Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

35 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

Имандашларыгызга тирән хөрмәт күрсәтегез

Имандашларыгызга тирән хөрмәт күрсәтегез

«Күз кулга: „Миңа кирәгең юк“,— дип, яки баш аякларга: „Миңа кирәгегез юк“,— дип әйтә алмый» (1 КӨР. 12:21).

124 ҖЫР Тугрылык саклыйбыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре нәрсәгә ия?

ЙӘҺВӘ һәрбер тугры хезмәтчесенә үз җыелышында урын бүлеп куйган. Рольләребез төрле булса да, барыбыз да кадерле һәм бер-беребезгә мохтаҗ. Рәсүл Паул безгә бу мөһим фикергә төшенергә булыша. Ничек итеп?

2. Эфеслеләргә 4:16 буенча, ни өчен без бер-беребезне кадерләргә тиеш?

2 Мәкаләнең төп шигырендә язылган Паулның сүзләреннән күренгәнчә, без кардәшләребезгә: «Миңа кирәгегез юк»,— дип әйтергә тиеш түгел (1 Көр. 12:21). Җыелышта барысы да тыныч-имин булсын өчен, без бер-беребезне кадерләргә һәм бер-беребез белән хезмәттәшлек итәргә тиеш. (Эфеслеләргә 4:16 укы.) Бердәмлектә хезмәттәшлек иткәндә, җыелыш чәчәк ата һәм җыелышта мәхәббәт хөкем сөрә.

3. Без бу мәкаләдә нәрсә карап китәрбез?

3 Ничек без төрле кардәшләргә хөрмәт күрсәтә алабыз? Бу мәкаләдә без өлкәннәрнең бер-берсенә ничек хөрмәт күрсәтә алганнарын, шулай ук без никахта булмаганнарга һәм безнең телебездә начар сөйләшкән кардәшләргә ничек хөрмәт күрсәтә алганыбызны карап китәрбез.

ӨЛКӘННӘР, ҮЗАРА ХӨРМӘТ КҮРСӘТЕГЕЗ

4. Өлкәннәр нинди киңәш буенча эш итәргә тиеш? (Римлыларга 12:10)

4 Бар өлкәннәр дә Йәһвә рухы ярдәмендә билгеләнә. Әмма һәрберсенең сәләтләре һәм көчле яклары төрле (1 Көр. 12:17, 18). Кайберләре яңа гына билгеләнгән һәм зур тәҗрибә җыярга өлгермәгән әле. Башкалары картлык я сәламәтлекләре аркасында күп нәрсә эшли алмый. Шулай да бернинди өлкәннең дә бүтән өлкәннәргә түбәнсетеп карарга һәм, асылда: «Миңа кирәгегез юк»,— дип әйтергә хакы юк. Моның урынына һәрбер өлкән Паулның Римлыларга 12:10 да (укы) язылган киңәшен тотарга тиеш.

Бер-берсен тыңлап, өлкәннәр үзара хөрмәт күрсәтә (5, 6 нчы абзацларны кара.)

5. Өлкәннәр бер-берсенә ничек хөрмәт күрсәтә ала һәм ни өчен бу мөһим?

5 Бер-берсен игътибар белән тыңлап, өлкәннәр үзара хөрмәт күрсәтә. Өлкәннәр советы җитди сорауларны карап чыгар өчен бергә җыелганда, бу аеруча мөһим. Ни өчен алай дип әйтеп була? «Күзәтү манарасы»ның 1988 ел, 1 октябрь чыгарылышында мондый сүзләр язылган булган: «Өлкәннәр ниндидер хәлне чишәр өчен я җитди карар кабул итәр өчен җыелганда, Гайсә Мәсих аларның һәрберсен кулланырга һәм изге рух ярдәмендә кирәкле принципка юнәлтергә мөмкин. Өлкәннәр моны истә тотарга тиеш (Рәс. 15:6—15). Өлкәннәрнең берсе дә изге рух минем аша гына эш итә дип уйларга тиеш түгел».

6. Өлкәннәр ничек бердәмлек саклый һәм бу җыелышка нинди файда китерә?

6 Өлкәннәр советы җыелганда, башкаларны хөрмәт иткән өлкән беренче булып сөйләргә ашыкмый. Ул фикер алышуда беренчелекне тотарга тырышмый һәм аның фикере генә дөрес дип уйламый. Аның сүзләрендә басынкылык һәм тыйнаклык чагыла. Ул башка өлкәннәрне игътибар белән тыңлый. Иң мөһиме, ул Изге Язмалардагы принципларга һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән җитәкчелеккә сизгер (Мат. 24:45—47). Өлкәннәр советында һәрбер өлкән мәхәббәт белән ихтирам күрсәтсә, изге рух алар белән җитәкчелек итәр һәм аларга җыелышны ныгытучы карарлар кабул итәргә булышыр (Ягък. 3:17, 18).

НИКАХТА БУЛМАГАННАРГА ХӨРМӘТ КҮРСӘТЕГЕЗ

7. Гайсә никахта булмаганнарга ничек караган?

7 Җыелышта күп кенә гаиләле кардәшләр бар. Әмма җыелышта гаилә кормаган күп кардәшләр дә бар. Без андый кардәшләргә нинди караш сакларга тиеш? Без Гайсәдән бу өлкәдә нәрсәгә өйрәнәбез? Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә өйләнмәгән һәм үз вакыты белән көчен вәгазь эшенә туплаган. Гайсә Мәсих никахка керү я, киресенчә, кермәү — мәсихчеләр өчен таләп дип беркайчан да өйрәтмәгән. Шулай да ул кайбер мәсихчеләр ялгыз калырга карар итә дип әйткән. (Мат. 19:11, 12; «Өйрәнү өчен Изге Язмалар»да Маттай 19:12 гә китерелгән аңлатманы кара.) Гайсә никахта булмаганнарга хөрмәт белән караган, аларны башкалардан ким дип санамаган һәм алар нәрсәдер югалта дип уйламаган.

8. 1 Көринтлеләргә 7:7—9 буенча, Паул мәсихчеләрне нәрсәгә дәртләндергән?

8 Гайсә кебек, рәсүл Паул да ялгыз хезмәт иткән. Паул никахка керергә ярамый дип өйрәтмәгән. Ул моның шәхси сайлау икәнен таныган. Шул ук вакыт Паул мәсихчеләрне, мөмкин булса, никахка кермичә хезмәт итәргә дәртләндергән. (1 Көринтлеләргә 7:7—9 укы.) Билгеле, Паул никахта булмаганнарга түбәнсетеп карамаган. Ул хәтта өйләнмәгән * яшь Тимутине җаваплы вазифалар үтәр өчен сайлаган (Флп. 2:19—22). Шунысы ап-ачык: кардәшнең никахта булу-булмавына карап кына аңа вазифалар бирү-бирмәү дөрес булмас иде (1 Көр. 7:32—35, 38).

9. Никахта булу-булмау турында нәрсә әйтеп була?

9 Гайсә Мәсих тә, рәсүл Паул да кеше никахка керергә тиеш я никахка кермәскә тиеш дип өйрәтмәгән. «Күзәтү манарасы»ның (рус) 2012 ел, 1 октябрь чыгарылышында болай дип әйтелгән булган: «Никахта булу да, никахта булмау да — Аллаһы бүләге. Йәһвә күзеннән никахта булмау бер дә оят түгел һәм кайгырыр өчен сәбәп булып тормый». Моны исәпкә алсак, без никахта булмаган абый һәм апа-кардәшләребезне хөрмәт итәргә тиеш.

Без никахта булмаган кардәшләрнең хисләрен ничек исәпкә ала алабыз? (10 нчы абзацны кара.)

10. Ялгыз кардәшләрне хөрмәт иткәнебезне без ничек күрсәтә алабыз?

10 Без никахта булмаган кардәшләрнең хисләрен ничек исәпкә ала алабыз? Аларга ничек хөрмәт күрсәтеп була? Шуны истән чыгармыйк: кайбер кардәшләр никахка кермәүне үзләре сайлый. Ә кемдер никахка керергә шат булыр иде, әмма әлегә ошаткан кешесен очратмаган. Ә кемдер, тормыш иптәшен югалтып, тол булып яши. Моны исәпкә алсак, ник никахка кермисең, дип сорау яисә димләү урынлы булыр идеме? Әлбәттә, кемдер бездән бу өлкәдә ярдәм сорарга мөмкин. Әмма сорамаса, ә без «барысын да оештырырга» тотынсак, кардәш үзен ничек хис итәр? (1 Тис. 4:11; 1 Тим. 5:13) Әйдәгез, никахта булмаган кайбер кардәшләрнең сүзләренә игътибар итик. Бу безгә аларның хисләрен яхшырак аңларга булышыр.

11, 12. Нинди сүзләребез я эшләребез никахта булмаган кардәшләрне күңелсезләндерә ала?

11 Үз хезмәтендә эффектив булган бер район күзәтчесе буйдак булуда күп уңай яклар күрә. Шулай да, кайбер кардәшләр аңардан: «Ни өчен өйләнмисең?» — дип сораганда, ул күңелсезләнә. Ә Бәйтелдә хезмәт итүче бер абый-кардәш болай ди: «Кайбер кардәшләр никахта булмаганнарны мескен дип саный. Ә бит андый мөнәсәбәт ялгыз булуны фатиха дип түгел, ә йөк дип уйларга этәрә».

12 Бәйтелдә хезмәт итүче бер апа-кардәш болай дип сөйли: «Кайберәүләр бар ялгыз кардәшләр дә үзләренә пар эзли һәм нәкъ моның өчен дуслык очрашуларына йөри дип уйлый. Бер тапкыр мине командировкага җибәрделәр. Мин бер апа-кардәштә тукталдым, һәм без шул ук көнне җыелышка бардык. Ул җыелышыбызда синең яшеңдә булган ике абый-кардәш бар диде. Мин сине димләргә җыенмыйм дип ышандырса да, ул Патшалык Залына керү белән мине шул кардәшләр белән таныштырырга тотынды. Үзегез дә аңлыйсыздыр, без җир астына керердәй булдык».

13. Кияүгә чыкмаган бер апа-кардәшне кем рухландыра?

13 Бәйтелдә хезмәт итүче, кияүгә чыкмаган башка бер апа-кардәш болай ди: «Никахка кермәгән һәм инде күп еллар хезмәт иткән пионерларны беләм. Алар тәҗрибәле, игътибарларын хезмәткә туплый, фидакарь, канәгать һәм җыелыш өчен күп нәрсә эшли. Алар ялгыз булуларына дөрес караш саклый: үзләрен гаиләле кардәшләрдән яхшырак та, кимрәк тә дип санамый». Әйе, җыелышта безне кадерлиләр һәм яраталар. Безгә мескеннәргә кебек тә карамыйлар, бездән көнләшмиләр дә, безне ким дип тә күрмиләр, күккә дә чөймиләр. Җыелышның яме шуннан гыйбарәт тә. Син үзеңне монда кирәкле кеше итеп хис итәсең.

14. Никахка кермәгән кардәшләрне хөрмәт иткәнебезне ничек күрсәтеп була?

14 Без никахка кермәгән кардәшләребезне гаиләле булу-булмавына карап түгел, ә матур сыйфатларына карап бәяләсәк, алар бик шат булыр. Бу кардәшләрне жәлләр урынына, аларны тугрылыклары өчен мактыйк. Шулай эшләсәк, без аларга: «Миңа кирәгең юк»,— дип әйткәндәй булмабыз (1 Көр. 12:21). Бу кардәшләр безнең аларны хөрмәт иткәнебезне һәм кадерләгәнебезне сизәр.

СЕЗНЕҢ ТЕЛЕГЕЗДӘ НАЧАР СӨЙЛӘШКӘН КАРДӘШЛӘРГӘ ХӨРМӘТ КҮРСӘТЕГЕЗ

15. Хезмәтләрен киңәйтер өчен, кайбер кардәшләр нинди үзгәрешләр ясаган?

15 Соңгы елларда күп кенә кардәшләребез, хезмәтләрен киңәйтер өчен, чит тел өйрәнә башлаган. Моның өчен аларга күп үзгәрешләр ясарга туры килгән. Бу кардәшләр, туган телләрендәге җыелышларын калдырып, ихтыяҗ буенча чит тел җыелышына күчкән (Рәс. 16:9). Бу шәхси карарлары белән алар Патшалыкны беренче урынга куйганнарын күрсәтә. Яңа телдә яхшы сөйләшә башлаганчы, бәлки, еллар узса да, алар җыелышка зур ярдәм күрсәтә. Күркәм сыйфатлар күрсәтеп һәм зур тәҗрибәләре белән бүлешеп, алар имандашларын ныгыта. Без андый фидакарь кардәшләребезгә кадер-хөрмәт күрсәтергә телибез!

16. Өлкән я хезмәттәш ярдәмче булыр өчен, абый-кардәш нинди таләпләргә туры килергә тиеш?

16 Абый-кардәш җыелышның телендә начар сөйләшсә дә, бу аның өлкән я хезмәттәш ярдәмче була алмавын аңлатмый. Өлкәннәр советы абый-кардәшне билгеләргәме, юкмы икәнлеген хәл иткәндә, иң беренче чиратта аның тел белүенә түгел, ә Изге Язмалардагы таләпләргә туры килүенә игътибар итә (1 Тим. 3:1—10, 12, 13; Тит. 1:5—9).

17. Башка илгә күченгән ата-аналарга нинди карар кабул итәргә туры килә?

17 Кайбер кардәшләр, башка илләрдә сыену урыны яисә эш табар өчен, туган илләрен калдырып китә. Күп кенә очракларда аларның балалары мәктәптә җирле телдә укый башлый. Үзләре дә, эшкә урнашыр өчен, яңа тел өйрәнергә мәҗбүр. Алар күченгән урында туган телләрендәге җыелыш я төркем булса, алар кайда йөрергә тиеш: җирле телдәге җыелышкамы я туган телдәгесенәме?

18. Гәләтиялеләргә 6:5 тә язылганны исәпкә алып, кардәшләрнең карарларын хөрмәт итүебез нәрсәдән күренер?

18 Гаиләнең кайсы җыелышка йөрүен гаилә башы хәл итә, һәм ул иң беренче чиратта үз гаиләсенең ихтыяҗларын исәпкә алыр. (Гәләтиялеләргә 6:5 укы.) Бу шәхси сорау булганга, гаилә башының карарын хөрмәт итик. Бу шул гаиләне җыелышыбызда кабул итүебездән күренсен (Рим. 15:7).

19. Гаилә башлары, дога кылып, нинди карар кабул итәргә тиеш?

19 Кайвакыт гаилә туган телдәге җыелышка йөри, ләкин балалары бу телдә бигүк яхшы сөйләшми. Гомумән алганда, кешеләр җирле телдә сөйләшсә, балаларга җыелыш программасын үзләштерү һәм рухи яктан үсү аеруча авыр булырга мөмкин. Ни өчен? Чөнки мәктәптә алар туган телләрен түгел, ә җирле телне ишетә. Андый очракларда гаилә башы дога кылырга һәм, үз балаларына Йәһвәгә һәм аның халкына якынлашырга булышыр өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген билгеләргә тиеш. Бәлки, ул балаларын туган телгә өйрәтеп була дигән нәтиҗәгә килер, ә бәлки, җирле телдәге җыелышка күчәргә булыр. Ничек кенә булмасын, җыелыштагылар бу гаиләне хөрмәт итәр һәм ачык йөз белән кабул итәр.

Чит тел өйрәнгән кардәшләргә ничек хөрмәт күрсәтеп була? (20 нче абзацны кара.)

20. Телне өйрәнгән кардәшләргә без ничек хөрмәт күрсәтә алабыз?

20 Өстә әйтелгәннәрдән күренгәнчә, күп кенә җыелышларда телне начар белгән кардәшләр булачак. Аларга үз фикерләрен белдерү җиңел түгелдер. Әмма моңа артык игътибар тупламасак, аларның Йәһвәгә карата мәхәббәтен һәм эчкерсез хезмәт итәргә теләгәннәрен күрербез. Аларның матур сыйфатларын күргәндә, безнең бу кардәшләргә карата хөрмәт белән ярату хисе үсәр генә. Алар телне начар белгәнгә генә без аларга: «Миңа кирәгегез юк»,— дип әйтмәбез.

БЕЗ ЙӘҺВӘ ӨЧЕН КАДЕРЛЕ

21, 22. Без Йәһвәгә нәрсә өчен рәхмәтле?

21 Без Йәһвәгә безгә җыелышта урын биргәне өчен бик рәхмәтле. Ир кешеме без, хатын-кызмы, никахтамы, юкмы, яшьме яисә олы яшьтәме, телне яхшы беләбезме, начармы — ничек кенә булмасын, без Йәһвә өчен һәм бер-беребез өчен кадерле (Рим. 12:4, 5; Көл. 3:10, 11).

22 Паулның кеше тәне турындагы мисалында күп яхшы искә төшерүләр бар. Әйдәгез, һәрвакыт алар буенча эш итик. Бу безгә җыелышта үз урыныбызны кадерләргә һәм башка кардәшләрне тагы да ныграк яратырга булышыр.

90 ҖЫР Бер-берегезне дәртләндерегез

^ 5 абз. Йәһвә хезмәтчеләренең чыгышлары һәм җыелыштагы рольләре төрле. Бу мәкалә безне Йәһвә гаиләсендә булганнарның һәрберсенә тиешле хөрмәт күрсәтергә өйрәтер.

^ 8 абз. Без Тимути беркайчан да өйләнмәгән дип әйтә алмыйбыз.