Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

31 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сез «какшамас нигезле шәһәрне» көтәсезме?

Сез «какшамас нигезле шәһәрне» көтәсезме?

«[Ибраһим] төзүчесе һәм булдыручысы Аллаһы булган какшамас нигезле шәһәрне көткән» (ЕВР. 11:10).

22 ҖЫР Патшалык идарә итә!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Кардәшләребезнең фидакарь булулары нәрсәдән күренә һәм ни өчен алар андый рух күрсәтә?

БҮГЕН миллионлаган Аллаһының хезмәтчесе фидакарь тормыш алып бара. Күп кенә кардәш никахка кермәскә карар итә. Кайбер ирле-хатынлы парлар бала тапмаска булган. Ә гаиләләр турында әйткәндә, алар гади тормыш алып барырга тырыша. Ни өчен кардәшләребез андый карарлар кабул итә? Чөнки Йәһвәгә мөмкин кадәр күбрәк хезмәт итәргә тели. Алар канәгатьлек кичерә һәм Йәһвәнең үзләре турында бар яктан кайгыртачагына ышана. Аларның ышанычлары акланмый калмас. Моны Ибраһимның мисалы дәлилли. Йәһвә бит Ибраһимны — «һәр иман итүченең» атасын — үз фатихасыннан аермаган (Рим. 4:11).

2. а) Еврейләргә 11:8—10, 16 буенча, ни өчен Ибраһим Урны калдырырга әзер булган? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

2 Ибраһим Ур шәһәрендәге комфортлы тормышын икеләнмичә калдырган. Ни өчен? Чөнки ул «какшамас нигезле шәһәрне» көткән. (Еврейләргә 11:8—10, 16 укы.) Нинди «шәһәр» турында сүз бара? Бу шәһәрне көткән арада Ибраһим нинди авырлыкларга юлыккан? Ибраһимның мисалы һәм аның үрнәгенә ияргән мәсихчеләрнең мисаллары безне нәрсәгә өйрәтә? Әйдәгез, белик.

«КАКШАМАС НИГЕЗЛЕ ШӘҺӘР» НӘРСӘ УЛ?

3. Ибраһим нинди шәһәрне көткән?

3 Ибраһим көткән шәһәр — Аллаһы Патшалыгы ул. Бу Патшалыкка Гайсә Мәсих һәм 144 000 майланган мәсихче керә. Гайсә үз шәкертләрен, Аллаһының ихтыяры, күктәге кебек, җирдә дә үтәлсен өчен, бу Патшалыкның килүе турында дога кылырга өйрәткән (Мат. 6:10). Ә Паул бу Патшалыкны «күктәге Иерусалим» һәм «тере Аллаһы шәһәре» дип атаган (Евр. 12:22; Ачыл. 5:8—10; 14:1).

4. Яратылыш 17:1, 2, 6 буенча, Ибраһим күктәге Патшалык турында нәрсә белгән?

4 Ибраһим Аллаһы Патшалыгы турында күп нәрсә белмәгән. Бу мәгълүмат бит гасырлар буе «изге сер» булып калган (Эфес. 1:8—10; Көл. 1:26, 27). Ләкин Ибраһим үз токымнарының патшалар булачагын белгән. Йәһвә аңа моның турында турыдан-туры әйткән. (Яратылыш 17:1, 2, 6 укы.) Ибраһимның иманы шулкадәр нык булган, ул хәтта Патшалыкта идарә итәчәк Майланган затны, Мәсихне, үз күзләре белән күргәндәй булган. Менә ни өчен Гайсә яһүдләргә: «Атагыз Ибраһим минем көнемне күрергә өметләнеп, бик куанган иде. Ул аны күрде һәм куанды»,— дип әйтә алган (Яхъя 8:56). Шулай итеп, Ибраһим үз токымнарының Йәһвә урнаштырачак Патшалыкка керәчәген белгән һәм Йәһвәнең үз вәгъдәсен үтәячәген көтәргә әзер булган.

Ибраһим Йәһвәнең вәгъдәләренә ышанганын ничек күрсәткән? (5 нче абзацны кара.)

5. Ибраһимның Аллаһы булдырган шәһәрне көткәне нәрсәдән күренгән?

5 Ибраһим Аллаһы булдырган шәһәрне, ягъни Патшалыкны, көткәнен ничек күрсәткән? Ул бернинди дә җирдәге патшалыкка кушылмаган. Ул урыннан урынга күченеп яшәгән, бер җирдә дә төпләнмәгән һәм бер патшалыкның да гражданы булып китмәгән. Моннан тыш, Ибраһим үз патшалыгын булдырырга омтылмаган. Ул Йәһвәгә тыңлаучан булып калган һәм аның үз вәгъдәсен чынга ашырачагын көткән. Шулай эшләп, Ибраһим Йәһвәгә нык иман иткәнен күрсәткән. Ләкин Ибраһимның тормышы авырлыкларсыз булмаган. Әйдәгез, Ибраһимның тормышына күз салыйк һәм аңардан нәрсәгә өйрәнеп булганына игътибар итик.

ИБРАҺИМНЫҢ МИХНӘТЛӘРЕ

6. Ур шәһәрен сурәтләп бирегез.

6 Ибраһим калдырган шәһәр якланган, уңайлы һәм бай булган. Ул нык диварлар һәм өч яктан су тулы тирән канау белән уратып алынган. Ур шәһәрендә кешеләр язуда һәм математикада оста булган. Археологлар шәһәрдә сәүдә белән бәйле күп документлар тапканга, анда сәүдә эшләре актив алып барылган дигән нәтиҗәгә килеп була. Йортлар кирпечтән салынган, штукатурланган һәм акбур белән агартылган булган. Кайбер йортларда 13 я 14 бүлмә булган, ә уртада таш белән түшәлгән ишегалды урнашкан.

7. Ни өчен Ибраһим Йәһвәнең яклавына таянырга тиеш булган?

7 Ибраһимга Йәһвәнең үзен һәм гаиләсен яклаячагына ышанырга кирәк булган. Алар бит Сара белән, комфортлы һәм якланган Урны калдырып, Кәнган кырларында чатырларда яшәргә тиеш булган. Аларны диварлар да, канаулар да инде якламаган. Хәзер дошманнар Ибраһим белән аның гаиләсенә җиңел генә һөҗүм итә алган.

8. Ибраһим нинди авырлыкка очраган?

8 Ибраһим Аллаһының ихтыярын үтәгән. Шулай да тормышының бер чорында ул каты ачлыктан интеккән. Ачлык Йәһвә Ибраһимны җибәргән җирдә башланган! Ачлык шулкадәр каты булган ки, хәтта Ибраһим үз гаиләсе белән вакытлыча Мисырга китәргә карар иткән. Әмма анда авырлыкларсыз булмаган. Фиргавен Ибраһимның хатынын үз йортына алган. Ибраһимның күңел әрнүләрен күз алдына гына китерегез! Соңрак Йәһвә фиргавенгә һәм аның йортына зур бәла-казалар китергән, һәм тегесе Сараны Ибраһимга кире кайтарган (Ярат. 12:10—19).

9. Ибраһимның гаиләсендә нинди авырлыклар булган?

9 Ибраһимның гаилә тормышы җиңел булмаган. Сөекле хатыны Сара бала таба алмаган. Күп еллар дәвамында алар балаларсыз яшәгән, һәм бу аларны бик күңелсезләндергән. Ахыр чиктә Сара, үзенә бала тапсын өчен, үз хезмәтчесе Һаҗәрне Ибраһимга хатынлыкка биргән. Әмма, балага узгач, Һаҗәр Сараны санга сукмый башлаган. Хәл шулкадәр киеренке булып киткән ки, Сара хәтта Һаҗәрне өйләреннән качып китәргә мәҗбүр иткән (Ярат. 16:1—6).

10. Исмәгыйль һәм Исхак белән булган нинди вакыйгалар Ибраһимның Йәһвәгә ышанычын сынаган?

10 Ахыр чиктә Сара балага узган. Балага Исхак дигән исем кушканнар. Ибраһим улларының икесен дә яраткан. Ләкин, Исмәгыйль Исхактан мыскыллап көлә башлаганга, Ибраһим Исмәгыйль белән Һаҗәрне өйләреннән чыгарып җибәргән (Ярат. 21:9—14). Соңрак Йәһвә Ибраһимга Исхакны корбанга китерергә кушкан (Ярат. 22:1, 2; Евр. 11:17—19). Ике очракта да Ибраһим Йәһвәгә таянырга һәм шуңа ышанырга тиеш булган: Йәһвә Исхакка да, Исмәгыйльгә дә кагылган бар вәгъдәләрен чынга ашырачак.

11. Нәрсә ярдәмендә Ибраһим Йәһвәне сабырлык белән көткән?

11 Дистәләгән еллар буе Ибраһим Йәһвәне сабырлык белән көткән. Ур шәһәреннән гаиләсе белән чыкканда, ул, күрәсең, инде 70 тән узган булган (Ярат. 11:31—12:4). Якынча бер гасыр дәвамында ул чатырларда яшәгән һәм Кәнган җирен аркылыга-буйга кичкән. Ибраһим 175 яшендә үлгән (Ярат. 25:7). Әмма Ибраһим Йәһвәнең үз вәгъдәсен үтәгәнен күрми калган: ул вакытта аның токымнарына әле җир бирелмәгән булган. Ул вәгъдә ителгән шәһәрне — Аллаһы Патшалыгын да күрмәгән. Шулай да Ибраһим, «тормышыннан канәгать булып», «олы яшьтә үлгән» (Ярат. 25:8). Тормыштагы михнәтләренә карамастан, Ибраһим нык иманлы булып калган һәм Йәһвәне шатлык белән көткән. Ни өчен Ибраһим барысын кичереп чыга алган? Чөнки Йәһвә аны һәрвакыт яклап торган һәм аны үз дусты дип санаган (Ярат. 15:1; Ишаг. 41:8; Ягък. 2:22, 23).

Ибраһим белән Сара кебек, бүген Аллаһының хезмәтчеләре сабырлык белән иманнарын ничек күрсәтә? (12 нче абзацны кара.) *

12. Без нәрсә көтәбез һәм без хәзер нәрсә карап чыгарбыз?

12 Ибраһим кебек, без дә какшамас нигезле шәһәрне көтәбез. Әмма безгә бу шәһәрнең төзелүен көтәсе юк: Аллаһы Патшалыгы күктә инде 1914 елдан алып идарә итә (Ачыл. 12:7—10). Без бу Патшалыкның җир өстеннән идарә итә башлавын көтәбез. Бу вакытны көткән арада без Ибраһим белән Сараның авырлыкларына охшаш авырлыклар кичерергә мөмкин. Бүгенге көндә яшәгән Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләре Ибраһим белән Сарадан үрнәк алган һәм, алар кебек, нык иман һәм сабырлык күрсәткән. Аларның тәрҗемәи хәлләрен «Күзәтү манарасы» журналында укып була. Әйдәгез, берничә кардәшнең мисалына игътибар итик һәм алардан нәрсәгә өйрәнеп булганын белик.

ИБРАҺИМНАН ҮРНӘК АЛГАН КЕШЕЛӘР

Билл Уолден фидакарь булган һәм Йәһвәнең фатихаларын татыган

13. Билл Уолден кардәш очрагыннан сез нәрсәгә өйрәнәсез?

13 Кайбер нәрсәләрдән баш тартырга әзер булыгыз. Аллаһы шәһәрен, ягъни Патшалыгын, тормышыбызда беренче урынга куярга теләсәк, без Ибраһим кебек булырга һәм, Аллаһыны шатландырыр өчен, үз мәнфәгатьләребезне икенче урынга куярга тиеш (Мат. 6:33; Марк 10:28—30). Билл Уолден * исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. 1942 елда ул Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә башлаган. Ул вакытта ул АКШтагы бер университетта архитекторга укыган һәм инде укуын тәмамлый барган. Биллны укыткан профессор аның өчен хәтта яхшы эш табып куйган, ләкин Билл, шул акчалы эшкә урнашыр урынына, Аллаһыга күбрәк хезмәт итәргә карар иткән. Тиздән аны армиягә чакырганнар. Ул, хөрмәт күрсәтеп, үз карашларын аңлаткан һәм армиягә барудан баш тарткан. Нәтиҗәдә, аңа 10 000 доллар штраф салганнар һәм биш елга төрмәгә япканнар. Өч елдан соң Билл иреккә чыккан. Вакыт узгач, ул Гилад мәктәбенә чакыру алган һәм Африкага миссионер булып билгеләнгән. Соңрак ул Эва исемле апа-кардәшкә өйләнгән, һәм алар Африкада бергәләп хезмәт итә башлаган. Билгеле, моның өчен аларга фидакарь булырга кирәк булган. Берничә елдан соң алар, Биллның әнисе турында кайгыртыр өчен, Кушма Штатларга кайткан. Үткәндәгеләрне искә алып, Билл болай ди: «Йәһвәгә 70 тән артык ел хезмәт итүем минем өчен зур хөрмәт. Бу хөрмәт турында уйланганда, минем күзләремнән яшьләр чыга. Мин Йәһвәгә мең рәхмәтләр әйтәм, чөнки аның ярдәме белән мин аңа гомерем буе хезмәт итәм». Ә сез тормышыгызны тулы вакытлы хезмәткә багышлый аласызмы?

Аристотелис белән Элени Апостолидис Йәһвәнең ныгытуын сизгән

14, 15. Апостолидис гаиләсе мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

14 Тормышыгыз ансат булыр дип көтмәгез. Ибраһим мисалыннан күренгәнчә, кеше Йәһвәгә гомере буе хезмәт итсә дә, бу аның тормышы ал да гөл булыр дигән сүз түгел (Ягък. 1:2; 1 Пет. 5:9). Аристоте́лис Апостоли́дис * исемле абый-кардәшнең тормышы моны дәлилли. Ул 1946 елда Грециядә суга чумдырылган. 1952 елда Аристотелис кардәш Эле́ни исемле бик ашкынучан апа-кардәш белән өйләнешергә вәгъдәләшкән. Әмма озакламый Элениның баш миендә шеш табылган. Аңа уңышлы операция ясаганнар, һәм вакыт узу белән бу пар өйләнешкән. Әмма берничә елдан соң шеш кабат үскән. Операциядән соң Элени өлешчә параличланган, аңа хәтта сөйләшү дә авыр булган. Әмма ул, чиренә һәм ул вакыттагы эзәрлекләүләргә карамастан, ашкынучан вәгазьче булып калган.

15 Аристотелис кардәш үз хатынын 30 ел кайгырткан. Бу елларда ул өлкән булып хезмәт иткән, конгрессларның комитетларында хезмәт иткән һәм Конгресслар залын төзүдә булышкан. 1987 елда Элени вәгазьдә фаҗигале очракка эләккән. Нәтиҗәдә, ул комада өч ел яткан һәм ахыр чиктә үлеп киткән. Бар бу вакыйгаларны искә алып, Аристотелис болай ди: «Мин тормышымда күп авырлыклар күрдем. Аларның кайберләре бер дә көтмәгәндә башыма төште. Мин чыдам булып калырга һәм боекмаска тырыштым. Йәһвә миңа бар проблемаларымны кичереп чыгар өчен һәрвакыт кирәкле көч биреп торды» (Зәб. 94:18, 19). Әйе, бернинди авырлыкларына карамастан, тугры хезмәт иткән кардәшләрне Йәһвә бик нык ярата!

Одри Хайд уңай карашлы булган һәм карашын киләчәккә төбәгән

16. Норр кардәш үз хатынына нинди яхшы киңәш биргән?

16 Күңел күзләрегезне киләчәккә төбәгез. Ибраһим Йәһвә бирәчәк әҗер турында уйланган, һәм бу аңа авырлыкларны кичереп чыгарга булышкан. Одри Хайд * исемле апа-кардәш тә уңай караш сакларга тырышкан. Аның беренче ире, Нейтан Норр, рак аркасында үлгән, ә икенче ире, Гленн Хайд, Альцгеймер чире белән авырган. Аңа уңай карашлы булып калырга нәрсә булышкан соң? Ире Нейтан, үлеменә кадәр берничә атна калганда, аңа бик яхшы киңәш биргән. Одри болай ди: «Нейтан миңа шуны исемә төшерде: „Үлем бар нәрсәгә нокта куймый. Безнең ышанычлы өметебез бар. Киләчәктә без инде газап чикмәячәкбез“. Ул шулай ук: „Киләчәккә кара, чөнки әҗерең шунда“,— дип әйткән һәм болай дип өстәгән: „Һәрвакыт мәшгуль бул — башкалар файдасына нәрсәдер эшләргә тырыш. Бу сиңа шатлыгыңны югалтмаска булышыр“». Нинди зирәк киңәш! Без дә башкаларга игелек кылырга һәм «өметебезгә шатланып яшәргә» тиеш (Рим. 12:12).

17. а) Ни өчен игътибарыбызны киләчәккә тупларга кирәк? ә) Микай 7:7 дә язылган сүзләр киләчәктәге фатихаларга ия булырга ничек булышыр?

17 Бүген күңел күзләребезне киләчәккә төбәр өчен сәбәпләребез тагы да күбрәк. Дөньядагы хәлләрдән ачык итеп күренгәнчә, без соңгы көннәрнең ахырында яшибез. Тиздән безгә «какшамас нигезле шәһәрнең» җир өстеннән идарә итүен инде көтәргә туры килмәс. Аллаһы Патшалыгы күп фатихалар китерәчәк. Мәсәлән, Йәһвә Ибраһимны нык иманы һәм сабырлыгы өчен бүләкләячәк: ул үзе һәм аның гаиләсе терелтеләчәк. Йәһвә якын кешеләребезне дә терелтеләчәк. Сез алар белән яңа дөньяда күрешерсезме? Һичшиксез! Тик моның өчен, Ибраһим кебек, кайбер нәрсәләрдән баш тартырга, авырлыкларга карамастан, иманыбызны саклап калырга һәм Йәһвәне сабырлык белән көтәргә кирәк. (Микай 7:7 укы.)

74 ҖЫР Патшалык җырына кушыл!

^ 5 абз. Аллаһының вәгъдәләрен көтү сабырлыгыбыз һәм иманыбыз өчен чын сынауга әйләнергә мөмкин. Без бу мәкаләдә Ибраһимның һәм безнең заманда яшәгән кайбер хезмәтчеләрнең мисалларын карап чыгарбыз. Бу безгә Йәһвәнең вәгъдәләрен сабырлык белән көтәргә булышыр.

^ 13 абз. Уолден кардәшнең тәрҗемәи хәлен «Күзәтү манарасы» 2013 ел, 1 декабрь чыгарылышының 8—10 битләрендә укып була.

^ 56 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: олы яшьтәге пар, авырлыкларына карамастан, Йәһвәгә тугры хезмәт итүен дәвам итә. Алар Йәһвәнең вәгъдәләре турында уйлана.