Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Борынгы Исраилдә музыка никадәр мөһим булган?

МУЗЫКА борынгы Исраил культурасының аерылгысыз бер өлеше булган. Музыка һәм җырлау Изге Язмаларда күп тапкырлар искә алына. Җырлар шулкадәр мөһим булган, алар хәтта Изге Язмаларның якынча уннан бер өлешен тәшкил итә. Аларның күпчелеге Зәбур, Җырларның җыры һәм Ирмиянең елавы китапларында язылган. «Изге Язмалар һәм музыка» дигән китапта әйтелгәнчә, «музыка исраиллеләр тормышының бар өлкәләрендә мөһим роль уйнаган» («Music in Biblical Life»).

Көндәлек тормышта. Исраиллеләр җырларда үз хисләрен белдергән (Ишаг. 30:29). Мәсәлән, тәхеткә утыру тантанасы, бәйрәмнәр һәм сугышта җиңгән исраиллеләрне каршылау шатлыклы вакыйга булган, шуңа күрә хатын-кызлар, шалтыравык кагып, җырлаган һәм биегән (Хак. 11:34; 1 Иш. 18:6, 7; 1 Пат. 1:39, 40). Ә җирләү вакытында исраиллеләр матәм җырлары җырлаган (2 Елъ. 35:25). Әйе, «Макклинток һәм Стронг энциклопедиясе»ндә әйтелгәнчә, «еврейләр музыкаль халык булган».

Патша сараенда. Исраил патшалары да музыкага ваемсыз булмаган. Мәсәлән, Шаул патша үз сараена, арфа уйнасын өчен, Давытны чакырган (1 Иш. 16:18, 23). Давыт, үзе патша булып киткәч, музыка кораллары уйлап чыгарган, җырлар иҗат иткән һәм хор оештырган. Бу хор соңрак төзелгән Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә җырлаган (2 Елъ. 7:6; Амус 6:5). Сөләйман патшаның сараенда да җырчы ир-атлар һәм хатын-кызлар булган (Вәг. 2:8).

Гыйбадәт кылуда. Йәһвәгә гыйбадәт кылуда да музыка бик мөһим роль уйнаган. Мәсәлән, Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә 4000 музыкант хезмәт иткән (1 Елъ. 23:5). Алар кимвал, кыллы уен коралы, арфа уйнаган һәм быргы кычкырткан (2 Елъ. 5:12). Иерусалимга бәйрәмнәргә барганда, исраиллеләр Күтәрелү җырлары җырлаган, күрәсең (Зәб. 120—134). Яһүди язмалар буенча, исраиллеләр Пасах бәйрәме вакытында Халлел мәдхияләре a җырлаган.

Хәзер дә музыка Аллаһы халкы өчен бик мөһим (Ягък. 5:13). Ул гыйбадәтебезнең өлеше булып тора (Эфес. 5:19). Музыка безне кардәшләребез белән берләштерә (Көл. 3:16). Ул безгә авырлыкларны кичереп чыгарга булыша (Рәс. 16:25). Аның ярдәмендә без Йәһвәгә иманыбыз белән яратуыбызны белдерәбез.

a «Халлел мәдхияләре» дип 113—118 нче мәдхияләр атала. Исраиллеләр аларны Йәһвәне мактап җырлаган.