Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

32 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Аллаһы юлында басынкылык һәм тыйнаклык белән йөр

Аллаһы юлында басынкылык һәм тыйнаклык белән йөр

«Ул... Аллаһың юлында тыйнак йөрүеңне тели!» (МИК. 6:8)

31 ҖЫР Аллаһы белән йөр

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Давыт Йәһвәнең басынкылыгы турында нәрсә әйткән?

ЙӘҺВӘ турында ул басынкы дип әйтү дөрес булырмы? Әйе. Давыт мондый сүзләр әйткән: «Син мине калканың белән яклыйсың, басынкылыгың мине бөек итә» (2 Иш. 22:36; Зәб. 18:35). Бәлки, Давыт, бу сүзләрне язганда, Ишмуилның үзен патша буларак майларга килгәнен исенә төшергәндер. Давыт Ишайның сигез улының иң кечесе булган, ләкин Йәһвә нәкъ аны Шаул патша урынына Исраил патшасы итеп билгеләгән (1 Иш. 16:1, 10—13).

2. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

2 Бер мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Ул күк белән җирне күздән кичерү өчен иелә, гади кешене туфрактан күтәрә. Ярлыны... торгыза, аны мирзалар... белән утырта» (Зәб. 113:6—8). Давыт, һичшиксез, бу сүзләр белән ризалашыр иде. Бу мәкаләдә без Йәһвәнең ничек итеп басынкылык күрсәткәнен карап чыгарбыз. Аннан соң Шаул патша, Даниял пәйгамбәр һәм Гайсә Мәсих мисалларын карап китәрбез. Бу безгә тыйнаклык сыйфатын югалтмаска булышыр.

БЕЗ ЙӘҺВӘДӘН НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ?

3. Йәһвә безнең белән ничек мөгамәлә итә һәм бу нәрсәне дәлилли?

3 Йәһвәнең басынкы булуы аның үз камилсез хезмәтчеләре белән ничек итеп мөгамәлә итүеннән күренә. Ул гыйбадәт кылуыбызны кабул итеп кенә калмый, ул безне хәтта үз дуслары итеп күрә (Зәб. 25:14). Андый дуслык мөмкин булсын өчен, Йәһвә үз Улын гөнаһларыбыз өчен корбан итеп биргән. Никадәр шәфкатьле һәм никадәр кызганучан безнең Аллаһыбыз!

4. Йәһвә безгә нәрсә бүләк иткән һәм ни өчен?

4 Йәһвәнең басынкы булуы тагын нәрсәдән күренә? Кешеләрне барлыкка китергәндә, Йәһвә аларга ихтыяр иреге бүләк иткән. Ә бит ул аларга бу бүләкне бирергә бурычлы булмаган. Әмма ул кешеләрне үз сурәтендә яраткан һәм безгә сайлау иреге биргән. Шуңа күрә без тормыш юлыбызны үзебез сайлый алабыз. Аллаһы белән чагыштырганда, без әһәмиятсез һәм көчсез булсак та, безнең мотивларыбыз аның өчен мөһим. Кеше Аллаһыны яратканга гыйбадәт кылса һәм аңа тыңлаучан булу файда китергәнен таныганга хезмәт итсә, бу Аллаһыга хуш килә (Кан. 10:12; Ишаг. 48:17, 18). Без Йәһвәгә басынкылыгы өчен шундый рәхмәтле!

Күктә Йәһвәдән хакимлек алган Гайсә һәм аның хакимдәшләре сурәтләнгән. Бергәләп алар бихисап фәрештәгә карый. Берничә фәрештә, йөкләмәләрен үтәр өчен, җиргә очып китә (5 нче абзацны кара.)

5. Йәһвә безне басынкы булырга ничек өйрәтә? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

5 Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә мөнәсәбәте безне басынкы булырга дәртләндерә. Йәһвә — галәмдә иң акыллы Шәхес. Ул беркемнең дә киңәшләренә мохтаҗ түгел, шулай да ул башкаларның тәкъдимнәрен кабул итәргә әзер. Мәсәлән, Йәһвә үз Улына барлыкка китерүдә булышырга мөмкинлек биргән (Гыйб. сүз. 8:27—30; Көл. 1:15, 16). Йәһвә Чиксез Кодрәт Иясе булса да, ул үз хакимлеге белән бүлешә. Мәсәлән, ул Гайсәне күктә Патша итеп билгеләгән; моннан тыш, ул Гайсәнең 144 000 хакимдәшенә билгеле бер хакимлек бирәчәк (Лүк 12:32). Әлбәттә, Йәһвә Гайсәне Патша һәм Баш рухани булыр өчен әзерләгән (Евр. 5:8, 9). Ул Гайсәнең хакимдәшләрен дә өйрәтә. Шул ук вакыт, аларга йөкләмә биргәндә, ул аларның һәр адымын контрольдә тотмый. Ул аларга ышана һәм алар аның ихтыярын үтәячәкләрендә шикләнми (Ачыл. 5:10).

Башкаларны өйрәткәндә һәм вазифалар белән бүлешкәндә, без Йәһвәдән үрнәк алабыз (6, 7 нче абзацларны кара.) *

6, 7. Башкаларга вазифалар тапшыру турында әйткәндә, без күктәге Атабыздан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

6 Әгәр дә башкаларның ярдәменә мохтаҗ булмаган күктәге Атабыз үз хакимлеге белән бүлешә икән, без моны бигрәк тә эшләргә тиеш! Әйтик, сез гаилә башы яки җыелыштагы өлкән, ди. Ул чакта Йәһвәдән үрнәк алыгыз: кайбер вазифаларыгыз белән бүлешегез һәм аннан соң бу вазифаларны үтәгән кешенең һәр адымын тикшереп тормагыз. Шулай эшләсәгез, бар эшләрегез дә башкарылыр, башкаларны да өйрәтерсез һәм аларга үз көчләрендә шикләнмәскә дә булышырсыз (Ишаг. 41:10). Хакимлеккә ия булган кешеләр Йәһвәдән тагын нәрсәгә өйрәнә ала?

7 Изге Язмалардан күренгәнчә, Йәһвә фәрештәләрнең төрле сорауларга кагылышлы фикерләрен белергә тели (1 Пат. 22:19—22). Ата-аналар, сез дә, урынлы булганда, балаларыгыздан теге я бу йөкләмәне ничек үтәп булганы турында фикер алышыгыз, аларның моның турында нәрсә уйлаганнарын аңларга тырышыгыз. Аннан соң, тәкъдимнәре яхшы булса, аларны кулланыгыз.

8. Йәһвә Сара белән Ибраһимга ничек сабырлык күрсәткән?

8 Йәһвәнең басынкылыгы аның сабырлыгында да чагыла. Берәрсе Йәһвә карарының дөрес булуында шикләнсә, Йәһвә түземле булып кала. Мәсәлән, Ибраһим, Йәһвәнең Сәдүм белән Гамураны юк итәргә җыенганын белгәч, борчылып, аңа сораулар бирә башлаган, әмма Аллаһы аны сабырлык белән тыңлаган (Ярат. 18:22—33). Йәһвә Ибраһимның хатыны Сара белән дә сабыр булган. Олы яшьтә бала табачагын белгәч, Сара көлеп җибәргән. Әмма Аллаһы рәнҗемәгән һәм ярсымаган (Ярат. 18:10—14). Киресенчә, ул аңа хөрмәт күрсәткән.

9. Ата-аналар һәм өлкәннәр Йәһвәдән нәрсәгә өйрәнә ала?

9 Ата-аналар һәм өлкәннәр, сез Йәһвәнең үрнәгенә ничек иярә аласыз? Берәрсе карарыгызның дөрес булуында шикләнсә, сез моңа ничек карыйсыз? Сез әйткән сүзгә шунда ук каршы чыгасызмы? Яисә аның фикеренә төшенергә тырышасызмы? Әгәр сез, Йәһвә кебек, хакимлегегезне дөрес куллансагыз, бу гаиләгезгә дә, җыелышка да күп файда китерер. Шулай итеп, без Йәһвәнең ничек басынкылык күрсәткәнен карап чыктык. Хәзер, әйдәгез, Изге Язмаларда искә алынган кешеләрдән тыйнаклык турында нәрсәгә өйрәнеп булганын белик.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ МИСАЛЛАР НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТӘ?

10. Йәһвә нинди мисаллар кулланып өйрәтә?

10 «Бөек Нәсыйхәтче» буларак, Йәһвә, безне өйрәтер өчен, үз Сүзендә мисаллар язып калдырган (Ишаг. 30:20, 21). Яхшы мисаллар турында уйлану безгә яхшы сыйфатларны, шул исәптән тыйнаклык сыйфатын, үстерергә булыша. Ә гыйбрәт алырлык мисаллар сабак алырга мөмкинлек бирә (Зәб. 37:37; 1 Көр. 10:11).

11. Шаул мисалыннан нинди сабак алып була?

11 Шаул патша мисалы турында уйланыйк. Башта ул бик тыйнак кеше булган. Ул мөмкинлекләренең чикләнгән булуын белгән һәм җаваплы вазифалар кабул итәргә батырчылык итмәгән (1 Иш. 9:21; 10:20—22). Ләкин, вакыт узгач, Шаул үз-үзенә таяна башлаган. Патша булып киткәч, ул тыйнаклыгын бик тиз югалткан. Бер очракта аңа сабырлык җитеп бетмәгән: ул, Ишмуил пәйгамбәрне көтмичә, үзе корбан китергән. Шаул Йәһвә үз халкын яклар дип өметләнергә һәм Аллаһыга тыйнаклык белән таянырга тиеш булган. Әмма ул моны эшләмәгән. Нәтиҗәдә, Шаул — Йәһвәнең хуплавын, ә соңрак патшалыгын да югалткан (1 Иш. 13:8—14). Бу очрактан сабак алып, беркайчан да үзбелдекле булып китмик.

12. Даниял ничек тыйнаклык күрсәткән?

12 Шаулдан аермалы буларак, Даниял пәйгамбәр яхшы үрнәк калдырган. Ул гомере буе басынкы һәм тыйнак булып калган һәм һәрвакыт Йәһвәнең җитәкчелеген эзләгән. Мәсәлән, Нәбукаднизар патшаның төшен юраганда, Даниял мин үзем бу төшнең мәгънәсенә төшендем дип әйтмәгән. Ул бар дан-шөһрәтне Йәһвәгә биргән (Дан. 2:26—28). Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Кардәшләргә нотыкларыбыз ошаса яисә без хезмәттә уңышлы булсак, моның барысы өчен Йәһвәне данлыйк. Без тыйнаклык белән шуны танырга тиеш: Йәһвә ярдәм итмәсә, без уңышларга ирешә алмас идек (Флп. 4:13). Андый басынкы караш саклаганда, без Гайсәдән дә үрнәк алабыз. Ни өчен алай дип әйтеп була?

13. Яхъя 5:19, 30 дан күренгәнчә, Гайсәнең тыйнаклыгы нәрсәдә чагылган?

13 Гайсә, Аллаһының камил Улы булса да, Йәһвәгә таянган. (Яхъя 5:19, 30 укы.) Ул беркайчан да күктәге Атасыннан бөегрәк булырга омтылмаган. Филипиялеләргә 2:6 да әйтелгәнчә, «Аллаһы хакимлегенә кулын сузу, ягъни Аллаһыга тиң булу» Гайсәнең «уена да килмәгән». Буйсынучан Угыл буларак, Гайсә үз чикләрен таныган һәм Атасының хакимлегенә хөрмәт белән караган.

Гайсә үз чикләрен таныган (14 нче абзацны кара.)

14. Гайсә үз чикләрен таныганын ничек күрсәткән?

14 Рәсүл Яхъя белән Ягъкуб үз әниләре аша Гайсәдән күктә күренекле урыннар сорагач, ул аларга шунда ук җавап кайтарган. Гайсәнең бу сорауны хәл итәргә хокукы булмаганга, ул үзенең уң һәм сул ягында кем утырачагын Аллаһы гына хәл иткәнен аңлатып биргән (Мат. 20:20—23). Гайсәнең үз чикләрен таныганы ап-ачык күренгән. Ул тыйнак булган һәм Йәһвә рөхсәт итмәгәнне беркайчан да эшләмәгән (Яхъя 12:49). Без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?

Гайсәдән ничек үрнәк алып була? (15, 16 нчы абзацларны кара.) *

15, 16. 1 Көринтлеләргә 4:6 да язылган киңәшне ничек кулланып була?

15 1 Көринтлеләргә 4:6 да язылган киңәшне куллансак, без Гайсәдән үрнәк алган булырбыз. Анда болай диелә: «Язылганнар буенча гына эш итегез». Берәрсе бездән киңәш сораса, без шәхси карашыбызны такмабыз яисә башка килгән беренче фикерне әйтмәбез. Без кешенең игътибарын Изге Язмаларда һәм басмаларыбызда язылган киңәшләргә юнәлтергә тырышырбыз. Шулай итеп без тыйнак булуыбызны һәм Чиксез Кодрәт Иясенең акыллы киңәшләренә таянганыбызны күрсәтербез (Ачыл. 15:3, 4).

16 Әйе, без Йәһвәне данларга теләгәнгә тыйнак булып калырга тырышабыз. Әмма безнең тыйнак булыр өчен башка сәбәпләребез дә бар. Басынкы һәм тыйнак булсак, бу безгә шатлыклы булып калырга һәм башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләр сакларга булышыр.

БАСЫНКЫ ҺӘМ ТЫЙНАК БУЛУ БЕЗГӘ НИНДИ ФАЙДА КИТЕРӘ?

17. Ни өчен басынкы, тыйнак кешеләр шатлыклы?

17 Басынкы, тыйнак булсак, без, мөгаен, шатлыклы да булырбыз. Ни өчен? Мөмкинлекләребезнең чикләнгән булуын истә тотсак, без башкаларның ярдәме өчен рәхмәтле булырбыз. Моны Гайсә Мәсих савыктырган ун махаулы кешенең очрагы дәлилли. Аларның чире чыннан да куркыныч булган, һәм алар үзләре берничек тә савыга алмас иде. Моны аңлаганга, шул ун кешенең берсе кире Гайсәгә кайткан һәм рәхмәтләрен белдергән. Бу басынкы һәм тыйнак кеше Аллаһыны данлаган (Лүк 17:11—19).

18. Тыйнаклык безгә башкалар белән тату яшәргә ничек булыша? (Римлыларга 12:10)

18 Тыйнак кешеләргә башкалар белән уртак тел табу һәм якын дуслар булдыру күпкә җиңелрәк. Ни өчен? Чөнки алар башкаларда яхшы сыйфатлар күрә һәм аларга ышана. Башка кешеләргә билгеле бер йөкләмә бирелгәндә һәм алар аны уңышлы башкарганда, басынкы кеше алар өчен шатлана, аларны мактый һәм хөрмәт итә. (Римлыларга 12:10 укы.)

19. Ни өчен безгә горурлык белән көрәшергә кирәк?

19 Горур кешегә башкаларны мактау авыр бирелә, ә мактау сүзләрен тыңларга ул һәрвакыт әзер. Аңа ярышу рухы хас, ул еш кына үзен башкалар белән чагыштыра. Башкаларны өйрәтер урынына һәм вазифалар белән бүлешер урынына, ул мондый принцип буенча эш итә: эшнең «юньләп» эшләнүен теләсәң, аны үзең эшлә. Горур кеше еш кына һавалы һәм көнчел була (Гәл. 5:26). Андый кешенең дуслары әллә ни юк. Үзебездә горурлык шыта башлаганын абайлап алсак, без, Йәһвәдән ярдәм сорап, кайнар дога кылырга тиеш. Ул безгә акылыбызны яңартырга һәм бу начар сыйфатны йөрәгебездән йолкып чыгарырга булышыр (Рим. 12:2).

20. Ни өчен без тыйнак һәм басынкы булырга тиеш?

20 Без Йәһвәгә гаҗәеп үрнәге өчен шундый рәхмәтле! Аллаһының үз хезмәтчеләре белән ничек итеп мөгамәлә итүеннән басынкы булуы күренә. Безнең аңардан үрнәк аласыбыз килә. Өстәвенә, без Аллаһы белән йөргән борынгы тыйнак хезмәтчеләрдән өйрәнергә шат. Әйдәгез, һәрвакыт Йәһвәне мактыйк һәм аңа дан-хөрмәт китерик (Ачыл. 4:11). Ул чакта без дә тыйнак, басынкы кешеләрне яраткан Аллаһыбыз белән йөри алырбыз.

123 ҖЫР Теократик тәртипкә тугрылык белән буйсынабыз

^ 5 абз. Басынкы кеше башкаларга карата шәфкатьле һәм кызганучан. Басынкы Аллаһыбыз безгә андый мөнәсәбәт күрсәтә дә. Бу сыйфатны күрсәтүдә Йәһвә безгә үрнәк булып тора. Бу мәкаләдә без Йәһвәнең мисалына игътибар итәрбез. Моннан тыш, без Шаул патша, Даниял пәйгамбәр һәм Гайсә Мәсих мисалларын карап чыгарбыз һәм алардан, тыйнаклык турында әйткәндә, нәрсәгә өйрәнеп булганын белербез.

^ 58 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: өлкән җыелыштагы участоклар өчен җаваплы итеп билгеләнгән яшьрәк абый-кардәшне өйрәтә. Соңрак ул аның һәр адымын контрольдә тотмый, ул аңа ышана.

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: апа-кардәш өлкәннән чиркәүдә үтәчәк туйга барып буламы дип сорый. Өлкән аңа үз карашын такмыйча, Изге Язмалардагы принципларга игътибар итә.