Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЙРӘНҮГӘ КАГЫЛЫШЛЫ КИҢӘШЛӘР

Төп фикерләрне кабатлагыз

Төп фикерләрне кабатлагыз

Күптән түгел генә өйрәнгәннәрегезне сез исегезгә төшерә аласызмы? Барыбыз да вакыт-вакыт укыганнарыбызны оныта. Алай булмасын өчен, нәрсә эшләргә? Материалны кабатлагыз.

Өйрәнгәндә, вакыт-вакыт тукталып, төп фикерләргә игътибар итегез. Рәсүл Паул да үз укучыларын шулай эшләргә дәртләндергән. Төп фикерне кабатлар алдыннан ул: «Без сезгә сөйләгәннәрнең асылы шул»,— дип язган (Евр. 8:1). Бу мәсихчеләргә фикер җебен югалтмаска һәм фикерләрнең үзара бәйләнешен күрергә булышкан.

Төп фикерләр турында уйланыр өчен, өйрәнүдән соң күпмедер вакыт, мәсәлән 10 минут, бүлеп куегыз. Аларны исегезгә төшерә алмасагыз, өстәмә исемнәрне һәм төп җөмләләрне карап чыгыгыз. (Төп җөмләләр, гадәттә, абзац башында була.) Яңа фикер белгән булсагыз, аны үз сүзләрегез белән әйтеп карагыз. Төп фикерләрне кабатлау аларны истә калдырырга гына түгел, ә шулай ук аларны тормышыгызда ничек кулланырга икәнен дә ачыграк күрергә булышыр.