Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

33 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

Аллаһының яратуы, зирәклеге һәм сабырлыгы терелтүдә чагыла

Аллаһының яратуы, зирәклеге һәм сабырлыгы терелтүдә чагыла

«Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (РӘС. 24:15).

151 ҖЫР Ул аларны уятачак!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Ни өчен Йәһвә барлыкка китерә башлаган?

КАЙЧАНДЫР Йәһвә берүзе булган, әмма ул үзен ялгыз хис итмәгән, ул бәхетле булган. Моңа карамастан, ул тормыш бүләге белән уртаклашырга булган. Моны эшләргә аны ярату дәртләндергән (Зәб. 36:9; 1 Яхъя 4:19).

2. Йәһвә барысын барлыкка китергәндә, Гайсә һәм фәрештәләр нинди хисләр кичергән?

2 Беренче итеп Йәһвә үз Улы Гайсәгә тормыш биргән. Аннан соң калган нәрсәне алар бергәләп барлыкка китергән, шул исәптән бар фәрештәләрне дә (Көл. 1:16). Гайсә Атасы белән хезмәттәшлек итәргә шат булган (Гыйб. сүз. 8:30). Башка рухи затларның да шатланыр өчен сәбәбе булган. Йәһвә һәм оста һөнәрче Гайсә күк белән җирне яратканда, бу рухи затлар моны «беренче рәтләрдә» утырып күзәткән дип әйтеп була. Җир барлыкка китерелгәч, фәрештәләр «куанып кычкырган». Аллаһының иҗат итүен күрү, шул исәптән кешенең барлыкка килүенә шаһит булу, аларда зур сөенеч тудырган (Әюп 38:7; Гыйб. сүз. 8:31). Йәһвәнең бар иҗади эшләре аның мәхәббәт белән зирәклеген раслаган (Зәб. 104:24; Рим. 1:20).

3. 1 Көринтлеләргә 15:21, 22 дәге сүзләр күрсәткәнчә, Гайсәнең йолымы нигезендә нәрсә мөмкин?

3 Йәһвәнең нияте буенча, кешеләр гаҗәеп планетабызда мәңге яшәргә тиеш булган. Әмма, Адәм белән Хаува күктәге Аталарына каршы фетнә күтәргәч, үлем белән гөнаһ җирне кара болыттай каплаган (Рим. 5:12). Йәһвә нәрсә эшләгән? Ул шунда ук кешелекне ничек итеп коткарачагын әйткән (Ярат. 3:15). Аллаһы йолым корбанын бирергә ниятләгән. Бу корбан нигезендә Адәм белән Хауваның токымнары гөнаһ белән үлемнән азат ителә алган. Шулай итеп, Аллаһы һәрбер кешегә үзенә хезмәт итәргә һәм мәңге яшәргә мөмкинлек ачкан. (Яхъя 3:16; Рим. 6:23; 1 Көринтлеләргә 15:21, 22 укы.)

4. Без бу мәкаләдә нинди сораулар карап чыгарбыз?

4 Аллаһының үлгәннәрне терелтергә вәгъдәсе төрле сораулар тудыра. Мәсәлән, терелтү ничек итеп узачак? Якыннарыбыз терелтелгәч, без аларны таный алырбызмы? Терелтү бездә нинди хисләр уятыр? Йәһвәнең үлгәннәрне терелтергә вәгъдәсе аның яратучы, зирәк һәм сабыр булуын ничек раслый? Әйдәгез, бу сорауларны карап китик.

ТЕРЕЛТҮ НИЧЕК ИТЕП УЗАЧАК?

5. Ни өчен кешелек бер мизгелдә терелтелмәячәк дигән нәтиҗә ясау акыллы?

5 Йәһвә үз Улы аша миллионлаган кешене терелткәндә, күрәсең, барысын да бер үк вакытта терелтмәячәк. Югыйсә бу хаос тудырыр иде. Ә Йәһвәнең бар эшләре дә тәртиптә башкарыла. Ул бит шуны белә: тәртип булмый торып, тыныч шартлар булдыру мөмкин түгел (1 Көр. 14:33). Йәһвә, Гайсә белән бергә башта җирне, ә аннан соң кешеләрне барлыкка китергәндә, зирәклек һәм сабырлык күрсәткән кебек, Гайсә дә Меңъеллык идарәсе вакытында шул ук сыйфатларны күрсәтәчәк. Шуңа күрә Армагеддонны кичереп чыккан кешеләрнең терелтелгәннәрне каршы алуга әзерләнергә мөмкинлекләре булачак.

Армагеддонны кичереп чыкканнар терелтелгән кешеләрне Аллаһы Патшалыгы турындагы хакыйкатьләргә һәм Йәһвәнең таләпләренә өйрәтәчәк (6 нчы абзацны кара.) *

6. Рәсүлләр 24:15 буенча, кем терелтелгән булачак?

6 Шуны да әйтергә кирәк: Армагеддонны кичергән кешеләр терелтелгән кешеләрне Аллаһы Патшалыгы турындагы хакыйкатькә һәм аның нормаларына өйрәтәчәк. Терелтелгән кешеләрнең күбесе бит «тәкъва булмаганнар» саныннан булачак. (Рәсүлләр 24:15 укы.) Билгеле, Гайсәнең йолым корбаныннан файда күрер өчен, бу кешеләргә үзгәрергә кирәк булачак. Әйе, безне бик зур эш көтә, әмма ул ничек үтәчәк? Һәрбер кеше белән аерым өйрәнү үткәреләчәкме? Алар җыелышларга билгеләнәчәкме һәм соңрак башка терелтелгән кешеләрне өйрәтәчәкме? Күз күрер. Һәрхәлдә безгә шул билгеле: Мәсихнең Меңьеллык идарә итүенең азагына «җир, һичшиксез, Йәһвә турындагы белем белән тулыр» (Ишаг. 11:9). Чыннан да, безне шатлыклы һәм эш тулы вакыт көтә!

7. Терелтелгәннәрне өйрәткәндә, Аллаһы хезмәтчеләренә кызганучан булырга нәрсә булышыр?

7 Мәсихнең Меңъеллык идарәсе вакытында Йәһвәнең бар хезмәтчеләренә дә үз холкын һәм тәртибен үзгәртергә туры киләчәк. Шуңа күрә, терелтелгән кешеләргә үз камилсезлекләре белән көрәшергә һәм Йәһвәнең нормаларына туры килергә булышканда, без аларның хәлләренә керә алырбыз (1 Пет. 3:8). Терелтелгән кешеләр Аллаһы халкының басынкы булуын һәм, үзгәрер өчен, өзлексез тырышлыклар куюын күрер, һәм бу аларны Йәһвәгә хезмәт итәргә дәртләндерер (Флп. 2:12).

ЯКЫННАРЫБЫЗ ТЕРЕЛТЕЛГӘЧ, БЕЗ АЛАРНЫ ТАНЫЙ АЛЫРБЫЗМЫ?

8. Ни өчен без терелтелгән якыннарыбызны танырбыз дип ышана алабыз?

8 Мөгаен, без терелтелгән якыннарыбызны танырбыз. Алай дип уйлар өчен берничә сәбәп бар. Изге Язмаларда язылган терелтү очракларыннан күренгәнчә, терелтелгән кешеләр үлгәнгә кадәр нинди булса, шундый итеп терелтеләчәк, аларның кыяфәте, сөйләү һәм уйлау рәвеше үзгәрмәячәк. Гайсә үлемне — йокы белән, ә терелтелүне уяну белән чагыштырган (Мат. 9:18, 24; Яхъя 11:11—13). Уянгач, кеше шул ук шәхес булып кала. Лазарны искә төшерик. Ул дүрт көн үле хәлдә булган, һәм тәне таркала башлаган. Әмма, Гайсә аны терелткәч, Марта белән Мәрьям аны шунда ук танып алган. Лазар да аларны онытмаган булса кирәк (Яхъя 11:38—44; 12:1, 2).

9. Ни өчен үлгәннәр камил килеш терелмәячәк?

9 Оҗмахта бер кеше дә: «Мин авырыйм»,— дип әйтмәс (Ишаг. 33:24; Рим. 6:7). Димәк, кешеләр сәламәт булып тереләчәк. Әмма алар шунда ук камил булып китмәячәк. Югыйсә якыннары аларны танымас иде. Күрәсең, Мәсихнең Меңъеллык идарәсе вакытында кешелек камиллеккә акрынлап ирешәчәк. Меңъеллыкның ахырында Гайсә Патшалыкны үз Атасына тапшырачак. Ул вакытка Патшалыкның бар эшләре тулысынча тәмамланачак, шул исәптән бар үлгәннәр дә терелтеләчәк (1 Көр. 15:24—28; Ачыл. 20:1—3).

ТЕРЕЛТҮ БЕЗДӘ НИНДИ ХИСЛӘР УЯТЫР?

10. Үлгәннәрнең терелтелүе сездә нинди хисләр уятачак?

10 Якыннарыгыз үледән терелтелгәч, нәрсә хис итәчәгегезне күз алдына гына китереп карагыз. Сез шатлыктан еларсызмы? Ә бәлки, көләрсез я хәтта, Йәһвәне данлап, җырлый башларсыз? Сез кайгыртучы Атагызга һәм аның фидакарь Улына үлгәннәрне терелткәннәре өчен мең рәхмәтле булырсыз.

11. Яхъя 5:28, 29 буенча, Аллаһының нормалары буенча яшәргә теләгән терелтелгәннәрне нәрсә көтә?

11 Терелтелгән кешеләр, элекке шәхесләрен үз эшләре белән бергә салып ташлагач һәм Аллаһының нормаларын кабул иткәч, нинди шатлык кичерәчәк! Үзгәрергә теләгән терелтелгәннәргә Йәһвә мәңге яшәргә мөмкинлек бирәчәк. Икенче яктан, Аллаһыга каршы фетнә күтәрүчеләр мәңгегә юк ителәчәк. Аларга оҗмахтагы тынычлыкны бозарга рөхсәт ителмәячәк. (Ишаг. 65:20; Яхъя 5:28, 29 укы.)

12. Җирдә яшәүчеләр Йәһвәнең нинди фатихаларын татыячак?

12 Гыйбрәтле сүзләр 10:22 дә: «Йәһвәнең фатихасы кешене баета, ул фатихасына кайгы-хәсрәт өстәми»,— дип әйтелә. Патшалык идарә иткәндә, Аллаһының бар хезмәтчеләре бу сүзләрнең дөреслегенә инаныр. Изге рух ярдәме белән Аллаһы халкы Мәсихкә күбрәк охшый башлар һәм камиллеккә ирешер (Яхъя 13:15—17; Эфес. 4:23, 24). Көннән-көн сәламәтлекләре ныгыр, ә сыйфатлары тагы да яхшырыр. Әйе, тормыш аларга чиксез шатлык китерер! (Әюп 33:25) Әмма терелтү өмете турында уйлану сезгә бүген ничек булыша ала?

ЙӘҺВӘНЕҢ МӘХӘББӘТЕ

13. Зәбур 139:1—4 буенча, Йәһвә безне никадәр яхшы белә һәм терелтү моны ничек раслый?

13 Өстәрәк әйтеп кителгәнчә, кешене терелткәндә, Йәһвә аны элеккеге хатирәләре, сыйфатлары һәм үзенә хас үзенчәлекләре белән торгызыр, ягъни кеше шул ук шәхес булып калыр. Уйлап кына карагыз! Йәһвә сезне шулхәтле ярата, хәтта сезнең уйларыгызны, хисләрегезне, сөйләгән һәм эшләгән нәрсәләрегезне хәтерендә саклый. Сез үлсәгез, Аллаһы, сезне терелткәндә, холкыгызны һәм хәтерегездә булганнарны җиңел генә кире кайтара алыр. Давыт патша Йәһвәнең безне яхшы белгәненә һәм безнең белән кызыксынганына төшенгән. (Зәбур 139:1—4 укы.) Йәһвәгә безнең турында барысы да мәгълүм булганын белү бездә нинди хисләр уята?

14. Йәһвәнең безнең турында барысын белүе бездә нинди хисләр уята?

14 Йәһвәнең безнең турында барысын белүе безне куркытырга тиеш түгел. Йәһвә бит безнең турында бик нык кайгырта һәм үзебезгә генә хас булган сыйфатлар белән үзенчәлекләребезне кадерли. Шәхесебезгә тәэсир иткән бернәрсә дә аның игътибарыннан читтә калмый. Нинди юатучы фикер! Без беркайчан да ялгыз түгел. Тормышыбызның һәр мизгелендә Йәһвә безнең белән һәм булышырга әзер (2 Елъ. 16:9).

ЙӘҺВӘНЕҢ ЗИРӘКЛЕГЕ

15. Үледән терелтү өмете Йәһвәнең зирәк булуын ничек раслый?

15 Шайтанның бик көчле коралы бар: ул кешеләргә үлем белән яный. Бу коралны кулланып, ул кешеләрне, мәсәлән, дусларына хыянәт итәргә я карашларыннан баш тартырга мәҗбүр итә. Әмма безне бу корал белән җиңеп булмый, чөнки, дошманнар гомеребезне алса да, без Йәһвәнең үзебезне терелтә алганын беләбез (Ачыл. 2:10). Беркем һәм бернәрсә дә безне Йәһвәдән аера алмый (Рим. 8:35—39). Терелтү өметен бүләк итеп, Йәһвә чиксез зирәклек күрсәткән! Терелтүгә өмет биреп, Йәһвә Шайтанны иң уңышлы коралларының берсеннән мәхрүм итә, ә безгә какшамас кыюлык өсти.

Карарларыбыздан Йәһвәнең матди ихтыяҗларыбызны кайгыртачагына ышануыбыз күренәме? (16 нчы абзацны кара.) *

16. Йәһвәгә никадәр ышанганыбызны тикшерер өчен үзебезгә нинди сораулар биреп була?

16 Дошманнар сезгә үлем белән янаса, сез Йәһвәгә үз тормышыгызны ышанып тапшырырсызмы? Моны ничек тикшереп була? Үзегездән сорагыз: «Көндәлек тормышымда кабул иткән карарларым Йәһвәгә таянганымны күрсәтәме?» (Лүк 16:10) Мондый сорау турында да уйланыгыз: «Мин Йәһвәнең Патшалыкны беренче урынга куйган хезмәтчеләренең матди ихтыяҗларын кайгыртачагына ышанаммы, тормыш рәвешем моны раслыймы?» (Мат. 6:31—33) Бу сорауларга «әйе» дип җавап бирсәгез, димәк, сез Йәһвәгә таянасыз һәм булачак сынауларга әзер (Гыйб. сүз. 3:5, 6).

ЙӘҺВӘНЕҢ САБЫРЛЫГЫ

17. а) Терелтүдә Йәһвәнең сабыр булуы ничек чагыла? ә) Йәһвәнең сабырлыгын кадерләгәнебезне ничек күрсәтеп була?

17 Йәһвә бу дөньяны юк итәчәк көнне һәм сәгатьне инде билгеләп куйган (Мат. 24:36). Түземле Аллаһыбыз бу вакытка кадәр эш итә башламаячак. Ул үлгәннәрне терелтергә бик тели, әмма сабыр итә (Әюп 14:14, 15). Ул моның өчен билгеләнгән вакытны көтә (Яхъя 5:28). Без Йәһвәгә сабыр булганы өчен бик рәхмәтле. Аның сабырлыгы ярдәмендә без хакыйкатькә килдек һәм әле күп кенә кеше «тәүбәгә килә» ала (2 Пет. 3:9). Йәһвә мөмкин кадәр күбрәк кешенең мәңгелек тормышка ия булуын тели. Йәһвәнең сабырлыгын кадерләгәнебезне күрсәтергә тырышыйк: «мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер» булган кешеләрне эзлик һәм аларга Йәһвәнең дусты булып китәргә булышыйк (Рәс. 13:48). Шунда алар да Йәһвәнең сабырлыгыннан файда күрер.

18. Ни өчен без башкаларга карата сабыр булырга тиеш?

18 Мәсихнең Меңьеллык идарәсе тәмамланганчы, сабыр Аллаһыбыз бездән камиллекне таләп итмәс. Ул ялгышлыкларыбызны кичерергә әзер. Бигрәк тә без башкаларда яхшыны күрергә һәм аларга карата сабыр булырга тиеш. Бер апа-кардәшнең мисалын карап китик. Аның ире, аны тыелгысыз борчу хисе биләп алганга, җыелышларга йөрми башлаган. Бу апа-кардәш болай дип сөйли: «Миңа түзмәслек авыр иде. Киләчәккә төзегән бар планнарыбыз астын-өскә килде». Бернигә дә карамастан, бу яратучы апа-кардәшебез үз иренә карата сабыр булган. Ул Йәһвәгә таянган һәм бирешмәгән. Йәһвәдән үрнәк алып, ул игътибарын проблемага түгел, ә үз иренең яхшы сыйфатларына туплаган. Ул болай дип өсти: «Иремнең күркәм сыйфатлары бик күп, һәм ул борчылуын акрын-акрын җиңә бара». Авырлыклар белән көрәшкән гаилә әгъзаларыбызга я кардәшләребезгә сабыр булу бик мөһим!

19. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл?

19 Җир барлыкка китерелгәч, Гайсә белән фәрештәләр бик куанган. Ә бөтен җир йөзе Йәһвәне яраткан һәм аңа хезмәт иткән камил кешеләр белән тулгач, бу рухи затларның шатлыкларын күз алдына гына китереп карагыз! Күктә идарә итәчәк майланганнар турында да уйланыгыз. Аларның хезмәтләре кешеләргә зур файда китергәнен күргәндә, алар никадәр шатланачак! (Ачыл. 4:4, 9—11; 5:9, 10) Тиздән без шатлыктан гына еларбыз һәм чирләр, кайгы һәм үлем мәңгегә юк булыр (Ачыл. 21:4). Ә әлегә яратучы, зирәк һәм сабыр Аллаһыбыздан үрнәк алырга тәвәккәл булыйк. Шул чакта бернинди авырлыклар да безне шатлыгыбыздан мәхрүм итмәс (Ягък. 1:2—4). Үлгәннәрне терелтергә вәгъдә иткән Аллаһыга без бик тә рәхмәтле (Рәс. 24:15).

141 ҖЫР Тормыш могҗизасы

^ 5 абз. Йәһвә — яратучы, зирәк һәм сабыр Атабыз. Йәһвәнең бу сыйфатлары аның иҗади эшләрендә чагыла. Әмма Аллаһының бу сыйфатлары аның үлгәннәрне терелтергә вәгъдәсендә дә күренә. Бу мәкаләдә без терелтелүгә кагылышлы кайбер сорауларны карап чыгарбыз. Һәм иң мөһиме, без Йәһвәгә аның мәхәббәте, зирәклеге һәм сабырлыгы өчен ничек рәхмәтле була алганыбызны карап китәрбез.

^ 59 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында йөзләгән ел элек үлгән индеец терелтелә. Армагеддонны кичереп чыккан абый-кардәшебез аңа, Мәсих йолымыннан файда алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлата.

^ 61 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш үз начальнигына кайбер көннәрне эштән соң калып эшли алмаганын аңлата. Ул бу көннәрне рухи эшләр белән шөгыльләнгәне турында әйтә. Шул ук вакыт башка көннәрне ул, кирәк булса, эштән соң калып эшләргә әзер.