Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

9 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә сезгә тынычлык бирсен

Йәһвә сезгә тынычлык бирсен

«Борчулар мине биләп алганда, син миңа юаныч һәм тынычлык бирдең» (ЗӘБ. 94:19).

44 ҖЫР Боеккан кешенең догасы

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Ни өчен мәсихчене борчулар биләп алырга мөмкин? Аның ничек фикер йөртә башлавы бар?

СЕЗНЕ кайчан да булса борчулар * биләп алганы бармы? Бәлки, сез — башкаларның әйткән сүзләре я эшләгән эшләре аркасында, ә бәлки, үзегезнең нәрсәдер әйтеп куйганыгыз я эшләгәнегез аркасында борчылгансыздыр. Мәсәлән, сез, хата ясаганга, Йәһвә сезне беркайчан да кичермәс дип борчылырга мөмкин. Борчылулар биләп алганда, болай дип уйлый башлавыбыз бар: «Мине борчулар биләп ала икән, димәк, миңа иман җитми һәм мин начар кеше». Алай дип уйлау дөресме?

2. Кешенең борчылуы аның иман җитмәвен аңлатмый әле. Моны нинди мисаллар раслый?

2 Изге Язмалардагы берничә мисалга игътибар итик. Ишмуил пәйгамбәрнең әнисе Һанна нык иманлы кеше булган. Әмма Һанна үз көндәшенең кимсетүләре аркасында нык борчылган (1 Иш. 1:7). Рәсүл Паул нык иманга ия булган, әмма ул да борчылган: ул «барлык җыелышлар хакында борчылып яшәгән» (2 Көр. 11:28). Давыт патша Йәһвәгә шулкадәр иман иткән ки, Йәһвә аны хәтта аеруча якын дус дип күргән (Рәс. 13:22). Шулай да Давыт җитди хаталар кылган һәм моның аркасында тирән хафага төшкән (Зәб. 38:4). Бар бу хезмәтчеләрне Йәһвә юаткан һәм тынычландырган. Әйдәгез, бу өч кешедән нәрсәгә өйрәнеп булганын белик.

ТУГРЫ ҺАННАДАН ӨЙРӘНӘБЕЗ

3. Ни өчен башкаларның сүзләре безне хафага төшерә ала?

3 Кемдер безнең белән тупас сөйләшсә я безнең белән начар мөгамәлә итсә, без җан тынычлыгын югалта алабыз. Ә инде бу якын дустыбыз я туганыбыз булса, безгә аеруча авыр була. Без бу кеше белән мөнәсәбәтләребез җимерелде дип борчылырга мөмкин. Еш кына кеше безне рәнҗетергә теләми дә, әмма, уйламыйча әйткәнгә, кылычтай телгәли (Гыйб. сүз. 12:18). Ә кайвакыт кеше аңлы рәвештә безне үз сүзләре белән түбәнсетә. Бер яшь апа-кардәшкә моны кичерергә туры килгән. Ул болай дип сөйли: «Берничә ел элек мин яхшы дустым дип санаган бер кеше минем турында интернетта ләчтит сата башлады. Мин бик рәнҗедем һәм хафага төштем. Ни өчен ул миңа, аркадан килеп, пычак кадады — мин моны берничек тә аңлый алмый идем». Сезне дә якын дустыгыз я туганыгыз рәнҗеткән булса, ул чакта Һанна мисалы сезгә аеруча кызык булыр.

4. Һанна нинди авырлыкка дучар булган?

4 Һаннаның җитди проблемасы булган. Күп еллар ул балага уза алмаган (1 Иш. 1:2). Исраил культурасында баласыз хатын-кыз каһәрләнгән дип саналган. Шуңа күрә Һанна оят хисе кичергән (Ярат. 30:1, 2). Җитмәсә, ире икенче хатын алган, һәм шул хатын күп бала тапкан. Пәнинә исемле бу хатын Һаннаны үз көндәше дип санаган һәм «аны бертуктаусыз мыскыллап торган» (1 Иш. 1:6). Башта Һанна моның аркасында бик нык борчылган һәм көенгән, ул хәтта елаган һәм ашамаган. Аның «җаны бик әрнегән» (1 Иш. 1:7, 10). Һаннаны нәрсә юаткан?

5. Дога Һаннага ничек булышкан?

5 Һанна үз йөрәген Йәһвәгә бушаткан. Дога кылудан тыш, ул үз хәлен баш рухани Илийгә сөйләгән. Илий аңа: «Исән-имин йөр. Исраил Аллаһысы синең үтенечеңне үтәсен»,— дигән. Аннан соң Һанна өенә кайтып киткән. «Ул тамагына ашаган, һәм аның йөзе бүтән моңсу» булмаган (1 Иш. 1:17, 18). Әйе, дога Һаннага борчулы хисләреннән арынырга булышкан.

Һанна кебек, без кабат җан тынычлыгына ничек ия була алабыз? (6—10 нчы абзацларны кара.)

6. Дога турында әйткәндә, без Һаннадан нәрсәгә өйрәнәбез һәм Филипиялеләргә 4:6, 7 дә нинди киңәш бар?

6 Өзлексез дога кылсак, җан тынычлыгын саклый алырбыз. Һанна күктәге Атасына озак вакыт дога кылган (1 Иш. 1:12). Без дә үз куркуларыбыз, борчуларыбыз һәм җитешсезлекләребез турында Йәһвәгә озак кына сөйли алабыз. Аллаһы догаларыбыз матур шигырь кебек булыр дип көтми. Бәлки, без, Йәһвәгә дога кылганда, хәтта ачы сүзләр әйтербез һәм еларбыз. Шулай булса да, Йәһвә безне тыңлаудан арымас. Проблемаларыбыз турында дога кылудан тыш, безгә Филипиялеләргә 4:6, 7 дә (укы) язылган киңәшне истә тотарга кирәк. Паул без, дога кылганда, рәхмәт укырга тиеш дип язган. Йәһвәгә рәхмәтле булыр өчен сәбәпләребез шулкадәр күп. Мәсәлән, без аңа тормыш бүләге өчен, иҗади эшләре өчен, тугры мәхәббәте һәм гаҗәеп өмет биргәне өчен рәхмәтле була алабыз. Һаннадан тагын нәрсәгә өйрәнеп була?

7. Һанна һәм аның ире регуляр рәвештә кая йөргән?

7 Үз проблемаларына карамастан, Һанна үз ире белән Шилодагы гыйбадәт кылу урынына регуляр рәвештә йөргән (1 Иш. 1:1—5). Нәкъ изге чатырда Һанна баш рухани Илий белән сөйләшә алган һәм юаныч тапкан. Илий, Йәһвә догаларыңа җавап бирсен, диеп, Һаннаның күңелен күтәргән (1 Иш. 1:9, 17).

8. Җыелыш очрашулары безгә ничек булыша ала? Аңлатыгыз.

8 Җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөрү тынычлык табарга булыша. Гадәттә, җыелыш алдыннан дога кылганда, абый-кардәш Аллаһыдан изге рух сорый. Ә изге рух җимешенә кергән сыйфатлар арасында тынычлык та искә алына (Гәл. 5:22). Стресс вакытында җыелыш очрашуларына йөргәндә, без Йәһвәгә һәм кардәшләребезгә үзебезне дәртләндерергә мөмкинлек бирәбез. Алар безгә җан тынычлыгына ия булырга булыша ала. Дога кылу һәм очрашуларга йөрү — Йәһвәнең безне юатыр өчен кулланган бик мөһим ысуллары (Евр. 10:24, 25). Һанна очрагыннан тагын нәрсәгә өйрәнеп була?

9. Һаннаның хәле шунда ук үзгәргәнме? Аны ахыр чиктә нәрсә юаткан?

9 Һаннаның борчылулары шунда ук юк булмаган. Шилодан өенә кайткач, Һанна һаман да Пәнинә белән яшәргә мәҗбүр булган. Изге Язмаларда Пәнинә яхшы якка үзгәргән дип әйтелми. Шуңа күрә Һаннага үз көндәшенең авыр сүзләренә түзеп торырга туры килгәндер. Әмма Һанна җан тынычлыгын тапкан. Үз проблемасын Йәһвә кулына тапшыргач, Һанна бүтән борчылмаган. Ул Йәһвәгә үзен юатырга мөмкинлек биргән. Ә соңрак Һанна фатихаланган булган: аның балалары туган! (1 Иш. 1:19, 20; 2:21)

10. Һаннаның мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

10 Борчылу өчен сәбәп калса да, без җан тынычлыгына ия була алабыз. Эчкерсез дога кылсак та һәм регуляр рәвештә очрашуларга йөрсәк тә, кайбер проблемалар чишелми кала. Әмма, Һаннаның мисалыннан күренгәнчә, Йәһвә әрнегән җаныбызны барыбер юата ала. Йәһвә безне беркайчан да онытмаячак. Иртәме-соңмы ул безне тугрылыгыбыз өчен фатихалаячак (Евр. 11:6).

РӘСҮЛ ПАУЛДАН ӨЙРӘНӘБЕЗ

11. Рәсүл Паулның борчылыр өчен нинди сәбәпләре булган?

11 Паулның борчылыр өчен күп сәбәпләре булган. Мәсәлән, ул, кардәшләрен бик яратканга һәм авырлыклары турында ишетеп алганга, алар турында бик борчылган (2 Көр. 2:4; 11:28). Өстәвенә, рәсүл Паулны дошманнары кыйнаган һәм төрмәгә ташлаган. Паул ярлылыкның да нәрсә икәнен белгән. Әлбәттә, боларның барысы аны борчуга салган (Флп. 4:12). Моннан тыш, Паул ким дигәндә өч тапкыр кораб һәлакәтенә эләккән. Уйлап кына карагыз: андый хәлләрдән соң аңа кораб белән сәяхәт итү никадәр авыр булгандыр! (2 Көр. 11:23—27) Паул үз борчылулары белән ничек көрәшкән?

12. Паулга үз борчылуларын киметергә нәрсә булышкан?

12 Паул үз кардәшләре турында борчылган, әмма ул бар проблемаларын үзе чишәргә тырышмаган. Паул тыйнак булган. Шуңа күрә ул үз хезмәттәшләрен җыелыштагыларга ярдәм итәргә сораган. Мәсәлән, ул Тимути белән Титус кебек ышанычлы кешеләргә билгеле бер хакимлек ышанып тапшырган. Бу абый-кардәшләрнең хезмәте Паулның борчылуларын, һичшиксез, киметкән (Флп. 2:19, 20; Тит. 1:1, 4, 5).

Паул мисалыннан күренгәнчә, чиктән тыш борчылмас өчен, нәрсә эшләп була? (13—15 нче абзацларны кара.)

13. Өлкәннәр Паулдан ничек үрнәк ала ала?

13 Башкаларны ярдәм итәргә сорагыз. Паул кебек, бүген миһербанлы өлкәннәр җыелыштагылар турында бик борчыла. Әмма билгеле, бер өлкән бар кардәшләргә ярдәм итә алмый. Тыйнаклык сыйфаты аны вазифалары белән бүлешергә һәм, яшь абый-кардәшләр Аллаһы халкы турында кайгырта алсын өчен, аларны өйрәтергә дәртләндерә (2 Тим. 2:2).

14. Паул нәрсә турында борчылмаган һәм без аңардан нәрсәгә өйрәнәбез?

14 Юатуга мохтаҗ булуыгызны таныгыз. Паул басынкы булган, шуңа күрә ул үз дусларыннан юаныч һәм ярдәм эзләгән. Ул, кардәшләрдән ярдәм сорасам, хәлсез кеше булып күренермен, дип курыкмаган. Мәсәлән, Филимунга язган хатында Паул болай дигән: «Синең мәхәббәтең турында ишетү мине бик куандырды һәм миңа юаныч китерде» (Фил. 7). Паул башка хезмәтчеләрне дә телгә алган. Алар аны авыр вакытларда ныгыткан һәм юаткан булган (Көл. 4:7—11). Ярдәмгә мохтаҗ булуыбызны басынкылык белән танысак, кардәшләребез безгә шатлык белән кирәкле ярдәм күрсәтер.

15. Бик авыр хәлдә Паул ничек юаныч тапкан?

15 Аллаһы Сүзенә таяныгыз. Паул Изге Язмаларның үзен юата алганын белгән (Рим. 15:4). Изге Язмаларда сынаулар кичереп чыгарга булышучы зирәклек бар (2 Тим. 3:15, 16). Римда икенче тапкыр төрмәдә утырганда, Паул үзенең үлеме якынлашканын аңлаган. Бу авыр хәлдә Паул нәрсә эшләгән? Ул Тимутигә, үзе янына тизрәк килеп, «язма төргәкләрне» алып килергә кушкан (2 Тим. 4:6, 7, 9, 13). Ни өчен? Чөнки шул төргәкләрдә, мөгаен, Еврей Язмалары язылган булган һәм Паул аларны шәхси өйрәнүдә куллана алган. Паул кебек, Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнсәк, Йәһвә үз Сүзе аша безгә тынычлык бирер. Проблемаларыбыз нинди генә булмасын, Аллаһы безне юатыр.

ДАВЫТ ПАТШАДАН ӨЙРӘНӘБЕЗ

Давыт очрагында булган кебек, җитди гөнаһ кылсак, безгә нәрсә булышыр? (16—19 нчы абзацларны кара.)

16. Давыт нәрсә аркасында көенгән?

16 Давыт җитди гөнаһ кылган, һәм аны вөҗданы газаплаган. Ул Битсәбия белән зина кылган, аның ирен үтерүне оештырган һәм үз җинаятьләрен яшерергә булган (2 Иш. 12:9). Башта Давыт вөҗдан тавышына игътибар итмәскә тырышкан. Нәтиҗәдә, ул рухи яктан гына түгел, ә шулай ук эмоциональ һәм физик яктан да зыян күргән (Зәб. 32:3, 4). Давытка үзе сәбәпче булган борчылуларын җиңәргә ни булышкан һәм, без җитди хата кылсак, безгә нәрсә ярдәм итә ала?

17. Зәбур 51:1—4 тә Давытның эчкерсез тәүбә итүе ничек чагыла?

17 Аллаһыдан кичерү сорап дога кылыгыз. Ахыр чиктә Давыт Йәһвәгә дога кылган. Ул эчкерсез тәүбә иткән һәм Йәһвәгә үз гөнаһлары турында сөйләгән. (Зәбур 51:1—4 укы.) Бу аңа чын җиңеллек китергән! (Зәб. 32:1, 2, 4, 5) Җитди гөнаһ кылгансыз икән, аны яшерергә тырышмагыз. Моның урынына үз гөнаһыгыз турында Йәһвәгә ачык итеп сөйләп бирегез. Бу вөҗдан газапларыгызны җиңеләйтергә ярдәм итәр. Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне торгызырга телисез икән, сезгә, дога кылудан тыш, тагын бер нәрсә эшләргә кирәк.

18. Давыт төзәтүне ничек кабул иткән?

18 Төзәтүне кабул итегез. Натан пәйгамбәр Йәһвә исеменнән Давытның гөнаһын фаш итәргә килгәч, Давыт үзен акларга я гөнаһының җитдилеген киметергә тырышмаган. Давыт шунда ук шуны таныган: ул Битсәбиянең иренә каршы гөнаһ кылудан тыш, иң беренче чиратта, Йәһвәгә каршы гөнаһ кылган. Давыт Йәһвәдән төзәтүне кабул иткән, һәм Йәһвә аны кичергән (2 Иш. 12:10—14). Без җитди гөнаһ кылсак, безгә Йәһвә көтүне көтәргә билгеләгән өлкәннәр белән сөйләшергә кирәк (Ягък. 5:14, 15). Андый хәлдә үзебезне акларга тырышмыйк. Төзәтүне тизрәк кабул итсәк һәм алган киңәшләрне куллана башласак, җан тынычлыгы һәм күңел шатлыгы тизрәк кайтыр.

19. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

19 Шул ук хаталарны кабатламаска тәвәккәл булыгыз. Давыт патша, кабат шул ук гөнаһларны кылмас өчен, Йәһвәнең ярдәменә мохтаҗ булганын таныган (Зәб. 51:7, 10, 12). Йәһвә Давытны кичергәч, ул зыянлы фикер йөртүдән качарга тәвәккәл булган. Нәтиҗәдә, Давыт янә җан тынычлыгына ия булган.

20. Йәһвәнең шәфкатьлелеген кадерләгәнебезне без ничек күрсәтә алабыз?

20 Йәһвәдән кичерүен сорасак, төзәтүен кабул итсәк һәм шул ук хаталарны кабатламаска тырышсак, без Йәһвәнең шәфкатьлелеге өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтербез. Бу адымнар ясап, без кабат җан тынычлыгына ия булырбыз. Җитди гөнаһ кылган Джеймс моңа үз тәҗрибәсендә инанган. Ул болай ди: «Өлкәннәргә гөнаһым турында сөйләгәч, җилкәмнән авыр йөк төшкәндәй булды. Йөрәккә шатлык кайтты». Әйе, «Йәһвә боек күңеллеләргә якын, рухы сынык булганнарны ул коткара». Моны белү шундый юата! (Зәб. 34:18)

21. Йәһвә безне юатсын өчен, без нәрсә эшли алабыз?

21 Бу соңгы көннәр тәмамлана барганда, борчылыр өчен сәбәпләр, мөгаен, арта барыр гына. Борчу биләп алганда, тоткарланмыйча Йәһвәнең ярдәмен эзләгез. Изге Язмаларны тырышып өйрәнегез. Һанна, Паул һәм Давыттан үрнәк алыгыз. Күктәге Атагыздан борчылуыгызның сәбәбен аңларга булышсын дип сорагыз (Зәб. 139:23). Аллаһыга йөгегезне күтәреп алып барырга мөмкинлек бирегез — бигрәк тә берәр хәлне контрольдә тота алмасагыз. Ул чакта сез дә мәдхия җырлаучы әйткән сүзләрне әйтә алырсыз: «Борчулар мине биләп алганда, син миңа юаныч һәм тынычлык бирдең» (Зәб. 94:19).

4 ҖЫР «Йәһвә — көтүчем минем»

^ 5 абз. Вакыт-вакыт барыбыз да, төрле проблемалар аркасында, тынычлык югалта. Бу мәкаләдә борынгы вакытта яшәгән өч кешенең мисалы каралачак. Йәһвәнең бу хезмәтчеләрен борчулар биләп алган. Аллаһының аларны ничек юатканын һәм аларга ничек тынычлык биргәнен бу мәкаләдән белегез.

^ 1 абз. АҢЛАТМА: борчылу — тынычсызлану, хафага төшү. Кеше, мәсәлән, матди проблемалар, сәламәтлек белән бәйле авырлыклар, гаиләдәге я башка шәхси проблемалар аркасында борчыла ала. Шулай ук борчылуның сәбәбе үткәндәге хаталар я киләчәктә була алган сынаулар булырга мөмкин.