Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

32 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Яшьләр, суга чумдырылганнан соң рухи яктан үсүегезне дәвам итегез

Яшьләр, суга чумдырылганнан соң рухи яктан үсүегезне дәвам итегез

«Мәсихтән үрнәк алып, бар яктан җитлеккән була алачакбыз» (ЭФЕС. 4:15).

56 ҖЫР Хакыйкать юлы тормышың юлы булсын

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Күп кенә яшьләр нинди максатларына ирешкән?

 ҺӘР ел меңләгән яшь кеше суга чумдырыла. Син дә алар санындамы? Шулай икән, Күктәге Атаң синең белән горурлана һәм кардәшләрең дә синең өчен шатлана (Гыйб. сүз. 27:11). Бу максатка ирешер өчен, син Изге Язмаларны тырышып өйрәндең, бәлки, хәтта берничә ел дәвамында. Шулай ук син Изге Язмаларның Аллаһыдан булуына инандың һәм бу китапның Авторы белән танышып, аны яраттың. Йәһвәгә карата ярату сине үз тормышыңны аңа багышларга һәм суга чумдырылырга дәртләндерде. Син мактауга лаек!

2. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

 2 Һичшиксез, суга чумдырылганчы, синең иманың инде сыналган булгандыр. Әмма алда яңа сынаулар көтә. Шайтан Йәһвәгә карата яратуыңны сүрелдерергә һәм сине аңардан ераклаштырырга тырышыр (Эфес. 4:14). Әмма син бирешмә! Аллаһыга тугры булып калырга һәм багышлану антың буенча яшәргә сиңа нәрсә булышыр? Рухи яктан үсүеңне дәвам ит һәм мәсихче «җитлеккәнлеккә омтыл» (Евр. 6:1). Син моны ничек эшли аласың?

РУХИ ЯКТАН НИЧЕК ҮСӘРГӘ?

3. Бар мәсихчеләр суга чумдырылганнан соң да нәрсә эшләргә тиеш?

3 Суга чумдырылганнан соң, барыбыз да Рәсүл Паулның эфеслеләргә биргән киңәше буенча эш итәргә тиеш. Ул аларны рухи яктан «балигъ кеше» булырга дәртләндергән (Эфес. 4:13). Башка сүзләр белән әйткәндә, ул аларга алга таба да рухи яктан үсәргә киңәш иткән. Паул кешенең рухи үсешен баланың үсүе белән чагыштырган. Әлбәттә, әти-әнисе сабый баласына карап, бик сөенә. Әмма ул һәрвакыт кечкенә бала булып кала алмый, ул үсәргә тиеш. Үсә барган саен, ул балага хас гадәтләрне калдыра бара (1 Көр. 13:11). Мәсихче белән дә шулай ук. Суга чумдырылганнан соң да без рухи яктан үсүебезне дәвам итәргә тиеш. Һәм киләсе киңәшләр безгә бу яктан ярдәм итәр.

4. Нинди сыйфат безне рухи яктан үсәргә дәртләндерер? Аңлатыгыз. (Филипиялеләргә 1:9)

4 Йәһвәгә карата яратуыңны үстер. Әлбәттә, син Йәһвәне инде бик нык яратасың. Әмма яратуың тагы да үсә ала. Паулның Филипиялеләргә 1:9 да (укы) язган сүзләре буенча, ул филипиялеләрнең мәхәббәтләре артканнан-арта барсын дип дога кылган. Безнең дә яратуыбыз үссен өчен, безгә Аллаһы турында төгәл белем алырга һәм зирәклек үстерергә кирәк. Йәһвә турында күбрәк белгән саен, без аның сыйфатларын күбрәк кадерли башлыйбыз. Безнең аны күңелсезләндермәскә, ә киресенчә, аны сөендерергә теләгебез үсә. Без аның ихтыярын аңларга һәм аның буенча эш итәргә тырышабыз.

5, 6. Йәһвәгә карата яратуыбызны үстерергә безгә нәрсә булышыр? Аңлатыгыз.

5 Гайсә Мәсих турында белем алу да безгә Йәһвәгә карата ярату үстерергә булыша. Чөнки ул үз Атасының сыйфатларын камил рәвештә чагылдырган (Евр. 1:3). Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя китапларын уку — Гайсә белән яхшырак танышыр өчен иң яхшы ысул. Син Изге Язмаларны һәр көн укыйсыңмы? Юк икән, моны эшли башлар өчен, бүген иң яхшы көн. Гайсә турында укыганда, аның сыйфатларына игътибар итәргә тырыш. Кешеләргә аңа мөрәҗәгать итү җиңел булган, хәтта балалар да аңа тартылган (Марк 10:13—16). Шәкертләре дә Гайсә белән ачык аралашкан һәм аңа үз хисләрен ачарга курыкмаган (Мат. 16:22). Ачык йөзле булуга Гайсә үз Атасыннан өйрәнгән. Йәһвәгә дә мөрәҗәгать итү авыр түгел. Шуңа күрә аңа дога кылырга онытма. Аңа үз йөрәгеңне ач. Ул сине хөкем итмәс. Ул бит сине бик ярата һәм кайгырта (1 Пет. 5:7).

6 Гайсә кешеләрнең хисләрен аңларга тырышкан һәм аларны кызганган. Рәсүл Маттай болай дип язган: «Халык төркемен күргәч, ул аларны кызганды, чөнки алар көтүчесез сарыклар шикелле йончыган һәм таралган иделәр» (Мат. 9:36). Ә Йәһвә кешеләргә ничек карый? Гайсә болай дигән: «Күктәге Атам да бу кечеләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми» (Мат. 18:14). Йәһвәнең һәм Гайсәнең безгә карата мөнәсәбәте күңелебезне җылыта. Әйе, Гайсә турында күбрәк белгән саен, безнең Йәһвәгә карата яратуыбыз үсә бара.

7. Җитлеккән кардәшләр белән аралашу сиңа ничек ярдәм итә ала?

7 Рухи яктан үсәргә сиңа шулай ук җитлеккән кардәшләр белән аралашу да булышыр. Аларны хезмәттәге кызыклы очракларын сөйләргә сора. Алар Йәһвәгә хезмәт иткәннәренә бер дә үкенми. Аларның бәхетле булуларына игътибар ит. Ә берәр җитди карар кабул итәргә кирәк булганда, алар белән киңәшләш. Изге Язмаларда бит: «Киңәшчеләр күп булганда, уңыш килә»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 11:14).

Син иманыңны якларга әзерме? (8, 9 абзацларны кара.)

8. Изге Язмаларның дөреслегендә шикләр туса, нәрсә эшләргә?

8 Шикләреңә тамырланырга бирмә.  Икенче абзацта әйтелгәнчә, Шайтан рухи үсешеңне туктатырга тырышыр. Мәсәлән, ул синдә Изге Язмалардагы тәгълиматлар дөресме дигән шикләр уятырга мөмкин. Чөнки иртәме-соңмы син эволюция теориясе турында ишетерсең. Элек синең Аллаһыны хурлаучы бу теория турында, бәлки, ишеткәнең булмагандыр, ә хәзер моның турында мәктәптә укыталардыр. Укытучыларның бу теория турында әйткәннәре инандырырлык итеп яңгырарга мөмкин. Бәлки, алар Аллаһының булуын раслаучы дәлилләрне җентекләп тикшермәгәндер, шуңа күрә эволюциягә ышана. Гыйбрәтле сүзләр 18:17 дә язылган принципны истә тот: «Судта беренче булып сөйләүче хак булып күренә, әмма икенче як килә дә аны фаш итә». Мәктәптәге тикшерелмәгән идеяләргә ышаныр урынына Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен өйрәнеп чык. Бу яктан сиңа басмаларыбыз булышыр. Шулай ук элек эволюциягә ышанган кардәшләр белән сөйләшеп кара. Аларны Барлыкка Китерүченең барлыгына нәрсә ышандырды дип сора. Шулай итеп, син төгәл фактлар белән таныша алырсың.

9. Мелисса очрагыннан сез нәрсәгә өйрәнәсез?

9 Мелисса * исемле апа-кардәш эволюция һәм барлыкка китерү темасын өйрәнеп чыгарга булган, һәм бу аңа зур файда китергән. Ул болай дип сөйли: «Мәктәптә эволюция турында инандырырлык итеп сөйлиләр. Шуңа күрә карашларым дөрес микән дигән шикләрем туды һәм мин куркуга төштем. Әмма Йәһвә бездән сукырларча хезмәт итүебезне теләмәгәнен белгәнгә, мин шикләремнән арыныр өчен, шәхси өйрәнү үткәрергә булдым. Мин „Сезнең турында кайгыртучы Барлыкка Китерүче бармы?“ (рус) дигән китапны, „Тормыш яратылган булганмы?“ һәм „Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау“ дигән брошюраларны укып чыктым. Бу мине бик ныгытты һәм мин: „Бу сорауны ник иртәрәк тикшермәгәнмен икән?“— дип уйлап куйдым».

10, 11. Әхлаксызлыкка каршы торырга сиңа нәрсә ярдәм итәр? (1 Тисалуникәлеләргә 4:3, 4)

10 Гөнаһлы эшләрдән кач. Яшүсмер чагында кешенең җенси теләкләре уяна. Шайтан синең үз теләкләреңә бирелүеңне тели. Башкалар да сине бозык эшләргә тартырга тырышырга мөмкин. Син әхлакый яктан ничек саф булып кала аласың? (1 Тисалуникәлеләргә 4:3, 4 укы.) Шәхси догаларыңда Йәһвәгә хисләреңне сөйлә һәм ярдәм итүен сора (Мат. 6:13). Йәһвә сиңа ярдәм итәргә бик тели, ул сине хөкем итмәс (Зәб. 103:13, 14). Шулай ук ярдәмне Аллаһы Сүзеннән дә эзлә. Өстәрәк искә алынган Мелисса бозык фикерләр белән көрәшкән. Ул болай ди: «Изге Язмаларны һәр көн уку миңа бирешмәскә булышты. Бу миңа Йәһвәнең хезмәтчесе булуымны һәм аңа хезмәт итәргә теләгәнемне исемә төшереп торды» (Зәб. 119:9).

11 Проблемаларыңны ялгыз гына хәл итәргә тырышма. Авырлыкларың турында әти-әниләрең белән сөйләш. Әлбәттә, четерекле темалар турында сөйләү авыр. Әмма моны эшләү бик мөһим. Мелисса болай ди: «Мин Йәһвәдән кыюлык сорадым һәм барысын әтиемә сөйләдем. Җилкәләремнән йөк төшкәндәй булды. Мин бу адымым белән Йәһвәне сөендердем».

12. Акыллы карарлар кабул итәргә, безгә нәрсә ярдәм итә ала?

12 Изге Язмалардагы принциплар буенча эш ит. Үскән саен, сиңа күбрәк ирек бирелер һәм син үзең карарлар кабул итә башларсың. Әмма сиңа тормыш тәҗрибәсен җыясы бар әле. Йәһвә белән дуслыгыңны боза алган хаталар кылмаска, сиңа нәрсә ярдәм итәр? (Гыйб. сүз. 22:3) Изге Язмалардагы принциплар. Җитлеккән мәсихчеләргә һәрбер ситуация өчен кагыйдә кирәк түгел. Кари исемле апа-кардәш моңа төшенгән. Ул болай ди: «Миңа кагыйдәләрне генә түгел, ә Изге Язмалардагы принципларны да аңларга өйрәнергә кирәк иде». Изге Язмаларны укыганда, мондый сораулар турында уйлан: «Бу өзек миңа Йәһвәнең фикер йөртү рәвеше турында нәрсә ачыклый? Монда акыллы карарлар кабул итәргә булыша алган берәр принцип бармы? Аны куллансам, бу миңа нинди файда китерер?» (Зәб. 19:7; Ишаг. 48:17, 18) Изге Язмаларны укып һәм андагы принциплар турында уйланып, син акыллы карарлар кабул итәрсең һәм Йәһвәне сөендерерсең. Принципларны кулланырга өйрәнсәң, сиңа катгый кагыйдәләр кирәк булмас, чөнки син Йәһвәнең фикер йөртүенә төшенерсең.

Апа-кардәш нинди дуслар сайлаган? (13 абзацларны кара.)

13. Яхшы дуслар безгә ничек тәэсир итәргә мөмкин? (Гыйбрәтле сүзләр 13:20)

13 Рухи карашлы дуслар сайла. Инде әйтелгәнчә, нинди дуслар сайлавың, рухи үсешеңә тәэсир итә. (Гыйбрәтле сүзләр 13:20 укы.) Бервакыт Сара исемле апа-кардәш шатлыгын югалткач, дуслары аңа бар нәрсәгә уңай караш белән карарга булышкан. Ул болай дип сөйли: «Йәһвә миңа яхшы дусларны нәкъ кирәкле вакытта бүләк итте. Без бер апа-кардәш белән һәр атна өйрәнү мәкаләсенә әзерләнә башладык. Ә башка бер дустым мине комментарийлар бирергә дәртләндерде. Аларның үрнәкләре миңа шәхси өйрәнүгә һәм дога кылуга җитдирәк карарга ярдәм итте. Йәһвә белән мөнәсәбәтләрем ныгыды һәм шатлык тормышыма яңадан кайтты».

14. Дуслар Джулиенга ничек тәэсир иткән?

14 Үзеңә яхшы яктан тәэсир итүче дусларны ничек табып була? Джулиен исемле өлкән болай дип сөйли: «Яшь чагымда бергә вәгазьләгән кардәшләр минем дусларым булып китте. Алар ашкынучан иде һәм миңа да хезмәтнең тәмен татырга булышты. Мин тулы вакытлы хезмәтне максат итеп куйдым. Шулай ук мин, күбрәк дуслар табар өчен, яшьтәшләрем белән генә чикләнергә кирәкмәгәнен аңладым. Соңрак мин Бәйтелдә хезмәт итә башладым һәм анда да яхшы дуслар таптым. Алар миңа күңел ачуларга дөрес караш үстерергә ярдәм итте. Ә бу мине, үз чиратында, Йәһвәгә тагы да якынлаштырды».

15. Рәсүл Паул Тимутигә аралашу турында нинди киңәш биргән? (2 Тимутигә 2:20—22)

15 Җыелыштагыларның берәрсе белән аралашу безгә рухи зыян китерсә нәрсә эшләргә? Беренче гасырда да рухи яктан нык булмаган кардәшләр булган. Шуңа күрә Рәсүл Паул Тимутине алар белән якын аралашмаска дәртләндергән. (2 Тимутигә 2:20—22 укы.) Йәһвә белән дуслыгыбыз бик кадерле, аны үстерер өчен, без шундый күп тырышлык куйдык бит. Шуңа күрә без беркемгә дә бу дуслыгыбызны бозарга юл куярга теләмибез (Зәб. 26:4).

МАКСАТЛАР КУЮ РУХИ ЯКТАН ҮСӘРГӘ НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ?

16. Нинди максатлар сайлап була?

16 Максатлар куй. Бу максатлар сине рухи яктан ныгытачак һәм җитлеккәнлеккә ирешергә булышачак (Эфес. 3:16). Мәсәлән, шәхси өйрәнүгә һәм Изге Язмаларны укуга күбрәк вакыт бүлеп куеп була (Зәб. 1:2, 3). Я бәлки, син ешрак һәм эчтәлеклерәк дога кылырга булырсың. Шулай ук күңел ачуларга чиктән тыш күп вакыт әрәм итмәс өчен, тотнаклылык сыйфатын үстерүне дә максат итеп куеп була (Эфес. 5:15, 16). Андый максатлар куйсаң, бу Йәһвәнең йөрәген сөендерер.

Апа-кардәш нинди максатлар куйган? (17 абзацларны кара.)

17. Ни өчен башкаларга ярдәм итәргә кирәк һәм моны ничек эшләп була?

17 Башкаларга ярдәм итү дә сиңа рухи яктан үсәргә булыша. Гайсә: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дип әйткән (Рәс. 20:35). Вакытыңны һәм көчеңне башкаларга ярдәм итәр өчен куллансаң, бу үзеңә дә күп файда китерер. Мәсәлән, олы яшьтәгеләргә һәм авырган кардәшләргә ярдәм итеп була. Бәлки, син кибеттән аларга азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар алып кайтырсың, я аларны электрон җайланмалары белән кулланырга өйрәтерсең. Абый-кардәш булсаң, хезмәттәш ярдәмче булырга омтыл, чөнки бу вазифа кардәшләргә ярдәм итәр өчен яңа мөмкинлекләр ача (Флп. 2:4). Шулай ук яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьлә, бу — Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләргә ярату күрсәтер өчен яхшы мөмкинлек (Мат. 9:36, 37). Мөмкин булса, тулы вакытлы хезмәтне максат итеп куй.

18. Тулы вакытлы хезмәттә катнашу сиңа рухи яктан үсәргә ничек булыша ала?

18 Тулы вакытлы хезмәттә катнашу күп яңа ишекләр ача ала. Әйтик, пионер булсаң, Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укый алырсың. Шулай ук синең алдыңда Бәйтелдә хезмәт итү һәм Теократик төзелешләрдә катнашу мөмкинлеге ачыла. Кейтлин исемле яшь пионер апа-кардәш болай ди: «Суга чумдырылганнан соң, җитлеккән кардәшләр белән хезмәттәшлек итү рухи үсешемә зур өлеш кертте. Аларның үрнәкләре мине шәхси өйрәнү вакытында тирәнрәк казырга һәм өйрәтү сәләтләремне үстерергә дәртләндерде».

19. Рухи яктан үсүеңне дәвам итсәң, бу сиңа нинди фатихалар китерер?

19 Рухи яктан үсүеңне дәвам итеп, син күп фатихалар урырсың. Мәсәлән, мәгънәле максатлар куйганга, синең яшьлегең заяга узмас (1 Яхъя 2:17). Сиңа начар карарларның ачы җимешләрен татырга туры килмәс. Син бәхетле һәм уңышлы тормыш алып барырсың (Гыйб. сүз. 16:3). Син җыелышта яшьләр өчен дә, олы яшьтәгеләр өчен дә яхшы үрнәк булырсың (1 Тим. 4:12). Ә иң мөһиме, син Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерә алырсың. Бу сиңа җан тынычлыгы һәм канәгатьлек китерер (Гыйб. сүз. 23:15, 16).

88 ҖЫР Миңа үз юлларыңны күрсәт

^ Яшьләр суга чумдырылганда, бөтен кардәшләр дә бик сөенә. Әлбәттә, яшьләргә алга таба да рухи яктан үсәргә кирәк. Бу аларның үзләренә дә, имандашларына да күп файда китерер. Бу мәкаләдә без яшьләргә рухи яктан үсүләрен дәвам итәргә булышучы киңәшләргә игътибар итәрбез.

^ Кайбер исемнәр үзгәртелгән.