Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

34 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Хакыйкатьтә йөрегез

Хакыйкатьтә йөрегез

«Минем өчен балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак бәхет юк» (3 ЯХЪЯ 4).

111 ҖЫР Шатланыр өчен сәбәпләр

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Хакыйкать белән ничек танышуыгыз турындагы сөйләшүләр нинди файда китерә?

 «СИН ничек хакыйкатькә килдең?» дигән сорауга безнең еш кына җавап биргәнебез бардыр. Кардәшләр, бер-берсе белән яхшырак танышыр өчен, бу сорауны бирә. Без кардәшләрнең Йәһвә белән ничек танышканнары турында ишетергә бик шат һәм үзебезнең очрагыбызны да сөйләргә яратабыз (Рим. 1:11). Андый аралашу безгә Йәһвәнең хезмәтчесе булу нинди зур фатиха икәнен исебезгә төшерә. Шулай ук бу безне хакыйкатьтә йөрергә, ягъни Йәһвәнең фатихасын һәм хуплавын китерүче юл буенча барырга, тагы да тәвәккәлрәк итә (3 Яхъя 4).

2. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Нинди сәбәпләр аркасында без хакыйкатьне яратабыз? Бу кыйммәтле бүләкне кадерләгәнебезне без ничек күрсәтә алабыз? Шушы мәкаләдә бу сорауларга җавап биреләчәк. Һичшиксез, андый фикер алышу безне Йәһвәгә тагы да рәхмәтлерәк булырга дәртләндерәчәк. Нәкъ ул бит безне хакыйкатькә җәлеп итте (Яхъя 6:44). Шулай ук бу безне алга таба да башкаларга хакыйкатьне сөйләргә дәртләндерәчәк.

НИ ӨЧЕН БЕЗ ХАКЫЙКАТЬНЕ ЯРАТАБЫЗ?

3. Хакыйкатьне яратканыбызның төп сәбәбе нинди?

3 Хакыйкатьне яратыр өчен сәбәпләребез күп. Аларның иң мөһиме, без Йәһвәне — хакыйкатьнең Чыганагын яратабыз. Аның Сүзендә, Изге Язмаларда, Йәһвә җир белән күкне барлыкка китерүче итеп кенә түгел, ә безне яратучы, кайгыртучы Ата буларак та сурәтләнә (1 Пет. 5:7). Без Йәһвәнең «шәфкатьле һәм кызганучан... ярсырга ашыкмый, тугры мәхәббәткә бай һәм әйткән сүзен һәрвакыт үтәгәнен» беләбез (Чыг. 34:6). Йәһвә гаделлекне ярата (Ишаг. 61:8). Безнең газап чигүебезне күрү аңа авырту китерә, шуңа күрә ул билгеле бер көнне безне газаплардан азат итәчәк (Ирм. 29:11). Без бу вакытны түземсезлек белән көтәбез. Менә ни өчен без Йәһвәне шулкадәр нык яратабыз!

Изге Язмалардагы хакыйкать... якорь сыман

Якорь давыллар вакытында корабка бер урында калырга ярдәм иткән кебек киләчәккә өмет тормыш давылларында безгә тынычлык сакларга булыша. Изге Язмалардагы хакыйкать безне киләчәккә өметебез турында башкаларга сөйләргә дәртләндерә (4—7 нче абзацларны кара.)

4, 5. Ни өчен Паул өметебезне якорь белән чагыштырган?

4 Тагын ни сәбәпле без хакыйкатьне яратабыз? Изге Язмалардагы хакыйкать тормышыбызны күп яклардан яхшырта. Мәсәлән, ул киләчәккә өмет бирә. Рәсүл Паул андый өметнең мөһимлеге турында болай дип язган: «Өмет җаныбыз өчен якорь сыман. Ул ышанычлы, нык» (Евр. 6:19). Якорь давыллар вакытында корабка бер урында калырга ярдәм иткән кебек, киләчәккә өмет тормыш давылларында безгә тыныч калырга булыша.

5 Контексттан күренгәнчә, Паул бу сүзләрне күктә яшәргә өметләнгән майланган мәсихчеләргә юллаган. Бу сүзләр шулай ук җирдә мәңге яшәргә өметләнгән мәсихчеләргә дә кулланырлык (Яхъя 3:16). Билгеле, киләчәккә өмет тормышыбызны мәгънәле итә.

6, 7. Хакыйкатьне белү Ивонга ничек тәэсир иткән?

6 Әйдәгез, хакыйкатьтә үсмәгән Ивон исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Бала чагында ул үлемнән курыккан. Ничектер бер китапта ул «килер бер көн һәм син иртәгәсен инде күрмәссең» дигән фикергә тап булган. Бу сүзләр аның тынычлыгын урлаган. Ул болай дип сөйли: «Ул төнне киләчәк турында уйлап, мин керфек какмый уздырдым. „Тормыш бит мәгънәлерәк булырга тиеш! Ни өчен мин яшим? Минем үләсем килми!“ — дип уйладым мин».

7 Күпмедер вакыт үткәч, яшүсмер чагында, Ивон Йәһвә Шаһитләре белән танышкан. Ул болай дип сөйли: «Минем җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өметем барлыкка килде». Хакыйкатьне белү Ивонга ничек тәэсир иткән? Ул болай дип дәвам итә: «Мин хәзер төннәрен тыныч йоклыйм. Киләчәк һәм үлем турында бүтән борчылмыйм». Ул хакыйкатьне ярата һәм башкаларга өмете турында шатлык белән сөйли (1 Тим. 4:16).

Изге Язмалардагы хакыйкать... хәзинә сыман

Йәһвәгә бүген һәм Аллаһы Патшалыгы җитәкчелеге астында киләчәктә хезмәт итү мөмкинлеге — чын хәзинә. Аның өчен без кулыбыздан килгәннең барысын эшләргә әзер! (8—11 нче абзацларны кара.)

8, 9. а) Гайсә мисалындагы кеше хәзинәне никадәр кыйммәтле дип санаган? ә) Сез хакыйкатьне никадәр югары бәялисез?

8 Изге Язмалардагы хакыйкать үз эченә Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне дә ала. Гайсә Патшалык турындагы хакыйкатьне яшерелгән хәзинә белән чагыштырган. Маттай 13:44 тә болай диелә: «Күкләр Патшалыгы кырда яшерелгән хәзинәгә охшаш. Кеше аны тапкач, кабат яшергән. Ул шатлыгыннан барып, бар булганын саткан да шул кырны сатып алган». Игътибар иткәнсездер, бу кеше хәзинә эзләмәгән, ул аңа тап булган. Әмма шулай булса да, ул шул хәзинә яткан кырга ия булыр өчен бар булган милкен саткан. Ни өчен? Чөнки аның никадәр кыйммәтле булганын аңлаган. Бу хәзинә ул саткан нәрсәләрдән күпкә кыйммәтрәк булган.

9 Һичшиксез, сезнең дә хакыйкатькә карашыгыз шундыйдыр. Йәһвәгә хезмәт итүдән килгән шатлыкны дөнья тәкъдим иткән нәрсәләр белән хәтта чагыштырып та булмый. Ә Патшалык идарәсе астындагы тормыш турында әйтәсе дә юк. Өстәвенә, Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләребез без хакыйкать хакына калдырган бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк. «Йәһвәгә лаеклы булып яшәү» безгә чын шатлык китерә (Көл. 1:10).

10, 11. Майклны зур үзгәрешләр ясарга нәрсә дәртләндергән?

10 Күпләр, Йәһвәнең хуплавын алыр өчен, тормышларында зур үзгәрешләр ясаган: кайберәүләр карьерадан баш тарткан, ә башкалар байлык артыннан кумый башлаган. Ә кемдер Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, тормышларын тулысынча үзгәрткән. Майкл белән нәкъ шулай булган да. Яшь чагында ул каратэ белән шөгыльләнгән. Ул болай дип сөйли: «Мин үземнең көчле булуым белән бик горурлана идем. Кайвакыт мин үземне җиңелмәс кеше дип саный идем». Соңрак Майкл Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм Йәһвәнең көч куллануга карашын белгән (Зәб. 11:5). Үзе белән өйрәнү үткәргән гаиләле пар турында Майкл болай ди: «Алар миңа беркайчан да каратэны ташларга кирәк дип әйтмәде, ә хакыйкатькә өйрәтүләрен дәвам итте».

11 Хакыйкать белән якынрак танышкан саен, Майклның Йәһвәгә карата яратуы үсә барган. Аңа Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә кызганучан булуы аеруча тәэсир иткән. Вакыт узу белән Майкл тормышында зур үзгәрешләр ясарга кирәклеген аңлаган. Ул болай ди: «Каратэны ташлау минем өчен иң авыры булачагын белдем. Мин Йәһвәнең бу адымымны хуп күрәчәген аңлый идем. Мин шуңа төшендем: Йәһвәгә хезмәт итүдән дә кыйммәтрәк нәрсә юк». Майкл хакыйкатьнең никадәр кыйммәтле хәзинә булганын аңлаган. Шуңа күрә ул тормышында шундый зур үзгәрешләр ясаган (Ягък. 1:25).

Изге Язмалардагы хакыйкать... яктырткыч сыман

Көчле яктырткыч караңгыда юлны күрергә булышкан кебек Аллаһы Сүзе безгә Шайтанның караңгы дөньясында хакыйкать юлы буенча барырга булыша (12, 13 нче абзацларны кара.)

12, 13. Изге Язмалардагы хакыйкать Майлиның тормышын ничек «яктырткан»?

12 Хакыйкатьнең кыйммәтле булуын күрсәтер өчен, Изге Язмаларда ул караңгыда янган яктырткыч белән чагыштырыла (Зәб. 119:105; Эфес. 5:8). Азәрбайҗанда яшәүче Майлиның тормышын Изге Язмалардагы хакыйкать яктырткан. Майли дини яктан бүленгән гаиләдә үскән. Аның әтисе — мөселман, әнисе яһүд булган. Ул болай дип сөйли: «Аллаһының барлыгына беркайчан да шикләнмәсәм дә, мине күп сораулар борчыды. Мәсәлән: ни өчен Аллаһы кешеләрне барлыкка китергән? Ни өчен кемдер гомер буе газаплар кичерә, ә аннары тагын мәңге тәмугъта җәфалана? Кайберәүләр бар нәрсә Аллаһы кулында дип әйтә иде, әмма мин шуны аңламый идем: кешеләр Аллаһы өчен курчак кына мени, әллә аңа кешеләрнең газапларын күрү рәхәтлек китерәме?»

13 Майли сорауларына җавапларны эзләвен дәвам иткән. Вакыт узу белән ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм хакыйкатьне кабул иткән. Ул болай дип сөйли: «Изге Язмалардагы хакыйкать тормышка карашымны яхшы якка үзгәртте. Үз сорауларыма җавап алып, мин җан тынычлыгына ия булдым». Без дә, Майли кебек, үзебезне «караңгылыктан үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручы» Йәһвәгә бик рәхмәтле (1 Пет. 2:9).

14. Хакыйкатьне тагы да ныграк яратыр өчен нәрсә эшләп була? ( «Башка чагыштырулар» дигән рамканы кара.)

14 Бу мәкаләдә без хакыйкатьнең кыйммәтлеген күрсәтүче берничә чагыштыруны карап киттек. Һичшиксез, сез башкаларны да исегезгә төшерә аласыз. Шәхси өйрәнүдә, хакыйкатьне яратыр өчен, башка сәбәпләрне тикшерегез. Хакыйкатькә яратуыгыз үсә барганда, бу ярату эшләрегездә дә чагылыр.

ХАКЫЙКАТЬКӘ КАРАТА ЯРАТУЫБЫЗНЫ НИЧЕК КҮРСӘТЕРГӘ?

15. Хакыйкатьне яратканыбызны күрсәтер өчен, нинди бер мөмкинлек бар?

15 Хакыйкатьне яратуыбызны күрсәтер өчен, безгә Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны регуляр рәвештә өйрәнергә кирәк. Хакыйкатьтә күп еллар булсак та, безгә алга таба да белемебезне арттырырга кирәк. «Күзәтү манарасы»ның беренче чыгарылышында мондый сүзләр китерелгән булган: «Хакыйкать дигән кечкенә чәчәк тормыш дип аталган кыргый җирдә үсә. Аны чүп үләненә тиң ялган басып киткән диярлек. Аны табарга теләсәгез, сезгә игътибарлы булырга кирәк. Ә аңа ия булырга теләсәгез, сезгә иелергә туры килер. Бер хакыйкать чәчәге белән генә чикләнмәгез... Эзләгез, күбрәк җыярга тырышыгыз». Өйрәнү җиңел эш түгел ул, әмма бер дә шикләнмәгез тырышлыкларыгыз заяга булмас.

16. Сез Изге Язмаларны ничек өйрәнәсез? (Гыйбрәтле сүзләр 2:4—6)

16 Кайберәүләр укырга һәм өйрәнергә әллә ни яратмый. Әмма Йәһвә безне хакыйкатьне тирәнрәк аңлар өчен, «эзләргә» һәм «казырга» дәртләндерә. (Гыйбрәтле сүзләр 2:4—6 укы.) Андый тырышлыклар куйсак, бу һичшиксез уңышларга китерәчәк. Кори исемле абый-кардәш Изге Язмаларны укыганда, бер шигырьне тирәнтен тикшерә. Ул болай дип сөйли: «Мин ул шигырьгә кагылышлы бар искәрмәләр белән кисешкән урыннарны карыйм һәм өстәмә тикшерүләр үткәрәм. Бу миңа күп яңа нәрсәләр белергә ярдәм итә!» Изге Язмаларны укыганда, без бу ысулны кулланабызмы я башкасынмы, моның өчен вакытыбызны һәм көчебезне сарыф итеп, без хакыйкатьне кадерләгәнебезне күрсәтәбез (Зәб. 1:1—3).

17. Хакыйкать буенча яшәү нәрсәне аңлата? (Ягъкуб 1:25)

17 Билгеле, хакыйкатьне белү генә җитми. Безгә белгәннәребезне кулланырга, ягъни хакыйкать буенча яшәргә кирәк. Шулай эшләсәк кенә, без чын мәгънәдә бәхетле булырбыз. (Ягъкуб 1:25 укы.) Без хакыйкать буенча яшибезме, юкмы икәнен ничек билгеләргә? Безгә үз-үзебезне тикшерергә кирәк: «Без белгәннәребезне кулланабызмы? Яхшыртасы яклар бармы?» Рәсүл Паул мондый киңәш биргән: «Нәрсәгә генә ирешсәк тә, әйдәгез, шул ук рәвешчә алга баруыбызны дәвам итик» (Флп. 3:16).

18. Ни өчен без хакыйкатьтә йөрер өчен тырышлыклар куябыз?

18 «Хакыйкатьтә йөрер» өчен, куйган тырышлыкларыбыз мул итеп фатихалана. Хакыйкатьтә йөрү тормышыбызны яхшырта. Әмма иң мөһиме, без Йәһвәне һәм кардәшләрне сөендерәбез (Гыйб. сүз. 27:11; 3 Яхъя 4). Хакыйкатьне яратыр өчен һәм хакыйкать буенча яшәр өчен, тагы да мөһимрәк сәбәпләр була аламы соң?!

144 ҖЫР Омтыл гаҗәеп бүләккә!

^ Без еш кына ышануларыбызны һәм тормыш юлыбызны «хакыйкать» дип атыйбыз. Без яңа гына хакыйкатькә килдекме я гомер буе хакыйкатьтәме, барыбызга да ни өчен хакыйкатьне яратканыбызны карап чыгу файдалы булыр. Шулай эшләп, без Йәһвәнең хуплавын алырга теләгебезне тагы да ныгытырбыз.