Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

35 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Бер-берегезне ныгытып торыгыз

Бер-берегезне ныгытып торыгыз

«Бер-берегезне дәртләндереп һәм ныгытып торыгыз» (1 ТИС. 5:11).

90 ҖЫР Бер-берегезне дәртләндерегез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. 1 Тисалуникәлеләргә 5:11 буенча, безнең барыбыз да нинди эштә катнаша?

 ҖЫЕЛЫШЫГЫЗНЫҢ Патшалык Залын төзүдә я төзекләндерүдә катнашканы бармы? Алай булса, сез яңа Залда үткән беренче очрашуны, мөгаен, хәтерлисездер. Йәһвәгә рәхмәт хисеннән күңелегез тулгандыр. Шуңа күрә сезгә беренче җырны башкару авыр булгандыр. Яхшы төзелгән Патшалык Заллары Йәһвәне данлый. Әмма Патшалык Залларын төзүгә караганда, башка бер эш Йәһвәгә тагы да күбрәк дан китерә. Нәрсә турында сүз бара? Без бу Патшалык Залларына килгән кардәшләрне ныгытырга тиеш. Бу мәкаләнең төп шигырен 1 Тисалуникәлеләргә 5:11 не (укы) язганда, рәсүл Паул образлы төзү эшен күздә тоткан. Чөнки «ныгыту» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе шулай ук төзү дигәнне аңлата. Димәк, башкаларны ныгытып, без рухи төзелештә катнашабыз.

2. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Башкаларны ныгыту турында әйткәндә, рәсүл Паул искиткеч үрнәк күрсәткән. Ул кардәшләрнең хәлләренә керә белгән һәм аларны юаткан. Бу мәкаләдә без аның үз имандашларына 1) сынаулар кичерегә, 2) үзара тынычлык булдырырга һәм 3) Йәһвәгә иманнарын ныгытырга ничек булышканын карап китәрбез. Паулның үрнәге безгә дә кардәшләребезне ныгытырга ярдәм итәчәк (1 Көр. 11:1).

ПАУЛ СЫНАУЛАР КИЧЕРГӘН КАРДӘШЛӘРЕНӘ БУЛЫШКАН

3. Паулның эш белән хезмәткә дөрес караш саклаганы нәрсәдән күренә?

3 Паул үз имандашларын бик яраткан. Тормышында күп авырлыклар күргәнгә, ул сынаулар кичергән кардәшләрен кызганып юата алган. Бервакыт аның яшәр өчен бөтенләй акчасы калмаган, шуңа күрә ул үзенең һәм үзе белән булганнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен эшләгән (Рәс. 20:34). Паулның һөнәре палаткалар тегү булган. Көринткә килгәч, башта ул Әкил һәм Прискиллә белән палаткалар теккән. Әмма һәр шимбә яһүдләр белән грекларга вәгазьләгән. Аннары Силас белән Тимути килгәч, Паул «сүзне бик бирелеп вәгазьләгән» (Рәс. 18:2—5). Ул үз тормышының максатын — Йәһвәгә хезмәт итүне — беркайчан да онытмаган. Эшчән һәм ашкынучан булганга, Паулның кардәшләрне дәртләндерер өчен сүз иреге булган. Ул кардәшләрнең авырлыклары булганын һәм гаиләләрен тәэмин итәргә кирәклеген аңлаган. Әмма шул ук вакыт ул аларны гыйбадәт кылуны, ягъни мөһимрәк нәрсәне, күздән ычкындырмаска дәртләндергән (Флп. 1:10).

4. Паул белән Тимути эзәрлекләүләр кичергән имандашларын ничек ныгыткан?

4 Тисалуникәдәге җыелыш оештырылганнан соң, күп тә үтмәстән, андагы кардәшләр каты эзәрлекләүләргә дучар булган. Ярсыган халык төркеме Паул белән Силасны таба алмагач, «кайбер кардәшләрне шәһәр башлыклары янына сөйрәп алып киткән» һәм «аларның барысы... кайсарның законнарына каршы чыга» дип кычкырган (Рәс. 17:6, 7). Кардәшләргә шәһәр халкы каршы чыккач, аларның хисләрен күз алдына гына китереп карагыз. Курку аркасында Тисалуникәдәге кардәшләр хезмәткә карата сүлпәнәя алган. Әмма Паул, моны булдырмас өчен, чаралар күргән. Аңа Силас белән шәһәрдән китәргә туры килсә дә, ул шул кардәшләр турында кайгырткан. Паул Тисалуникәлеләргә болай дип язган: «[Без] кардәшебез Тимутине җибәрдек. Без моны иманыгыз көчле булсын дип, сезне ныгытыр өчен һәм юатыр өчен, берегез дә шул бәлаләр аркасында какшамасын өчен эшләдек» (1 Тис. 3:2, 3). Тимутинең туган шәһәре Листрада эзәрлекләүләр булганда, бу аны да читләтеп үтмәгәндер. Ул Паулның үз туган җыелышын ничек ныгытканын үз күзләре белән күргән. Тимути Йәһвәнең Листрадагы кардәшләрне ничек ныгытканына шаһит булган. Шуңа күрә ул Тисалуникәдәге кардәшләрне барысы да яхшы булачагына ышандыра алган (Рәс. 14:8, 19—22; Евр. 12:2).

5. Бер өлкән Брайант исемле кардәшкә ничек ярдәм иткән һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

5 Паул үз имандашларын тагын ничек итеп ныгыткан? Алар Барнаб белән Листра, Икония һәм Антиохка кабат килгәч, «һәр җыелышта иман итүче кайбер ирләрне өлкәннәр итеп билгеләгәннәр» (Рәс. 14:21—23). Һичшиксез, шул билгеләнгән абый-кардәшләр җыелышларына таяныч булган. Бүгенге өлкәннәр турында да шуны ук әйтеп була. Брайант исемле абый-кардәш болай дип сөйли: «Миңа 15 яшь булганда, әтием гаиләбезне ташлап китте, ә әниемне җыелыштан чыгардылар. Мин үземне ялгыз һәм боеккан итеп хис иттем». Брайантка бу авыр вакытларны кичереп чыгарга нәрсә ярдәм иткән? Ул болай ди: «Җыелышыбыздагы Тони исемле өлкән минем белән очрашуларда да, башка вакытларда да аралаша иде. Ул миңа сынауларына карамастан шатлыкларын югалтмаган Аллаһының хезмәтчеләре турында сөйләде. Тони миңа Зәбур 27:10 ны күрсәтте һәм еш кына Һизәкыя патшаны мисал итеп китерде. Аның атасы начар үрнәк күрсәтсә дә, Һизәкыя Йәһвәгә тугры булып хезмәт иткән». Андый сөйләшүләр Брайантка ничек тәэсир иткән? «Тони миңа терәк булды һәм мин ахыр чиктә канәгатьлек китерүче тулы вакытлы хезмәтне башладым»,— дип сөйли Брайант. Өлкәннәр, Брайант кебек «яхшы сүзгә» мохтаҗ кардәшләрне рухландырыгыз (Гыйб. сүз. 12:25).

6. Паул кардәшләрне ныгытыр өчен нәрсә эшләгән?

6 «Шаһитләрнең болыт кебек зур төркеме» Йәһвәнең көче белән зур сынауларны кичереп чыга алган. Паул моның турында кардәшләрнең хәтерләренә төшергән (Евр. 12:1). Ул борынгы хезмәтчеләрнең мисаллары кардәшләргә кыюлык өстәячәген һәм игътибарларын «тере Аллаһы шәһәренә» тупларга булыша алганын белгән (Евр. 12:22). Аларның үрнәкләре бүгенге мәсихчеләрне дә ныгыта. Йәһвәнең Гидеонга, Баракка, Давытка, Ишмуилга һәм башка күп кенә хезмәтчеләргә ничек ярдәм иткәне турында уку, мөгаен, сезне дә ныгытадыр (Евр. 11:32—35). Безнең көннәрдә яшәгән кардәшләрнең мисаллары да бик дәртләндергеч. Төп идарәгә килгән күп кенә хатларда кардәшләр безнең басмаларыбыздагы тәрҗемәи хәлләр үзләрен ничек ныгытканы турында яза.

ПАУЛ ТЫНЫЧЛЫК БУЛДЫРЫРГА ӨЙРӘТКӘН

7. Паулның Римлыларга 14:19—21 дә язылган киңәшеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

7 Җыелышта тыныч атмосфера булдырып, без кардәшләрне ныгытабыз. Без төрле карашта булсак та, моңа арабызга чөй кагарга юл куймыйбыз. Изге Язмалардагы принциплар бозылмаса, без үз дигәнебездә тормыйбыз. Бер мисал карап китик. Рим шәһәрендәге җыелышта яһүдләрдән һәм башка халыклардан булган мәсихчеләр хезмәт иткән. Муса кануны гамәлдән чыгарылгач, ризык белән бәйле кайбер таләпләрне инде үтәргә кирәк булмаган (Марк 7:19). Шул вакыттан башлап, яһүдләрдән булган кайбер мәсихчеләр һәр төрле ризыкны ашый башлаган. Башка яһүд мәсихчеләренә исә, вөҗданнары алай эшләргә рөхсәт итмәгән. Бу мәсьәлә җыелышка бүленеш керткән. Рәсүл Паул тынычлык булдыруның мөһимлеген күрсәтер өчен болай дигән: «Ит ашамау, шәраб эчмәү һәм кардәшеңнең иманын зәгыйфьләндерүче һичнәрсә эшләмәү — иң яхшы нәрсә». (Римлыларга 14:19—21 укы.) Паул бу сүзләре белән нәрсә әйтергә теләгән? Бәхәсләр кардәшләрнең үзләренә һәм бөтен җыелышка зур зыян китерә. Паул үзе дә, башкаларны абындырмас өчен, үзгәрергә әзер булган (1 Көр. 9:19—22). Башкаларның шәхси карарларын хөрмәт итсәк, без кардәшләребезне ныгытырбыз һәм җыелышыбызда тынычлык сакларбыз.

8. Паул җыелышта тынычлык бозылмасын өчен нәрсә эшләгән?

8 Паулның берәрсе белән җитди мәсьәлә буенча фикер каршылыклары туса да, ул тынычлык сакларга тырышкан. Беренче гасырда кайбер мәсихчеләр, яһүдләрнең тәнкыйтьләвеннән курыкканга, башка халыктан булган кардәшләр сөннәтләнергә тиеш дип санаган (Гәл. 6:12). Паул, андый караш белән ризалашмаса да, башкаларны үз ягына авыштырмаган. Ул бу мәсьәлә буенча Иерусалимдагы өлкәннәргә һәм рәсүлләргә мөрәҗәгать иткән (Рәс. 15:1, 2). Нәтиҗәдә, җыелышта тыныч һәм шатлыклы атмосфера сакланган (Рәс. 15:30, 31).

9. Без Паулдан ничек үрнәк ала алабыз?

9 Безнең дә, Паулның кебек, берәрсе белән җитди каршылык туса, нәрсә эшләргә? Без билгеләнгән кардәшләргә мөрәҗәгать итә алабыз. Шулай ук Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләрне безнең басмаларыбызда һәм оешма биргән җитәкчелектә табып була. Кардәшләргә үз карашларыбызны тагар урынына җитәкчелек буенча эш итсәк, без җыелышның тынычлыгына үз өлешебезне кертербез.

10. Паул җыелышта тынычлык булдырыр өчен тагын нәрсә эшләгән?

10 Паул тынычлык булдыручы буларак, кардәшләрнең тискәре якларына түгел, ә аларның яхшы сыйфатларына игътибар иткән. Мәсәлән, Римлыларга язган хатының соңгы бүлегендә Паул күп кенә кардәшләрне исемнәре буенча телгә алган һәм алар турында берничә яхшы сүз язган. Без дә, кардәшләрнең уңай якларына игътибар итеп, аларны мактый алабыз. Бу үз чиратында кардәшләребез белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытыр һәм җыелышыбызда мәхәббәт хөкем сөрер.

11. Киеренке хәлләр туса, тынычлыкны ничек кайтарырга?

11 Хәтта җитлеккән мәсихчеләр арасында да киеренке хәлләр туарга мөмкин. Паул һәм аның дусты Барнаб белән нәкъ шулай булган да. Бу ике мәсихче арасында киләсе миссионерлык сәяхәтенә Маркны алыргамы, юкмы икәне турында бәхәс купкан. Нәтиҗәдә, «алар бер-берсен ташлап киткән» (Рәс. 15:37—39). Вакыт узу белән Паул, Барнаб һәм Марк татулашкан һәм, шулай итеп, тынычлык белән бердәмлекне кадерләгәннәрен күрсәткән. Соңрак Паул Барнаб белән Маркны яхшы сүзләр белән телгә алган (1 Көр. 9:6; Көл. 4:10). Безгә дә кардәшләр белән туа алган каршылыкларны хәл итәргә һәм аларның яхшы сыйфатларына игътибар итәргә кирәк. Шулай эшләп, без җыелышның тынычлыгына һәм иминлегенә үз өлешебезне кертербез (Эфес. 4:3).

ПАУЛ КАРДӘШЛӘРНЕҢ ИМАННАРЫН НЫГЫТКАН

12. Мәсихчеләр нинди сынауларга дучар була ала?

12 Без кардәшләргә иман сынауларын кичерергә булышып та аларны ныгытабыз. Кайбер кардәшләрдән хакыйкатьтә булмаган гаилә әгъзалары, эштәшләре я сыйныфташлары мыскыллап көлә. Башкалар сәламәтлек белән бәйле авырлыклар кичерә я үпкә хисе белән көрәшә. Ә кемдер, инде күптән суга чумдырылып, бу дөнья ахырын күп еллар көтә. Бар бу ситуацияләр мәсихченең иманын сынарга мөмкин. Беренче гасырдагы мәсихчеләр дә охшаш авырлыкларга очраган. Паул аларны ничек ныгыткан? Әйдәгез, моны белик.

Рәсүл Паул кебек, без дә кардәшләрне ничек ныгыта алабыз? (13 нчы абзацларны кара.) *

13. Паул кардәшләргә үз карашларын якларга ничек ярдәм иткән?

13 Паул кардәшләрнең иманнарын, Изге Язмаларны кулланып, ныгыткан. Мәсәлән, яһүди мәсихчеләрнең туганнары яһүд дине мәсихчеләр диненнән өстенрәк дип әйтә алган. Бу мыскыллауга кардәшләр нәрсә әйтергә дә белмәгәндер. Паулның Еврейләргә язган хаты аларга бик булышкан (Евр. 1:5, 6; 2:2, 3; 9:24, 25). Хәзер инде алар, бу хаттагы фикерләрне кулланып, үз карашларын яклый алган. Бүген дә без кардәшләребезгә, Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны кулланып, үз иманнарын якларга булыша алабыз. Әйтик, яшь кардәшләребездән Барлыкка Китерүчегә ышанганнары аркасында көләргә мөмкиннәр. Без аларга «Тормыш яратылган булганмы?» һәм «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» дигән брошюралар ярдәмендә үз иманнарын ничек яклап була алганын күрсәтә алабыз.

Рәсүл Паул кебек, без дә кардәшләрне ничек ныгыта алабыз? (14 нчы абзацларны кара.) *

14. Паул вәгазьләү һәм өйрәтүдән тыш тагын нәрсә эшләгән?

14 Паул кардәшләрне «игелекле эшләр» кылырга дәртләндергән (Евр. 10:24). Ул кардәшләргә сүзләрдә генә түгел, ә эшләрдә дә ярдәм иткән. Шулай бер очракта кардәшләр Яһүдия җирендә ачлыктан интеккәндә, Паул аларга ярдәм тапшырырга булышкан (Рәс. 11:27—30). Паул вәгазь һәм өйрәтү эшенә күп вакыт багышласа да, мохтаҗ кардәшләргә ярдәм кулы сузар өчен, һәрвакыт мөмкинлекләр эзләгән (Гәл. 2:10). Ул, кардәшләргә ярдәм итеп, киләчәктә Йәһвәнең алар турында кайгыртачагын күрсәткән. Бүген без табигать афәтләреннән зыян күргәннәргә ярдәм итәр өчен үз вакытыбызны, көчебезне һәм сәләтләребезне кулланганда, кардәшләрнең иманнарын ныгытабыз. Бөтендөнья вәгазь эшенә ирекле иганәләрне биреп тә, без кардәшләргә булышабыз. Кардәшләребезгә башка төрле ысуллар белән дә ярдәм итеп була. Шулай эшләп, без Йәһвәнең аларны киләчәктә калдырмаячагына ышандырабыз.

Рәсүл Паул кебек, без дә кардәшләрне ничек ныгыта алабыз? (15—16 нчы абзацларны кара.) *

15, 16. Иманнары зәгыйфьләнгән кардәшләргә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

15 Паул иманнары зәгыйфьләнгән кардәшләргә кулын селтәмәгән. Ул аларны кызганган, алар белән җылы итеп һәм уңай нәрсәләр турында сөйләшкән (Евр. 6:9; 10:39). Мәсәлән, Еврейләргә язган хатында ул еш кына «без», «безне» дигән сүзләрне кулланып, бу киңәшләрнең аның үзенә дә кагылганын күрсәткән (Евр. 2:1, 3). Без дә Паул кебек иманнары сүлпәнәйгән кардәшләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Без аларның хәлләре белән эчкерсез кызыксынсак, аларны үз яратуыбызда инандырырбыз. Сүзләребезне җылы һәм ягымлы итеп әйтсәк, алар кардәшләрне ныграк дәртләндерер.

16 Паул кардәшләрне Йәһвә аларның игелекле эшләрен онытмаганына ышандырган (Евр. 10:32—34). Без дә иманнары зәгыйфьләнгән кардәшләребезне ныгыта алабыз. Әйтик, хакыйкатькә ничек килгәннәре һәм алар үз тормышларында Йәһвәнең кулын ничек күргәннәре турында сорап була. Шулай итеп, без Йәһвә аларның эшләрен хәтерли һәм киләчәктә аларны кайгыртачак дип инандырабыз (Евр. 6:10; 13:5, 6). Андый аралашулар кадерле кардәшләребезнең ашкынуларын ялкынландырып җибәрергә мөмкин.

БЕР-БЕРЕГЕЗНЕ ДӘРТЛӘНДЕРЕП ТОРЫГЫЗ

17. Без кайсы яктан остара бара алабыз?

17 Төзүчеләр үз осталыкларын яхшырткан кебек, безгә дә кардәшләрне ныгытуда «остара барырга» кирәк. Аллаһының тугры хезмәтчеләренең мисалларын сөйләп, кардәшләребезгә сынауларын кичереп чыгарга булышыйк. Тынычлыкны саклар өчен, кардәшләрнең яхшы сыйфатларын телгә алып аларны мактыйк. Тынычлыкка куркыныч янаганда, аны сакларга тырышыйк. Тынычлык бозылганда исә, аны кайтарыйк. Ә кардәшләрнең иманнарын ныгытыр өчен, аларга Изге Язмалардан дәртләндергеч фикерләр сөйлик, гамәли ярдәм күрсәтик һәм рухи яктан хәлсезләнгән кардәшләргә булышыйк.

18. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл?

18 Теократик төзелешләрдә катнашкан кардәшләр үзләрен шатлыклы итеп хис итә. Ә рухи төзелештән — җыелышны ныгытудан — килгән шатлыкны барыбыз да тоя ала. Бар төзелгән биналар иртәме-соңмы җимерелә, ә менә рухи төзелешнең нәтиҗәсе мәңгегә кала. Шуңа күрә, әйдәгез, алга таба да «бер-беребезне дәртләндереп һәм ныгытып торыйк» (1 Тис. 5:11).

100 ҖЫР Кунакчыл булыгыз

^ Бүгенге тормыш бер дә җиңел түгел. Кардәшләребезгә зур басым ясала. Бу авыр вакытларда без имандашларыбызны дәртләндереп торсак, алар өчен терәк булырбыз. Рәсүл Паулның мисалын карап китү безгә бу яктан булышыр.

^ ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: әти кеше басмалар ярдәмендә кызын Раштуа бәйрәменә мәсихчеләрнең карашын аңлатырга өйрәтә.

^ ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Уртадагысы: бер гаиләле пар илнең башка төбәгенә табигать афәтеннән зыян күргәннәргә ярдәм итәр өчен килгән.

^ ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: бер өлкән рухи яктан хәлсезләнгән абый-кардәш янына килгән. Ул аңа пионер мәктәбендә төшерелгән фотографияләрне күрсәтә. Алар күп еллар элек шул мәктәптә бергә укыган. Бу фотографияләр абый-кардәшнең күңел сандыгындагы хатирәләрен кузгата. Аның яңадан Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәргә теләге туа. Вакыт узу белән ул очрашуларга йөри башлый.