33 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Даниял үрнәгеннән өйрәнегез
«Син кадерле кеше» (ДАН. 9:23).
73 ҖЫР Безгә кыюлык бир
БУ МӘКАЛӘДӘ a
1. Ни өчен бабыллылар Даниялга игътибар иткән?
ЯШЬ Даниял патша сараенда хезмәт иткән булган. Ничек ул анда эләккән? Бабыллылар, Даниял әле яшь чагында, Иерусалимга һөҗүм иткән һәм аны әсирлеккә алып киткән. Изге Язмаларда: «Кеше күзләре күргәне... күрә»,— диелә (1 Иш. 16:7). Бабыллылар да Даниялның абруйлы гаиләдән һәм «һичнинди кимчелексез, күркәм килеш-килбәтле» булганына игътибар иткән. Шуңа күрә алар аны патша сараенда хезмәт итсен өчен өйрәтә башлаган (Дан. 1:3, 4, 6).
2. Йәһвәнең Даниялга карашы нинди булган? (Йәзәкил 14:14)
2 Йәһвә Даниялны бик яраткан. Әмма ул аны тышкы кыяфәте я җәмгыятьтәге дәрәҗәсе өчен түгел, ә нинди тормыш юлы сайлаганы өчен кадерләгән. Ул аны хәтта дистәләгән еллар буе тугры хезмәт иткән Нух белән Әюпкә тиңләгән. Уйлап кына карагыз, ул вакытларда Даниялга 20 яшь тирәсе генә булган бит. (Ярат. 5:32; 6:9, 10; Әюп 42:16, 17; Йәзәкил 14:14 укы.) Озын һәм вакыйгаларга бай тормышы дәвамында Даниял Аллаһының мәхәббәтендә калган (Дан. 10:11, 19).
3. Бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак?
3 Бу мәкаләдә без Йәһвә Даниялда кадерләгән ике сыйфатка игътибар итәрбез. Башта без Даниялның бу сыйфатларны ничек чагылдырганы турында сөйләшербез, аннан соң Даниялга бу сыйфатларны үстерергә нәрсә булышканы турында белербез һәм ахырда без аңардан ничек үрнәк ала алганыбызны карап чыгарбыз. Бу мәкалә, иң беренче чиратта, яшьләр өчен язылган булса да, Даниялның үрнәге барыбыз өчен дә файдалы булыр.
ДАНИЯЛ КЕБЕК КЫЮ БУЛ
4. Нинди очракта Даниял кыюлык күрсәткән?
4 Кыю кешеләргә дә курку хисе хас. Әмма алар барыбер дөрес булганны эшли. Даниял кыю егет булган. Моны ике очрактан күреп була. Беренчесе, күрәсең, бабыллылар Иерусалимны юк иткәннән соң, якынча ике ел үткәч булган. Нәбукаднизар патша төшендә зур сын күргән һәм бу төш аны борчуга салган. Ул сараендагы бар акыл ияләренә, шул исәптән Даниялга, бу төшне юрарга кушкан. Ә моны эшли алмасалар, аларны үлем көткән (Дан. 2:3—5). Тоткарланмыйча эш итеп, Даниял патша янына барган һәм «төшне юрау өчен вакыт бирүен сораган» (Дан. 2:16). Даниялның моңа кадәр төшләрне беркайчан да юраганы булмаган, күрәсең. Моны исәпкә алсак, патша янына барыр өчен, аңа зур кыюлык һәм иман кирәк булган. Даниял Сидрах, Мисах һәм Әбдинах исемле дусларын «күкләр Аллаһысына бу серне ачып, мәрхәмәт күрсәтүе турында дога кылырга сораган» (Дан. 2:18). Йәһвә бу догаларга җавап биргән. Аның ярдәме белән Даниял Нәбукаднизарның төшен аңлата алган. Нәтиҗәдә, ул үзе һәм аның дуслары исән калган.
5. Даниялның кыюлыгы тагын ничек сыналган?
5 Берникадәр вакыттан соң Даниялның кыюлыгы тагын бер тапкыр сыналган. Нәбукаднизар патша төшендә гаять зур агач күргән. Бу юлы да Даниял төшне аңлатып биргән. Ул Нәбукаднизарга акылдан язачагы һәм хакимлеген югалтачагы турында әйткән (Дан. 4:25). Патша, моны фетнә дип күреп, Даниялны үтертергә куша алган. Әмма моңа карамастан, Даниял, куркуга бирелмичә, Йәһвәнең хәбәрен кыюлык белән тапшырган.
6. Даниялга гомере буе кыю булырга нәрсә ярдәм иткән?
6 Бала чагында Даниял әти-әнисенең яхшы үрнәген күзәткән. Һичшиксез, алар, Йәһвә исраилле ата-аналарга кушканча, балаларын Канунга өйрәткән (Кан. 6:6—9). Даниял, ун әмердән тыш, Канунның нечкәлекләрен дә аңлаган. Мәсәлән, нинди ризыкны ашарга ярый, ә кайсысыннан тыелырга кирәк икәне аңа билгеле булган (Лев. 11:4—8; Дан. 1:8, 11—13) b. Шулай ук Даниял исраиллеләрнең тарихы белән яхшы таныш булган һәм тыңламаучанлык нинди ачы нәтиҗәләргә китергәнен белгән (Дан. 9:10, 11). Өстәвенә Даниял шәхси тәҗрибәсеннән шуңа инанган: нәрсә генә булмасын, Йәһвә һәм куәтле фәрештәләр үзенә ярдәм итәчәк (Дан. 2:19—24; Дан. 10:12, 18, 19).
7. Даниялга кыю булырга тагын нәрсә ярдәм иткән? (Шулай ук иллюстрацияне дә кара.)
7 Даниял башка пәйгамбәрләрнең язмаларын өйрәнгән. Мәсәлән, Ирмия пәйгамбәрлегеннән ул яһүдләрнең Бабылдагы әсирлеге тиздән бетәчәген аңлаган (Дан. 9:2). Бу пәйгамбәрлекнең үтәлешен күрү аның Йәһвәгә карата ышанычын ныгыткан. Ә Йәһвәгә ышанган һәм таянган кешеләр, гадәттә, кыю була. (Римлыларга 8:31, 32, 37—39 белән чагыштыр.) Тагы да мөһимрәге, Даниял күктәге Атасына еш кына дога кылган (Дан. 6:10). Ул Йәһвә алдында үз гөнаһларын таныган һәм аңа үз хисләрен ачкан. Даниял күктәге Атасыннан ярдәм дә сораган (Дан. 9:4, 5, 19). Даниял безнең кебек гади кеше булган. Әйе, ул кыю булып тумаган. Аллаһы Сүзен өйрәнү, дога кылу һәм Йәһвәгә таяну аның кыюлыгын үстергән.
8. Син кыюлык сыйфатын ничек үстерә аласың?
8 Ә син, кыю булыр өчен, нәрсә эшли аласың? Әти-әниләрең сине кыю булырга дәртләндерәдер. Әмма сиңа үзеңә бу сыйфатны үстерергә кирәк. Ул бит нәсел буенча күчми. Кыюлык үстерү яңа күнекмәгә өйрәнүгә охшаш. Моның өчен, кеше остазның ничек эшләгәнен күзәтә һәм аннары аның артыннан кабатлый. Шул ук рәвешчә без, кыюлыкны үстерер өчен, бу сыйфатны күрсәткән кешеләрне күзәтеп, алардан үрнәк алабыз. Ә кыюлык күрсәтүдә оста булган Даниялдан син нәрсәгә өйрәнә аласың? Кыю булыр өчен, сиңа Изге Язмаларны яхшы белергә, Йәһвә белән еш һәм ачык итеп аралашырга һәм аның ярдәм итәчәгенә тулы йөрәк белән ышанырга кирәк. Шулай эшләсәң, һич шикләнмә, син иман сынауларын кыюлык белән каршы ала алырсың.
9. Кыю булу безгә нинди файда китерә?
9 Кыю булуыбыз күп яктан файда китерә, мәсәлән, башкалар безне хөрмәт итә башлый һәм без аларны Йәһвәгә җәлеп итә алабыз. Моны Германиядән булган Бен мисалы раслый. Бен мәктәптә укыганда, укытучысы аңа класс алдында чыгыш ясарга кушкан. Аның сыйныфташлары эволюциягә ышанган, ә Бен аларга ни өчен Аллаһыга ышанганы турында сөйләргә тиеш булган. Бен үз чыгышында кыюлык белән Аллаһының барлыгына дәлилләр китергән. Моның нәтиҗәсе нинди булган? «Укытучым мине зур игътибар белән тыңлады, ә аннан соң кәгазьләремнең копияләрен ясап, сыйныфташларыма таратты. Күп кенә сыйныфташларым да минем сүзләремне хөрмәт белән кабул итте һәм хәтта соклануларын белдерде»,— дип сөйли Бен. Әйе, кыюлык үстерер өчен, безнең сәбәпләребез күп.
ДАНИЯЛ КЕБЕК ТУГРЫ БУЛ
10. Тугрылык нәрсә ул?
10 Изге Язмаларда «тугрылык» я «тугры мәхәббәт» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе җылылык һәм бирелгәнлек дигән мәгънә йөртә. Ул еш кына Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә булган хисләрен һәм кардәшләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен күрсәтер өчен кулланыла (2 Иш. 9:6, 7). Вакыт узу белән андый тугрылык ныгый гына. Даниялның тормышыннан бу ап-ачык күренә.
11. Олы яшендә Даниял нинди сынауга очраган? (Тышлыктагы рәсемне кара.)
11 Озын тормышы дәвамында Даниялның Йәһвәгә тугрылыгы күп тапкыр сыналган. Әмма аңа 90 нан артык булганда, ул аеруча авыр бер сынауга очраган. Ул вакытта мидиялеләр белән фарсылар Бабылны яулап алган һәм империя белән Дарий патша идарә итә башлаган. Патша сараендагы түрәләр Даниялны өнәп бетермәгән һәм Йәһвәне хөрмәт итмәгән. Шуңа күрә алар, Даниялны үтерер өчен, хәйлә корган. Алар Дарий патшаны бер закон чыгарырга инандырган. Бу закон буенча патшадан тыш берәр кешегә я илаһка мөрәҗәгать иткән кеше үтерелергә тиеш булган. Даниял, 30 көн дәвамында Йәһвәгә дога кылмаган булса, үз тугрылыгын бозган булыр иде. Әмма ул Йәһвәгә дога кылудан туктамаган. Моның аркасында аны арысланнар чокырына ташлаганнар, ләкин Йәһвә Даниялның тормышын коткарып калган. Әйе, Даниялның тугрылыгы бүләкләнгән (Дан. 6:12—15, 20—22). Ә син шундый какшамас тугрылыкны ничек үстерә аласың?
12. Даниял ничек какшамас тугрылык үстергән?
12 Өстәрәк искә алынганча, тугры булырга мәхәббәт дәртләндерә. Даниял күктәге Атасын бик нык яраткан. Нәкъ бу сыйфат аны тугры булырга дәртләндергән дә. Андый яратуны Даниял Йәһвәнең сыйфатлары һәм аларны ничек күрсәткәне турында уйланып үстергән (Дан. 9:4). Даниял шулай ук Йәһвәнең үзенә һәм исраил халкына кылган бар игелекле эшләре турында уйланган. Бу да аның Йәһвәгә карата мәхәббәтен ныгыткан (Дан. 2:20—23; 9:15, 16).
13. а) Кардәшләребезнең тугрылыклары еш кына ничек сыналырга мөмкин? Мисал китерегез. (Шулай ук иллюстрацияне кара.) ә) Видеода күрсәтелгәнчә, бездән Йәһвә Шаһитләре гомосексуализмга ничек карый дип сорасалар, ничек җавап биреп була?
13 Даниялга кебек, безнең яшь кардәшләребезгә дә Йәһвәне һәм аның нормаларын хөрмәт итмәгән кешеләр белән аралашырга туры килә. Андый кешеләр еш кына Йәһвәнең хезмәтчеләренә җирәнеп карый. Аларның кайберләре хәтта яшь кардәшләребездән мыскыллап көлә. Әйдәгез, Австралиядә яшәүче Гре́йм исемле абый-кардәшнең очрагына игътибар итик. Ул, мәктәптә укыганда, каты иман сынавын кичергән. Беркөнне укытучылары бөтен класстан: «Әгәр сезнең дустыгыз үзенең гомосексуалист булганын әйтсә, сез нәрсә эшләрсез?» — дип сораган. Шуннан соң укытучы: «Дустыгызның карарын хуплыйсыз икән — уң якка, хупламыйсыз икән, сул якка басыгыз»,— дип әйткән. Грейм болай дип сөйли: «Нәтиҗәдә, бөтен класс бер якта, ә без тагын бер Йәһвә Шаһите белән икенче якта калдык». Аннары булган вакыйгалар Греймның Йәһвәгә тугрылыгын сынаган. Ул болай дип дәвам итә: «Бер сәгатьлек дәреснең шактый өлешен укучылар һәм хәтта укытучы безне тәнкыйтьләде. Мин, тыныч калып, бәхәсләшмичә, үз карашларымны якларга тырыштым. Әмма алар минем сүзләремә колак салмады». Бу очрак Греймга ничек тәэсир иткән? Ул болай ди: «Әлбәттә, андый сынауларның бер рәхәте дә юк. Әмма мин үз карашларымны яклый алганыма бик шатмын» c.
14. Без ничек какшамас тугрылык үстерә алабыз?
14 Әгәр дә без, Даниял кебек, Йәһвәгә яратуыбызны тирәнәйтсәк, без дә какшамас тугрылыкка ия булырбыз. Моның өчен, Йәһвәнең сыйфатларын күбрәк белергә кирәк. Мәсәлән, без ул барлыкка китергән нәрсәләр турында уйлана алабыз (Рим. 1:20). «Иҗади эшләр» дигән рубрикадагы мәкаләләр һәм видеолар безгә Йәһвәгә карата яратуыбызны һәм хөрмәт хисен үстерергә булыша ала. Шулай ук без «Тормыш яратылган булганмы?» һәм «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» дигән брошюраларны яңадан карап чыга алабыз. Даниядә яшәүче Э́стер исемле яшь апа-кардәшебез бу басмалар турында болай дигән: «Алар шулкадәр шәп язылган! Бу басмалар сиңа нәрсәгә иман итәргә кирәк икәнен әйтми. Әмма аларны өйрәнеп, син үзең дөрес нәтиҗәгә киләсең». Өстәрәк искә алынган Бен болай ди: «Бу брошюралар минем өчен бик файдалы булды. Алар Барлыкка Китерүчегә иманымны ныгытты». Бу материалны өйрәнгәннән соң, без дә Изге Язмаларны язучы кебек: «Йәһвә Аллаһыбыз, син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Бар нәрсәне син яраттың бит»,— дип әйтә алырбыз (Ачыл. 4:11) d.
15. Йәһвә белән дуслыгыбызны ныгытыр өчен, тагын бер мөмкинлек нинди?
15 Йәһвәгә карата яратуыбызны ныгытыр өчен, тагын бер мөмкинлек — бу аның Улының тормышы белән яхшырак танышу. Германиядә яшәүче Сами́ра исемле яшь апа-кардәш шулай эшләгән дә. Ул болай ди: «Гайсә ярдәмендә мин Йәһвәне яхшырак белдем. Балачагымда миңа Йәһвәнең дә хисләре булганын аңлау авыр иде. Әмма Гайсә белән хәл башкача иде. Миңа Гайсә бик ошый, чөнки ул балаларны яраткан һәм үзен алар белән дусларча тоткан». Самира Гайсә турында күбрәк белгән саен, аның Йәһвә белән дуслыгы ныгый барган. Ни өчен? Ул болай ди: «Әкрен-әкрен мин Гайсәнең үз Атасына бик охшаганын аңладым. Йәһвә безне үзе белән Гайсә аша таныштырырга теләгән. Бу аны җиргә җибәрүнең сәбәпләренең берсе булган» (Яхъя 14:9). Син Йәһвә белән дуслыгыңны ныгытырга теләсәң, ни өчен Гайсәнең тормышы турында күбрәк белмәскә? Шулай эшләсәң, син Йәһвәгә карата яратуыңны һәм тугрылыгыңны ныгытырсың.
16. Ни өчен без тугры булырга тиеш? (Зәбур 18:25; Микай 6:8)
16 Тугры кешеләр еш кына ышанычлы һәм якын дусларга ия (Рут 1:14—17). Өстәвенә, Йәһвәгә тугры булган кешеләр җан тынычлыгы сизә, чөнки Йәһвә тугры булганнарга тугры булырга вәгъдә итә. (Зәбур 18:25; Микай 6:8 укы.) Уйлап кына кара, бар Галәмне барлыкка китергән Шәхес синең белән дус булырга тели! Бернинди сынау, дошман һәм хәтта үлем дә андый дуслыкны өзә алмый (Дан. 12:13; Лүк 20:37, 38; Рим. 8:38, 39). Чыннан да, Даниялдан үрнәк алу һәм Йәһвәгә тугры калу бик мөһим!
АЛГА ТАБА ДА ДАНИЯЛДАН ӨЙРӘН
17, 18. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?
17 Бу мәкаләдә без Даниялдан ике сыйфатка өйрәндек. Шулай ук белгәнебезчә, Йәһвә Даниялга төрле күренешләр һәм төшләр иңдергән. Өстәвенә ул аңа аларны юрарга сәләт биргән. Күп кенә пәйгамбәрлекләр инде үтәлгән, башкалары исә һәр кешегә тәэсир итәчәк киләчәктәге вакыйгалар турында кайбер нечкәлекләрне ача.
18 Киләсе мәкаләдә без Даниялның ике пәйгамбәрлеген карап чыгарбыз. Аларны аңлау олы яшьтәгеләргә дә, яшьләргә дә инде хәзер акыллы карарлар кабул итәргә булышыр. Бу пәйгамбәрлекләр шулай ук безгә кыю булырга ярдәм итә һәм киләчәктәге сынауларга әзерли.
119 ҖЫР Нык иман саклыйк
a Бүген яшь кардәшләребезгә тугрылык һәм кыюлык белән Йәһвәгә хезмәт итү бер дә җиңел түгел. Сыйныфташлары алардан мыскыллап көлә һәм аларны акылсыз дип саный, чөнки алар эволюциягә түгел, ә барлыкка китерелүгә ышана, Аллаһыга хезмәт итә һәм югары әхлакый нормалар буенча яши. Әмма Даниялдан үрнәк алып, Йәһвәгә кыюлык һәм тугрылык белән хезмәт итүче кардәшләребез чынлыкта зирәк эш итә.
b Ни өчен Даниял патша сараендагы ризыкларны нәҗес дип санаган. Моңа ким дигәндә, өч сәбәп бар: 1) Бабыллылар Канун буенча тыелган хайван итен ашаган (Кан. 14:7, 8). 2) Бабыллылар кан чыгарылмаган ит ашаган (Лев. 17:10—12). 3) Еш кына бабыллыларның ризыклары потларга багышланган булган. (Левилеләр 7:15 һәм 1 Көринтлеләргә 10:18, 21, 22 белән чагыштыр.)
c jw.org сайтында «Чын тәкъвалыкның нәтиҗәсе тынычлык булыр» дигән видеоны карагыз.
d Сез шулай ук «Йәһвәгә якынлаш» (рус) дигән китапны укып чыга аласыз. Аннан сез Йәһвәнең сыйфатлары турында күбрәк белерсез, ә бу, үз чиратында, Йәһвәгә карата яратуыгызны ныгытыр.