. Ни өчен сез хезмәттәш ярдәмчеләргә рәхмәтле?

6 Хезмәттәш ярдәмчеләрнең тырыш хезмәтләре безгә нинди файда китерә? Боливиядә яшәүче Бе́берли b исемле апа-кардәш хезмәттәш ярдәмчеләр турында болай ди: «Алар ярдәмендә мин җыелыш очрашуларын рәхәтләнеп тыңлый алам. Аларның хезмәте миңа җырлар җырларга, комментарийлар бирергә, нотыклар тыңларга, видеолар белән иллюстрацияләрне яхшы күрергә мөмкинлек бирә. Алар куркынычсызлык турында кайгырта һәм видеоконференция аша тоташкан кардәшләргә дә булыша. Җыелыштан соң алар җыештыруда катнаша, иганәләр саный, басмалар бирә. Мин аларга шундый рәхмәтлемен!» Ә Колумбиядә яшәүче Ле́сли болай ди: «Ирем өлкән булып хезмәт итә, һәм хезмәттәш ярдәмчеләр аңа бик булыша. Алар ярдәм итмәсә, аңа тагы да күбрәк вазифалар үтәргә туры килер иде. Мин аларга ашкынулары һәм ярдәмчел булулары өчен бик рәхмәтлемен». Бу сүзләр сезнең хисләрегезне дә чагылдырадыр (1 Тим. 3:13).

7. Хезмәттәш ярдәмчеләргә рәхмәтләребезне ничек белдереп була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

7 Без хезмәттәш ярдәмчеләргә карата рәхмәт хисен тоябыздыр, әмма Изге Язмалар безне рәхмәтләребезне белдерергә дәртләндерә (Көл. 3:15). Финляндиядә яшәүче Кши́штоф исемле өлкән болай ди: «Мин хезмәттәш ярдәмчеләргә открыткалар җибәрәм я мессенджерларда язам: аларның үземне ничек дәртләндергәннәрен һәм ни өчен хезмәтләрен кадерләгәнемне искә алам. Изге Язмалардан берәр шигырь дә китерәм». Яңа Каледониядә яшәүче Паска́ль белән Жаэ́ль хезмәттәш ярдәмчеләр турында дога кылалар. Паскаль болай ди: «Соңгы арада без бу билгеләнгән абый-кардәшләр турында аеруча еш дога кылабыз, Йәһвә алар белән булсын, аларга ярдәм итсен дип сорыйбыз һәм алар өчен рәхмәтләребезне белдерәбез». Йәһвә шундый догаларны ишетә һәм аларга җавап бирә. Бу бөтен җыелышка файда китерә (2 Көр. 1:11).

«ТЫРЫШЫП ЭШЛӘҮЧЕ» ӨЛКӘННӘР

8. Паул көннәрендә өлкәннәр нинди өлкәләрдә тырышып эшләгән? (1 Тисалуникәлеләргә 5:12, 13)

8 Беренче гасырда өлкәннәр җыелыш хакына тырышып эшләгән (1 Тисалуникәлеләргә 5:12, 13 укы; 1 Тим. 5:17). Мәсәлән, алар җыелышта «җитәкчелек иткән»: җыелыш очрашуларын үткәргән һәм бергәләп карарлар кабул иткән. Өлкәннәр шулай ук «киңәшләр биргән», ягъни, җыелыштагылар иманда нык булсыннар өчен, аларны ярату белән төзәткән һәм өйрәткән (1 Тис. 2:11, 12; 2 Тим. 4:2). Әлбәттә, бу ир-атлар гаиләдәгеләрен дә онытмаган һәм алар турында кайгырткан. Алар үзләрен дә рухи яктан ныгыткан (1 Тим. 3:2, 4; Тит. 1:6—9).

9. Өлкәннәр бүген нинди вазифалар үти?

9 Өлкәннәрнең вазифалары бик күп. Мәсәлән, алар яхшы хәбәр вәгазьләүчеләр буларак билгеле (2 Тим. 4:5). Алар үзләре дә ашкынып вәгазьли, башкаларны да оста вәгазьчеләр булырга өйрәтә һәм үз территорияләрендә бу эшне оештыра. Шулай ук алар шәфкатьле һәм гадел хөкемчеләр булып хезмәт итә. Берәр мәсихче җитди гөнаһ кылса, өлкәннәр аңа Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен кайтарырга булыша. Шул ук вакыт алар җыелышның әхлакый һәм рухи яктан саф булуы турында кайгырта (1 Көр. 5:12, 13; Гәл. 6:1). Ә иң элек, өлкәннәр — көтүчеләр (1 Пет. 5:1—3). Алар яхшы әзерләнгән нотыклар сөйли, җыелышта һәрбер кардәш белән яхшылап танышырга тырыша һәм аларга көтүчеләр буларак килеп китә. Аларның кайберләре Патшалык Залларын төзүдә һәм кайгыртуда катнаша, конгресслар оештырырга булыша, хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетларында хезмәт итә, авырган кардәшләр янына хастаханәгә килеп китә һәм башка эшләрне үти. Әйе, өлкәннәр чыннан да тырышып эшли!

10. Ни өчен сез өлкәннәргә рәхмәтле?

10 Йәһвә: «Сарыкларым инде бүтән курыкмас, аларның котлары алынмас»,— диеп, өлкәннәр үзенең көтүе турында яхшы кайгыртачагын пәйгамбәрлек иткән (Ирм. 23:4). Финляндиядә яшәүче Йоха́нна исемле апа-кардәш, аның әнисе каты чирләп киткәч, моңа үз тәҗрибәсендә инанган. Ул болай дип сөйли: «Миңа үз хисләремне башкаларга сөйләү авыр. Шулай да мин бер өлкән белән сөйләшергә булдым. Без бигүк таныш булмасак та, ул мине игътибар белән тыңлады, минем белән дога кылды һәм Йәһвәнең яратуына ышандырды. Аның нәрсә әйткәнен инде хәтерләмим, әмма шул вакытта мин күңелемдә тынычлык сиздем. Йәһвә нәкъ кирәкле вакытта ул өлкәнне миңа җибәрде!» Ә сез өлкәннәрнең үзегезгә ничек ярдәм иткәнен исегезгә төшерә аласызмы?

11. Өлкәннәргә рәхмәтләребезне ничек белдереп була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Йәһвә өлкәннәргә «башкарган эшләре өчен» рәхмәтле булуыбызны тели (1 Тис. 5:12, 13). Финляндиядә яшәүче Хенрие́тта апа-кардәш болай ди: «Өлкәннәр башкаларга теләп ярдәм итә, әмма бу аларның артык вакытлары һәм көчләре бар дигәнне аңлатмый. Аларның да авырлыклары юк түгел. Кайвакыт мин аларга болай дим: „Беләсеңме, син шәп өлкән! Белеп тор моны!“» Ә Төркиядә яшәүче Сера́ апа-кардәш болай ди: «Өлкәннәргә, алга барыр өчен, „ягулык“ кирәк. Аларга открытка язсак, бергә ашап алырга чакырсак я бергә вәгазьләсәк, аларга көч өстәрбез». Ә сез кайсы өлкәннең тырышлыкларын аеруча кадерлисез? Аңа якын арада моның турында әйтергә онытмагыз (1 Көр. 16:18).

Сез, билгеләнгән абый-кардәшләр алга бара алсын өчен, аларга «ягулык» өсти аласыз (7, 11, 15 нче абзацны кара.)


ҖЫЕЛЫШЛАРНЫ НЫГЫТУЧЫ РАЙОН КҮЗӘТЧЕЛӘРЕ

12. Җыелышларны ныгытыр өчен, Гайсә тагын кемне бүләк итеп биргән? (1 Тисалуникәлеләргә 2:7, 8)

12 Гайсә Мәсих җитәкчелегендә Иерусалимдагы өлкәннәр Паулны, Барнабны һәм башка абый-кардәшләрне күчеп йөрүче күзәтчеләр итеп җибәргән (Рәс. 11:22). Нинди максат белән? Хезмәттәш ярдәмчеләр һәм өлкәннәр кебек, алар да җыелышларны ныгытырга тиеш булган (Рәс. 15:40, 41). Башкаларны өйрәтер һәм дәртләндерер өчен, алар уңайлы тормышларын калдырган һәм кайчак хәтта тормышларын куркыныч астына куйган. (1 Тисалуникәлеләргә 2:7, 8 укы.)

13. Район күзәтчесенең кайбер вазифаларын әйтеп бирегез.

13 Район күзәтчеләре гел күчеп йөри. Бер җыелыштан икенчесенә барып җитәр өчен, кайберләренә йөзләрчә километр үтәргә туры килә. Һәр атна район күзәтчеләре берничә нотык сөйли, кардәшләргә көтүче буларак килеп китә, пионерлар һәм өлкәннәр белән очрашуларны, шулай ук вәгазь очрашуларын үткәрә. Алар конгресслар оештыра һәм аларда нотыклар сөйли, пионерлар мәктәбен үткәрә һәм районындагы пионерлар белән очрашуны оештыра. Ә кайчак филиал аларга башка йөкләмәләр, шул исәптән ашыгыч йөкләмәләр бирә.

14. Ни өчен сез район күзәтчеләренә рәхмәтле?

14 Район күзәтчеләренең тырыш хезмәтләре җыелышларга нинди файда китерә? Төркиядә яшәүче бер абый-кардәш болай ди: «Район күзәтчесенең һәр килеп китүе мине кардәшләргә тагын да ашкыныбрак хезмәт итәргә дәртләндерә. Мин күп район күзәтчеләрен беләм. Аларның һәммәсе һәр кардәш өчен вакыт таба». Элегрәк искә алынган Йоханна бер район күзәтчесе белән вәгазьгә барган, әмма алар беркемне дә өйдә туры китерә алмаган. Ул болай дип исенә төшерә: «Ул көн әле дә исемдә. Минем ике апам башка җиргә күчеп киткән иде, һәм мин аларны бик юксындым. Район күзәтчесе мине юатты һәм, әлегә без туганнарыбызга һәм дусларыбызга якын яши алмасак та, яңа дөньяда без алар белән мәңге вакыт үткәрербез, дип ышандырды». Сезнең дә район күзәтчесе белән бәйле җылы хатирәләрегез бардыр (Рәс. 20:37—21:1).

15. а) 3 Яхъя 5—8 дән күренгәнчә, без район күзәтчеләрен кадерләгәнебезне ничек күрсәтә алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.) ә) Билгеләнгән абый-кардәшнең хатыны булса, ни өчен безгә аның хисләрен дә исәпкә алырга кирәк һәм моны ничек эшләргә? ( «Аларның хатыннарын онытмагыз» дигән рамканы кара.)

15 Рәсүл Яхъя Гайны килеп киткән абый-кардәшләргә карата кунакчыл булырга һәм, «аларны озатканда, барысын Аллаһы хупларлык итеп башкарырга» дәртләндергән. (3 Яхъя 5—8 укы.) Район күзәтчеләрен ашап алырга чакырып һәм алар үткәргән вәгазь очрашуларына килеп, без Яхъяның киңәше буенча эш итәбез. Башка мөмкинлекләр дә бар. Элегрәк искә алынган Лесли болай ди: «Мин Йәһвәгә аларның ихтыяҗларын кайгыртсын дип дога кылам. Без ирем белән аларга хатлар язабыз һәм килеп китүләре өчен рәхмәтләребезне белдерәбез». Истә тотыйк: район күзәтчеләре суперменнар түгел. Алар да, безнең кебек үк, чирли, борчыла һәм кайвакыт төшенкелеккә бирелә. Сезнең игелекле сүзләрегез һәм кечкенә бүләкләрегез аларны рухландыра ала (Гыйб. сүз. 12:25).

«БҮЛӘК» БУЛЫРГА ОМТЫЛЫГЫЗ

16. Гыйбрәтле сүзләр 3:27 дә әйтелгәнне исәпкә алып, абый-кардәшләр үзләренә нинди сорау бирә ала?

16 Бөтен дөнья буйлап «бүләк итеп» бирелгән кешеләргә ихтыяҗ бик зур. Син суга чумдырылган абый-кардәш булсаң, «ярдәм итү кулыңнан киләме»? (Гыйбрәтле сүзләр 3:27 укы.) Син хезмәттәш ярдәмче я өлкән булырга телисеңме? Бу максатларга омтыласыңмы? c Синең алдыңда Патшалык вәгазьчеләре мәктәбенең дә ишекләре ачык. Бу мәктәп ярдәмендә син Гайсә кулында тагын да яхшырак корал булырсың. Әгәр шикләрең бар икән, Йәһвәгә дога кыл һәм изге рухын сора. Аллаһының көче сиңа бар йөкләмәләреңдә уңышлы булырга булышыр (Лүк 11:13; Рәс. 20:28).

17. Патшабыз Гайсә Мәсихнең «бүләк итеп» кешеләр бирүе нәрсәне раслый?

17 Гайсәнең «бүләк итеп» кешеләр бирүе аның бу соңгы көннәрдә безнең белән җитәкчелек итүен раслый (Мат. 28:20). Әйе, безнең Патшабыз ярату күрсәтә, ул юмарт һәм ихтыяҗларыбызга игътибарлы. Әллә сез аңа моның өчен рәхмәтле түгелме? Рәхмәтле икәнсез, Гайсә бүләк иткән кешеләрне кадерләгез һәм «һәртөрле яхшы һәм камил бүләкнең» Чыганагы — Йәһвәгә рәхмәтләр укыгыз (Ягък. 1:17).

99 ҖЫР Кардәшләрем исәпсез күп

a Җитәкче советта хезмәт итүче өлкәннәр, Җитәкче советның ярдәмчеләре, филиал комитетларының әгъзалары һәм башка вазифалар үтәүче өлкәннәр дә — «бүләк итеп» бирелгән кешеләр.

b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

c Хезмәттәш ярдәмче я өлкән вазифасына ирешер өчен, нәрсә эшләргә? Яхшы киңәшләр «Күзәтү манарасы» 2024 ел, ноябрь чыгарылышында, «Абый-кардәшләр, сез хезмәттәш ярдәмче булырга омтыласызмы?» һәм «Абый-кардәшләр, сез өлкән булырга омтыласызмы?» дигән мәкаләләрдә бар.