Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Мин бирүдә бәхет күбрәк икәнен аңладым

Мин бирүдә бәхет күбрәк икәнен аңладым

МИҢА 12 яшь булганда, мин гомеремдә беренче тапкыр башкаларга бик кыйммәтле нәрсә бирә алуымны аңладым. Конгресста бер абый-кардәш мине үзе белән вәгазьләргә чакырды. Моңарчы беркайчан да вәгазьләгәнем булмаса да, мин ризалаштым. Без участокка киттек, һәм ул миңа Аллаһы Патшалыгы турында буклетлар бирде. «Син урамның бу ягындагы кешеләргә, ә мин урамның теге ягындагы кешеләргә вәгазьләрмен»,— диде ул миңа. Эчке дулкынлану белән мин бер йорттан икенче йортка керә башладым, һәм тиздән бер буклетым да калмады. Әйе, күпләр мин биргәнне теләп алды.

Мин 1923 елда Чатемда (Кент графлыгы, Англия) тудым һәм күңелләре өметсезлек белән тулы кешеләр арасында үстем. Беренче бөтендөнья сугышыннан соңгы елларда кешеләрнең дөнья яхшырачак дигән өметләре чынга ашмады. Әти-әнием шулай ук баптист чиркәвенең руханиларыннан өметен өзде, чөнки аларны мәхәллә түгел, ә күбрәк үз мәнфәгатьләре һәм үз дәрәҗәләре борчый иде. Миңа 9 яшь булганда, әнием Халыкара Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Берләшмәсенең очрашуларына йөри башлады. Үзләренә Йәһвә Шаһитләре дигән исемне алган бу кешеләр үз «түгәрәкләрен», ягъни җыелышларын үткәрә иде. Бер апа-кардәш минем кебек балаларга Изге Язмалар һәм «Аллаһы арфасы» дигән китап нигезендә рухи дәресләр бирде. Белгәннәрем миңа бик ошый иде.

ТӘҖРИБӘЛЕ АБЫЙ-КАРДӘШЛӘРДӘН ӨЙРӘНӘМ

Яшүсмер чагымда мин Аллаһы Сүзендәге өметле хәбәрне кешеләр белән шатланып уртаклаштым. Өйдән өйгә йөреп еш кына берүзем вәгазьләсәм дә, мин башкалар белән дә вәгазьләп, алардан өйрәндем. Мәсәлән, бер көнне без бер абый-кардәш белән велосипедларда участокка вәгазьләргә киттек. Бер рухани яныннан узып киткәч, мин: «Әнә кәҗә бара»,— дидем. Абый-кардәш велосипедыннан төшеп, миңа үзе белән бергә бүрәнәдә утырып алырга тәкъдим итте. Ул миннән: «Кем кәҗә икәнлеген билгеләргә синең хакың бармы?» — дип сорады. Аннары ул миңа: «Безнең эшебез кешеләр белән яхшы хәбәрне шатланып уртаклашу, хөкем итүне исә Йәһвәгә калдырыйк»,— диде. Ул вакытларда мин «бирүдә бәхет күбрәк» дигән сүзләрнең мәгънәсен яхшырак аңладым (Мат. 25:31—33; Рәс. 20:35).

Бүтән бер абый-кардәштән мин бирүдән бәхет табар өчен кайчак сабыр һәм чыдам булырга кирәк икәнлегенә өйрәндем. Аның хатыны Йәһвә Шаһитләрен яратмый иде. Бер көнне ул мине үз өенә капкалап алырга чакырды. Хатыны аның вәгазьгә барганына шулкадәр ярсыды ки, безгә чәй коробкаларын ата башлады. Аны шелтәләү урынына, ул тыныч кына чәйне үз урынына куйды. Еллар үткәч, аның сабырлыгы бүләкләнде: хатыны суга чумдырылу үтеп Йәһвә Шаһите булып китте.

Минем киләчәк турындагы өмет белән уртаклашу теләгем көннән-көн үсә барды, һәм 1940 елның мартында без әнием белән Дувр шәһәрендә суга чумдырылу үттек. 1939 елның сентябрендә, миңа 16 яшь булганда, Британия Германиягә каршы сугыш игълан итте. 1940 елның июнендә мин ишек төбендә торып, йөк машиналарына төялеп кайткан меңләгән яраланган солдатларны күрдем. Алар Дюнкерк өчен барган сугышта исән калучылар иде. Аларның күзләрендә бер өмет чаткысы да сизелми иде, һәм минем аларга Аллаһы Патшалыгы турында бик нык сөйлисем килде. Соңрак шул ук елны Британия бомбага тотыла башлады. Һәр төнне мин немецларның самолетлар эскадрильясенең баш өстебездән очып узганын күзәтеп тордым. Бомбаларның ажгырып-сызгырып, улап төшкәнен ишетү коточкыч иде. Иртәгесен урамга чыккач, бөтен җирдә йортлар җимерелгән иде. Бу хәлләр Аллаһы Патшалыгы гына киләчәккә бердәнбер өметем булганын тагы да ачыграк күрсәтте.

БӘХЕТ КИТЕРӘ ТОРГАН ТОРМЫШ БАШЛЫЙМ

Ирландиядә пионер булып хезмәт итә башлаганда конгресска чакыру кампаниясендә катнашам

1941 елда мин чын бәхет китергән тормыш юлына бастым. Мин Чатемда суднолар төзи һәм ремонтлый торган бер атаклы предприятиедә бер белгечнең ярдәмчесе булып эшләдем. Бу күпләр теләгән һәм акчалы эш иде. Йәһвәнең хезмәтчеләре мәсихчеләрнең сугышларда катнашырга тиеш түгел икәнлекләрен инде күптән аңлаган булган. Якынча 1941 елда без хәрби промышленность тармагында эшләргә тиеш түгеллеген аңлый башладык (Яхъя 18:36). Предприятиебездә су асты көймәләре төзелгәнгә, мин эшемне калдырып, тулы вакытлы хезмәтне башларга булдым. Һәм мине Ко́тсуолдс өлкәсендәге Са́йренсестер шәһәренә билгеләделәр.

18 яшь тулгач, хәрби хезмәттән баш тартканым өчен мине 9 айга төрмәгә утырттылар. Камера ишеге шап итеп ябылып, берүзем калгач, күңелемне шомлы хисләр биләп алды. Әмма тиздән сакчылар һәм тоткыннар миннән ни өчен мин монда дип сораша башладылар, һәм мин аларга шатланып иманым турында сөйләдем.

Төрмәдән чыгарылгач, мине Ленард Смит * белән бергә туган якларыбызга — Кент графлыгына вәгазьләргә җибәрделәр. 1944 елдан башлап Кентка меңнән артык канатлы ракета җибәрелде. Без Лондон белән Европаның нацистлар басып алган территория арасында идек. Ракеталар нәкъ безнең баш очыбыздан очып үтә иде. Ракета моторының сүнә барган тавышын ишеткәндә, без ракетаның берничә секундтан соң җиргә төшеп шартлаячагын аңлый идек. Ул вакытларда без 5 кешедән торган бер гаилә белән Изге Язмаларны өйрәндек. Кайчакларда без, йорт җимерелә калса, исән калыр өчен, тимер өстәл астына яшерендек. Соңыннан бу гаиләнең бөтен әгъзалары суга чумдырылды.

ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ ЧИТ ИЛДӘ ВӘГАЗЬЛИМ

Сугыштан соң, мин ике ел пионер булып Ирландиянең көньягында хезмәт иттем. Без Ирландиянең Англиядән шулкадәр нык аерылып торганын күз алдына да китермәгән идек. Өйдән өйгә йөреп, без үзебезнең миссионер булуыбыз һәм яшәү урыны эзләвебез турында әйтә идек, ә урамда кешеләргә журналлар тәкъдим итеп йөрдек. Ирландия кебек католик динендәге дәүләттә шулай эш итеп йөрү зур акылсызлык иде! Бер ир кеше безне тукмап ташларга янагач, мин полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать иттем, әмма ул миңа: «Ә сез нәрсә көткән идегез соң?!» — дип җавап кайтарды. Без андагы руханиларның шундый зур куәткә ия булганын күз алдына китереп бетермәгән идек. Алар аркасында бездән китап алган кешеләр үз эшләрен югалта иде. Руханилар аркасында безне яшәгән өебездән дә куып чыгардылар.

Әмма тиздән без яңа җирдә ничек эш итәргә кирәклеген аңладык. Без велосипедларда өйдән ераграк җиргә китеп, шунда вәгазьли идек, чөнки андагы рухани безне белми иде. Ә якында яшәгән кешеләр белән без яхшы хәбәрне иң ахырда гына уртаклашырга тырыштык. Килкеннида без, ярсыган халык төркеменең янауларына карамастан, бер егет белән атнага өч тапкыр өйрәнү үткәрдек. Мин Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне башкаларга өйрәтергә бик ярата идем. Шул сәбәптән мин Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Гиладта укыр өчен анкета тутырдым.

1948—1953 елларда «Сибия» дип аталган көймәбез миссионер йортыбыз булып хезмәт итте (уң якта)

Нью-Йоркта 5 ай укыганнан соң безне, дүрт студентны, Кариб диңгезендәге кечкенә утрауларга билгеләделәр. 1948 елның ноябрендә без «Сибия» дип аталган 18 метрлык көймәгә утырып, Нью-Йорк җирләрен калдырып киттек. Моңарчы беркайчан да андый җилкәнле көймәдә йөзгәнем булмаганга, минем күңелемне дулкынлану баскан иде. Безнең арабызда Гаст Ма́ки исемле кардәшебез тәҗрибәле капитан иде. Ул безне диңгез сәяхәтенең нигезләренә, мәсәлән, җилкәннәрне күтәрергә-төшерергә, компастан файдалана белергә һәм җилгә каршы йөзәргә өйрәтте. Гаст көймә белән 30 көн буе оста итеп идарә итте. Юлдагы көчле давылларга карамастан, без исән-сау Багам утрауларына килеп җиттек.

«ЕРАКТАГЫ УТРАУЛАРГА... ИГЪЛАН ИТЕГЕЗ»

Багам утрауларында берничә ай вәгазьләгәннән соң, без Җилсез утрауларга һәм Җилле утрауларга таба йөзеп киттек. Бу кечкенә утраулар Пуэрто-Рико янындагы Виргин утрауларыннан алып Тринидадка кадәр диярлек якынча 800 километрга сузылган. Биш ел буе без башлыча бер Йәһвә Шаһите дә аяк басмаган утрауларда вәгазьләдек. Кайчакларда без атналар буе хатларны җибәрә алмыйча я ала алмыйча яттык. Әмма утрауларда Йәһвәнең сүзен игълан итү безгә бик зур шатлык китерде! (Ирм. 31:10)

Көймәбез командасы (сулдан уңга): Рон Паркин, Дик Райд, Гаст Маки һәм Стэнли Картер

Берәр бухтада якорь салып тукталганда, җирле халык гөр килә башлый иде һәм кем килгәнен күрергә дип безнең яныбызга агыла иде. Аларның кайберләре моңарчы беркайчан да безнекедәй көймәне һәм ак тәнле кешеләрне күргәне булмаган. Утрауларда яшәүчеләр кунакчыл, диндар һәм Изге Язмаларны яхшы белгән кешеләр иде. Алар безне еш кына балык, авокадо һәм арахис белән сыйлады. Кечкенә көймәбездә урын әллә ни күп булмаса да, без анда йокларлык урын таба идек, шунда ук ашарга да пешерә идек, кер дә юа идек.

Ярга чыккач, без көне буе кешеләрне Изге Язмаларга нигезләнгән нотык тыңларга чакыра идек. Кич җитү белән без көймә кыңгыравын кага идек. Нотыкны тыңларга ашыккан халыкны килүен күрү күңелләребезне шатландыра иде. Тау битләреннән төшеп килгән кешеләрнең кулларындагы май савытлары җемелдәп торган йолдызлар шикелле иде. Кайчак йөзләп кеше килә иде, һәм алар, сораулар биреп, төнгә кадәр кала иде. Җирле халык җырларга яратканга, без кайбер Патшалык җырларының текстын машинкада бастырып, аларга тарата идек. Дүртебез дә бергә тырышып җырлый башлаганда, башкалар җырыбызга кушыла иде һәм тавышлар бергә ялганып, гаҗәеп бер аһәң хасил була иде. Әйе, бу кабатланмас мизгелләр иде!

Андагы кешеләрнең кайберләре, үзләре белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәрелгәннән соң, башка өйрәнүчеләребезгә дә кушылып өйрәнер өчен, безнең белән бергә бара иде. Берничә атнадан соң безгә юлыбызны дәвам итәргә кирәк булганга, без еш кына хакыйкать белән күбрәк кызыксынган кешеләрне башкалар белән өйрәнүләр үткәрергә сорый идек. Кайберәүләрнең бу йөкләмәне җитди итеп үтәгәннәрен күрү күңелләребезне сөендерә иде.

Бүген бу утрауларның күбесе шау-гөр килгән курортлар булып тора. Әмма элек алар фирәзә төсендәге лагуналы, комлы пляжлар булган һәм пальмалар үскән гыйффәтле җирләр иде. Гадәттә без бер утраудан икенчесенә көймәдә төнлә бара идек. Көймәбез тирәли дельфиннар уйнаклый иде һәм барыбыз да көймәбезнең шаптыр-шоптыр суны ярып барганын ишетә ала иде. Тыныч диңгез өсте тигезлегендә чагылган айның көмеш юлы офыкка кадәр сузылып бара иде.

Шул утрауларда биш ел вәгазьләгәннән соң, без җилкәнле көймәбезне моторлы көймәгә алыштырыр өчен Пуэрто-Рикога юл тоттык. Анда килеп җиткәч, мин миссионер булып хезмәт иткән Ма́ксин Бойд исемле гүзәл генә бер апа-кардәш белән таныштым, һәм минем шунда ук аңа күзем төште. Ул балачагыннан ук яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьли башлаган. Соңрак Максин Доминикан Республикасында миссионер булып хезмәт иткән, әмма 1950 елда католик иле хөкүмәте аны илдән сөргән булган. Көймә командасының әгъзасы буларак, миңа Пуэрто-Рикода бер айга гына калырга рөхсәт иттеләр. Тиздән мин утрауларга кире кайтып, анда берничә ел хезмәт итәргә тиеш идем. Шуңа күрә мин үземә болай дидем: «Роналд, бу кызга чыннан да күзең төшкән икән, тизрәк эш ит». Өч атнадан соң мин аңа тәкъдим ясадым, һәм алты атнадан соң без өйләнештек. Безне Максин белән Пуэрто-Рикога миссионерлар итеп билгеләделәр, шуңа күрә мин яңа көймәдә инде йөзә алмадым.

1956 елда мине район күзәтчесе итеп билгеләделәр, һәм без җыелышларга килеп китә башладык. Күп кенә кардәшләр ярлы яшәде, шулай да аларга бару безгә бик ошый иде. Мәсәлән, Пота́ла Пасти́льо дигән авылда күпбалалы мәсихче ике гаилә яши иде, һәм мин аларга флейтада уйный торган идем. И́льда исемле кечкенә кызларның берсеннән мин: «Синең безнең белән вәгазьгә барасың киләме?» — дип сорадым. Ул миңа: «Әйе, килә, әмма мин бара алмыйм. Минем аяк киемем юк»,— диде. Без аңа аяк киеме сатып алдык, һәм ул безнең белән вәгазьгә барды. Еллар узгач, без 1972 елда Максин белән бергә Бруклиндагы Бәйтелдә булганда, яныбызга бая гына Гилад мәктәбен тәмамлаган бер апа-кардәш килде. Ул Эквадорга билгеләнеп, шунда китәргә җыена иде. Ул безгә: «Сез мине хәтерлисезме? Мин Пастильо авылыннан аяк киеме булмаган теге кечкенә кыз»,— диде. Бу Ильда иде! Шатлыктан күз яшьләребез бәреп чыкты!

1960 елда безне Пуэрто-Рикодагы филиалга хезмәт итәргә чакырдылар. Ул вакытта филиал Сан-Хуанның Сантурце районындагы кечкенә генә ике катлы йортта урнашкан иде. Баштарак андагы күп кенә эшне Ле́нарт Джонсон һәм мин башкардык. Ул үзенең хатыны белән Доминикан Республикасында беренче Йәһвә Шаһите иде, ә 1957 елда алар Пуэрто-Рикога күченгән булган. Соңрак хатыным Максин журналларга язылу буенча подпискаларны кабул итеп, аларны эшкәртә барды. Атнасына андый подпискалар меңнән артык була иде. Аңа бу эш бик ошый иде, чөнки ул рухи ризыкны алган кешеләр турында уйлый иде.

Бәйтел хезмәте миңа бик тә ошый, чөнки шулай итеп мин күбрәк бирә алам. Әмма андый хезмәттә авырлыклар да юк түгел. Мәсәлән, 1967 елда Пуэрто-Рикода үткән беренче халыкара конгресстагы күп кенә эшләр минем җилкәмә төшкән иде. Ул вакытта Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья эшчәнлеге белән җитәкчелек иткән Нейтан Норр кардәш Пуэрто-Рикога килде. Ул мин, имеш, конгресска килгән миссионерлар өчен транспорт оештырырга онытканмын дип ялгыш фикергә килгән иде. Соңрак ул миңа моның өчен җитди итеп киңәш бирде һәм минем ышанычлы булуымда шиген белдерде. Мин аның белән бәхәсләшергә теләмәдем, шулай да мин үземне озак вакыт күңелсез һәм нахакка гаепләнгән итеп хис иттем. Соңрак без Максин белән Норр кардәшне очраткач, ул ризык әзерләп безне кунакка чакырды.

Пуэрто-Рикода булган чакта без туган-тумачамны күреп кайтырга дип берничә тапкыр Англиягә бардык. Хакыйкатьне башта әнием белән мин кабул иттек. Әтием исә безгә соңрак кушылды. Бәйтелдән докладчылар килгәндә әнием еш кына аларны безнең өебездә тукталырга чакыра иде. Әтием бу басынкы Бәйтел күзәтчеләренең күңелен биздергән дин әһелләреннән бик нык аерылып торганын күрә иде. Ахыр чиктә 1962 елда ул, суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһите булып китте.

Өйләнешкәннән соң Максин белән Пуэрто-Рикода һәм өйләнешүебезнең 50 еллыгы (2003 ел)

2011 елда өзелеп яраткан хатыным Максин үлеп китте. Мин аның терелүен һәм аның белән очрашу мизгелен зарыгып көтәм. Андый өмет күңелемне бәхет белән тутыра! 58 ел буе бергә гомер итү дәвамында без Максин белән Пуэрто-Рикодагы Йәһвә хезмәтчеләренең саны якынча 650 кешедән алып 26 000 гә кадәр үскәнен үз күзләребез белән күреп тордык! 2013 елда Пуэрто-Рико филиалы Кушма Штатлардагы филиал белән берләштерелгәч, мине Уолкиллга (Нью-Йорк штаты) хезмәт итәргә чакырдылар. Утрауда 60 ел яшәп, мин үземне чын Пуэрто-Рико кешесе итеп — кояш баеганда «ко-кии, ко-кии» дигән тавыш чыгарып җырлаган бәләкәй бака коки үзен җирле итеп хис иткәндәй хис итә башладым. Ләкин бу якларны калдырып китәргә кирәк иде.

«АЛЛАҺЫ ШАТЛАНЫП БИРҮЧЕНЕ ЯРАТА»

Мин әле дә Аллаһыга Бәйтелдә хезмәт итәм. Миңа инде 90 нан узды, һәм минем эшем — рухи көтүче буларак, Бәйтел гаиләсенең әгъзаларын дәртләндерү. Кардәшләр әйтүенчә, Уолкиллга килгәннән бирле мин 600 дән артык кешегә килеп китүләр ясадым. Кайберәүләр минем белән үзләренең шәхси я гаиләдәге проблемалары турында сөйләшергә тели. Башкалар Бәйтелдә уңышлы хезмәт итәр өчен киңәш сорый. Күптән түгел өйләнешкән парлар да гаилә тормышына кагылышлы киңәшләр сорап килә. Кайберәүләрне кыскартып, кырга билгеләделәр. Яныма килгән кардәшләрнең берсен дә мин игътибарсыз калдырмыйм һәм аларга еш кына болай дим: «„Аллаһы шатланып бирүчене ярата“. Шуңа күрә хезмәтегездә шатлыклы булыгыз. Башкарган эшегез Йәһвә өчен» (2 Көр. 9:7).

Бәйтелдә я башка җирдә хезмәт итәбезме, авырлыкларга карамастан шатлыклы булып калыр өчен, башкарган эшебезнең мөһимлеген һәрвакыт искә төшереп торырга кирәк. Бәйтелдә башкарылган һәртөрле эш — изге хезмәт ул. Андый хезмәт ярдәмендә ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә бөтендөнья кардәшлеген рухи ризык белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтелә (Мат. 24:45). Йәһвәгә кая гына хезмәт итсәк тә, аны мактап була. Әйдәгез, Йәһвә безгә башкарырга кушканны шатлык белән башкарыйк, чөнки «Аллаһы шатланып бирүчене ярата».

^ 13 абз. Ленард Смитның тәрҗемәи хәле «Күзәтү манарасы» журналының 2012 елның 15 апрель санында бастырылган иде.