Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

40 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

30 ҖЫР Йәһвә — Атам, Яклаучым һәм Дустым

Йәһвә «китек күңеллеләрне... савыктыра»

Йәһвә «китек күңеллеләрне... савыктыра»

«Китек күңеллеләрне ул савыктыра, аларның яраларын бәйли» (ЗӘБ. 147:3).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Йәһвә эмоциональ яралары булган кешеләрне бик кызгана. Җаныбыз сызлаганда, ул безне юата. Моннан тыш, ул безне башкаларны да юатырга өйрәтә.

1. Йәһвә үз хезмәтчеләренә карата нинди карашта?

 ЙӘҺВӘ бар хезмәтчеләренә карата бик игътибарлы. Ул аларның шатлыкларын да, кайгыларын да белә (Зәб. 37:18). Күп кенә кардәшләребез эмоциональ яралары аркасында җәфалана. Моңа карамастан, алар Йәһвәгә хезмәт итүдә иң яхшысын бирә. Моны күреп, күктәге Атабыз, һичшиксез, бик сөенә. Моннан тыш, ул аларга ярдәм итәргә һәм аларны юатырга әзер.

2. Йәһвә боеккан кешеләр өчен нәрсә эшли һәм, бу аларга файда китерсен өчен, алар үзләре нәрсә эшләргә тиеш?

2 Зәбур 147:3 тә Йәһвә китек күңеллеләрнең «яраларын бәйли» дип әйтелә. Әйе, эмоциональ яралары булган кешеләргә карата Йәһвә аеруча назлы. Әмма савыгырга теләгән кешегә табибның киңәшләрен тотарга кирәк булган кебек, эмоциональ яралары булган кешеләргә дә Йәһвәнең киңәшләрен тоту мөһим. Бу мәкаләдә без Йәһвәнең үз Сүзе аша шундый кардәшләрне ничек юатканын күрербез һәм алар үз якларыннан, аның киңәшләрен кулланыр өчен, нәрсә эшли алганнарын белербез.

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ КАДЕРЛЕ БУЛУЫБЫЗГА ЫШАНДЫРА

3. Ни өчен кайберәүләр үзләрен бик түбән бәяли?

3 Без яшәгән дөньяда ярату юк һәм күп кенә кешеләр үзләрен кирәкмәгән итеп хис итә. Хе́лен a исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Мин ярату күрмичә үстем. Әтием мәрхәмәтсез кеше иде һәм көн саен безне булдыксыз дип кимсетә иде». Бәлки, сезне дә яратмаганнардыр, начар мөгамәлә иткәннәр һәм еш орышканнардыр. Ул чакта берәрсенең үзегезне эчкерсез ярата алуына ышану авыр булырга мөмкин.

4. Зәбур 34:18 дә Йәһвә боеккан кешеләрне нәрсәгә ышандыра?

4 Син дә ярату күрмичә үскән булсаң, Йәһвәнең яратуына беркайчан да шикләнмә. Ул «боек күңеллеләргә якын». (Зәбур 34:18 укы.) Әгәр синең дә рухың сынык икән, исеңдә тот: Йәһвә йөрәгеңдә яхшыны күргән һәм шәхсән сине үзенә җәлеп иткән (Яхъя 6:44). Сине кадерләгәнгә, ул сиңа ярдәм итәргә әзер.

5. Гайсәнең түбәнсетелгән кешеләргә карата мөнәсәбәтеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

5 Гайсәнең үрнәге турында уйланып, без Йәһвәнең хисләрен яхшырак аңлый алабыз. Мәсәлән, Гайсә башкаларның мөнәсәбәте аркасында күңелсезләнгән кешеләргә карата игелекле һәм шәфкатьле булган (Мат. 9:9—12). Чирдән озак вакыт интеккән һәм савыгырга теләгән хатын-кыз Гайсәнең киеменә кагылгач, ул аны орышмаган, ә юаткан һәм иманы өчен мактаган (Марк 5:25—34). Гайсә үз Атасының сыйфатларын камил рәвештә чагылдыра (Яхъя 14:9). Шуңа күрә шикләнмәскә була: Йәһвә сине кадерли һәм яхшы сыйфатларыңны, мәсәлән иманыңны һәм яратуыңны, күрә.

6. Тискәре уйлар басканда, нәрсә эшләргә?

6 Мин булдыксыз дигән фикерләр туып торса, нәрсә эшләргә? Йәһвәнең яратуына ышандыра торган Изге Язмалардагы шигырьләрне укыгыз һәм алар турында уйланыгыз b (Зәб. 94:19). Әгәр берәр максатка ирешә алмагансыз икән яисә башкалар кебек күп эшли алмаганга боегасыз икән, үзегезгә карата кырыс булмагыз. Йәһвә бит бездән без булдыра алмаганны көтми (Зәб. 103:13, 14). Үткәндә сез җәберләүгә дучар булгансыз икән, үзегезне гаепләмәгез. Истә тотыгыз: Йәһвә сезне түгел, ә сезне җәберләгән кешене җавапка тартачак (1 Пет. 3:12). Балачакта җәберләнгән Сандра болай дип әйтә: «Мин регуляр рәвештә Йәһвәгә дога кылам һәм ул үземә аның күзлегеннән карарга булышсын дип сорыйм».

7. Ачы тәҗрибәбезне без хезмәттә ничек куллана алабыз?

7 Йәһвә сиңа үзенең хезмәттәше булу мөмкинлеген бүләк иткән. Димәк, ул сине булдыксыз кеше дип санамый (1 Көр. 3:9). Чынлыкта синең ачы тәҗрибәң хезмәттә хәтта булыша ала, чөнки син башкаларның хисләрен яхшы аңлый, аларны кызгана һәм аларга ярдәм итә аласың. Бу мәкаләдә искә алынган Хелен Йәһвәдән һәм кардәшләрдән ярдәм алган һәм хәзер үзе дә башкаларга ярдәм итәргә тырыша. Ул болай ди: «Элек мин үземне әһәмиятсез кеше дип саный идем, ә хәзер Йәһвәнең яратуын һәм үземне кулланганын сизәм». Бүгенге көндә Хелен шатланып гомуми пионер булып хезмәт итә.

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ КИЧЕРҮЕНӘ ЫШАНДЫРА

8. Ишагыя 1:18 буенча, Йәһвә безне нәрсәгә ышандыра?

8 Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре хакыйкать белән танышканчы җитди гөнаһлар кылган, ә кайберләре суга чумдырылганнан соң җитди гөнаһ кылган, һәм хәзер алар моның аркасында боега. Ләкин безгә Йәһвәнең йолым түләгәнен онытмаска кирәк. Ул моны безне яратканга эшләгән һәм безнең бу бүләкне кабул итүебезне тели. Әгәр без Йәһвә белән «мөнәсәбәтләребезне ачыклаганбыз» c икән, ул безне элеккеге гөнаһларыбыз өчен җавапка тартмас, ул аларны онытыр. (Ишагыя 1:18 укы.) Ә менә яхшы эшләребезне Йәһвә беркайчан да онытмаячак (Зәб. 103:9, 12; Евр. 6:10). Нинди яратучы Аллаһыга без хезмәт итәбез!

9. Элеккеге гөнаһларыбыз турында уйлап йөрер урынына безгә нәрсә эшләргә кирәк һәм ни өчен?

9 Элеккеге гөнаһларыгыз турындагы уйлар сезгә тынычлык бирми икән, хәзерге һәм киләчәктәге фатихалар турында уйланырга тырышыгыз. Рәсүл Паулдан үрнәк алыгыз. Ул мәсихчеләрне каты эзәрлекләгәненә бик үкенгән, ләкин ул Йәһвәнең үзен кичергәнен белгән (1 Тим. 1:12—15). Ул элеккеге гөнаһлары аркасында боегып йөргәнме? Юк. Яһүд динендәге казанышларын оныткан кебек, ул элеккеге гөнаһларын да исенә төшермәскә тырышкан (Флп. 3:4—8, 13—15). Ул хезмәттә актив катнашкан һәм киләчәк турында уйланган. Паул кебек, сез дә үткәндәгеләрне үзгәртә алмыйсыз, ләкин, хәзерге хәл-шартларда Йәһвәне данлап, ул вәгъдә иткән гаҗәеп киләчәк турында уйлана аласыз.

10. Элеккеге гөнаһларыбыз башкаларга газаплар китергән булса, нәрсә эшләргә?

10 Элеккеге гөнаһларыгыз аркасында башкалар газап чиксә я ниндидер зыян күрсә, бу сезне аеруча борчырга мөмкин. Андый очракта нәрсә эшләргә? Мөмкин булганча, хәлне төзәтергә тырышыгыз, шул исәптән чын күңелдән гафу үтенегез (2 Көр. 7:11). Йәһвәгә дога кылып, бу кешеләргә ярдәм итүен сорагыз. Ул сезгә дә, аларга да җан тынычлыгы бирә ала.

11. Юныс пәйгамбәр мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Хаталарыгыздан сабак алыгыз һәм, Йәһвә сезгә берәр йөкләмә бирергә теләсә, баш тартмагыз. Безне Юныс пәйгамбәр мисалы рухландыра ала. Йәһвә аны Нинәвәгә җибәргән, әмма ул капма-каршы якка киткән. Йәһвә аны төзәткән, һәм Юныс үз хатасыннан сабак алган (Юныс 1:1—4, 15—17; 2:7—10). Йәһвә Юнысны өметсез кеше дип санамаган ул аны тагын бер тапкыр Нинәвәгә җибәргән. Бу юлы Юныс шунда ук буйсынган. Ул үз хатасына үкенсә дә, бу хисләргә чуммаган һәм Йәһвәнең йөкләмәсен кире какмаган (Юныс 3:1—3).

Юныс зур балык эчендә булган. Йәһвә аны коткарган һәм, хөкем хәбәрен игълан итәр өчен, тагын бер тапкыр Нинәвәгә җибәргән (11 нче абзацны кара.)


ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ ҮЗЕНЕҢ ИЗГЕ РУХЫ ЯРДӘМЕНДӘ ЮАТА

12. Без кайгы я эмоциональ травма кичергәндә, Йәһвә безгә ничек тынычлык бирә? (Филипиялеләргә 4:6, 7)

12 Без кайгы я эмоциональ травма кичергәндә, Йәһвә безне изге рухы ярдәмендә ныгыта. Рон һәм Кэ́рол очрагына игътибар итик. Аларның улы үзенә кул салган. Алар болай ди: «Сынаулар элек тә булгалады, әмма монысы иң авыры булды. Төннәрен йоклый алмыйча, без кат-кат Йәһвәгә дога кылдык һәм Филипиялеләргә 4:6, 7 дә сурәтләнгән җан тынычлыгын сиздек. (Укы.) Сезнең дә авыр сынауларыгыз булганда, йөрәгегезне Йәһвәгә бушатыгыз. Аңа еш һәм озак дога кылсагыз да, ул сезне теләп тыңлар (Зәб. 86:3; 88:1). Йәһвәдән изге рухын сорагыз. Ул бу үтенечегезне җавапсыз калдырмас (Лүк 11:9—13).

13. Изге рух безгә алга таба да Йәһвәгә тугры хезмәт итәргә ничек булыша? (Эфеслеләргә 3:16)

13 Авыр сынаулар аркасында көчегез калмаган кебек тоелса, Йәһвәнең изге рухы сезгә алга таба да тугры хезмәт итәргә булыша ала. (Эфеслеләргә 3:16 укы.) Моны Фло́ра исемле кардәшнең очрагы яхшы раслый. Алар ире белән миссионерлар булып хезмәт иткән. Әмма кызганычка каршы, ире аңа хыянәт иткән һәм алар аерылышкан. Флора болай ди: «Иремнең хыянәте аркасында күңелем шулкадәр әрнеде, мин хәтта бернәрсә турында да уйлый алмый идем. Бирешмәс өчен, мин Йәһвәдән изге рухын сорадым. Йәһвә миңа эмоциональ яктан савыгырга булышты һәм җиңеп чыга алмаслык кебек күренгән авыр сынауны кичереп чыгарга ярдәм итте». Бу хәл Флораның Йәһвәгә ышанычын ныгыткан һәм Аллаһы аңа алга таба да булышачагына инандырган. Флора болай дип әйтә: «Зәбур 119:32 дә: „Әмерләрең юлыннан ихлас йөгерермен, чөнки син йөрәгемә ышаныч саласың“,— дип әйтелә [Зәбур 119:32, иск.]. Бу сүзләр Йәһвәнең миңа ничек ярдәм иткәнен яхшы сурәтли».

14. Изге рух безгә күбрәк тәэсир итсен өчен, без нәрсә эшли алабыз?

14 Изге рухны мул итеп алыр өчен, рухи эшләр белән мәшгуль булыгыз. Моңа, мәсәлән, җыелыш очрашуларына йөрү һәм вәгазьдә катнашу керә. Шулай ук Изге Язмаларны һәр көн укыгыз һәм йөрәгегезгә Йәһвәнең фикерләрен салыгыз (Флп. 4:8, 9). Укыганда, төрле сынауларга очраган кешеләрнең мисалларына игътибар итегез һәм Йәһвәнең аларга ничек булышканы турында уйланыгыз. Бу мәкаләдә искә алынган Сандра болай ди: «Аеруча мине Йосыф мисалы дәртләндерә. Ул сынауларга һәм гаделсез мөгамәләгә очраса да, Йәһвә белән дуслыгының бозылуына ирек бирмәгән» (Ярат. 39:21—23).

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ КАРДӘШЛӘРЕБЕЗ АША ЮАТА

15. Без кемнән һәм ничек ярдәм алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

15 Сынаулар вакытында кардәшләребез безнең өчен «зур юаныч чыганагы» булырга мөмкин (Көл. 4:11). Йәһвә үз яратуын кардәшләр аша да белдерә. Алар безне игътибар белән тыңларга, юатучы берәр шигырь күрсәтергә d я безнең белән дога кылырга мөмкин, һәм хәтта аларның янәшәбездә булулары гына да безнең күңелебезгә тынычлык сала ала (Рим. 15:4). Кардәшләр, безгә Йәһвәнең карашын исебезгә төшереп, акыллы караш сакларга булыша ала. Ә кайвакыт алар безгә гамәли яктан ярдәм итә — мәсәлән, көчебез булмаганда, безгә ризык пешерә.

Ышанычлы, җитлеккән дусларыбыз безне юата һәм ныгыта ала (15 нче абзацны кара.)


16. Ярдәм алыр өчен, безгә үзебезгә нәрсә эшләргә кирәк?

16 Кайвакыт, ярдәм алыр өчен, безгә аны үзебезгә сорарга кирәк булыр. Билгеле, кардәшләребез безне ярата һәм безгә ярдәм кулын сузарга тели (Гыйб. сүз. 17:17). Әмма алар нәрсә хис иткәнебезне һәм нәрсәгә мохтаҗ булуыбызны белмәскә мөмкин (Гыйб. сүз. 14:10). Шуңа күрә ихтыяҗларыгыз турында турыдан-туры әйтегез. Җаныгыз сызлый икән, хисләрегезне җитлеккән дусларыгызга сөйләгез. Мәсәлән, бер-ике өлкән белән сөйләшеп була. Җитлеккән апа-кардәшләр дә юаныч чыганагы була ала.

17. Башкалардан ярдәм алырга безгә нәрсә комачаулый ала һәм бу тозакка ничек эләкмәскә?

17 Башкалардан читләшмәгез. Бәлки, җан газаплары аркасында башкалар белән аралашу теләге юктыр. Кардәшләр сезне дөрес аңламаска я уйламыйча әйтелгән сүзләре белән рәнҗетергә мөмкин (Ягък. 3:2). Шулай да бу сезгә ярдәм алырга комачауламасын. Депрессиядән интеккән Гэ́вин исемле өлкән болай ди: «Кайвакыт минем дусларым белән бер дә аралашасым килми». Шулай да Гэвин бу хисләренә бирешми, башкалар белән аралашырга тырыша һәм аннан соң үзен яхшырак хис итә. Ә Э́ми исемле апа-кардәш болай ди: «Үткәндәге хәлләр аркасында миңа кешеләргә ышану авыр. Әмма мин, Йәһвә кебек, аларны яратырга һәм аларга ышанырга тырышам. Бу Йәһвәне дә, үземне дә сөендерә».

ЙӘҺВӘНЕҢ ВӘГЪДӘЛӘРЕ СЕЗНЕ ЮАТСЫН

18. Безне киләчәктә нәрсә көтә һәм без инде бүген нәрсә эшли алабыз?

18 Якын киләчәктә Йәһвә безне физик һәм эмоциональ авыртуыбыздан арындырачак (Ачыл. 21:3, 4). Ул вакытта тискәре хатирәләр «күңелгә дә килмәс» (Ишаг. 65:17). Күргәнебезчә, Йәһвә яраларыбызны инде бүген бәйли. Ул безне юатыр һәм хәлебезне җиңеләйтер өчен тәкъдим иткән бар нәрсәдән файдаланыгыз һәм аның үзегез хакында кайгыртканына бер мизгелгә дә шикләнмәгез! (1 Пет. 5:7)

7 ҖЫР Йәһвә — безнең көчебез

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

b  «Йәһвә сине кадерли» дигән рамканы карагыз.

c Йәһвә белән «мөнәсәбәтләребезне ачыклар» өчен, тәүбә итүебезне күрсәтү мөһим. Моның өчен без аңардан гафу үтенергә һәм тәртибебезне үзгәртергә тиеш. Җитди гөнаһ кылганбыз икән, безгә җыелыш өлкәннәреннән ярдәм эзләргә кирәк (Ягък. 5:14, 15).

d Мәсәлән, «Мәсихче тормыш өчен шигырьләр» дигән басмада «Борчылу» һәм «Юаныч» дигән темаларда китерелгән шигырьләрне карагыз.