Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

36 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә халкы тәкъвалыкны ярата

Йәһвә халкы тәкъвалыкны ярата

«Тәкъвалыкка ачыкканнар һәм сусаганнар бәхетле» (МАТ. 5:6).

9 ҖЫР Йәһвә — безнең Патшабыз!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Йосыф нинди сынауга очраган һәм ничек аны җиңеп чыккан?

 ЯГЪКУБНЫҢ улы Йосыф иман сынавына очраган. Бер хатын аңа: «Минем белән ят»,— дип әйткән. Бу Йосыфның хуҗасы Потифарның хатыны булган, ләкин Йосыф аның тәкъдимен кире каккан. Бүген кемдер гаҗәпләнеп сорый ала: «Йосыф аның басымына ничек каршы тора алган соң?» Бер караганда, Потифар өйдә булмаган. Йосыф шул йортта нибары кол гына булган. Өстәвенә, Йосыф баш тартса, Потифарның хатыны, һичшиксез, аның тормышын түзә алмаслык авыр итә алган. Шулай да Йосыф аның бәйләнүләренә каршы торган. Нәрсә аңа булышкан? Ул: «Ничек инде мин андый явызлык эшләп, Аллаһы алдында гөнаһ кылыйм?» — дип әйткән (Ярат. 39:7—12).

2. Йосыф зина кылу Аллаһы алдында гөнаһ булганын кайдан белгән?

2 Йосыф Йәһвә күзлегеннән зина кылу явызлык булганын кайдан белгән? «Зина кылма» дигән әмерне Муса 200 елдан соң гына язган булган бит (Чыг. 20:14). Шулай да Йосыф Йәһвәне һәм аның әхлаксызлыкка карашын бик яхшы белгән. Мәсәлән, Йосыф, Йәһвәнең нияте буенча, никахның бер ир һәм бер хатын арасында гына булырга тиешлеген аңлаган. Ул, күрәсең, үзенең карт әбисе Сараның намусын яклар өчен, Йәһвәнең ике тапкыр ничек эш иткәне турында ишеткәндер. Исхакның хатыны Рабига белән дә моңа охшаш хәл булган (Ярат. 2:24; 12:14—20; 20:2—7; 26:6—11). Боларның барысы турында уйланып, Йосыф Йәһвәнең яхшылыкка һәм яманлыкка карашына төшенгән. Йәһвәне һәм аның тәкъвалык нормаларын яратканга, Йосыф алар буенча эш итәргә тәвәккәл булган.

3. Бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак?

3 Сез тәкъвалыкны яратасызмы? Сүз дә юк, яратасыз. Әмма беребез дә камил түгел. Шуңа күрә, сак булмасак, бу дөнья безгә тәкъвалыкка үз карашын тагачак (Ишаг. 5:20; Рим. 12:2). Шуңа күрә без тәкъвалыкның нәрсә икәнен һәм аны ярату тормышыбызга ничек уңай яктан тәэсир иткәнен карап чыгарбыз. Аннары тәкъвалыкны күбрәк яратырга булышучы өч якка игътибар итәрбез.

ТӘКЪВАЛЫК НӘРСӘ УЛ?

4. Тәкъвалык нәрсәне аңлатмый?

4 Бүгенге дөньяда күпләр үзләреннән бик канәгать, башкаларны хөкем итә һәм үз-үзен артык тәкъва дип саный. Әмма Аллаһыга андый сыйфатлар бер дә ошамый. Гайсә, җирдә яшәгәндә, дини җитәкчеләрне шелтәләгән, чөнки алар үзләренең тәкъвалык нормаларын урнаштырган (Вәг. 7:16; Лүк 16:15). Әйе, чын тәкъвалык һәм үз күзеңдә артык тәкъва булу арасында бернинди уртаклык та юк.

5. Изге Язмалар буенча тәкъвалык нәрсә ул? Мисаллар китерегез.

5 Тәкъвалык бик күркәм сыйфат. Гади генә әйткәндә, бу — Йәһвә дөрес дип санаганны эшләү. Изге Язмаларда «тәкъвалык» дигән сүз иң югары нормалар буенча — Йәһвәнең нормалары буенча яшәү дигәнне аңлата. Мәсәлән, Йәһвә сатучыларга «синдә... дөрес үлчәү булсын» дип боерган (Кан. 25:15). «Дөрес» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзен шулай ук «тәкъва» дип тә тәрҗемә итеп була. Шуңа күрә Аллаһы алдында тәкъва булырга теләгән мәсихче эш белән бәйле сорауларда үзен намуслы тота. Тәкъва кеше шулай ук гаделлекне ярата. Һәм берәрсенә гаделсезлек күрсәтелгәндә, бу аны ярсыта. Тәкъва кеше «һәрнәрсәдә [Йәһвәне] сөендерергә» тели, шуңа күрә берәр карар кабул итәр алдыннан, бу мәсьәләгә Йәһвәнең карашын исәпкә ала (Көл. 1:10).

6. Ни өчен без Йәһвәнең генә нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен төгәл билгели алганына ышана алабыз? (Ишагыя 55:8, 9)

6 Изге Язмаларда Йәһвә тәкъвалык чыганагы итеп сурәтләнә. Шул сәбәпле ул «тәкъвалыкның яшәү урыны» дип атала (Ирм. 50:7). Барлыкка Китерүче һәм камил шәхес булганга, Йәһвә генә нәрсә дөрес, ә нәрсә начар икәнен төгәл билгели ала. (Ишагыя 55:8, 9 укы.) Безнең күп очракта бу кулыбыздан килми, чөнки безгә камилсезлек һәм гөнаһ тәэсир итә (Гыйб. сүз. 14:12). Ә менә тәкъвалык нормалары буенча яшәү безнең хәлебездән килә, чөнки без Йәһвә сурәтендә барлыкка китерелгән (Ярат. 1:27). Өстәвенә, бу безгә зур шатлык та китерә. Атабызны яратканга, без аның нормалары буенча яшәр өчен, бар тырышлыкларыбызны куябыз (Эфес. 5:1).

7. Ни өчен безгә гомум кабул ителгән нормалар кирәк? Аңлатыгыз.

7 Йәһвә урнаштырган яхшылык белән начарлык нормалары буенча яшәү безгә файда гына китерә. Ни өчен шулай дип әйтеп була? Күз алдына китерегез: һәр шәһәр үзенең юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен урнаштырса, я һәр төзү компаниясе үзенең төзү нормаларын уйлап чыгарса, бу нәрсәгә китерер иде? Мөгаен, хаоска. Шулай ук медицина персоналы дәвалау кагыйдәләрен тотмаса, бу үлемгә китерә алыр иде. Чыннан да, гомум кабул ителгән нормалар безне яклаган кебек, Аллаһының яхшылык белән яманлык нормалары да безгә яклау бирә.

8. Тәкъвалыкны яратсак, безне нинди фатихалар көтә?

8 Йәһвә үзенең нормалары буенча яшәүчеләрне фатихалый. Ул: «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк»,— дип вәгъдә итә (Зәб. 37:29). Һәрбер кеше Йәһвәнең нормаларын тотканда, тормышның нинди булачагын күз алдына гына китереп карагыз. Дөньяда бердәмлек, тынычлык һәм бәхет хөкем сөрәчәк. Йәһвә сезнең дә шундый шартларда яшәвегезне тели. Һичшиксез, тәкъвалыкны яратыр өчен сәбәпләребез бик күп. Әйдәгез, андый яратуны үстерергә ярдәм итүче кайбер якларны карап чыгыйк.

ЙӘҺВӘНЕҢ НОРМАЛАРЫНА ЯРАТУ ҮСТЕРЕГЕЗ

9. Безгә тәкъвалыкны яратырга нәрсә булышыр?

9 Беренче як: нормалар урнаштыручы Шәхесне яратыгыз. Тәкъвалыкны яратырга нәрсә булышыр? Безгә яхшылык белән яманлык нормаларын урнаштыручы Йәһвәгә карата яратуыбызны үстерергә кирәк. Йәһвәне күбрәк яратсак, безнең ул урнаштырган нормалар буенча яшәргә теләгебез дә үсәчәк. Әйтик, Адәм белән Хаува Йәһвәне яраткан булса, аның әмерен беркайчан да бозмаган булыр иде (Ярат. 3:1—6, 16—19).

10. Йәһвәнең карашын яхшырак аңлар өчен, Ибраһим нәрсә эшләгән?

10 Без Адәм белән Хаува кылган хатаны кабатларга бер дә теләмәс идек. Моның өчен безгә алга таба да Йәһвә турында белем алырга, безгә күрсәткән сыйфатлары өчен рәхмәтле булырга һәм аның фикер йөртү рәвешен үзләштерергә кирәк. Моны эшләгәндә, безнең аңа карата яратуыбыз үсәчәк. Ибраһим мисалын карап чыгыйк. Ул Йәһвәне чын йөрәктән яраткан. Хәтта Йәһвәнең карары буенча эш итү авыр бирелсә дә, ул каршы килмәгән. Моның урынына ул Йәһвә белән якынрак танышырга тырышкан. Мәсәлән, Йәһвәнең Сәдүм белән Гамураны юк итәргә җыенганын белгәч, Ибраһим «әллә бөтен җирнең Хакиме» тәкъва кешене явыз белән бергә юк итәрме дип борчылган. Андый хәл Ибраһимның башына сыймаган. Шуңа күрә ул басынкылык белән Йәһвәгә сораулар биргән, ә Йәһвә, түземлелек күрсәтеп, аңа җаваплар кайтарган. Ахыр чиктә, Ибраһим шуны аңлаган: Йәһвә кешеләрнең йөрәкләрен тикшерә һәм беркайчан да гаепсезне гаепле белән бергә җәзага тартмый (Ярат. 18:20—32).

11. Ибраһим Йәһвәне яратканын һәм аңа таянганын ничек күрсәткән?

11 Йәһвә белән Сәдүм һәм Гамура турындагы сөйләшү Ибраһимның күңеленә гомергә уелып калган. Ул, һичшиксез, Йәһвәне элеккегә караганда күбрәк ярата һәм хөрмәт итә башлаган. Әмма еллар узгач, Ибраһимның Йәһвәгә таянуы бик нык сыналган. Йәһвә аңардан үзенең яраткан улын Исхакны корбанга китерүен сораган. Бу юлы Ибраһим Йәһвәне инде яхшырак белгән. Шуңа күрә сораулар биреп тормыйча, аның әйткәннәрен үтәргә булган. Йәһвәнең боерыгын үтәргә әзерләнгәндә, аның йөрәге бик өзгәләнгәндер. Шулаймы? Ибраһим Йәһвә хакында белгәннәре турында тирәнтен уйлангандыр. Ул Йәһвәнең беркайчан да тәкъва булмаган һәм явыз эш кылмаячагын белгән. Рәсүл Паул язганча, «Ибраһим, уйланып, Аллаһы Исхакны хәтта үледән терелтә ала дигән нәтиҗәгә килгән» (Евр. 11:17—19). Йәһвә бит Исхактан халык барлыкка киләчәк дип вәгъдә иткән. Ә ул вакытта Исхакның хәтта балалары да булмаган. Ибраһим Йәһвәне яраткан, шуңа күрә үз Атасының тәкъва эш итәчәгенә бер дә шикләнмәгән. Иманы аны бу авыр йөкләмәне үтәргә дәртләндергән (Ярат. 22:1—12).

12. Без Ибраһимнан ничек үрнәк ала алабыз? (Зәбур 73:28)

12 Без Ибраһим үрнәгенә ничек иярә алабыз? Безгә дә Йәһвә турында күбрәк белем алырга кирәк. Шулай эшләп, без аның белән мөнәсәбәтләребезне ныгытырбыз һәм аңа карата яратуыбыз көчәер. (Зәбур 73:28 укы.) Өстәвенә, вөҗданыбыз Аллаһының нормалары буенча эш итәргә өйрәтелер (Евр. 5:14). Нәтиҗәдә, берәрсе безне начар эшләргә тартса, без моны кире кага алырбыз. Атабызны күңелсезләндергән һәм аның белән мөнәсәбәтләребезне боза алган нәрсәләр турында хәтта уй да безгә җирәнгеч булыр. Ә тәкъвалыкны яратканыбызны без тагын ничек күрсәтә алабыз?

13. Без тәкъвалыкка ничек омтыла алабыз? (Гыйбрәтле сүзләр 15:9)

13 Икенче як: тәкъвалыкка яратуыгызны көннән-көн үстерегез. Моны ничек эшләп була? Бу мускулларны ныгытуга охшаш. Аларны ныгытыр өчен, даими физик күнегүләр кирәк. Тәкъвалыкка яратуны үстерер өчен дә даими тырышлыклар кирәк. Моны һәр көн эшләү хәлебездән килә. Йәһвә бездән без булдыра алмаганны көтми (Зәб. 103:14). Ул безне «тәкъвалыкка омтылган кешене яратканына» ышандыра. (Гыйбрәтле сүзләр 15:9 укы.) Йәһвәгә хезмәт итүдә ниндидер максатларга омтылсак, без, аларга ирешер өчен, гадәттә даими тырышлыклар куябыз. Шуны ук тәкъвалыкка омтылу турында да әйтеп була. Йәһвә, без бу яктан уңышларга ирешсен өчен, һәрчак ярдәм итеп торачак (Зәб. 84:5, 7).

14. «Тәкъвалык күкрәкчәсе» нәрсә ул һәм ни өчен аны киеп йөрергә кирәк?

14 Йәһвә безгә тәкъвалыкның йөк булмаганын исебезгә төшерә (1 Яхъя 5:3). Тәкъвалык безне һәр көн яклап тора. Әйдәгез, Аллаһы биргән хәрби киемнәрне исебезгә төшерик (Эфес. 6:14—18). Аларның кайсы өлеше гаскәринең йөрәген саклаган? Бу — «тәкъвалык күкрәкчәсе». Ул Йәһвәнең тәкъва нормаларын аңлата. Күкрәкчә йөрәкне саклаган кебек, Йәһвәнең тәкъва нормалары да безнең символик йөрәгебезне, ягъни эчке асылыбызны яклый. Шуңа күрә Аллаһы биргән хәрби киемнәрне, шул исәптән тәкъвалык күкрәкчәсен киеп йөрер өчен, бар тырышлыкларыгызны куегыз (Гыйб. сүз. 4:23).

15. Сез тәкъвалык күкрәкчәсен ничек кия аласыз?

15 Сез тәкъвалык күкрәкчәсен ничек кия аласыз? Моны көндәлек карарларда Йәһвәнең нормаларын исәпкә алып эшләп була. Музыка, күңел ачулар, китаплар я сөйләшүләргә килгәндә, сез үзегезгә мондый сораулар бирә аласыз: «Мин йөрәгемне нәрсә белән тутырырмын? Бу Йәһвәгә ошармы? Бу әхлаксызлыкны, көч куллануны, комсызлыкны һәм эгоизмны, ягъни Йәһвә тәкъвасыз дип күргәнне, уңай нәрсә итеп күрсәтмиме?» (Флп. 4:8) Карарларыгыз Йәһвәнең ихтыярына туры килсә, тәкъва нормалар сезнең йөрәгегезне яклаячак.

Тәкъвалыгыгыз «диңгез дулкыннары сыман» була ала (16, 17 абзацларны кара.)

16, 17. Ишагыя 48:18 дәге сүзләр безне Йәһвәнең нормалары буенча мәңге яши алачагыбызга ничек ышандыра?

16 Сезнең, кайчан да булса, Йәһвәнең тәкъва нормалары буенча көннән-көн, елдан-ел яши алырмынмы дип борчылганыгыз булдымы? Ишагыя 48:18 дә (укы) Йәһвә кулланган бер мисалга игътибар итик. Йәһвә безнең тәкъвалыгыбыз «диңгез дулкыннары сыман» булачак дип вәгъдә итә. Күз алдына китерегез: сез диңгез ярында дулкыннарның бертуктаусыз чабышканын күзәтеп торасыз. Күңелне тынычландыра торган шундый шартларда сез дулкыннар бер көнне туктар дип борчылырсызмы? Әлбәттә, юк. Сез дулкыннарның ярга меңләгән еллар буе какканын һәм алга таба да шулай булачагын беләсез.

17 Сезнең тәкъвалыгыгыз диңгез дулкыннары сыман була ала. Нинди мәгънәдә? Берәр карар кабул итәр алдыннан башта уйланыгыз: Йәһвә сезнең ничек эш итүегезне тели. Карарыгыз буенча эш итү әллә ни җиңел булмаса да, күктәге Атагыз һәрчак яныгызда булыр, үзенең тәкъва нормалары буенча көннән-көн яшәр өчен ярдәм итәр һәм көч биреп торыр (Ишаг. 40:29—31).

18. Ни өчен безгә башкаларны үз карашларыбыз буенча хөкем итмәскә кирәк?

18 Өченче як: хөкем итү эше — Йәһвәнеке. Без Йәһвәнең тәкъва нормалары буенча яшәргә тырышабыз. Әмма безгә башкаларны хөкем итүдән һәм үзебезне артык тәкъва дип санаудан качарга кирәк. Башкаларны үз карашларыбыз буенча хөкем итәр урынына, безгә Йәһвәнең «бөтен җирнең Хакиме» булуын исебездә тотарга кирәк (Ярат. 18:25). Йәһвә хөкем эшен безгә тапшырмаган. Гайсә болай дип әйткән: «Хөкем ителмәс өчен, башка хөкем итмәгез» (Мат. 7:1) *.

19. Йосыф хөкем эшен Йәһвәгә ничек тапшырган?

19 Кабат тәкъва Йосыф мисалына кайтыйк. Кайбер кешеләр аның белән начар мөгамәлә итсә дә, ул аларны хөкем итмәгән. Бервакыт абыйлары, аңа һөҗүм итеп, аны коллыкка сатып җибәргәннәр һәм үз әтиләрен Йосыфның үлгән булуына ышандырганнар. Еллар узгач, Йосыф үз гаиләсе белән кабат күрешә. Хәзер ул, зур хакимлеккә ия идарәче буларак, үз абыйларын кырыс хөкем итеп, алардан үч ала ала. Йосыфның абыйлары эчкерсез тәүбә итсә дә, ул үч алыр дип куркуга төшә. Әмма Йосыф аларны болай дип ышандырган: «Курыкмагыз. Мин Аллаһы түгел бит» (Ярат. 37:18—20, 27, 28, 31—35; 50:15—21). Шулай итеп басынкы Йосыф хөкемне Йәһвәгә тапшырган.

20, 21. Ничек без артык тәкъва булудан кача алабыз?

20 Йосыф кебек, без дә хөкем итүне Йәһвәгә тапшырабыз. Мәсәлән, без кардәшләрнең мотивларын һәм уйларын беләбез дип санамыйбыз. Без йөрәкләрне күрә алмыйбыз, тик Йәһвә генә «эчке теләкләрне тикшерә» ала (Гыйб. сүз. 16:2). Ул төрле кешеләрне аларның чыгышларына һәм культураларына карамастан ярата. Йәһвә безне дә «йөрәкләребезне киң итеп ачарга» чакыра (2 Көр. 6:13). Әйдәгез, рухи гаиләбездәге кардәшләрне хөкем итәр урынына аларны яратырга тырышыйк!

21 Хөкемне Йәһвәгә тапшыру үз эченә Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләрне дә хөкем итмәүне ала (1 Тим. 2:3, 4). Сезнең, кайчан да булса, берәр туганыгыз турында: «Ул беркайчан да хакыйкатькә килмәячәк!» — дип әйткәнегез булдымы? Шулай фикер йөртү үзбелдеклелек һәм үзеңне артык тәкъва дип санау булыр иде. Йәһвә бит әле дә «һәр җирдә яшәүче бар кешегә тәүбә итәргә» мөмкинлек бирә (Рәс. 17:30). Исегездә тотыгыз: үзеңне артык тәкъва дип санау — тәкъвасызлыкның бер төре ул.

22. Ни өчен сез тәкъвалыкны яратырга тәвәккәл?

22 Йәһвәнең тәкъвалык нормаларын алга таба да яратырга тәвәккәл булыгыз. Бу сезгә шатлык, ә башкаларга файда китерер. Сезнең үрнәгегез аларга Йәһвәгә якынлашырга булышыр һәм алар белән дуслыгыгызны ныгытыр. Әйдәгез, һәрчак «тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган» булыйк (Мат. 5:6). Йәһвә сезнең тырышлыкларыгызны күздән ычкындырмый һәм алга китешегез аны бик шатландыра. Бу дөнья тәкъвасызлык сазлыгына бата барса да боекмагыз. «Йәһвә тәкъваларны ярата» — моны беркайчан да хәтерегездән ычкындырмагыз (Зәб. 146:8).

139 ҖЫР Яңа дөньяны күз алдына китер

^ Бу явыз караңгы дөньяда тәкъва кешеләрне шәм тотып эзләсәң дә табу авыр. Әмма миллионлаган кеше тәкъвалык юлыннан атлый. Һичшиксез, сез дә алар санында. Сез бу юлдан тәкъвалыкны сөюче Йәһвәне яратканга барасыз. Бу искиткеч сыйфатка яратуыбызны ничек үстерергә? Бу мәкаләдән без тәкъвалыкның нәрсә икәнен һәм аны ярату тормышыбызга ничек уңай яктан тәэсир иткәнен белербез. Шулай ук без тәкъвалыкны күбрәк яратырга булышучы өч якны карап чыгарбыз.

^ Өлкәннәргә кайчак хөкем итәргә кирәк була. Алар җитди гөнаһ һәм тәүбә итү белән бәйле сорауларны карап чыга (1 Көр. 5:11; 6:5; Ягък. 5:14, 15). Әмма аларга Йәһвә өчен хөкем иткәннәрен һәм кеше йөрәген күрә алмаганнарын басынкылык белән танырга кирәк. (2 Елъязма 19:6 белән чагыштыр.) Хөкем иткәндә, алар Аллаһының акыллы, шәфкатьле һәм гадел нормаларын куллана.