Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

43 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

90 ҖЫР Бер-берегезне дәртләндерегез

Күңелегездә булган шикләрне таратыгыз

Күңелегездә булган шикләрне таратыгыз

«Һәр нәрсәнең дөрес булуын тикшерегез» (1 ТИС. 5:21).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Без Йәһвәгә хезмәт итәргә комачаулый алган шикләребезне җиңәргә өйрәнербез.

1, 2. а) Кайбер кардәшләребезне нинди сораулар борчый? ә) Бу мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

 БАРЫБЫЗ ДА Йәһвәне ярата һәм аңа тугры хезмәт итәргә тели. Ләкин, безгә ничә генә яшь булмасын, безнең төрле шикләр a туа ала. Мәсәлән, яшь кардәш: «Мин Йәһвә өчен мөһимме, ул шәхсән миңа игътибар итәме, суга чумдырылуның мәгънәсе бармы?» — дип шикләнергә мөмкин. Ә карьерадан баш тарткан һәм Патшалыкны беренче урынга куеп яшәгән урта яшьтәге кардәш, матди яктан иркен яшәмәгәнгә: «Мин дөрес сайлау ясадыммы, корбаннарым заяга булмадымы?» — дип уйланырга мөмкин. Ә элеккегечә күп хезмәт итә алмаган олы яшьтәге кардәш: «Минем инде хәлем юк, мин Йәһвә өчен күпне эшли алмыйм, ул миннән канәгать түгелдер»,— дип боегырга мөмкин. Сезгә бу хисләр танышмы? Сезнең кайчан да булса шундый шикләр туганы бармы?

2 Бу шикләрне таратырга кирәк, югыйсә алар безгә Йәһвәгә хезмәт итәргә комачаулар. Әгәр сез дә 1) Йәһвәнең үзегезгә игътибар итүенә, 2) элек кабул иткән карарларыгызның дөрес булуына я 3) Йәһвә өчен кадерле булуыгызга шикләнәсез икән, бу мәкаләдә каралачак Изге Язмалардагы принциплар сезгә шикләрегездән арынырга булышыр.

ШИКЛӘР БЕЛӘН НИЧЕК КӨРӘШЕРГӘ?

3. Шикләр белән көрәшергә безгә нәрсә ярдәм итәр?

3 Үз шикләребезне таратырга безгә Аллаһы Сүзе ярдәм итә ала. Нәкъ анда үз сорауларыбызга җавап эзләргә кирәк. Шулай эшләсәк, бу безне рухи яктан ныгытыр, җитлеккән мәсихчеләр булырга һәм «иманда нык торырга» булышыр (1 Көр. 16:13).

4. Без «һәр нәрсәнең дөрес булуын» ничек тикшерә алабыз? (1 Тисалуникәлеләргә 5:21)

4 1 Тисалуникәлеләргә 5:21 укы. Безгә «һәр нәрсәнең дөрес булуын тикшерергә» кирәк. Моны ничек эшләргә? Үз карашларыбызны Изге Язмаларда әйтелгәннәр белән чагыштырып. Яшь кардәшебезнең мисалына кайтыйк. Аның, мин Йәһвә өчен мөһим түгелдер, дигән уе туса, аңа моны игътибарсыз калдырырга кирәкми. Бу сорау буенча Йәһвәнең карашын аңласа, күпкә яхшырак булыр.

5. Без Йәһвәнең тавышын ничек «ишетә» алабыз?

5 Изге Язмалар аша без Йәһвәнең тавышын «ишетәбез». Ләкин, безне кызыксындырган сорауга җавап табар өчен, тырышлыклар куярга кирәк. Тикшерү үткәрмичә булмый. Бәхеткә каршы, Йәһвәнең оешмасы безгә өйрәнү өчен күп кораллар бирә (Гыйб. сүз. 2:3—6). Өйрәнә башлар алдыннан Йәһвәгә дога кылыгыз һәм ул сезгә сорауларыгызга җавап табарга булышсын дип үтенегез. Өйрәнгәндә, ситуациягезгә кагылышлы принципларны һәм туры килгән материалны табарга тырышыгыз. Охшаш хәлдә булган борынгы хезмәтчеләрнең мисалларын карап чыгу да файдалы булыр.

6. Җыелыш очрашулары безгә шикләребезне таратырга ничек ярдәм итә ала?

6 Җыелыш очрашуларында да без Йәһвәнең тавышын «ишетәбез». Анда без берәр нотыкта я кемнеңдер комментариендә нәкъ безгә кирәкле фикерне ишетергә мөмкин, һәм бу безгә шикләребезне җиңәргә ярдәм итә ала (Гыйб. сүз. 27:17). Ә хәзер, әйдәгез, мәкалә башында китерелгән өч шикне аерым-аерым карап чыгыйк.

ЙӘҺВӘНЕҢ КҮЗЕНДӘ МӨҺИМ БУЛУЫГЫЗГА ШИКЛӘР

7. Бездә нинди сорау туарга мөмкин?

7 Йәһвә — бөтен Галәмнең Барлыкка Китерүчесе. Моны аңлаганга, сез, бәлки: «Мин бит шундый кечкенә! Әллә Йәһвә чыннан да миңа игътибар итәме? Аның дусты булу мөмкинмени?» — дип шикләнәсездер. Давыт патшаның да охшаш сораулары туган. Ул болай дип җырлаган: «И Йәһвә, нәрсә соң ул кеше? [...] Нәрсә соң ул үлемле кеше?» (Зәб. 144:3) Аллаһы безгә игътибар итәме, юкмы икәнен белер өчен, әйдәгез, бер очракка игътибар итик.

8. 1 Ишмуил 16:6, 7, 10—12 дәге очрак Йәһвә турында нәрсәне ачыклый?

8 Бер вакытны Йәһвә Ишмуил пәйгамбәрне Ишай янына җибәргән. Ишмуил аның улларының берсен патша итеп майларга тиеш булган. Шунда Ишай 7 улын җыйган, төпчек b улы Давытны гына чакырып тормаган. Ләкин Йәһвә нәкъ аны сайлаган булган, чөнки аның бик рухи малай булганын күргән. (1 Ишмуил 16:6, 7, 10—12 укы.) Бу очрак Йәһвәнең әллә ни мөһим дип саналмаган кешеләргә дә игътибар итүен раслый.

9. Йәһвәнең сиңа игътибар итүенә ни өчен шикләнмәскә була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

9 Йәһвә нәкъ сиңа туры килгән киңәшләр бирә (Зәб. 32:8). Димәк, ул сине яхшы белә (Зәб. 139:1). Син Йәһвәнең киңәшләрен куллансаң һәм моның файдасын күрсәң, Йәһвәнең синең турында кайгыртуына ышанычың үсәр генә (1 Елъ. 28:9; Рәс. 17:26, 27). Йәһвә хезмәттә куйган тырышлыкларыңны һәм сыйфатларыңны күрә. Ул сине үзенең дусты булырга чакыра (Ирм. 17:10). Бу чакыруны кабул итсәң, ул бик шат булыр (1 Яхъя 4:19). Әйе, Йәһвәнең сиңа игътибар итүенә бер шик тә юк.

«Аны [Йәһвәне] эзләсәң, табарсың» (1 Елъ. 28:9) (9 нчы абзацны кара c.)


КАРАРЛАРЫГЫЗНЫҢ ДӨРЕС БУЛУЫНА ШИКЛӘР

10. Элек кабул иткән карарлар турында әйткәндә, безнең нинди шикләр туарга мөмкин?

10 Барыбыз да карарлар кабул итә, әмма, вакыт узгач, без бу карарлар дөрес булган микән дип шикләнә башларга мөмкин. Мәсәлән, кемдер, Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәр өчен, карьера ясамаска я уңышлы бизнесын калдырырга карар иткән. Хәзер, дистәләгән елдан соң алар карьера төзегән һәм хәлле яшәгән танышларын күрә һәм шикләнә: «Йәһвә хакына корбанга барып, мин дөрес эшләдемме? Бәлки, күбрәк эшләргә кирәк булгандыр? Хәзер акчам күбрәк булыр иде».

11. 73 нче мәдхияне язучыны нәрсә борчыган?

11 Әгәр сезнең дә шундый ук шикләр туа икән, 73 нче мәдхияне язучының мисалына игътибар итегез. Ул тормышлары җиңел булган, михнәт күрмәгән, таза кешеләрне күргән (Зәб. 73:3—5, 12). Нәтиҗәдә, ул алардан көнләшә һәм Йәһвәгә хезмәт итүнең мәгънәсе юк дип уйлый башлаган. Бу уйлары аркасында ул «көне буе хафаланган» (Зәб. 73:13, 14). Бу мәдхия җырлаучы нәрсә эшләгән?

12. Зәбур 73:16—18 буенча, мәдхия җырлаучы үз шикләрен ничек җиңгән?

12 Зәбур 73:16—18 укы. Мәдхия җырлаучы Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә барган. Анда тыныч атмосферада ул Йәһвә белән мөнәсәбәтләре турында уйланган. Нәтиҗәдә, ул кабат дөрес карашка һәм җан тынычлыгына ия булган. Ул шуны аңлаган: тәкъва булмаган кешеләрнең тормышлары җиңел кебек күренсә дә, аларның киләчәкләре юк. Моны аңлау мәдхия җырлаучыны алга таба да рухи нәрсәләрне беренче урынга куярга дәртләндергән (Зәб. 73:23—28).

13. Кабул иткән карарларыгызның дөрес булуына шикләнсәгез, сез ничек яңадан җан тынычлыгына ия була аласыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

13 Йәһвәгә хезмәт итеп, сез күп фатихаларга ия һәм күктә байлык җыясыз. Бу дөнья тәкъдим иткән бернәрсәне дә Йәһвә бирәчәк әҗер белән чагыштырып та булмый. Моның турында уйланыгыз. Бу сезгә шикләрегезне җиңәргә һәм, мәдхия җырлаучы кебек, җан тынычлыгы табарга булышыр. Бу дөнья кешеләренең киләчәккә өметләре булмаганга, алар инде хәзер яхшы яшәп калырга тели. Без исә оҗмахны көтәбез. Андагы тормышның никадәр искиткеч булачагын без хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз (Зәб. 145:16). Шуны да әйтергә кирәк: без тормышыбызны Йәһвәгә түгел, ә дөнья куып яшәүгә багышлаган булсак, барысы да яхшы булыр иде дип беркем дә төгәл әйтә алмый. Ә менә шуны төгәл әйтеп була: карарларыбыз нигезендә Йәһвәгә һәм кешеләргә карата ярату булса, без чыннан да яхшы нәрсәләрне кулыбыздан ычкындырмабыз.

Йәһвәнең вәгъдәләре турында уйланыгыз (13 нче абзацны кара d.)


ЙӘҺВӘ ӨЧЕН КАДЕРЛЕ БУЛУЫГЫЗГА ШИКЛӘР

14. Кайбер кардәшләр нәрсәгә шикләнә һәм ни өчен?

14 Кайбер кардәшләребез картлык я каты чир аркасында физик яктан чикләнгән һәм хезмәттә күпне эшли алмый. Моның аркасында алар: «Мин Йәһвә өчен файдасыздыр. Мин аңа кирәкме соң?» — дип шикләнә.

15. 71 нче мәдхияне язучы нәрсәгә төшенгән?

15 71 нче мәдхияне язучының охшаш хисләре булган. Ул болай дип язган: «Көчем беткәндә, калдырма мине» (Зәб. 71:9, 18). Физик яктан чикләнгән кеше, хезмәттә кулыннан килгәнне эшләсә, Йәһвә аның белән канәгать. Ул Йәһвәгә тугры булып калса, Йәһвә аны беркайчан да ташламас. Моңа төшенгәнгә, мәдхия җырлаучы үз шикләреннән арына алган (Зәб. 37:23—25).

16. Олы яшьтәгеләр Йәһвә һәм башкалар өчен нәрсә эшли ала? (Зәбур 92:12—15)

16 Олы яшьтәгеләр, үзегезгә Йәһвә күзлегеннән карагыз. Ул сезгә, физик чикләрегезгә карамастан, рухи яктан чәчәк атарга булыша. (Зәбур 92:12—15 укы.) Нәрсәдер кулыгыздан килмәсә, моның аркасында чиктән тыш борчылмагыз, ә булдыра алганны эшләгез. Мәсәлән, сез кардәшләрне рухландыра аласыз. Аларга Йәһвәнең үзегезгә еллар дәвамында ничек ярдәм иткәне турында сөйләгез, алар белән яңа дөнья турында сөйләшегез, аларга сораулар бирегез һәм игътибар белән тыңлагыз. Кардәшләр турында дога кылырга да онытмагыз. Сезнең догаларыгыз зур әһәмияткә ия (1 Пет. 3:12). Хәл-шартларыбыз нинди генә булмасын, барыбыз да Йәһвәгә һәм башкаларга нәрсәдер бирә ала.

17. Ни өчен үзебезне башкалар белән чагыштырырга кирәкми?

17 Хезмәттә элеккегечә күп эшли алмасагыз һәм моның аркасында боексагыз, истә тотыгыз: Йәһвә эшләрегезне бик кадерли. Үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз. Йәһвә дә сезне башкалар белән чагыштырмый бит (Гәл. 6:4). Хәтерлисезме, Мәрьям Гайсәнең аякларына бик кыйммәтле май сөрткән (Яхъя 12:3—5). Ә тол хатын нибары ике вак акча гына иганә итеп биргән (Лүк 21:1—4). Ләкин Гайсә икесен дә югары бәяләгән, ул аларны бер-берсе белән чагыштырмаган. Нәкъ шулай күктәге Атагыз Йәһвә дә яратудан чыгып башкарган эшләрегезне, алар хәтта әһәмиятсез булып күренсә дә, бик кадерли.

18. Шикләребезне җиңәргә безгә нәрсә ярдәм итәр? ( «Аллаһы Сүзе сезгә шикләрегезне җиңәргә булышсын» дигән рамканы да кара.)

18 Барыбызның да вакыт-вакыт шикләребез туа. Әмма, бу мәкаләдән белгәнебезчә, Аллаһы Сүзе ярдәмендә без шикләребезне җиңә алабыз. Шуңа күрә шикләрегездән арыныгыз, борчылу урынына ышаныч хисе булсын! Йәһвә шәхсән сезгә игътибар итә. Ул бар корбаннарыгызны кадерли һәм сезне бүләкләячәк. Аллаһы бөтен тугры хезмәтчеләрен яратуга һәм игътибарга лаек дип саный. Моңа бер шигегез дә булмасын!

111 ҖЫР Шатланыр өчен сәбәпләр

a АҢЛАТМА: Бу мәкаләдә Йәһвәгә я аның вәгъдәләренә иман җитмәү аркасында туган шикләр турында сүз бармый. «Шикләр» диелгәндә, Йәһвәнең безне кадерләгәненә я карарларыбызның дөрес булуына шикләр күздә тотыла.

b Изге Язмаларда Давытка ул вакытта ничә яшь булганы турында әйтелмәсә дә, ул, күрәсең, һаман да яшүсмер булган. («Күзәтү манарасы» (рус) 2011 ел, 1 сентябрь санында, 29 бит, 2 абзацны кара.)

c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Яшь апа-кардәш, Изге Язмаларны өйрәнеп, Йәһвәдән киңәш эзли.

d ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Абый-кардәш, гаиләсен тәэмин итәр өчен, гади эштә эшли; ул яңа дөньяны күз алдына китерә.