Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

34 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

Җыелышта сезнең кадерле урыныгыз бар

Җыелышта сезнең кадерле урыныгыз бар

«Тән бер булса да, аның әгъзалары күп, һәм бу тәннең әгъзалары күп булса да, алар барысы бер тән. Мәсих тә шулай» (1 КӨР. 12:12).

101 ҖЫР Бердәмлектә хезмәт итәбез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Без нинди хөрмәткә ия?

МӘСИХЧЕ җыелышта булу шундый зур хөрмәт! Рухи оҗмахыбызда без үзебезне тыныч һәм бәхетле итеп хис итәбез. Кардәшләр белән хезмәттәшлек итү безгә зур шатлык китерә. Сез дә шундый ук хисләр кичерәсезме? Сез Аллаһы оешмасында үз урыныгызны таптыгызмы?

2. Рәсүл Паул үз хатларында нинди чагыштыру китергән?

2 Рәсүл Паул үзенең берничә хатында китергән мисал безгә җыелышта үз урыныбызны табарга булыша. Бу хатларда Паул җыелышны кеше тәне белән чагыштырган. Ә кардәшләрне ул тән әгъзалары белән чагыштырган (Рим. 12:4—8; 1 Көр. 12:12—27; Эфес. 4:16).

3. Без бу мәкаләдә нәрсә карап китәрбез?

3 Бу мәкаләдә без рәсүл Паул китергән мисалга игътибар итәрбез һәм өч сорауга җавап табарбыз. Беренчедән, һәрберебезнең Йәһвәнең оешмасында урыны * барлыгын без кайдан беләбез? Икенчедән, җыелышта урыныбызны табу авыр булса, нәрсә эшләргә? Өченчедән, ни өчен без Йәһвә биргән эшне ашкынып үтәргә тиеш?

ҺӘРБЕРЕБЕЗНЕҢ ҖЫЕЛЫШТА МӨҺИМ РОЛЕ БАР

4. Римлыларга 12:4, 5 тән без нәрсәгә өйрәнәбез?

4 Беренчедән, Паул китергән мисалдан безгә шул билгеле: һәрберебезнең Йәһвә гаиләсендә әһәмиятле урыны бар. Паул болай дигән: «Тәнебезнең әгъзалары күп булса да, алар төрле роль үти. Шулай ук без дә, күп булсак та, Мәсих белән бердәмлектә бер тәнне тәшкил итәбез, ә аерым без бер-беребезгә бәйле әгъзалар» (Рим. 12:4, 5). Паулның нәрсә әйтәсе килгән? Без җыелышта төрле роль үтәсәк тә, барыбыз да Йәһвә өчен кадерле.

Җыелыштагы рольләребез төрле булса да, һәрберебез Йәһвә өчен кадерле (5—12 нче абзацларны кара.) *

5. Йәһвә җыелышка нинди «бүләкләр» биргән?

5 Билгеле, үз өсләренә җаваплылык алган кардәшләр җыелышта мөһим роль уйный (1 Тис. 5:12; Евр. 13:17). Йәһвә аларны Гайсә Мәсих аша җыелышка «бүләк итеп» биргән (Эфес. 4:8). Мәсәлән, Җитәкче совет әгъзалары, аларның ярдәмчеләре, филиал комитеты әгъзалары, район күзәтчеләре, теократик мәктәпләрдә укыткан абый-кардәшләр, өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр турында уйлап карагыз. Йәһвәнең рухы аларны Аллаһының сарыкларын кайгыртырга һәм җыелышка хезмәт итәргә билгеләгән (1 Пет. 5:2, 3).

6. 1 Тисалуникәлеләргә 2:6—8 буенча, изге рух белән билгеләнгән абый-кардәшләр нәрсә эшләргә тырыша?

6 Изге рух ярдәмендә абый-кардәшләр төрле вазифалар башкарыр өчен билгеләнә. Тән әгъзалары, мәсәлән куллар белән аяклар, тән файдасына эш иткән кебек, бу абый-кардәшләр дә җыелыш файдасына тырышып хезмәт итә. Алар үзләренә дан эзләми. Киресенчә, алар кардәшләрне ныгытырга һәм рухландырырга тырыша. (1 Тисалуникәлеләргә 2:6—8 укы.) Без Йәһвәгә андый фидакарь, рухи абый-кардәшләр өчен бик рәхмәтле!

7. Тулы вакытлы хезмәттә катнашкан кардәшләр нинди фатихалар татый?

7 Бөтен дөнья буйлап күп кенә кардәшләр миссионерлар, махсус яки гомуми пионерлар булып хезмәт итә. Алар тулы вакытлы хезмәтне үзләренең тормыш юлы иткән. Шулай эшләп, алар күп кенә кешегә Мәсих шәкертләре булып китәргә булышкан. Гадәттә бу тулы вакытлы хезмәтчеләр матди яктан бай булмаса да, Йәһвә аларны мул итеп фатихалый (Марк 10:29, 30). Без бу абый һәм апа-кардәшләрне бик кадерлибез. Андый кардәшләрнең җыелышта булуына без бик шат.

8. Ни өчен һәрбер вәгазьче Йәһвә өчен кадерле?

8 Билгеләнгән абый-кардәшләр һәм тулы вакытлы хезмәтчеләр генә җыелышта мөһим роль уйный дип әйтү дөресме? Әлбәттә, юк! Һәрбер вәгазьче Аллаһы һәм җыелыш өчен бик кадерле (Рим. 10:15; 1 Көр. 3:6—9). Бар җыелыштагылар — суга чумдырылган вәгазьчеләр дә, суга чумдырылмаганнары да — вәгазь эшен иң мөһим дип саный (Мат. 24:14). Ә Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең шәкертләрен булдыру — җыелышның төп максатларының берсе (Мат. 28:19, 20; 1 Тим. 2:4).

9. Ни өчен без мәсихче апа-кардәшләрне кадерлибез?

9 Йәһвә мәсихче апа-кардәшләргә хөрмәтле роль биргән. Ул тугры хатыннарны, әниләрне, тол хатыннарны һәм кияүгә чыкмаган апа-кардәшләрне бик кадерли. Изге Язмаларда Аллаһының хуплавын тапкан күп кенә хатын-кызлар турында әйтелә. Алар зирәклеге, иманы, ашкынуы, кыюлыгы, юмартлыгы һәм яхшы эшләре өчен мактап телгә алына (Лүк 8:2, 3; Рәс. 16:14, 15; Рим. 16:3, 6; Флп. 4:3; Евр. 11:11, 31, 35). Бүген дә җыелышта андый акыллы апа-кардәшләр шактый күп. Без Йәһвәгә алар өчен әллә рәхмәтле түгелме?

10. Ни өчен без олы яшьтәге кардәшләрне кадерлибез?

10 Җыелышта олы яшьтәгеләрнең булуына да без бик куанабыз. Кайбер җыелышларда Йәһвәгә гомер буе тугры хезмәт иткән олы яшьтәге кардәшләр бар. Башка олы яшьтәгеләр хакыйкатькә күптән түгел генә килгән. Билгеле, картлык белән чирләр дә килә. Моның аркасында бу кардәшләр җыелышта һәм вәгазь эшендә күп нәрсә эшли алмый. Әмма алар хезмәттә кулларыннан килгәнне башкара һәм башкаларны дәртләндерергә һәм өйрәтергә тырыша. Без аларның зур тәҗрибәләреннән күп нәрсәгә өйрәнәбез. Олы яшьтәге кардәшләр Йәһвә өчен дә, безнең өчен дә бик кадерле (Гыйб. сүз. 16:31).

11, 12. Җыелышыгыздагы яшьләр сезне ничек рухландыра?

11 Яшьләр турында уйлап карагыз. Шайтан идарә иткән һәм аның фәлсәфәләре белән тулган дөньяда яшәп, алар күп сынауларга очрый (1 Яхъя 5:19). Моңа карамастан, алар җыелышларда комментарийлар бирә, хезмәттә катнаша һәм үз карашларын кыюлык белән яклый. Моны күрү безне бик дәртләндерә. Әйе, яшьләрнең Аллаһы оешмасында бик мөһим урыны бар! (Зәб. 8:2)

12 Әмма кайбер кардәшләр җыелыш өчен кирәкле булуларында шикләнә. Шуңа күрә, әйдәгез, мондый сорауга кагылып китик: җыелышта урыныбызны табу авыр булса, нәрсә эшләргә?

ҖЫЕЛЫШТА ҮЗ УРЫНЫГЫЗНЫ ТАБЫГЫЗ

13, 14. Ни өчен кайберәүләр үзләрен җыелышның кадерле әгъзасы дип санамый?

13 Икенчедән, Паул китергән мисалдан без шуны күрәбез: кайберәүләр үзләрен җыелышның кадерле әгъзасы дип санамый. Чынлыкта бүген күп кенә кардәш андый хисләр белән көрәшә. Паул болай дип язган: «Аяк: „Әгәр мин кул түгел икән, ул чакта мин тәннеке түгел“,— дисә дә, бу ул тәннең өлеше түгел дигәнне аңлатмый. Колак: „Әгәр мин күз түгел икән, ул чакта мин тәннеке түгел“,— дисә дә, бу ул тәннең өлеше түгел дигәнне аңлатмый» (1 Көр. 12:15, 16). Паул нәрсәне күздә тоткан?

14 Үзегезне имандашларыгыз белән чагыштырып торсагыз, бу сезне күңелсезләндерер генә. Кайбер кардәшләр оста өйрәтүчеләр, яхшы оештыручылар яки кайгыртучы көтүче буларак билгеле. Бәлки, сез бу сәләтләргә шундый ук дәрәҗәдә ия булмавыгызны аңлыйсыздыр. Бу сезнең басынкы һәм тыйнак булуыгызны күрсәтә (Флп. 2:3). Әмма сак булыгыз. Үзегезне талантлы кешеләр белән һәрвакыт чагыштырып торсагыз, бу боегуга китерер. Сез хәтта мин җыелышта файдасыз дип уйлый башларга мөмкин. Андый хисләр туса, аларны ничек җиңәргә?

15. 1 Көринтлеләргә 12:4—11 буенча, без сәләтләребезгә ничек карарга тиеш?

15 Менә нәрсә турында уйланыйк. Беренче гасырда Йәһвә мәсихчеләргә изге рух аша бүләкләр биргән. (1 Көринтлеләргә 12:4—11 укы.) Бу бүләкләр, ягъни сәләтләр, төрле булса да, мәсихчеләрнең барысы да кадерле булган. Билгеле, бүген без могҗизалы рәвештә изге рух бүләкләрен алмыйбыз. Әмма принцип шул ук кала бирә: талантларыбыз төрле булса да, без барыбыз да Йәһвә өчен кадерле.

16. Рәсүл Паулның нинди киңәшен куллану яхшы булыр иде?

16 Үзебезне башкалар белән чагыштырыр урынына, әйдәгез, рәсүл Паулның Аллаһыдан иңдерелгән киңәше буенча эш итик: «Һәркем үз эшләрен сынасын, шул чакта ул үз эшләренә шатланачак. Ул үзен башка берәү белән чагыштырмасын» (Гәл. 6:4).

17. Паулның киңәшен куллану безгә нинди файда китерер?

17 Паулның киңәше буенча эш итеп, үз уңышларыбызны күрергә тырышсак, без билгеле бер талантларга һәм сәләтләргә ия булуыбызны күрербез. Мәсәлән, берәр өлкәнгә сәхнәдән өйрәтү авыр биреләдер, әмма ул шәкертләр булдыру эшендә оста булырга мөмкин. Яисә ул, башка өлкәннәр белән чагыштырганда, бигүк җыйнак түгелдер, әмма кардәшләргә ул назлы көтүче буларак билгеледер һәм кардәшләр аңа мөрәҗәгать итәргә кыенсынмыйдыр. Ә бәлки, бу өлкән кунакчыллыгы белән билгеледер (Евр. 13:2, 16). Көчле якларыбызны һәм сәләтләребезне ачык күрсәк, без җыелыш эшенә үз өлешебезне кертә алырбыз һәм башка сәләтләргә ия булган кардәшләрдән көнләшмәбез.

18. Без сәләтләребезне ничек үстерә алабыз?

18 Җыелышта ролебез нинди генә булмасын, барыбыз да хезмәтебезне яхшыртырга һәм сәләтләребезне үстерергә тиеш. Бу яктан булышыр өчен, Йәһвә безне үз оешмасы аша өйрәтә. Мәсәлән, атна уртасындагы очрашуда без хезмәт итү осталыгын яхшыртырга өйрәнәбез. Сез бу программадан тулы файда алырга тырышасызмы?

19. Сез Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укыр өчен, нәрсә эшли аласыз?

19 Безне өйрәтер өчен, Йәһвә Патшалык вәгазьчеләре мәктәбен дә куллана. Бу мәктәптә 23 яшькә җиткән һәм 65 яшьтән узмаган, тулы вакытлы хезмәттә катнашкан кардәшләр укый ала. Бәлки, сезгә бу максат ирешә алмаслык булып тоеладыр. Әмма, бу мәктәптә укырга комачаулаган сәбәпләр исемлеген төзер урынына, анда уку нинди фатихалар китергәне турында уйланыгыз. Йәһвәнең фатихасы һәм тырышлыкларыгыз ярдәмендә сез бу максатыгызга ирешә алырсыз.

ТАЛАНТЛАРЫГЫЗНЫ ҖЫЕЛЫШНЫ НЫГЫТЫР ӨЧЕН КУЛЛАНЫГЫЗ

20. Римлыларга 12:6—8 дән без нәрсә күрәбез?

20 Паул басым ясаган өченче фикер Римлыларга 12:6—8 дә (укы) язылган. Бу өзектә дә Паул җыелыштагыларның сәләтләре төрле дип яза. Әмма хәзер ул шуны ассызыклый: без үз сәләтләребезне җыелышны ныгытыр өчен кулланырга тиеш.

21, 22. Роберт белән Феличе мисалларыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

21 Бер өлкәннең мисалына игътибар итик. Аны Роберт дип атыйк. Ул чит илдә хезмәт иткән, әмма соңрак аны үз илендәге Бәйтелгә билгеләгәннәр. Кардәшләр Робертка бу үзгәреш аның ниндидер хатасы аркасында булмаганын аңлатырга тырышкан. Әмма аңа моңа ышану авыр булган. Ул болай дигән: «Мин үземне булдыксыз итеп хис итә башладым, һәм бу әллә ничәмә айга сузылды. Кайвакыт Бәйтел хезмәтен калдыру турында уйлар башыма керә иде». Роберт кабат ничек шатлык таба алган? Бер өлкән аңа мондыйрак сүзләр әйткән: Йәһвә сине элеккеге вазифалар һәм билгеләнүләр ярдәмендә киләчәккә әзерләгән; сиңа хәзерге билгеләнүләреңдә бу өйрәтүне кулланырга кирәк. Нәтиҗәдә, Роберт үткәндәге тормышына түгел, ә бүгенге фатихаларына игътибарын туплаган.

22 Феличе Эпископо исемле абый-кардәш охшаш хисләр кичергән. Ул үз хатыны белән 1956 елда Гилад мәктәбен тәмамлаган һәм Боливиядә район күзәтчесе булып хезмәт иткән. 1964 елда хатыны балага узган. Феличе болай дип сөйли: «Безгә яраткан билгеләнүебезне калдырырга бик авыр иде. Дөресен генә әйткәндә, мин тормышымның якынча бер елын юкка гына әрәм иттем, мин үземне жәлләп йөрдем. Әмма Йәһвә ярдәме белән мин үземнең тискәре карашта торганымны аңладым һәм шатланып әти вазифаларын үти башладым». Сезгә Роберт һәм Феличе кардәш кичергән хисләр танышмы? Сез хәзер билгеле бер вазифа үти алмаганлыктан күңелсезләнәсезме? Ул чакта карашыгызны үзгәртегез һәм Йәһвә белән кардәшләр өчен хәзер нәрсә эшли алуыгыз турында уйланыгыз. Үз сәләтләрегезне башкаларны ныгытыр өчен кулланыгыз. Җыелышны ныгыту сезгә зур шатлык китерәчәк.

23. Без нәрсә турында уйланырга тиеш һәм киләсе мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

23 Йәһвә күзендә без һәрберебез кадерле. Аллаһы безне үз гаиләсендә күрергә бик шат. Кардәшләрне ничек ныгытып булганы турында уйлансак һәм моны тырышып эшләсәк, без, мөгаен, үзебезне җыелышта кирәксез кешеләр итеп хис итмәбез. Әмма без башкаларга яратуыбызны һәм хөрмәтебезне ничек күрсәтергә тиеш? Киләсе мәкаләдә без бу мөһим теманы карап чыгарбыз.

24 ҖЫР Килегез Йәһвә тавына

^ 5 абз. Барыбыз да Йәһвәнең хуплавын сизәргә тели. Әмма кайвакыт без: «Миннән берәр файда бармы соң?» — дип шикләнеп куябыз. Бу мәкалә безгә, җыелышта Йәһвә биргән урыныбызны күреп, аны кадерләргә булышыр.

^ 3 абз. АҢЛАТМА: җыелышта үз урыныбызны табар өчен, безгә кемнәргә булышып һәм кемнәрне ныгытып булганын аңларга кирәк. Раса, милләт, социаль дәрәҗә, культура һәм алган белемебез нинди генә булмасын, без җыелышта үз урыныбызны таба алабыз.

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: бу өч рәсем җыелыш очрашуы алдыннан, очрашу вакытында һәм очрашудан соң нәрсә булганын сурәтли. 1 нче рәсем: өлкән яңа килгән кешене җылы сәламли, яшь кардәш аппаратураны көйли, һәм яшь апа-кардәш олы яшьтәге апа-кардәшне дәртләндерә. 2 нче рәсем: төрле яшьтәге кардәшләр «Күзәтү манарасы» өйрәнүендә катнашырга тели. 3 нче рәсем: ирле-хатынлы пар Патшалык Залын җыештыруда катнаша; апа-кардәш үз кызына иганәләр тартмасына акча салырга булыша; абый-кардәш әдәбият торган шкафны тәртипкә китерә; абый-кардәш олы яшьтәге апа-кардәш белән аралаша.