Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

41 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

13 ҖЫР Мәсих — безнең үрнәгебез

Шәкертләренә 40 көн дәвамында күренгән Гайсәдән өйрәнегез

Шәкертләренә 40 көн дәвамында күренгән Гайсәдән өйрәнегез

«Шәкертләре аны 40 көн дәвамында күрде, һәм ул аларга Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләде» (РӘС. 1:3).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Без Гайсәнең, 40 көн дәвамында күренеп, нәрсә эшләгәнен һәм аңардан нәрсәгә өйрәнеп булганын белербез

1, 2. Гайсәнең ике шәкерте Имауска барганда, нәрсә булган?

 Б. Э. 33 елы, 16 нисан көне. Гайсәнең ике шәкерте Иерусалимнан якынча 11 километр ераклыкта урнашкан Имаус авылына юл тота. Гайсәнең башка шәкертләре кебек үк, бу ике шәкерт тә аның үлеме аркасында кайгыра һәм курку хисе кичерә. Алар Мәсих яһүдләрне Рим камытыннан азат итәчәк дип өметләнгән, ләкин аларның өметләре акланмаган.

2 Юлда алар бер кешене очрата һәм аның белән сөйләшә башлый. Алар аңа Гайсә белән нәрсә булганын сөйләп бирә. Бу кеше исә, «Муса белән бөтен пәйгамбәрләр язмаларыннан башлап», ни өчен Мәсихнең газап чигәргә һәм үләргә тиеш булганын аңлата. Имауска килгәч, бу ике шәкерт теге кешенең Гайсә булуын аңлый. Мәсихнең терелтелгәнен белгәч, аларның никадәр сөенгәннәрен күз алдына гына китерегез! (Лүк 24:13—35)

3, 4. Гайсә терелтелгәч, шәкертләренең хәле ничек үзгәргән һәм без бу мәкаләдән нәрсә турында белербез? (Рәсүлләр 1:3)

3 Терелтелгәч, Гайсә 40 көн дәвамында шәкертләренә күренгән a. (Рәсүлләр 1:3 укы.) Моңа кадәр кайгыга һәм билгесезлеккә баткан булса, хәзер алар шатланып, кыюлык белән вәгазьли башлаган һәм киләчәккә ышаныч белән караган.

4 40 көн дәвамында Гайсә 1) үз шәкертләрен рухландырган, 2) аларга Изге Язмаларны яхшырак аңларга булышкан һәм 3) аларны өстәмә вазифаларга әзерләгән. Әйдәгез, бу вакыйгаларны исебезгә төшерик һәм алардан нәрсәгә өйрәнеп булганын белик.

БАШКАЛАРНЫ РУХЛАНДЫРЫГЫЗ

5. Ни өчен Гайсәнең шәкертләре юатуга һәм дәртләндерүгә мохтаҗ булган?

5 Гайсәнең шәкертләре юатуга һәм дәртләндерүгә мохтаҗ булган. Алар бит, Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булуына ышанганга, күп авырлыклар кичергән (Мат. 16:16). Мәсәлән, кайберәүләре, Гайсә артыннан йөрер өчен, йортларын, гаиләләрен һәм эшләрен калдырган (Мат. 19:27). Башкалары каршылыкка һәм мыскыллауга очраган (Яхъя 9:22). Хәзер исә, Гайсә үтерелгәч, бар бу корбаннар мәгънәсез булып тоелгандыр, һәм алар, нәрсә эшләргә дә белмичә, бик боеккан.

6. Терелтелгәч, Гайсә нәрсә эшләгән?

6 Шәкертләрнең кайгырулары рухилык җитмәүнең билгесе түгел, ә зур югалтуга табигый реакция булган. Гайсә моны белгән, шуңа күрә терелтелгән көнне ук шәкертләрен юата һәм дәртләндерә башлаган. Мәсәлән, ул төрбә янында елаган Магдалалы Мәрьямгә күренгән (Яхъя 20:11, 16). Шулай ук, инде әйтелгәнчә, ул Имауска барган ике шәкерткә күренгән. Моннан тыш, Гайсә рәсүл Петер белән дә очрашкан (Лүк 24:34). Бар бу очракларда Гайсә үрнәк калдырырлык итеп эш иткән. Әйдәгез, башта Гайсәнең Магдалалы Мәрьям белән сөйләшкәненә игътибар итик.

7. Яхъя 20:11—16 буенча, Гайсә Мәрьямнең төрбә янында нәрсә эшләгәнен күргән һәм бу аны нәрсәгә дәртләндергән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

7 Яхъя 20:11—16 укы. 16 нисан, иртән-иртүк, берничә тугры хатын-кыз Гайсәнең төрбәсе янына бара (Лүк 24:1, 10). Аларның берсе — Магдалалы Мәрьям. Төрбәгә килеп, ул аның буш булуын күрә һәм, Петер белән Яхъя янына йөгереп, аларга моның турында сөйләп бирә. Алар да төрбә янына киткәч, Мәрьям алар артыннан бара. Бу ике рәсүл, төрбәнең чыннан да буш булганын күреп, кайтып китә. Мәрьям исә, шунда калып, елап басып тора. Ул Гайсәнең үзен күзәтеп торганын бер дә абайламый. Мәрьямнең күз яшьләре Гайсәне ваемсыз калдырмый, шуңа күрә ул аңа күренә һәм аны юата. Моннан тыш, ул аңа башка кардәшләргә дә үзенең терелтелгәне турында сөйләргә куша. Бу очрашу Мәрьямне бик рухландыра (Яхъя 20:17, 18).

Гайсәдән үрнәк алып, боеккан кардәшләрнең авырлыкларына игътибар итегез һәм аларны юатырга тырышыгыз (7 нче абзацны кара.)


8. Без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?

8 Без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз? Боеккан кардәшләрне кызгансак һәм аларны юатырга тырышсак, без Гайсәдән үрнәк алган булырбыз. Әлбәттә, моның өчен безгә кардәшләрнең авырлыклары турында белергә кирәк. Джо́селин исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Аның сеңелесе фаҗигале очракта һәлак булган. Моның аркасында Джоселин айлар буе бик кайгырган. Бер абый-кардәш үзенең хатыны белән аны өенә чакырган, игътибар белән тыңлаган һәм ул Йәһвә өчен кадерле дип ышандырган. Джоселин болай ди: «Алар аша Йәһвә мине ярсулы сулардан көймәгә тартып чыгаргандай булды. Алар миңа бирешмәскә һәм Йәһвәгә хезмәт итүемне дәвам итәргә булышты». Әйдәгез, без дә кардәшләргә шундый ук мөнәсәбәт күрсәтик һәм алга таба Йәһвәгә хезмәт итәргә булышыйк (Рим. 12:15).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ЯХШЫРАК АҢЛАРГА БУЛЫШЫГЫЗ

9. Ни өчен Гайсәнең шәкертләре аптырашта калган һәм Гайсә аларга ничек ярдәм иткән?

9 Гайсәнең шәкертләре Аллаһы Сүзенә ышанган һәм аның буенча яшәргә тырышкан (Яхъя 17:6). Шулай да, Гайсә җинаятьче буларак үтерелгәч, алар аптырашта калган. Алар каты йөрәкле булмаган, аларга бары тик аңлау җитеп бетмәгән (Лүк 9:44, 45; Яхъя 20:9). Моны аңлап, Гайсә Изге Язмалар нигезендә аларның иманнарын ныгыткан. Әйдәгез, Имауска барган теге шәкертләрнең очрагына кабат кайтыйк.

10. Гайсә үз шәкертләрен чыннан да Мәсих булуына ничек инандырган? (Лүк 24:18—27)

10 Лүк 24:18—27 укы. Гайсә үзенең кем икәнен шунда ук әйтмәгән. Моның урынына ул аларга төрле сораулар биргән. Ни өчен? Ул аларның хисләрен һәм фикерләрен белергә теләгән, күрәсең. Шәкертләр йөрәк түрендәгесен яшереп тормаган да һәм: «Ә без бит ул Исраилне азат итәргә тиешле кеше булыр дип өметләнгән идек»,— дип әйткән. Алар үз борчуларын әйтеп биргәч, Гайсә аларга Изге Язмалар нигезендә булган вакыйгаларның чын мәгънәсен аңлатып биргән b. Шул ук кичне Гайсә башка шәкертләренә дә шушы фикерләрне аңлаткан (Лүк 24:33—48). Без бу очрактан нәрсәгә өйрәнәбез?

11, 12. а) Гайсәнең өйрәтү рәвешеннән без нәрсәгә өйрәнәбез? (Шулай ук иллюстрацияне кара.) ә) Норти белән өйрәнү үткәргән кардәш аңа ничек ярдәм иткән?

11 Без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз? Кеше белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә, аңа сораулар бирегез һәм аның фикер йөртүен аңларга тырышыгыз (Гыйб. сүз. 20:5). Аның хисләрен аңлагач, аңа үз ситуациясенә туры килгән шигырьләрне табарга булышыгыз. Кешегә нәрсә эшләргә, ә нәрсә эшләмәскә икәнен әйтеп тормагыз. Моның урынына Изге Язмалардагы принципларны аңлатыгыз һәм алар буенча эш итәргә дәртләндерегез. Әйдәгез, Ганада яшәүче Но́рти исемле абый-кардәшнең мисалына игътибар итик.

12 Аңа 16 яшь булганда, ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган, әмма тиздән гаиләсе ягыннан каршылыкка очраган. Хакыйкатьне калдырмаска Нортига нәрсә булышкан? Аның белән өйрәнү үткәргән кардәш аңа Маттай Инҗиленең 10 нчы бүлеген күрсәткән һәм мәсихчеләрне эзәрлекләүләр көткәнен аңлаткан. «Шуңа күрә, эзәрлекләүләр башлангач, мин хакыйкатьне тапканымны аңладым»,— дип әйтә Норти. Аның белән өйрәнү үткәргән кардәш аның игътибарын Маттай 10:16 га юнәлткән һәм, өйдә рухи темаларга сөйләшкәндә, сак булырга һәм шул ук вакыт үзен хөрмәт белән тотарга дәртләндергән. Суга чумдырылганнан соң, Норти пионер хезмәтен башларга уйлаган, ләкин әтисе аның университетка керүен теләгән. Нортига нәрсә эшләргә әйтеп торыр урынына аның белән өйрәнү үткәргән кардәш аңа сораулар биргән һәм Изге Язмалардагы принциплар турында уйланырга ярдәм иткән. Нәтиҗәдә, Норти пионер хезмәтен башларга булган. Моның аркасында әтисе аны өеннән китәргә сораган. Норти үз карарына үкенгәнме? Юк. Ул болай ди: «Мин дөрес эш иткәнемә бер дә шикләнмим». Бу очрактан күренгәнчә, башкаларга Изге Язмалардагы принципларны аңлатканда, без аларга җитлеккән мәсихчеләр булып китәргә булышабыз (Эфес. 3:16—19).

Гайсәдән үрнәк алып, башкаларга Аллаһы Сүзен яхшырак аңларга булышыгыз (11 нче абзацны кара e.)


АБЫЙ-КАРДӘШЛӘРНЕ ҮЗ-ҮЗЛӘРЕНӘ ҖАВАПЛЫЛЫК АЛЫРГА ӨЙРӘТЕГЕЗ

13. Атасының эше дәвам итсен өчен, Гайсә нәрсә эшләгән? (Эфеслеләргә 4:8)

13 Җирдә яшәгәндә, Гайсә үз Атасының эшен камил рәвештә башкарган (Яхъя 17:4). Ләкин ул, эшнең яхшы башкарылуын телисең икән, аны үзең башкар, дип уйламаган. Өч ел ярым хезмәт иткәндә, Гайсә башкаларны бу эшне башкарырга өйрәткән. Күккә китәр алдыннан ул үз шәкертләренә — ә кайберләренә, бәлки, хәтта 30 да булмагандыр — Йәһвәнең сарыкларын кайгырту вазифасын тапшырган һәм вәгазь эше белән җитәкчелек итәргә кушкан. (Эфеслеләргә 4:8 укы.) Терелтелгәннән соң 40 көн дәвамында Гайсә бу тугры, тырыш ир-атларны шушы җаваплы эшкә ничек әзерләгән?

14. Терелтелгәннән соң 40 көн дәвамында Гайсә үз шәкертләренә рухи яктан үсәргә ничек булышкан? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Гайсә үз шәкертләренә ярату белән туры киңәшләр биргән. Мәсәлән, ул кайберләрендә шикләр барлыгын күргән, шуңа күрә аларның иманнарын ныгыткан (Лүк 24:25—27; Яхъя 20:27). Ул аларны дөньяви эшне түгел, ә Аллаһының сарыклары турында кайгырту эшен беренче урынга куярга дәртләндергән (Яхъя 21:15). Гайсә шулай ук үз шәкертләренә башкаларның нинди вазифалар алганы турында чиктән тыш борчылмаска киңәш иткән (Яхъя 21:20—22). Моннан тыш, Гайсә үз шәкертләренең Патшалык турындагы ялгыш карашларын төзәткән һәм бар игътибарларын яхшы хәбәрне вәгазьләүгә тупларга дәртләндергән (Рәс. 1:6—8). Өлкәннәр Гайсәдән нәрсәгә өйрәнә ала?

Гайсәдән үрнәк алып, абый-кардәшләрне күбрәк вазифалар үтәргә өйрәтегез (14 нче абзацны кара.)


15, 16. а) Өлкәннәр Гайсәдән ничек үрнәк ала ала? ә) Патрик кардәшкә бер өлкәннең киңәше нинди файда китергән?

15 Өлкәннәр Гайсәдән ничек үрнәк ала ала? Алар абый-кардәшләрне, шул исәптән яшьләрне дә, күбрәк вазифалар үтәргә өйрәтергә тиеш c. Өлкәннәр бу абый-кардәшләрдән камиллекне көтми, әмма, алар басынкы, ышанычлы һәм ярдәмчел булырга өйрәнсен өчен, аларга ярату белән киңәшләр бирә (1 Тим. 3:1; 2 Тим. 2:2; 1 Пет. 5:5).

16 Патрик исемле абый-кардәшнең мисалына игътибар итик. Яшь чагында ул башкалар белән, хәтта апа-кардәшләр белән дә үзен тупас тоткан. Бер өлкән моңа игътибар иткән һәм аңа туры киңәш биргән. Патрик болай ди: «Аның миңа киңәш биргәненә мин хәзер бик шатланам. Элек мин, үзем үтәргә теләгән вазифалар башкаларга бирелгәндә, бик күңелсезләнә идем. Ләкин бу өлкән киңәш биргәннән соң мин аңладым: данга һәм күренекле урынга омтылырга кирәкми — басынкылык белән кардәшләргә хезмәт итәргә кирәк». Нәтиҗәдә, Патрик 23 яшендә өлкән булып билгеләнгән булган (Гыйб. сүз. 27:9).

17. Гайсә үз шәкертләренә ышанганын ничек күрсәткән?

17 Гайсә үз шәкертләренә вәгазьләргә генә түгел, ә шулай ук өйрәтергә дә йөкләмә биргән. («Өйрәнү өчен Изге Язмалар»да Маттай 28:20 гә китерелгән «өйрәтегез» дигән аңлатманы кара.) Шәкертләр бу эшне башкара алмый дип уйлагандыр, ләкин Гайсә шулай уйламаган һәм аларны моңа ышандырган. Тулы ышаныч белән ул аларга болай дигән: «Атам мине җибәргән кебек, мин дә сезне җибәрәм» (Яхъя 20:21).

18. Өлкәннәр Гайсәдән ничек үрнәк ала ала?

18 Өлкәннәр Гайсәдән ничек үрнәк ала ала? Алар үз вазифалары һәм тәҗрибәләре белән бүлешергә тиеш (Флп. 2:19—22). Мәсәлән, алар яшьләрне Патшалык Залын җыештырырга һәм кайгыртырга өйрәтә ала. Кардәшкә берәр эшне йөкләгәндә, алар аны бу эшне үтәргә өйрәтә һәм аннан соң барысын контрольда тотарга тырышмый. Мэтью исемле күптән түгел билгеләнгән өлкән башка өлкәннәргә үзен өйрәткәннәре өчен һәм үзенә ышанганнары өчен бик рәхмәтле. Ул болай ди: «Кайвакыт хаталар кылсам да, бу тәҗрибәле кардәшләр, хаталарсыз булмый икәнен аңлап, миңа кул селтәмәде, ә яхшырырга булышты» d.

19. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

19 Гайсә: «Мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам»,— дип вәгъдә иткән (Мат. 28:20). Аның ярдәменә шикләнмичә, әйдәгез, 40 көн дәвамында шәкертләрен рухландырган, өйрәткән һәм аларга Аллаһы Сүзен яхшырак аңларга булышкан Хуҗабыздан үрнәк алырга һәм нәкъ аның эзләре буенча барырга тәвәккәл булыйк (1 Пет. 2:21).

15 ҖЫР Йәһ Улын данлагыз!

a Изге Язмалардан күренгәнчә, Гайсә, терелтелгәннән соң, төрле кешеләргә күренгән, мәсәлән Магдалалы Мәрьямгә (Яхъя 20:11—18), башка хатын-кызларга (Мат. 28:8—10; Лүк 24:8—11), ике шәкерткә (Лүк 24:13—15), Петергә (Лүк 24:34), Томас булмаганда, рәсүлләргә (Яхъя 20:19—24), Томас булганда, бар рәсүлләргә (Яхъя 20:26), җиде шәкерткә (Яхъя 21:1, 2), 500 дән артык шәкерткә (Мат. 28:16; 1 Көр. 15:6), энесе Ягъкубка (1 Көр. 15:7), бар рәсүлләргә (Рәс. 1:4) һәм Битания янында бар рәсүлләргә (Лүк 24:50—52). Бәлки, Изге Язмаларда язылмаган башка очраклар да булгандыр (Яхъя 21:25).

b Мәсихкә кагылышлы пәйгамбәрлекләрнең исемлеген jw.org сайтында, «Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләр Гайсәнең тормышында үтәлгәнме?» дигән мәкаләдә карагыз.

c Кайбер яшь абый-кардәшләр, аларга нибары 25—30 яшьләр генә булса да, район күзәтчеләре булып билгеләнергә мөмкин. Әлбәттә, моңа кадәр алар, тәҗрибә җыяр өчен, инде берникадәр вакыт өлкән булып хезмәт итәргә тиеш.

e ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Кардәш өйрәнүчесенә Изге Язмалардагы принципларны аңлата. Нәтиҗәдә, өйрәнүче, шәхси карар кабул итеп, Яңа ел белән бәйле әйберләрне чыгарып ташлый.