Никахның барлыкка китерелүе һәм максаты
«Йәһвә Аллаһы болай диде: „Кешенең ялгыз булуы яхшы түгел. Аңа үзен тулыландыручы ярдәмче булдырыйм“» (ЯРАТ. 2:18).
1, 2. а) Беренче никах ничек барлыкка килгән? ә) Никах турында әйткәндә, беренче ир белән хатын нинди нәтиҗәгә килә алган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
НИКАХ кеше тормышының аерылгысыз өлеше булып тора. Аның ничек итеп барлыкка килгәнен һәм максатын карап чыгу безгә гаилә союзына дөрес карарга һәм гаилә тормышыннан тагы да күбрәк бәхет табарга булышачак. Беренче кешене — Адәмне барлыкка китергәннән соң, Аллаһы аның янына, исем бирү өчен, хайваннарны китерә башлаган. Адәм һәр хайванның пары барлыгын күргән. Әмма кешенең «үзен тулыландыручы ярдәмче» ише булмаган. Шунда Аллаһы Адәмне тирән йокыга талдырып, аның бер кабыргасын алган да, шул кабыргасыннан аңа хатын булдырган һәм аны кеше янына китергән. (Яратылыш 2:20—24 укы.) Шулай итеп беренче никахка нигез салынган булган.
2 Күп гасырлар соңрак Гайсә: «Кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр»,— диеп, Йәһвәнең Гадән бакчасында әйткән сүзләрен кабатлаган (Мат. 19:4, 5). Беренче хатын-кызның Адәм кабыргасыннан булдырылуы беренче парга, күрәсең, бер-берсе арасында тыгыз бәйләнешләр урнаштырылган дигән нәтиҗәгә килергә булышкан. Аллаһының ниятенә ир белән хатынның аерылышуы һәм берьюлы берничә тормыш иптәше белән яшәве һич тә кермәгән.
НИКАХНЫҢ ЙӘҺВӘ НИЯТЕНДӘГЕ РОЛЕ
3. Никах нинди мөһим максат белән барлыкка китерелгән булган?
3 Күз явын алырлык хатыны Адәмнең күңеленә хуш килгән. Соңрак ул аңа Хаува дигән исем биргән. «Тулыландыручы» буларак, ул Адәмгә «ярдәмче» булып киткән. Ир белән хатын рольләрен үтәп, алар шатлык белән бәхеткә күмелеп яшисе булган (Ярат. 2:18). Никахның төп максаты җир йөзен камил кешеләр белән тутыру булган (Ярат. 1:28). Алардан туган балалар үз ата-аналарын яраткан булса да, угыл-кызлары буйга җитеп, үзләренә гаилә корып яшәр өчен, Адәм белән Хауваны калдырырга тиеш булган. Кешеләр җир йөзен тиешле чамада тутырып, аны оҗмахка әйләндерәсе булган.
4. Беренче никах белән нәрсә булган?
4 Әмма беренче гаилә союзында авыр аянычлы хәл килеп чыккан: Адәм белән Хаува ихтыяр ирекләрен дөрес кулланмыйча Йәһвәгә тыңламаучанлык күрсәткән. «Борынгы елан» — Шайтан Иблис Хауваны алдаган. Ул аны «яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан» җимеш ашап, махсус белемнәргә ия булачагына һәм нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен үзе хәл итә алачагына ышандырган. Хаува үз ире белән киңәшләшмичә аның башчылыгын санга сукмаганын күрсәткән. Аллаһыга тыңлаучан булып каласы урынына Адәм Хаува тәкъдим иткән җимешне алган (Ачыл. 12:9; Ярат. 2:9, 16, 17; 3:1—6).
5. Адәм белән Хауваның Йәһвәгә әйткән сүзләреннән нинди сабак алып була?
5 Аллаһы Адәмнән җавап-хисап бирүен таләп иткәч, тегесе үз хатынын гаепләп, болай дигән: «Син миңа биргән хатын, ул миңа теге агачның җимешен бирде, һәм мин ашадым». Хаува исә бар гаепне еланга аударган (Ярат. 3:12, 13). Нинди буш сылтаулар, уңышсыз акланулар! Беренче гаилә пары Йәһвәгә тыңлаучан булып калмаганга, фетнәчеләр хөкемгә тартылган. Әйе, һәркемгә сабак алырлык хәл. Никах бәхетле булсын өчен, ир дә, хатын да Йәһвәгә тыңлаучан булырга һәм кылган эшләре өчен үзләре җавап бирергә тиеш.
6. Яратылыш 3:15 не сез ничек аңлатыр идегез?
6 Шайтанның Гадән бакчасында күтәргән фетнәсенә карамастан, Йәһвә үзенең беренче пәйгамбәрлеген әйтеп, кешеләргә киләчәккә өмет биргән. (Яратылыш 3:15 укы.) Бу пәйгамбәрлек фетнәчел рухи затның киләчәктә «хатынның» «токымы» тарафыннан юк ителәчәген ачыклаган. Шулай итеп Йәһвә кешеләргә күктә үзенә хезмәт иткән гаять күп тәкъва рухи затлар белән үзе арасында тыгыз мөнәсәбәтләрнең барлыгын белгерткән. Соңрак Язмалардан шул билгеле булган: Аллаһы үзенең рухи затлардан торган һәм «хатын» белән чагыштырылган күктәге оешмасының бер әгъзасын җиргә җибәрәчәк һәм ул ахыр чиктә Иблиснең башын ярып юк итәчәк, шулай ук тыңлаучан кешеләргә мәңгелек тормышка юл ачачак (Яхъя 3:16). Әйе, Йәһвәнең беренче нияте үзгәрмәгән. Беренче ир белән хатын югалтканны кире кайтарыр өчен, Аллаһы менә шундый чаралар күргән.
7. а) Адәм белән Хауваның фетнәсеннән бирле никах нинди хәлдә? ә) Изге Язмалар ирләр белән хатыннардан нәрсә таләп итә?
7 Адәм белән Хауваның фетнәсе үзләренең дә, токымнарының да никахларына көчле йогынты ясаган. Мәсәлән, Хаува һәм хатын җенесендәге токымнары йөкле чакларында һәм бала тапканда җәфа чигә башлаган. Хатыннарның күңеле ирләренә тартылган, ирләр исә үз хатыннары өстеннән хакимлек иткән, ә кайчак хәтта көч кулланган (Ярат. 3:16). Бүген андый хәл күп кенә никахларда күзәтелә. Изге Язмалар ирләрдән гаиләдә ярату белән башчылык итүне таләп итә. Хатыннар исә үз ирләренә буйсынырга тиеш (Эфес. 5:33). Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтүче ирле-хатынлылар үзара хезмәттәшлек итеп яшәсә, ызгышлар китереп чыгарган хәлләрне киметеп я бөтенләй юкка чыгарып була.
АДӘМ КӨННӘРЕННӘН АЛЫП ТУФАНГА КАДӘРГЕ НИКАХ
8. Адәм вакытыннан алып Туфанга кадәр никах төзелеше нәрсәләр кичергән?
8 Гөнаһ һәм камилсезлек аркасында үлгәнче, Адәм белән Хауваның уллары һәм кызлары туган (Ярат. 5:4). Аларның беренче улы Кабил үзенең бер кыз туганына өйләнгән. Кабилнең токымы Ләмәк берьюлы ике хатын белән яшәгән беренче ир булып киткән (Ярат. 4:17, 19). Адәм яшәгән вакыттан алып Нух көннәрендә булган Туфанга кадәр бик азлар гына Йәһвәгә хезмәт иткән. Алар арасында Һабил, Идрис, Нух һәм аның гаиләсе. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Нух көннәрендә «фәрештәләр җирдәге кызларның чибәр булуларын күреп, алар арасыннан үзләренә хатыннар» сайлаган. Кеше тәне алган фәрештәләр белән хатын-кызлар арасындагы табигый булмаган бу бәйләнешләр аркасында нефилимнар буларак билгеле булган аяусыз гибридлар туган. Өстәвенә, җирдә кешеләр явызлыкка баткан һәм аларның «күңелләрендәге барлык уй-фикерләре һәрвакыт начарлыкка гына» юнәлгән булган (Ярат. 6:1—5).
9. Нух көннәрендә Йәһвә явызлар белән нәрсә эшләгән, һәм бу хәлдән нәрсәгә өйрәнеп була?
9 Явызларны җир йөзеннән юк итәр өчен, Йәһвә Нух көннәрендә Туфан китергән. Ул вакытта кешеләр үзләренең көндәлек мәшәкатьләре, шул исәптән никах кору белән шулкадәр мавыгып яшәгән булган ки, алар «тәкъвалыкны вәгазьләүче» Нухның кисәтү хәбәренә колак салмаган (2 Пет. 2:5). Гайсә ул вакытны безнең көннәрдә булачак хәл белән чагыштырган. (Маттай 24:37—39 укы.) Бүген бу явыз дөнья төзелешенең ахыры алдыннан барлык халыкларга шаһитлек бирелү максаты белән бөтен җир йөзе буенча Патшалык хакындагы яхшы хәбәр игълан ителә. Әмма кешеләрнең күпчелеге аны тыңларга теләми. Нух көннәрендә булган хәлләрдән нинди сабак алып була? Хәтта гаилә белән, мәсәлән, никах кору һәм балалар тәрбияләү белән бәйле сораулар Йәһвәнең көненә әзерлек хисебезне кысрыклап чыгарырга тиеш түгел.
ТУФАННАН АЛЫП ГАЙСӘ КӨННӘРЕНӘ КАДӘРГЕ НИКАХ
10. а) Күп кенә культураларда җенси бозыклыкка ничек караганнар? ә) Ибраһим белән Сараның никахы кайсы яктан яхшы үрнәк булып тора?
10 Нух һәм аның өч улының берәр генә хатыны булса да, ыруг башлыклары заманында күпхатынлылык киң таралган булган. Күп кенә культураларда җенси әхлаксызлык гадәти нәрсә итеп саналган һәм хәтта дини йолаларда чагылыш тапкан. Ибрам (Ибраһим) һәм аның хатыны Сарая (Сара) Аллаһыны тыңлап Кәнганга күченгәч, шул җирнең никах төзелешен мәсхәрәләгән йолалар белән тулы икәнен күргән. Шуңа күрә Йәһвә Сәдүм белән Гамураны юк итәргә булган, чөнки андагы халык җенси бозыклыкка баткан һәм моңа бармак аша караган. Ибраһим яхшы гаилә башы булган, ә Сара үз иренә буйсынуда яхшы үрнәк күрсәткән. (1 Петер 3:3—6 укы.) Ибраһим үз улы Исхакның Йәһвәгә гыйбадәт кылган кызга өйләнүен кайгырткан. Исхакның улы Ягъкуб та өйләнү мәсьәләсендә хак гыйбадәткә карата кайгыртудан чыгып эш иткән, аның уллары Исраилнең унике кабиләсенең ыруг башлыгы булып киткән.
11. Муса кануны исраиллеләрне ничек яклаган?
11 Соңрак Йәһвә Ягъкубның (Исраилнең) Канун 7:3, 4 укы.) Гаиләдә җитди проблемалар туганда еш кына халык өлкәннәре ярдәм иткән. Тугрылыксызлык, көнчелек һәм шикләр тиешенчә хәл ителергә тиеш булган. Аерылышу Канун буенча гына рөхсәт ителгән. Ир кеше хатынының «килешсез тәртибе» аркасында аның белән аерылыша алган (Кан. 24:1). Канунда «килешсез» тәртипкә нәрсә кергәне әйтелмәсә дә, бу ниндидер юк-бар нәрсәләр булмаган дип фаразлау дөрес булыр иде (Лев. 19:18).
токымнары белән килешү төзегән. Ыруг башлыклары заманында никах белән бәйле төп йолалар, шул исәптән күпхатынлылык йоласы Муса канунында тәртипкә салынган булган. Бу башка илаһларга табынган кешеләр белән никахка керүне тыеп, исраиллеләрне рухи яктан яклаган. (ТОРМЫШ ИПТӘШЕГЕЗ БЕЛӘН ҮЗЕГЕЗНЕ БЕРКАЙЧАН ДА МӘКЕРЛЕ ТОТМАГЫЗ
12, 13. а) Малахи көннәрендә кайбер ирләр үз хатыннары белән үзләрен ничек тоткан? ә) Суга чумдырылган мәсихче башка берәүнең тормыш иптәшенә китсә, бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
12 Малахи пәйгамбәр көннәрендә күп кенә яһүд ирләре үзләрен мәкерле тоткан: алар теләсә нинди сәбәп табып, хатыннары белән аерылышкан. Шулай итеп ул ирләр, күрәсең, яшьрәк я хәтта мәҗүси хатыннарга өйләнер өчен, яшь чакларында өйләнгән хатыннарыннан «котылган». Гайсә җирдә яшәгәндә, яһүд ирләре һаман да үзләрен мәкерле тоткан һәм хатыннары белән «теләсә нинди сәбәп аркасында» аерылышкан (Мат. 19:3). Йәһвә Аллаһы андый аерылышуны нәфрәт иткән. (Малахи 2:13—16 укы.)
13 Бүген Йәһвә халкында андый мәкерлеккә, ягъни хыянәткә урын юк. Әмма әйтик, никахта торган суга чумдырылган мәсихче ир я хатын башка кешенең тормыш иптәшенә китә һәм, аерылышканнан соң, аның белән никахка керә, ди. Әгәр дә ул үз гөнаһыннан тәүбә итмәсә, җыелыш рухи яктан чиста булып калсын өчен, ул җыелыштан чыгарыла (1 Көр. 5:11—13). Андый кеше, җыелышка кире кайтырга теләсә, «тәүбә итүне күрсәтүче җимешләр» китерергә тиеш (Лүк 3:8; 2 Көр. 2:5—10). Кеше җыелыштан чыгарылганнан алып күпме вакыт үтәргә тиешлеге төгәл билгеләнгән булмаса да, Аллаһы халкы арасында бик сирәк очраган андый мәкерлекнең җитдилеге игътибарсыз кала алмый. Гөнаһ кылган кеше чын күңелдән тәүбә иткәнен расласын өчен, байтак вакыт — бер ел я күбрәк вакыт үтәргә тиеш. Шул кеше җыелышка кире кайтарылса да, аңа барыбер «Аллаһының хөкем итү урыны» алдында җавап тотарга кирәк булачак (Рим. 14:10—12; «Күзәтү манарасы» (рус) 2006 ел, 15 сентябрь санының 29—30 нчы битләрен кара).
МӘСИХЧЕЛӘР АРАСЫНДАГЫ НИКАХ
14. Канунның гомуми максаты нинди булган?
14 Муса кануны 1 500 елдан артык вакыт дәвамында Исраилнең тормыш мәсьәләләрен чишкән. Канун, Мәсихкә җитәкләп алып бара торган саклаучы буларак, Аллаһы халкына гаилә мәсьәләләрен һәм башка сорауларны хәл иткәндә Йәһвәнең тәкъва принципларын истә тотарга ярдәм иткән (Гәл. 3:23, 24). Гайсәнең үлеменнән соң Канун гамәлдән чыгарылган булган, һәм Аллаһы яңа тәртип урнаштырган (Евр. 8:6). Бу яңа тәртип Муса кануны рөхсәт иткән кайбер йолаларны гамәлдән чыгарган.
15. а) Мәсихче җыелышта никахка кагылышлы нинди таләп бар? ә) Аерылышу турында уйлаган мәсихче нәрсәне исәпкә алырга тиеш?
15 Фарисейларның никах турындагы соравына җавап биргәндә Гайсә аларга, Муса аерылышырга рөхсәт иткән булса да, «башлангычта алай булмаган», дигән (Мат. 19:6—8). Шулай итеп Гайсә Аллаһының Гадән бакчасында урнаштырылган никахка кагылышлы таләбе мәсихче җыелышта да гамәлдә калачагын күрсәткән (1 Тим. 3:2, 12). «Бер тән» булыр өчен, никахтагы ирле-хатынлы Аллаһыга һәм бер-берсенә карата ярату күрсәтеп, бер-берсенә ябышырга һәм никах бәйләнешләрен ныгытырга тиеш булган. Зина кылу сәбәбе булмый торып аерылышкан ирнең я хатынның яңа никахка керергә хакы юк (Мат. 19:9). Әлбәттә, мәсихче зина кылган, әмма тәүбә иткән тормыш иптәшен кичерә ала. Һошия пәйгамбәр очрагында нәкъ шулай булган да: ул үзенең зиначы хатыны Гомәрияне кичергән. Шул рәвешчә, Йәһвә рухи фәхешлек кылып тәүбә иткән Исраил халкына үз мәрхәмәтен күрсәткән (Һош. 3:1—5). Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: ир я хатын үз тормыш иптәшенең үзенә хыянәт иткәнен белә торып, аның белән җенси мөнәсәбәтләргә керә башлаган икән, димәк, ул гаепле тормыш иптәшен кичергәнен күрсәтә. Мондый очракта аның аерылышыр өчен Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәбе юк.
16. Гайсә никахка кермичә яшәү турында нәрсә әйткән?
16 Мәсихчеләр өчен аерылышуга бердәнбер сәбәп җенси әхлаксызлык булганын аңлаткач, Гайсә никахка кермичә яшәүчеләр турында әйтеп киткән. Ул болай дигән: «Моны кем кабул итә ала, шул кабул итсен» (Мат. 19:10—12, Инҗил). Күпләр игътибарларын читкә юнәлтмичә Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, ялгыз булып калырга карар иткән. Андый карар кабул иткән мәсихчеләр мактауга лаек!
17. Никахка керү-кермәү мәсьәләсендә нәрсә ярдәм итә ала?
17 Никахка керү-кермәү мәсьәләсе буенча билгеле бер карарга килер өчен, кеше никахка кермичә ялгыз яши аламы, юкмы икәнен аңларга тиеш. Рәсүл Паул никахка кермичә яшәүне киңәш иткән. Әмма ул болай дигән: «Фәхешлек киң таралган булганга, һәр ир-атның үз хатыны һәм һәр хатын-кызның үз ире булсын». Аннары ул болай дип дәвам иткән: «Үз-үзләрен кулда тота алмасалар, өйләнсеннәр яки кияүгә чыксыннар, чөнки җенси дәрт белән янып йөргәнче, өйләнү яки кияүгә чыгу яхшырак». Никахка керү кешегә җенси теләкләрен канәгатьләндереп, мастурбация кебек пычрак гадәтләрдән я җенси әхлаксызлыктан якларга мөмкин. Бу сорауда кешегә үзенең яшен дә исәпкә алырга кирәк булганга, Паул болай дигән: «Никахка кермәгән кеше үз җенси теләкләренә хуҗа була алмаганын сизсә һәм бик яшь булмаса, ул чакта, теләсә, никахка керсен. Гөнаһ булмас. Андыйлар никахка керсеннәр» (1 Көр. 7:2, 9, 36; 1 Тим. 4:1—3). Шулай да кеше күпләр яшь чакта кичерә алган җенси дәрт аркасында гына никахка керергә тиеш түгел. Андый очракта ул үз өстенә гаилә җаваплылыгын алыр өчен җитәрлек дәрәҗәдә җитлекмәгән булырга мөмкин.
18, 19. а) Мәсихчеләр кем белән никахка керергә тиеш? ә) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?
18 Мәсихчеләр Йәһвәгә багышланган һәм аны бөтен күңеле белән яраткан кешеләр белән генә никахка керергә тиеш. Шулай ук алар бер-берсен шулкадәр нык яратырга тиеш ки, алар үз тормышларын никах бәйләнешләре белән бәйләргә әзер булырга тиеш. Һичшиксез, «Хуҗабыз шәкерте» булган кеше белән никахлашырга дигән киңәшне тоту мул фатихалар китерә (1 Көр. 7:39). Өйләнешкәч, алар Изге Язмаларда никахны бәхетле итәр өчен иң яхшы киңәшләрнең барлыгы белән ризалашыр.
19 «Соңгы көннәрдә» яшәп, бик күп ирләр һәм хатыннар гаилә бәхетен җимерә алган сыйфатлар чагылдыра (2 Тим. 3:1—5). Киләсе мәкаләдә без никах бәйләнешләрен ныгытырга ярдәм итә алган Изге Язмалардагы башка принципларга игътибар итәрбез. Аллаһы халкы белән бергә мәңгелек тормыш юлыннан барган арада Йәһвә үзенең Сүзе аша безгә никахны ныгытырга һәм гаилә бәхетен сакларга ярдәм иткән кыйммәтле киңәшләр бирә (Мат. 7:13, 14).