Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез рухи яктан үсәргә кирәклеген аңлыйсызмы?

Сез рухи яктан үсәргә кирәклеген аңлыйсызмы?

«Башкалар алдында кычкырып укы, үгет-нәсыйхәт бир һәм өйрәт, үзеңне шуңа багышла» (1 ТИМ. 4:13).

ҖЫРЛАР: 45, 42

1, 2. а) Ишагыя 60:22 дәге сүзләр шушы соңгы көннәрдә ничек үтәлә? ә) Йәһвә оешмасының җирдәге өлешендә бүген нинди ихтыяҗ бар?

«КЕЧКЕНӘДӘН мең чыгар, әһәмиятсездән көчле халык барлыкка килер» (Ишаг. 60:22). Бу пәйгамбәрлек шушы соңгы көннәрдә үтәлә. 2015 хезмәт елында бөтен дөнья буенча 8 220 105 кеше Патшалык вәгазьчесе булып хезмәт итте! Пәйгамбәрлекнең соңгы өлешендәге сүзләр һәрбер мәсихчегә тәэсир итәргә тиеш, чөнки безнең күктәге Атабыз болай ди: «Мин, Йәһвә, моны үз вакытында тизләтермен». Тизлеген арттыра барган поезддагы пассажирлар кебек, без шәкертләр әзерләү эшенең зур тизлек белән киң колач алганын тоябыз. Андый тиз үсеш безгә ничек тәэсир итә? Патшалыкның ашкынучан вәгазьчеләре буларак, без көчебездән килгәннең барысын да эшлибезме? Күп кенә абый һәм апа-кардәшләр пионер я ярдәмче пионер булып хезмәт итә башлаган. Күпләрнең ихтыяҗ буенча күченүләрен я башка төрле теократик эшләрдә катнашуларын күрү безне, һичшиксез, сөендерә!

2 Шул ук вакытта без күбрәк эшчеләргә ихтыяҗның барлыгын күрәбез. Һәр ел якынча 2 000 җыелыш барлыкка килә. Һәр яңа җыелышта 5 өлкән хезмәт итсен өчен ел саен 10 000 хезмәттәш ярдәмче күзәтчеләр булып билгеләнергә тиеш. Бу меңләгән абый-кардәшнең хезмәттәш ярдәмчеләр өчен куелган таләпләргә туры килергә тиешлеген аңлата. Өстәвенә, абый-кардәшләр өчен дә, апа-кардәшләр өчен дә «Раббыга хезмәт иткәндә» башкарасы эш бик күп (1 Көр. 15:58).

РУХИ ЯКТАН ҮСҮ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

3, 4. Сез үзегез өчен нинди рухи максатлар куя алыр идегез?

3 1 Тимутигә 3:1 укы. «Омтылу» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле, күрәсең, якында булмаган берәр нәрсәгә тартылу я үрелү дигән мәгънәне белдерә. Бу сүзне кулланып, рәсүл Паул рухи яктан үсүнең тырышлыклар таләп иткәненә басым ясаган. Әйтик, бер абый-кардәш җыелышта нинди рухи уңышларга ирешеп булганы турында уйлый, ди. Ул, бәлки, әлегә хезмәттәш ярдәмче түгелдер, әмма ул үзендә рухи сыйфатлар үстерергә кирәклеген аңлый. Башта ул хезмәттәш ярдәмчеләр өчен бирелгән таләпләргә туры килергә омтыла. Шушы максатына ирешкәч, ул, рухи яктан үсүен дәвам итеп, күзәтче булып хезмәт итәргә өметләнә. Һәр очракта да абый-кардәшебезгә җыелышта өстәмә вазифалар алырга омтылган кешеләргә Изге Язмалардагы таләпләргә туры килер өчен күп тырышлыклар куярга туры килә.

4 Шул рәвешчә пионерлар, бәйтелчеләр я Патшалык Залларын төзүчеләр булып хезмәт итәргә теләгән абый һәм апа-кардәшләр куйган максатларына ирешкәннәре өчен мактауга лаек. Әйдәгез, Аллаһы Сүзе безне барыбызны да рухи яктан үсәргә ничек дәртләндерә алганын карап чыгыйк.

РУХИ ЯКТАН ҮСҮЕГЕЗНЕ ДӘВАМ ИТЕГЕЗ

5. Яшьләр Патшалык хакына үз көчләрен ничек куллана?

5 Яшьләр, көч-дәрткә ия булганга, Йәһвәгә хезмәт итүдә күпне башкара ала. (Гыйбрәтле сүзләр 20:29 укы.) Кайбер яшь абый-кардәшләр Бәйтелдә хезмәт итеп, Изге Язмаларны һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны бастырып чыгарырга һәм төпләргә ярдәм итә. Күп кенә яшь кардәшләр Патшалык Залларын төзүдә һәм төзекләндерүдә катнаша. Табигать афәтләреннән соң яшьләр тәҗрибәлерәк мәсихчеләргә кушылып, зыян күргәннәргә ярдәм итә. Күп кенә яшь пионерлар башка телне өйрәнеп я бүтән җиргә күченеп, кешеләр белән яхшы хәбәрне уртаклаша.

6—8. а) Бер егет Аллаһыга хезмәт итүгә карашын ничек үзгәрткән һәм моның нәтиҗәсе нинди булган? ә) Без Йәһвәнең игелеген татып, аның игелекле булганын ничек күрә алабыз?

6 Мөгаен, сез Аллаһыга бөтен йөрәктән хезмәт итүнең мөһимлеген бик яхшы аңлыйсыздыр. Әмма сезгә Эронның үткәндә кичергән хис-тойгылары таныш булса, нәрсә эшләргә? Мәсихчеләр гаиләсендә үссә дә, ул болай ди: «Җыелыш очрашуларына йөрү һәм хезмәт итү миңа әллә ни кызык түгел иде». Аллаһыга шат йөрәк белән хезмәт итәсе килсә дә, ул шатлыксызлыгының сәбәбен аңлый алмаган. Э́рон нәрсә эшләргә булган?

7 Ул үзенең рухи гадәтләрен тәртипкә китергән: Изге Язмаларны регуляр рәвештә укыган, җыелыш очрашуларына әзерләнгән һәм комментарийлар әзерләгән. Ә иң мөһиме, ул даими рәвештә дога кыла башлаган. Йәһвәгә карата яратуы үскән саен ул рухи уңышларга ирешә барган. Шуннан бирле Эрон шатланып пионер булып хезмәт иткән, афәтләрдән зыян күргәннәргә ярдәм иткән һәм чит илдә вәгазьләгән. Хәзер Эрон өлкән һәм Бәйтелдә хезмәт итә. Ул үзенең тормыш юлы турында нәрсә уйлый? «Мин Йәһвәнең игелеген татыдым, аның игелекле булганын күрдем. Ул мине фатихалаганга, мин үземне бурычлы итеп тоям һәм аңа хезмәттә күбрәкне эшләргә омтылам. Нәтиҗәдә бу миңа тагы да күбрәк фатихалар китерә».

8 Мәдхия җырлаучы: «Йәһвәне эзләүчеләр һичнинди игелектән мәхрүм булмас»,— дип җырлаган. (Зәбур 34:8—10 укы.) Чыннан да, Йәһвә үзенә ашкынып хезмәт иткәннәрнең өметен беркайчан да акламый калмаячак. Хезмәттә хәлдән килгәннең барын да эшләгәндә, без Йәһвәнең игелеген үз өстебездә татып күрәбез. Аллаһыга ихлас күңелдән гыйбадәт кылып, без чиксез шатлык кичерәбез.

НЫК БУЛЫГЫЗ ҺӘМ БИРЕШМӘГЕЗ

9, 10. Ни өчен сабырлык күрсәтү мөһим?

9 Максатларга омтылганда сабырлык кирәк (Мик. 7:7). Ә әгәр дә без билгеле бер җаваплы вазифаның я йөкләмәнең биреләчәген яки шартларның уңай якка үзгәрәчәген инде күпмедер вакыт көтәбез икән, нәрсә эшләргә? Сабыр итеп көтәргә. Ничек кенә булмасын, Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләренә һәрвакыт ярдәм итеп тора. Аллаһы ыруг башлыгы Ибраһимга угыл бирергә вәгъдә иткән, әмма аңа иман һәм сабырлык күрсәтергә кирәк булган (Евр. 6:12—15). Исхакның тууын еллар буе көтсә дә, Ибраһим төшенкелеккә бирелмәгән һәм ахыр чиктә Йәһвә аның өметен тормышка ашырган (Ярат. 15:3, 4; 21:5).

10 Әйе, көтәргә җиңел түгел (Гыйб. сүз. 13:12). Өметләрнең акланмавы турында уйлап йөрсәк, без үтә боегырга мөмкин. Вакытыбызны җыелышта хөрмәтле вазифалар үтәр өчен кирәкле сыйфатларны яхшыртуга куллану күпкә акыллырак булыр иде. Моны ничек эшләргә икәнен күрсәтүче өч ысулга игътибар итик.

11. Без нинди рухи сыйфатларны үстерә алабыз һәм ни өчен бу мөһим?

11 Рухи сыйфатлар үстерегез. Аллаһы Сүзен укып, укыганнарыбыз турында уйланып, без зирәклек, төшенүчәнлек, гаделлек, белем, аң, төплелек кебек сыйфатларны һәм аек фикер йөртү сәләтен үстерә алабыз. Мондый сыйфатлар хак гыйбадәттә җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләр өчен үтә мөһим (Гыйб. сүз. 1:1—4; Тит. 1:7—9). Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларыбызны укып, без күп кенә нәрсәләргә Аллаһының карашын белә алабыз. Һәр көн диярлек без күңел ачу, кием, тышкы кыяфәт һәм акча тотуга, шулай ук башкалар белән мөнәсәбәтләргә бәйле карарлар кабул итәбез. Изге Язмалардан белгәннәребезне тормышта куллану безгә Йәһвәнең күңеленә хуш килгән карарлар кабул итәргә ярдәм итәчәк.

12. Җыелыш әгъзалары үзләренең ышанычлы булуларын ничек күрсәтә ала?

12 Үзегезнең ышанычлы булуыгызны күрсәтегез. Абый-кардәшме без, апа-кардәшме, һәрберебез дә үз теократик йөкләмәсен сыйфатлы итеп башкарырга тиеш. Өлкә идарәчесе буларак, Никами Аллаһы халкы арасыннан төрле җаваплы урыннарга кешеләр сайларга тиеш булган. Ул нинди кешеләрне билгеләгән? Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яшәгән, ышанычлы һәм тугры кешеләрне (Ник. 7:2; 13:12, 13). Нәкъ шулай ук бүген дә «идарәче тугры булыр дип өметләнәләр» (1 Көр. 4:2). Яхшы эшләр игътибарсыз калмаячак. (1 Тимутигә 5:25 укы.)

13. Башкалар сезнең белән гаделсез мөгамәлә итсә, Йосыфтан нинди үрнәк алып була?

13 Йәһвәгә үзегезне сафландырырга ирек бирегез. Башкалар сезнең белән гаделсез мөгамәлә итсә, сез нәрсә эшләрсез? Бәлки, сез туган хәлне тиз генә җайга салырга тырышырсыз. Шулай да кайчакларда үзегезне ашкынып якласагыз, сез туган хәлне бары тик катлауландырачаксыз. Йосыфның абыйлары аның белән начар мөгамәлә итсә дә, ул аларга ачу тотмаган. Соңрак Йосыфны нахакка төрмәгә япканнар. Шул авыр вакытларда ул Йәһвәгә таянган. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Зәбурда: «Йәһвәнең сүзләре аны сафландырган»,— дип язылган (Зәб. 105:19). Түзеп чыккан сынаулардан соң, Йосыф махсус йөкләмә үтәр өчен яраклы булып киткән (Ярат. 41:37—44; 45:4—8). Авыр проблемаларга очраганда, зирәклек сорап дога кылыгыз, юашлык белән эш итегез, сүзләрегездә дә юашлык чагылсын, шулай ук Аллаһыдан үзегезгә көч бирүен сорагыз. Һәм Йәһвә сезгә ярдәм итми калмас. (1 Петер 5:10 укы.)

ВӘГАЗЬЛӘҮ ЭШЕНДӘ УҢЫШКА ИРЕШЕГЕЗ

14, 15. а) Ни өчен безгә вәгазьләү ысулларыбызга игътибарлы булырга кирәк? ә) Үзгәрә барган шартларга сез ничек яраклаша аласыз? (Мәкалә башындагы рәсемне һәм  «Сез бүтән ысулны кулланып карарга әзерме?» дигән рамканы кара.)

14 Паул Тимутине болай дип өндәгән: «Башкалар алдында кычкырып укы, үгет-нәсыйхәт бир һәм өйрәт, үзеңне шуңа багышла. Үз-үзеңне күзәтеп тор һәм өйрәткәннәреңә игътибарлы бул» (1 Тим. 4:13, 16). Ул вакытта Тимути инде тәҗрибәле Патшалык вәгазьчесе булган. Әмма ничек итеп өйрәткәненә игътибарлы булып кына ул хезмәттә уңышка ирешә алган. Тимути үзенең гадәттә кулланган алымнары һәрвакыт уңышлы булыр дип өметләнмәгән. Кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйләр өчен, ул үзенең өйрәтү ысулларын аларның ихтыяҗларына яраклаштырган. Патшалык вәгазьчеләре буларак, безгә дә шулай ук эшләргә кирәк.

15 Өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә, кешеләр еш кына өйдә булмый. Кайбер җирләрдә күпфатирлы йортларга һәм саклана торган яшәү комплексларына керү бик авыр. Сез яшәгән җирдә дә шулай икән, ни өчен яхшы хәбәрне вәгазьләүнең башка ысулларын кулланып карамаска?

16. Ни өчен җәмәгать урыннарында вәгазьләү уңышлы ысул дип әйтеп була?

16 Яхшы хәбәрне җиткерүдә кулланылган гаҗәеп ысулларның берсе — җәмәгать урыннарында вәгазьләү. Күп кенә Йәһвә Шаһитләре бу ысулның бик уңышлы һәм фатихалы булганын үз тәҗрибәсеннән чыгып әйтә ала. Алар кешеләргә тимер юл вокзалларында, автовокзалларда, шулай ук базарларда, паркларда һәм бүтән урыннарда вәгазьли. Хезмәтнең бу төрендә зирәклек белән эш итү мөһим. Вәгазьчеләр сөйләшүне берәр нинди соңгы яңалыктан, кешенең баласын мактаудан я аның эше белән бәйле сорау бирүдән башларга мөмкин. Әңгәмә дәвам ителгән чакта вәгазьче Изге Язмалардан берәр фикерне уртаклашып, кешенең моңа фикерен белә. Һәм Изге Язмаларга нигезләнгән андый сөйләшүләр еш кына дәвам ителә.

17, 18. а) Җәмәгать урыннарында вәгазьләү сезгә авыр бирелсә, нәрсә эшләп була? ә) Ни өчен хезмәттә Давыт Йәһвәне мактаганда чагылдырган рухны чагылдыру мөһим?

17 Җәмәгать урыннарында вәгазьләү сезгә авыр бирелсә, бер дә бирешмәгез. Нью-Йорк шәһәреннән булган Э́дди исемле пионер җәмәгать урыннарында әңгәмә башларга батырчылык итмәгән. Әмма вакыт узу белән ул кыю булып киткән. Аңа нәрсә ярдәм иткән? Ул болай ди: «Гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында без хатыным белән тикшерүләр үткәреп, вәгазьдә очраткан кешеләрнең каршы килеп әйткән сүзләренә җавап бирергә һәм белдергән фикерләренә карап әңгәмә корырга өйрәнәбез. Без шулай ук башка Йәһвә Шаһитләре белән киңәшләшәбез». Хәзер Эдди җәмәгать урыннарында рәхәтләнеп вәгазьли.

18 Яхшы хәбәрне вәгазьләү эшендә остарак һәм кыюрак була барган саен, сезнең рухи уңышларыгыз ачык күренеп торачак. (1 Тимутигә 4:15 укы.) Өстәвенә, сез, һичшиксез, күктәге Атабызны Давыт кебек мактаячаксыз. Ул Аллаһыны болай дип данлаган: «Мин Йәһвәне һәрвакыт мактармын, телем аны мактаудан туктамас. Мин Йәһвә белән мактанырмын, юашлар ишетер һәм сөенер» (Зәб. 34:1, 2). Һәм, бәлки, хезмәтегездә уңышка ирешү нәтиҗәсендә юаш кешеләр, сезгә кушылып, Аллаһыга шатланып гыйбадәт кылачак.

РУХИ УҢЫШЛАРГА ИРЕШЕП АЛЛАҺЫНЫ ДАНЛАГЫЗ

19. Ни өчен Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре, хәтта мөмкинлекләре чикле булса да, бәхетле була ала?

19 Давыт шулай ук болай дип җырлаган: «И Йәһвә, бөтен эшләрең сине данлар, тугры бәндәләрең сине мактар. Алар патшалыгыңның данын игълан итәр, бөеклегең турында сөйләр, адәм балаларына куәтле эшләреңне белгертер өчен, патшалыгыңның шөһрәтле данын белдерер өчен» (Зәб. 145:10—12). Бу сүзләрдә бөтен тугры Йәһвә Шаһитләренең хис-тойгылары чагыла. Начар сәламәтлек я олы яшь ниндидер дәрәҗәдә хезмәтегезне чикләсә дә, нәрсә эшләргә? Һәрвакыт шуны истә тотыгыз: үзегезне кайгырткан һәм башка кешеләр белән яхшы хәбәрне уртаклашканда, сез изге хезмәтегез белән бөек Аллаһыны данлыйсыз. Ә иманыгыз өчен төрмәдә утырасыз икән, сез, бәлки, мөмкинлек килеп чыкканда хакыйкать турында сөйли алырсыз һәм моның белән Йәһвәнең күңелен сөендерерсез (Гыйб. сүз. 27:11). Дини яктан бүленгән гаиләдә яшәп тә, рухи гадәтләрегезне бозмаганда Аллаһы шулай ук сөенә (1 Пет. 3:1—4). Хәтта бик авыр шартларда да сез, Йәһвәне данлап, рухи уңышларга ирешә аласыз.

20, 21. Йәһвәнең оешмасында сезгә күп эш ышанып тапшырылган булса, сез башкалар өчен ничек фатиха була аласыз?

20 Рухи яктан үсүегезне дәвам итсәгез, Йәһвә сезне, һичшиксез, фатихалаячак. Мәсәлән, моның өчен графигыгызны я тормыш стилегезне бераз үзгәртеп була. Бу сезгә өметкә мохтаҗ булган кешеләр белән Аллаһының кыйммәтле хакыйкатьләрен уртаклашырга тагы да күбрәк мөмкинлек бирәчәк. Алай гына да түгел, рухи яктан үсүегез һәм фидакарь тормышыгыз имандашларыгызга да файда-фатиха китерәчәк. Ә җыелышта ихластан куйган тырышлыкларыгызны күреп, Йәһвәне яратучылар сезгә үз яратуларын, рәхмәтләрен белдерер һәм сезнең өчен таяныч булып китәр.

21 Йәһвәгә күп еллар хезмәт итәбезме я берничә генә аймы, без барыбыз да рухи уңышларга ирешә алабыз. Әмма рухи яктан җитлеккән мәсихчеләр яңаларга рухи уңышларга ирешергә ничек булыша ала? Моның турында сүз киләсе мәкаләдә барачак.