Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

8 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Көнчелек белән көрәшеп, тынычлыкка омтылыгыз

Көнчелек белән көрәшеп, тынычлыкка омтылыгыз

«Әйдәгез, тынычлыкка һәм бер-беребезне ныгытуга өлеш кертүче нәрсәләргә омтылыйк» (РИМ. 14:19).

113 ҖЫР Тыныч-тату яшибез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Көнчелек Йосыфның гаиләсенә ничек тәэсир иткән?

ЯГЪКУБ бар угылларын да яраткан, әмма 17 яшьлек Йосыф аңа аеруча якын булган. Йосыфның абыйлары моңа ничек караган? Аларны көнчелек баскан, һәм алар үз энеләрен нәфрәт итә башлаган. Билгеле, Йосыф андый нәфрәткә лаек булмаган. Шулай да бу яшь егетнең абыйлары аны коллыкка сатканнар, ә әтиләренә улын кыргый хайван ботарлап үтергән дигәннәр. Көнчелек бу гаиләнең тынычлыгын җимергән һәм Ягъкубны тирән кайгыга батырган (Ярат. 37:3, 4, 27—34).

2. Гәләтиялеләргә 5:19—21 буенча, ни өчен көнчел булу куркыныч?

2 Изге Язмаларда көнчелек * үлемгә китерүче «гөнаһлы тәннең эшләре» арасында искә алына. Бу эшләр белән шөгыльләнүченең Аллаһы Патшалыгына керү мөмкинлеген югалтуы бар. (Гәләтиялеләргә 5:19—21 укы.) Чынлыкта, еш кына нәфрәтнең, ызгыш-талашның һәм ачуның тамыры — нәкъ көнчелектә.

3. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

3 Йосыф абыйларының очрагыннан күренгәнчә, көнчелек гаиләдәге яхшы, тыныч мөнәсәбәтләрне җимерә ала. Әлбәттә, без Йосыф абыйлары кебек эш итмәс идек, әмма барыбызның да йөрәге камилсез һәм мәкерле (Ирм. 17:9). Шуңа күрә йөрәгебездә вакыт-вакыт көнчелек хисе туарга мөмкин. Әйдәгез, Изге Язмалардагы кисәтүче кайбер мисалларны карап чыгып, ни сәбәпле йөрәгебездә бу ачы хис туа алганын белик. Без шулай ук көнчелек белән көрәшергә һәм тынычлык булдырырга булышучы гамәли киңәшләргә игътибар итәрбез.

НИ ӨЧЕН КӨНЧЕЛЕК ТУА?

4. Ни өчен филистилеләр Исхактан көнләшкән?

4 Байлык. Исхак бик бай кеше булган, һәм филистилеләр аңардан көнләшә башлаган (Ярат. 26:12—14). Алар хәтта аның коеларын күмеп куйган; ә бу коелар Исхак өчен бик мөһим булган, чөнки ул алардан малларын су белән туендырган (Ярат. 26:15, 16, 27). Филистилеләр кебек, бүген кайберәүләр үзләренә караганда баерак булган кешеләрдән көнләшә. Алар бу кешеләрнең байлыгына ия булырга тели. Бу теләк булып кына калмый — алар шул кешеләрне байлыкларыннан мәхрүм итәргә тырыша.

5. Ни өчен дини җитәкчеләр Гайсәдән көнләшкән?

5 Кешеләрнең илтифаты. Яһүди дин җитәкчеләре Гайсәдән көнләшкән, чөнки халык Гайсәне күпкә күбрәк яраткан (Мат. 7:28, 29). Гайсә Аллаһының вәкиле булган һәм халыкны хакыйкатькә өйрәткән. Моңа карамастан, дин җитәкчеләре Гайсә турында ялган тараткан һәм үз яла ягулары белән Гайсәнең абруен төшерергә теләгән (Марк 15:10; Яхъя 11:47, 48; 12:12, 13, 19). Бу очрак безне нәрсәгә өйрәтә? Җыелыштагылар берәр кардәшне яхшы сыйфатлары өчен күбрәк яратса, аңардан көнләшмик. Көнләшер урынына, бу кардәштән үрнәк алу күпкә яхшырак булыр иде (1 Көр. 11:1; 3 Яхъя 11).

6. Диатрифисның көнчелеге нәрсәдә чагылган?

6 Теократик вазифалар. Беренче гасырда яшәгән Диатрифис исемле мәсихче җыелышта җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләрдән көнләшкән. Ул имандашлары арасында «беренчелекне тотарга» яраткан, шуңа күрә, рәсүл Яхъя белән башка җаваплы кардәшләрнең исемен каралар өчен, аларны яманлаган (3 Яхъя 9, 10). Диатрифис кебек эш итмәсәк тә, йөрәгебездә көнчелек шыта ала. Мәсәлән, без берәр вазифаны алырга өметләнсәк, ә аны башка кардәшкә бирсәләр, аңардан көнләшә башлавыбыз бар. Үзебезне теге кардәш кебек тәҗрибәле һәм бу йөкләмәне үтәргә яраклырак дип санасак, безгә аеруча авыр булырга мөмкин.

Йөрәгебез — җиргә, ә яхшы сыйфатларыбыз матур чәчәкләргә охшаш. Көнчелек агулы чүп үләненә тиң. Көнчелек яхшы сыйфатларга — мәхәббәт, кызгану һәм игелеклелеккә үсәргә комачаулый (7 нче абзацны кара.)

7. Көнчелек безгә ничек тәэсир итә?

7 Көнчелек агулы чүп үләненә охшаш. Башка тискәре сыйфатлар, мәсәлән горурлык, эгоизм һәм ярышу рухы, көнчелекне үстерә генә. Көнчелек яхшы сыйфатларны баса — мәсәлән, мәхәббәт, кызгану һәм игелеклелек сыйфатларын. Йөрәгебездә көнчелекнең шытканын сизсәк, безгә аны йолкып чыгарырга кирәк. Әлбәттә, бу эш җиңелләрдән түгел. Бу тискәре сыйфат белән ничек көрәшеп була соң?

БАСЫНКЫ ҺӘМ КАНӘГАТЬ БУЛЫГЫЗ

Аллаһының изге рухы безгә көнчелекне йөрәгебездән йолкып чыгарырга һәм басынкылык белән канәгатьлекне үстерергә булыша (8, 9 нчы абзацларны кара.)

8. Нинди сыйфатлар көнчелек белән көрәшергә булыша?

8 Басынкы һәм канәгать булырга тырышсак, без көнчелек белән көрәшә алырбыз. Чөнки бу матур сыйфатларыбыз йөрәгебездә чәчәк атса, көнчелеккә урын калмас. Басынкылык безгә үзебез турында артыгын уйламаска ярдәм итәр. Басынкы кеше үзен, башкаларга караганда, күбрәк нәрсәләргә лаек дип санамый (Гәл. 6:3, 4). Канәгать кеше үзендә булганнары өчен рәхмәтле, һәм ул үзен башкалар белән чагыштырмый (1 Тим. 6:7, 8). Басынкы, канәгать кеше, башкаларның ниндидер фатихалар алганнарын күргәндә, алар өчен шатлана.

9. Гәләтиялеләргә 5:16 һәм Филипиялеләргә 2:3, 4 буенча, изге рух безгә ничек булышыр?

9 Тән теләкләре арасында искә алынган көнчелектән качар өчен һәм басынкы, булганы белән канәгать булырга өйрәнер өчен, безгә Аллаһы рухының ярдәме кирәк. (Гәләтиялеләргә 5:16; Филипиялеләргә 2:3, 4 укы.) Йәһвәнең изге рухы безгә эчке фикерләребезне һәм мотивларыбызны тикшерергә булышыр. Аллаһының ярдәме белән без зыянлы фикерләрне позитив фикерләр белән алмаштыра алырбыз (Зәб. 26:2; 51:10). Муса пәйгамбәр һәм рәсүл Паул көнчелек сыйфаты белән уңышлы көрәшкән. Әйдәгез, аларның мисалларын карап чыгыйк.

Яшь исраилле, Муса белән Йошуа янына йөгереп килеп, ике кешенең үзләрен пәйгамбәрләр кебек тотулары турында сөйли. Йошуа Мусаны бу кешеләрне туктатырга сорый. Әмма Муса Йәһвәнең үз рухын бу кешеләргә иңдергәненә бик шат (10 нчы абзацны кара.)

10. Мусаның басынкылыгы ничек сыналган? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

10 Муса Аллаһы халкында зур хакимлеккә ия булган, әмма ул үз хакимлеген якларга тырышмаган. Мәсәлән, бер очракта Йәһвә, үз рухын Мусадан алып, аны очрашу чатыры янында торган өлкәннәр төркеменә биргән. Соңрак Муса очрашу чатырына килмәгән ике өлкәннең дә изге рух алганнары һәм үзләрен пәйгамбәрләр кебек тотканнары турында ишетеп алган. Йошуа Мусаны шул өлкәннәрне туктатырга сораган. Мусаның реакциясе нинди булган? Ул Йәһвә аларга да игътибар иткәне аркасында алардан көнләшмәгән. Киресенчә, Муса басынкылык күрсәткән һәм аларның пәйгамбәрлек итү сәләтен алганнарына шатланган (Сан. 11:24—29). Без Мусадан нәрсәгә өйрәнәбез?

Өлкәннәр, Муса кебек, ничек басынкы була ала? (11, 12 нче абзацларны кара.) *

11. Өлкәннәр Мусадан ничек үрнәк ала ала?

11 Өлкәннәр, сезгә билгеле бер теократик вазифа бик ошыйдыр. Мәсәлән, сезгә өйрәнү мәкаләсен алып бару вазифасы бик кадерледер. Әмма өлкәннәр советы сезне, башка абый-кардәш шул вазифаны үтәргә сәләтле булсын өчен, аны өйрәтергә сорарга мөмкин. Сезнең белән андый хәл булса, моның аркасында күңелсезләнмәгез. Киресенчә, кардәшкә шатлык белән ярдәм итәргә әзер булыгыз.

12. Бүген күп кенә мәсихчеләр канәгать һәм басынкы булуларын ничек күрсәтә?

12 Олы яшьтәге абый-кардәшләр кичергән бер хәлгә игътибар итик. Күп еллар алар өлкәннәр советының координаторлары булып хезмәт иткән. Әмма 80 нән узгач, алар үз вазифаларын башка өлкәннәргә тапшырган. 70 яшькә җиткән район күзәтчеләре дә үз вазифаларын яшьрәк абый-кардәшләргә басынкылык белән тапшыра һәм башка хезмәт төрләрендә катнаша башлый. Соңгы елларда күп кенә бәйтелчеләр кырда хезмәт итәргә билгеләнгән булган. Бу тугры кардәшләр үзләренең элеккеге йөкләмәләрен кабул иткән кардәшләргә тискәре карамый.

13. Ни өчен Паул 12 рәсүлдән көнләшә алган?

13 Рәсүл Паул да канәгать һәм басынкы булырга тырышкан. Ул көнчелеккә бирелмәгән. Ул тырыш вәгазьче булган, ләкин үзе турында: «Мин бит рәсүлләрнең иң кечесе... рәсүл дип аталырга лаеклы да түгелмен»,— дип басынкылык белән әйткән (1 Көр. 15:9, 10). Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, 12 рәсүле аңа ияреп йөргән. Паул исә Мәсих үлгәч һәм терелтелгәч кенә мәсихче булып киткән. Соңрак «башка халыклар рәсүле» булып билгеләнсә дә, Паул 12 рәсүл санына кермәгән (Рим. 11:13; Рәс. 1:21—26). Гайсә белән аралашкан 12 рәсүлдән көнләшер урынына, Паул булганы белән канәгать булган.

14. Канәгать һәм басынкы булсак, без нәрсә эшләрбез?

14 Булганы белән канәгать һәм басынкы булсак, без Паул кебек булырбыз һәм Йәһвә хакимлек биргән кешеләргә карата ихтирамлы булырбыз (Рәс. 21:20—26). Йәһвә мәсихче җыелышта җаваплы абый-кардәшләрне билгеләп куйган, һәм алар үз өсләренә җитәкчелек ала. Камил булмасалар да, алар — Йәһвәдән «бүләк итеп» бирелгән кешеләр (Эфес. 4:8, 11). Бу кардәшләргә хөрмәт белән карасак һәм басынкылык белән аларның җитәкчелегенә колак салсак, без Йәһвәгә якын булып калырбыз һәм җыелышта җылы мөнәсәбәтләр сакланыр.

«ТЫНЫЧЛЫККА... ӨЛЕШ КЕРТҮЧЕ НӘРСӘЛӘРГӘ ОМТЫЛЫЙК»

15. Безгә нәрсә эшләү мөһим?

15 Көнчелек чәчәк атканда, тынычлык үсә алмый. Без үз йөрәгебездән дә бу чүп үләнен йолкып чыгарырга, башкаларның йөрәкләренә дә аны чәчмәскә тиеш. «Тынычлыкка һәм бер-беребезне ныгытуга өлеш кертүче нәрсәләргә омтылыр» өчен, бу ике адымны ясау мөһим (Рим. 14:19). Башкаларга көнчелек белән көрәшергә ярдәм итәр өчен, нәрсә эшләп була һәм тынычлыкка без ничек өлеш кертә алабыз?

16. Без башкаларга көнчелек белән көрәшергә ничек булыша алабыз?

16 Карашыбыз һәм эшләребез башкаларга нык тәэсир итә ала. Дөнья безне «байлык белән мактанырга» дәртләндерә (1 Яхъя 2:16). Әмма андый мактану башкаларны көнче булырга этәрә. Нәрсәгә ия булганыбыз турында я нәрсә сатып алырга җыенганыбыз турында һәрвакыт сөйләп тормасак, без башкаларга көнчел булып китмәскә ярдәм итәрбез. Җыелыштагы вазифаларга ия булсак, тыйнак булып калуыбыз башкаларга көнләшмәскә булышыр. Ә инде үз вазифаларыбызга игътибар җәлеп итеп торсак, бу көнчелек өчен «уңдырышлы туфрак» булыр. Кардәшләр белән эчкерсез кызыксынсак һәм аларның яхшы эшләрен күреп танысак, без аларга үз дәрәҗәләре белән канәгать булырга булышырбыз һәм тынычлык белән бердәмлеккә өлеш кертербез.

17. Йосыф абыйлары нәрсә өчен шартлар булдырган һәм нәрсә ярдәмендә бу мөмкин булган?

17 Без көнчелекне җиңә алабыз! Йосыф абыйларының мисалына кайтыйк. Күп еллар үткәч, алар үз энеләрен Мисырда очраткан. Йосыф, үзен абыйларына ачканчы, башта аларны сынарга булган. Ул аш оештырган һәм Ягъкубның иң кече улына, Биньяминга, күбрәк ризык биргән (Ярат. 43:33, 34). Абыйлары Биньяминнан көнләшмәгән. Киресенчә, алар аның турында һәм әтисе Ягъкуб турында эчкерсез борчылган (Ярат. 44:30—34). Йосыф абыйлары, көнчелекләрен җиңгәнгә, тынычлык торгызу өчен шартлар булдырганнар (Ярат. 45:4, 15). Без дә, көнчелекне йөрәгебездән йолкып чыгарсак, гаиләбездә һәм җыелышыбызда тынычлык өчен шартлар булдырырбыз.

18. Ягъкуб 3:17, 18 буенча, тыныч шартлар булдырырга тырышсак, бу нәрсәгә китерер?

18 Йәһвә безнең көнчелек белән көрәшүебезне һәм тынычлыкка омтылуыбызны тели. Бу ике як үтә мөһим. Бу мәкаләдә әйтелгәнчә, безнең көнчелеккә һәвәслек бар (Ягък. 4:5). Дөнья да көнчел булырга дәртләндерә. Әмма булганы белән канәгать, басынкы һәм рәхмәтле булсак, йөрәгебездә көнчелек өчен урын калмас һәм без тынычлыкка өлеш кертербез. Нәтиҗәдә, без күп тәкъва җимешләр урырбыз. (Ягъкуб 3:17, 18 укы.)

130 ҖЫР Кичерүчән булыгыз

^ 5 абз. Йәһвә оешмасында тынычлык хөкем сөрә. Ләкин, көнчел булып китсәк, бу арабыздагы тынычлыкны бозарга мөмкин. Бу мәкаләдә без көнчелеккә китерүче сәбәпләрне карап чыгарбыз. Без шулай ук бу начар сыйфат белән ничек көрәшеп булганын белербез һәм тынычлыкка өлеш кертергә өйрәнербез.

^ 2 абз. АҢЛАТМА: Изге Язмалардан күренгәнчә, көнчелек сыйфаты башка кешенеке булганны алу теләге белән генә чикләнми. Көнчел кеше башкаларны булганнарыннан мәхрүм итәргә тели.

^ 61 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: өлкәннәр советының очрашуында өйрәнү мәкаләсен алып бару өчен җаваплы олы яшьтәге кардәшне яшь өлкәнне бу вазифага өйрәтергә сорыйлар. Олы яшьтәге өлкән, үз вазифасын бик яратса да, өлкәннәрнең карары белән ризалаша һәм яшь өлкәнне өйрәтә һәм эчкерсез мактый.