33 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Йәһвә үз халкын күзәтә
«Йәһвәнең күзләре үзен тирән хөрмәт итүчеләрне күзәтә» (ЗӘБ. 33:18).
4 ҖЫР «Йәһвә — Көтүчем минем»
БУ МӘКАЛӘДӘ *
1. Ни өчен Гайсә догада үз шәкертләренә яклау сораган?
ҖИРДӘ яшәгән соңгы төнендә Гайсә үз атасына бер мөһим үтенечен әйткән: ул Йәһвәдән шәкертләре турында кайгыртуын сораган (Яхъя 17:15, 20). Әлбәттә, Йәһвә үз хезмәтчеләрен һәрвакыт күзәтә һәм яклый. Әмма Гайсә Шайтанның мәсихчеләрне каты эзәрлекләячәген белгән. Шуңа күрә, шәкертләре бу басым астында сынмасын өчен, ул Йәһвәнең яклавын сораган.
2. Зәбур 33:18—20 буенча, ни өчен безгә Шайтаннан куркасы юк?
2 Бүген дә Шайтан мәсихчеләргә басым ясый. Ул безне шатлыгыбыздан мәхрүм итәргә һәм безне хәтта рухи яктан үтерергә омтыла. Әмма безгә бу дошманнан куркырга кирәкми, чөнки Йәһвә үзен тирән хөрмәт итүчеләрне күзәтә һәм аларны яклый. (Зәбур 33:18—20 укы.) Ул аларга ярдәм итәргә әзер. Әйдәгез, бу мәкаләдә Изге Язмалардагы моны раслаучы ике мисалга игътибар итик.
ЯЛГЫЗЛЫК
3. Ни өчен без үзебезне ялгыз хис итәргә мөмкин?
3 Рухи гаиләбез зур булса да, кайвакыт без үзебезне ялгыз хис итәбез. Мәсәлән, яшьләр, мәктәптә берүзләре генә Йәһвә Шаһите булганга яисә яңа җыелышка күченгәнгә, ялгызлык хисе кичерергә мөмкин. Кайберәүләр, эмоциональ яктан авырлыклар кичергәнгә, үзләрен ялгыз хис итә. Алар башкаларга үз хисләре турында сөйләми, чөнки башкалар аларны аңламас дип уйлый. Ә кемдер башкаларга барыбер дип саный, шуңа күрә үз йөрәген бушатмый. Сәбәпләр нинди генә булмасын, ялгызлык безне хәлсезләндерә ала. Кадерле кардәшләр, беркайчан да онытмагыз: Йәһвә сезне бик яхшы аңлый һәм ялгызлыктан интегүегезне теләми.
4. Ни өчен Ильяс пәйгамбәр: «Мин берүзем генә калдым»,— дип әйткән?
4 Ильяс пәйгамбәр очрагын исебезгә төшерик. Изәбел патшабикә аны үтерергә сүз биргән. Шуңа күрә Ильяс, 40 көнлек юл үтеп, аңардан качкан (1 Пат. 19:1—9). Мәгарәдә булганда, Ильяс Йәһвәгә: «Мин берүзем генә калдым»,— дип әйткән (1 Пат. 19:10). Чынлыкта, Исраил җирендә башка пәйгамбәрләр дә булган. Мәсәлән, Абадия Изәбелдән 100 тугры пәйгамбәрне яшергән (1 Пат. 18:7, 13). Ни өчен соң алайса Ильяс үзен ялгыз хис иткән? Ул Абадия коткарган пәйгамбәрләрне үтергәннәр дип санаганмы яисә Кармил тавында булган очрактан соң, башкаларның Йәһвәгә гыйбадәт кылуда үзенә кушылмаганнары аркасында боекканмы? Ә бәлки, ул тормышыма нинди куркыныч янаганын беркем дә белми һәм барысы да мине оныткан дип уйлагандыр. Изге Язмаларда моның турында әйтелми. Ләкин шуны төгәл әйтеп була: Йәһвә Ильясның хисләрен аңлаган һәм аңа ничек ярдәм итеп булганын белгән.
5. Йәһвә Ильясны ялгыз булмаганына ничек ышандырган?
5 Йәһвә Ильяска төрлечә ярдәм иткән. Ул аны үз хисләрен ачарга дәртләндергән. Ике тапкыр Йәһвә Ильястан: «Ильяс, син монда нәрсә эшлисең?» — дип сораган (1 Пат. 19:9, 13). Һәрбер очракта, Йәһвә аны зур игътибар белән тыңлаган, аңа үзенең кодрәтен күрсәткән һәм янында булуына ышандырган. Шулай ук Йәһвә аңа башка тугры хезмәтчеләре барлыгын да әйткән (1 Пат. 19:11, 12, 18). Һичшиксез, Йәһвәгә үз йөрәген ачканнан соң, Ильяс җиңеллек сизгән. Йәһвә Ильяска шулай ук мөһим йөкләмәләр биргән: Ул Хәзаилне Сурия патшасы итеп, Яхыйны Исраил өстеннән патша итеп һәм Илишаны пәйгамбәр итеп майларга кушкан (1 Пат. 19:15, 16). Йәһвә бу йөкләмәләрне биреп, Ильяска уңай нәрсәләр турында уйларга булышкан. Ильяс хәлнең яхшы якка үзгәрәчәген аңлаган. Йәһвә шулай ук Ильяска якын дус һәм хезмәттәш итеп Илишаны биргән. Ә сез ялгызлык кичергәндә, Йәһвә сезгә ничек ярдәм итә ала?
6. Ялгызлык хисе басканда, нәрсә турында дога кылып була? (Зәбур 62:8)
6 Йәһвә сезне үзенә дога кылырга чакыра. Ул сезнең проблемаларыгызны белә һәм сезне көндез дә, хәтта төнлә дә тыңларга әзер (1 Тис. 5:17). Үз хезмәтчеләренең догаларын тыңлау аңа шатлык китерә (Гыйб. сүз. 15:8). Ялгызлык хисен кичергәндә, нәрсә турында дога кылып була? Ильяс кебек Йәһвәгә күңелегезне бушатыгыз. (Зәбур 62:8 укы.) Аңа проблемаларыгыз һәм аларның үзегезгә ничек тәэсир иткәне турында сөйләгез. Йәһвәдән хисләрегезне тезгендә тотарга булышсын дип сорагыз. Яшь кардәшләребез, мәктәптә шаһитлек бирергә курыкса я ялгызлык хисен кичерсә, Йәһвәдән кыюлык сорый ала. Алар, үз карашларын ихтирам белән аңлата алсын өчен, Аллаһыдан зирәклек тә сорый ала (Лүк 21:14, 15). Әгәр дә сезгә тискәре хисләр белән көрәшергә туры килә икән, Йәһвәдән берәр җитлеккән кардәш белән сөйләшергә булышсын дип сорагыз. Ул шул мәсихчегә хәлегезгә керергә булышсын дип үтенегез. Шулай итеп, Йәһвәгә күңелегезне бушатыгыз, аның догагызга җавап бирүен күрергә тырышыгыз һәм башкаларның ярдәмен кабул итегез. Шул чакта ялгызлык хисе кимиячәк.
7. Сез Маурисио мисалыннан нәрсәгә өйрәндегез?
7 Йәһвә барыбызга да мәгънәле эш тапшырды. Вәгазьдә катнашканда һәм җыелышта тырышып хезмәт иткәндә, Йәһвә моны күрә һәм тырышлыкларыгызны бик кадерли. Моңа беркайчан да шикләнмәгез (Зәб. 110:3). Ялгызлык хисе басканда, рухи эшләр белән мәшгуль булырга тырышыгыз. Маурисио * исемле яшь абый-кардәшнең мисалына игътибар итик. Суга чумдырылганнан соң күп тә үтмәстән, аның якын дусты рухи яктан хәлсезләнә башлаган. Ул болай ди: «Дустымның рухи яктан сүлпәнәйгәнен күреп, мин үз-үземә ышанычымны югалттым: мин багышлануым буенча яши алырмынмы һәм Йәһвәгә тугры булып кала алырмынмы дип уйлый башладым. Мин үземне ялгыз хис иттем һәм беркем дә минем хисләремне аңламас дип уйладым». Маурисиога нәрсә ярдәм иткән? Ул болай дип сөйли: «Мин күбрәк вәгазьләргә тырыштым. Бу миңа үз хисләрем турында гына уйлап йөрмәскә булышты. Ялгызлык хисе җуелды һәм мин үземне бәхетлерәк сизә башладым». Без кардәшләр белән очрашып, алар белән вәгазьли алмаганда да, хатлар язу я телефон буенча хезмәт итү безне рухи яктан ныгыта ала. Маурисио сүзен болай дип дәвам итә: «Мин рухи эшләргә чумдым. Җыелышта чыгыш ясарга кирәк булганда, яхшылап әзерләнергә тырыштым. Бу эшләрдә катнашып, мин Йәһвәнең дә, кардәшләрнең дә үземне кадерләгәннәрен сизә идем».
КАТЫ СЫНАУЛАР
8. Каты сынаулар безгә ничек тәэсир итә?
8 Соңгы көннәрдә яшәгәнгә, без тормышның җиңел булмаячагын беләбез (2 Тим. 3:1). Сынаулар көтмәгәндә килергә мөмкин. Мәсәлән, икътисади авырлыклар, каты чир я якын кешебезнең үлеме. Әлбәттә, боларның барысы зур стресска китерә. Әгәр проблемалар бер-бер артлы я хәтта бер үк вакытта ябырылса, ул чакта безгә аеруча авыр булыр. Әмма шуны истә тотыйк: Йәһвә ярдәм итәр өчен бездән күзен алмый һәм безгә бу авырлыкларны кичереп чыгарга булышыр.
9. Әюпнең сынауларын сурәтләп бирегез.
9 Әюп очрагын исебезгә төшерик. Бу кеше кыска вакыт эчендә берничә каты сынауга дучар булган. Бер көн эчендә ул мал-мөлкәтен, хезмәтчеләрен һәм, иң коточкычы, яраткан балаларын югалткан (Әюп 1:13—19). Күп тә үтмәстән, ул каты чир белән авырып киткән. Бу чир аркасында ул кеше күзенә күренмәслек хәлгә калган (Әюп 2:7). Әюпнең хәле шулкадәр начар булган ки, ул хәтта: «Тормышымны нәфрәт итәм, бүтән яшисем килми»,— дигән (Әюп 7:16).
10. Йәһвә Әюпкә чыдам булып калырга ничек булышкан? (Тышлыктагы рәсемне кара.)
10 Йәһвә Әюпнең газапларын күргән. Әюпне яратканга, Йәһвә аңа чыдам булып калырга ярдәм иткән. Йәһвә Әюпкә үзенең зирәклеген һәм җан ияләре турында ничек кайгыртканын исенә төшергән. Әюп белән сөйләшкәндә, Аллаһы төрле куәтле хайваннарга игътибар иткән (Әюп 38:1, 2; 39:9, 13, 19, 27; 40:15; 41:1, 2). Әюпне ныгытыр һәм юатыр өчен, Йәһвә шулай ук Илуй исемле яшь кешене дә кулланган. Ул Әюпне Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә әҗер бирүенә ышандырган һәм Әюпкә ярату белән киңәш биргән. Бу яшь кеше Әюпне күбрәк үзе турында түгел, ә Галәмнең Барлыкка Китерүчесе — Йәһвә турында уйланырга дәртләндергән (Әюп 37:14). Өстәвенә, Йәһвә Әюпкә бер йөкләмә биргән: ул гөнаһ кылган өч дусты турында дога кылырга тиеш булган (Әюп 42:8—10). Ә без бүген авырлыклар кичергәндә, Йәһвә безгә ничек ярдәм итә?
11. Изге Язмалар безне ничек итеп юата?
11 Бүген исә Йәһвә безнең белән турыдан туры сөйләшми. Әмма ул үзенең Сүзе — Изге Язмалар — аша мөрәҗәгать итә (Рим. 15:4). Аллаһы безне киләчәккә өмет биреп юата. Каты сынауларда безне ныгыта алган берничә фикергә игътибар итик. Изге Язмалар безне һичбер нәрсә дә, хәтта иң авыр сынаулар да «Аллаһының... мәхәббәтеннән аера алмаячак» дип ышандыра (Рим. 8:38, 39). Аллаһы шулай ук «үзен чакыручыларның барысына... якын» дип әйтә (Зәб. 145:18). Йәһвәгә таянсак, ул безгә сынмаска һәм авырлыкларга хәтта шатлык белән карарга ярдәм итәр (1 Көр. 10:13; Ягък. 1:2, 12). Шуны да онытмыйк: мәңгелек тормыш белән чагыштырганда, безнең авырлыкларыбыз кыска вакытлы гына (2 Көр. 4:16—18). Йәһвә авырлыкларыбызның сәбәпчесен — Шайтан Иблисне һәм аның хезмәтчеләрен юк итәргә вәгъдә итә (Зәб. 37:10). Тагын нинди шигырьләр сезне сынаулар вакытында юата һәм ныгыта ала? Аларны ятлауны максат итеп куегыз.
12. Аллаһы Сүзе тулы файда китерсен өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
12 Йәһвә без аның Сүзен регуляр рәвештә өйрәнербез һәм укыганнарыбыз турында уйланырбыз дип көтә. Белгәннәребезне куллансак, иманыбыз ныгыр һәм без Йәһвәгә тагын да якынлашырбыз. Нәтиҗәдә, безгә сынауларны кичереп чыгарга җиңелрәк булыр. Изге Язмалар буенча эш иткән кешеләргә Йәһвә изге рухын бирә, ә бу рух «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирә (2 Көр. 4:7—10).
13. Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче әзерләгән рухи ризык безгә сынауларны кичереп чыгарга ничек ярдәм итә?
13 Йәһвәнең ярдәме белән «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче», безнең иманыбызны ныгытыр өчен һәм рухи яктан уяу калырга булышыр өчен, күп төрле мәкаләләр, видеолар һәм җырлар әзерли (Мат. 24:45). Безгә бу мул рухи өстәлдән тукланырга кирәк. Кушма Штатларда яшәгән бер апа-кардәшебез рухи ризыкның үзенә ничек ярдәм иткәне турында сөйләгән. Ул болай ди: «Мин Йәһвәгә инде 40 ел хезмәт итәм, һәм бу вакыт дәвамында мин төрле сынауларга очрадым». Исерек машина йөртүче аркасында, бу апа-кардәшнең бабасы һәлак булган, әти-әнисе каты чирдән үлгән, ә ул үзе ике тапкыр рак чире белән көрәшкән. Аңа бу сынауларны кичереп чыгарга нәрсә ярдәм иткән? Ул болай дип дәвам итә: «Йәһвә һәрвакыт минем турында кайгыртып торды. Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче әзерләгән рухи ризык миңа бу сынауларны кичереп чыгарга булышты. Менә ни өчен мин дә Әюп кебек: „Үлгәнче үз сафлыгымнан баш тартмам!“— дип әйтә алам» (Әюп 27:5).
14. Йәһвә сынаулар вакытында кардәшләр аша безгә ничек итеп ярдәм кулы суза? (1 Тисалуникәлеләргә 4:9)
14 Йәһвә үз хезмәтчеләрен, кайгы-хәсрәт кичергәндә, бер-берсен яратырга һәм юатырга өйрәтә. (2 Көр. 1:3, 4; 1 Тисалуникәлеләргә укы.) Илуйдан үрнәк алып, кардәшләребез безгә авыр вакытларда иманда нык калырга булыша ( 4:9Рәс. 14:22). Мәсәлән, Диана исемле апа-кардәшнең ире каты авырып киткәч, имандашлар аларга нык калырга булышкан. Ул болай дип сөйли: «Миңа бик авыр иде, әмма бу айлар дәвамында Йәһвә безне кулында гына йөртте. Имандашларыбыз безнең турында бик нык кайгыртты. Алар шалтыратты, безгә килеп китте һәм кочаклады — боларның барысы безгә бирешмәскә ярдәм итте. Мин машина йөртмәгәнгә, кардәшләр миңа җыелышларга һәм вәгазьгә барырга булышты». Андый кайгыртучы рухи гаиләгә ия булу — чын бәхет!
БЕЗ ЙӘҺВӘГӘ КАЙГЫРТУЫ ӨЧЕН РӘХМӘТЛЕ
15. Ни өчен без сынауларда нык кала алабыз?
15 Без барыбыз да сынауларга очрыйбыз. Әмма бу мәкаләдән күргәнебезчә, без сынауларда беркайчан да берүзебез генә калмаячакбыз. Кайгыртучы Ата буларак, Йәһвә безне күзәтә. Ул безнең ялваруларыбызны тыңлый һәм безгә ярдәм итәчәк (Ишаг. 43:2). Без сынауларны кичереп чыга алсын өчен, Йәһвә безгә барысын да биргән. Дога, Изге Язмалар, мул рухи ризык һәм кайгыртучы кардәшлегебез безгә тормыш давылларында нык калырга булыша.
16. Йәһвәнең канаты астында калыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
16 Күктәге Атабызның безне күзәткәнен белү шундый куандыра! «Күңелләребез аңа бик сөенә» (Зәб. 33:21). Йәһвә биргән бар нәрсәдән файдаланып, без аңа кайгыртуы өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтәбез. Алга таба да Йәһвәнең канаты астында калыр өчен, безгә аңа тыңлаучан булырга һәм аның күзлегеннән дөрес булганны эшләргә кирәк. Шулчакта без мәңге яши алачакбыз! (1 Пет. 3:12)
30 ҖЫР Йәһвә — Атам, Яклаучым һәм Дустым