Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

34 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне өйрәнегез

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне өйрәнегез

«Төшенүчән кешеләр исә аңлар» (ДАН. 12:10).

98 ҖЫР Изге Язмалар — Аллаһы Сүзе

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне өйрәнү шатлык китерсен өчен нәрсәне аңларга кирәк?

 КҮП КЕНӘ Йәһвә Шаһитләренә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне өйрәнү ошый. Мәсәлән, Бен исемле яшь абый-кардәш менә нәрсә ди: «Мин пәйгамбәрлекләрне өйрәнергә бик яратам». Сез дә шундый фикердәме? Я пәйгамбәрлекләрне өйрәнү сезгә катлаулы һәм кызыксыз эш дип күренәме? Йәһвәнең пәйгамбәрлекләрне үз Сүзенә ни өчен яздыртканын аңласак, аларны өйрәнү безгә күпкә күбрәк шатлык китерер.

2. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Бу мәкаләдә без пәйгамбәрлекләрне ни өчен өйрәнергә кирәклеген генә түгел, ә шулай ук аларны ничек өйрәнергә икәнен дә белербез. Мисал буларак без Даниялның ике пәйгамбәрлегенә игътибар итәрбез һәм аларны аңлау безгә бүген ничек ярдәм итә алганын белербез.

НИ ӨЧЕН ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘРНЕ ӨЙРӘНЕРГӘ КИРӘК?

3. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне аңлар өчен, безгә нәрсә кирәк?

3 Пәйгамбәрлекләрне аңлар өчен, безгә Йәһвәнең ярдәме кирәк. Бер мисал карап китик. Күз алдына китерегез, сез таныш булмаган җиргә килдегез һәм кайда барасын белмисез. Әмма сезгә куркасы юк, яныгызда бит бу җирне яхшы белгән дустыгыз бар. Ул сезнең кайда икәнегезне һәм кайсы юл кайда алып барганын бик яхшы белә. Йәһвәне дә шундый дус белән чагыштырып була. Ул безнең вакыт агымында кайда булганыбызны һәм киләчәктә безне нәрсә көтәчәген бик яхшы белә. Шуңа күрә пәйгамбәрлекләрне аңлар өчен, басынкылык белән Йәһвәдән ярдәм сорарга кирәк (Дан. 2:28; 2 Пет. 1:19, 20).

Пәйгамбәрлекләрне өйрәнү безне киләчәктәге вакыйгаларга әзерли (4 нче абзацны кара.)

4. Ни өчен Йәһвә үз Сүзенә пәйгамбәрлекләрне яздырткан? (Ирмия 29:11) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

4 Һәр яхшы ата-ана кебек, Йәһвә үз балаларына якты киләчәк тели. (Ирмия 29:11 укы.) Әмма ата-аналардан аермалы буларак, Йәһвә киләчәктә ни буласын төгәл әйтә ала. Без алда нәрсә булачагын белә алсын өчен, ул үз Сүзенә пәйгамбәрлекләрне яздырткан да (Ишаг. 46:10). Пәйгамбәрлекләрне Йәһвәнең бүләге дип атап була. Аларга ышанычыбызны ничек ныгытырга?

5. Яшьләр Макстан нәрсәгә өйрәнә ала?

5 Мәктәптә яшь кардәшләребезгә еш кына Изге Язмаларга ышанмаган сыйныфташлары белән аралашырга туры килә. Аларның сүзләре я эшләре аркасында яшь кардәшләребезнең төрле шикләре туарга мөмкин. Макс исемле абый-кардәшнең очрагына игътибар итик. Ул болай ди: «Яшүсмер чагымда мин әти-әниемнең дине дөресме һәм Изге Язмалар чыннан да Аллаһыданмы дип шикләнә башладым». Аның әти-әниләре нәрсә эшләгән? «Чынлыкта алар, бик нык борчылса да, үзләрен тыныч тотты»,— дип әйтә абый-кардәшебез. Әти-әнисе аның бар сорауларына Изге Язмалар нигезендә җавап биргән. Әмма Макс үзе дә кул кушырып утырмаган: «Мин Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне өйрәндем һәм белгәннәрем белән җыелыштагы яшьләр белән уртаклаштым». Моның нәтиҗәсе нинди булган? Макс болай ди: «Хәзер мин Изге Язмаларның Аллаһыдан булуына тамчы да шикләнмим!»

6. Сезнең шикләрегез туса, нәрсә эшләргә һәм ни өчен бу мөһим?

6 Сез дә, Макс кебек, Изге Язмаларда хакыйкать булуына шикләнә башласагыз, хәлегез өметсез түгел. Чиктән тыш боегасы юк, шулай да чаралар күрергә кирәк. Шикләр тутыкка охшаш. Аны игътибарсыз калдырсаң, ул кыйммәтле нәрсәне бозарга мөмкин. Шикләр дә иманыгызны «ашый» ала. Иманыгызда тутык бармы, юкмы икәнен билгеләр өчен үзегезгә мондый сорау бирегез: «Мин Изге Язмаларда киләчәк турында язылганнарга ышанаммы?» Әгәр дә ышанып бетмисез икән, инде үтәлгән пәйгамбәрлекләрне тикшерегез. Моны ничек эшләргә соң?

ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘРНЕ НИЧЕК ӨЙРӘНЕРГӘ?

Даниял кебек Йәһвәгә таяныр өчен, без пәйгамбәрлекләрне тырышып, басынкылык белән һәм дөрес мотивлардан өйрәнергә тиеш (7 нче абзацны кара.)

7. Пәйгамбәрлекләрне өйрәнү турында әйткәндә, Даниял безгә нинди үрнәк калдырган? (Даниял 12:10) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

7 Пәйгамбәрлекләрне өйрәнү ягыннан Даниял безгә яхшы үрнәк калдырган. Ул пәйгамбәрлекләрне дөрес мотивлар белән — хакыйкатьне белү максаты белән өйрәнгән. Даниял шулай ук басынкы булган. Бу нәрсәдән күренгән? Ул шуны таныган: Йәһвә үз пәйгамбәрлекләрен үзен яраткан һәм саф тормыш алып барган кешеләргә генә аңларга булыша. (Дан. 2:27, 28; Даниял 12:10 укы.) Даниял Йәһвәдән ярдәм эзләгән. Моннан да аның басынкы булуы күренә (Дан. 2:18). Өстәвенә, Даниял Изге Язмаларны тырышып өйрәнгән. Даниял аның көннәрендә булган Язмаларны тирәнтен тикшергән (Ирм. 25:11, 12; Дан. 9:2). Без Даниялдан ничек үрнәк ала алабыз?

8. Ни өчен кайберәүләр Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләргә ышанмый һәм безгә бу тозакка ничек эләкмәскә?

8 Үз мотивларыгызны тикшерегез. Сезне Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне өйрәнергә нәрсә дәртләндерә? Сез дә, Даниял кебек, хакыйкатьне белергә теләп өйрәнсәгез, Йәһвә сезгә үз пәйгамбәрлекләрен аңларга, һичшиксез, ярдәм итәчәк (Яхъя 4:23, 24; 14:16, 17). Кеше тагын нинди максат белән өйрәнергә мөмкин? Мәсәлән, кайберәүләр Изге Язмаларның Аллаһыдан булмаганын раслар өчен аны өйрәнә. Изге Язмаларны кире какканга, алар үзләрен андагы әхлакый нормалар буенча яшәргә мәҗбүр түгел дип саный. Менә ни өчен Изге Язмаларны дөрес мотивлардан өйрәнергә кирәк.

9. Пәйгамбәрлекләрне аңлар өчен, нинди сыйфат кирәк? Аңлатыгыз.

9 Басынкы булыгыз. Йәһвә басынкыларга ярдәм итәргә вәгъдә итә (Ягък. 4:6). Шуңа күрә, пәйгамбәрлекләрне аңлар өчен, Йәһвәгә ул безгә булышсын дип дога кылырга кирәк. Безгә шулай ук акыллы һәм ышанычлы хезмәтченең ролен танырга кирәк (Лүк 12:42). Йәһвә — тәртип Аллаһысы. Ул рухи ризыкны тегеннән-моннан бирми. Ул рухи ризыкны бер генә канал аша өләшә (1 Көр. 14:33; Эфес. 4:4—6).

10. Эстер очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

10 Тырышып өйрәнегез. Башта үзегезгә кызык булган бер пәйгамбәрлекне сайлагыз һәм аны өйрәнегез. Эстер исемле апа-кардәш шулай эшләгән дә. Ул Мәсихнең килүе турындагы пәйгамбәрлекләрне өйрәнергә теләгән. Ул болай ди: «15 яшемдә мин Гайсәнең килүе турындагы пәйгамбәрлекләрнең ул килгәнче язылган булганына дәлилләр табарга теләдем». Өйрәнгәндә, ул Үле диңгез төргәкләре турында укыган. Эстер болай ди: «Аларның кайберләре Мәсих килгәнче язылган булган. Димәк, алардагы пәйгамбәрлекләр Аллаһыдан. Кайбер мәгълүматны аңлау җиңел булмады. Миңа хәтта аны кат-кат укырга туры килде». Әмма шундый тирәнтен өйрәнүләр Эстерга зур файда китергән. Ул болай ди: «Хәзер мин Изге Язмаларның чыннан да Аллаһыдан булуына инанам!»

11. Изге Язмаларда хакыйкать язылганына инанган булсак, бу безгә ничек тәэсир итәчәк?

11 Үтәлгән пәйгамбәрлекләр турында укыганда безнең Йәһвәгә һәм аның җитәкчелегенә ышанычыбыз ныгый. Өстәвенә, бу пәйгамбәрлекләр безгә хәтта авырлыклар кичерсәк тә, өметебезне югалтмаска булыша. Әйдәгез, хәзер Даниялның бүгенге көндә үтәлә барган ике пәйгамбәрлеген карап чыгыйк. Аларны аңлау безгә акыллы карарлар кабул итәргә булышыр.

СЫННЫҢ БАЛЧЫК КАТЫШ ТИМЕР ТАБАННАРЫ

12. Табаннарның «балчык катыш тимер булуы» нәрсәне аңлата? (Даниял 2:41—43)

12 Даниял 2:41—43 укы. Нәбукаднизар патша төшендә зур сын күргән булган. Бу сынның табаннары балчык катыш тимер булган. Бу пәйгамбәрлекне Даниял һәм Ачылыш китабындагы пәйгамбәрлекләр белән чагыштырып, без аның нәрсә аңлатканын беләбез. Бу табаннар Англо-Америка бөтендөнья державасын символлаштыра. Бу иң көчле держава турында Даниял: «Бу патшалык яртылаш каты, яртылаш уалучан булачак»,— дип әйткән. Ни өчен ул уалучан? Чөнки йомшак балчык, ягъни гади халык, бу державага ныклап эш итәргә бирми b.

13. Сын турындагы пәйгамбәрлек безгә нәрсәне ачыклый?

13 Нәбукаднизар патша күргән сын һәм аеруча аның табаннары безгә мөһим хакыйкатьләрне ачыклый. Беренчедән, Англо-Америка бөтендөнья державасы зур көчкә ия. Мәсәлән, ул Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышларында җиңүдә зур роль уйнаган. Әмма шул ук вакыт бу державаның гражданнары аңа бөтен көченә эш итәргә ирек бирми. Икенчедән, башка төрле дәүләтләр бу державаның хакимлеген киметергә тырышса да, ул барыбер бөтендөнья державасы булып калачак. Пәйгамбәрлектә сынның табаннарын «таш» челпәрәмә китерә. Димәк, Англо-Америка бөтендөнья державасын Аллаһы Патшалыгы юк итәчәк (Дан. 2:34, 35, 44, 45).

14. Балчык катыш тимер табаннар турындагы пәйгамбәрлекне аңлау безгә ничек акыллы карарлар кабул итәргә булышыр?

14 Сез Даниялның балчык катыш тимер табаннар турындагы пәйгамбәрлегенә ышанасызмы? Ышансагыз, бу сезнең тормышыгыздан күренер. Мәсәлән, сез тиздән юк ителәчәк дөньяда байлык һәм милек җыеп тормассыз (Лүк 12:16—21; 1 Яхъя 2:15—17). Сез шулай ук вәгазь эшенә җитди карарсыз. Үзегезгә мондый сорау бирегез: «Карарларымнан Аллаһы Патшалыгының тиздән бар кеше хөкүмәтләрен юк итәчәгенә ышанганым күренәме?» (Мат. 6:33; Мат. 28:18—20) Аллаһы пәйгамбәрлекләрен исәпкә алсак, безнең карарларыбыз акыллы булыр.

«ТӨНЬЯК ПАТША» ҺӘМ «КӨНЬЯК ПАТША» ТУРЫНДАГЫ ПӘЙГАМБӘРЛЕК

15. Бүген кем төньяк һәм көньяк патша булып тора? (Даниял 11:40)

15 Даниял 11:40 укы. Даниял китабының 11 нче бүлегендә ике патша, ягъни сәяси көчләр, турында сүз бара. Алар бер-берсе белән бөтен дөнья өстеннән хакимлек өчен көрәшә. Бу пәйгамбәрлекне Изге Язмалардагы башка пәйгамбәрләр белән чагыштырып, без «төньяк патшаның» — Россия һәм аның союздашлары, ә «көньяк патшаның» Англо-Америка бөтендөнья державасы булганын аңлыйбыз c.

Төньяк һәм көньяк патшаларның безгә каршы чыгулары пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше булуын истә тотсак, бу безнең иманыбызны ныгытыр һәм борчулардан саклар (16—18 нче абзацны кара.)

16. «Төньяк патшаның» территориясендә яшәгән кардәшләребез нинди сынаулар кичерә?

16 «Төньяк патша» идарә иткән җирдә яшәгән Аллаһы хезмәтчеләре эзәрлекләүләр кичерә. Кайбер Йәһвә Шаһитләрен иманнары өчен кыйныйлар һәм төрмәгә утырталар. Әмма алар куркуга бирешми. Аларның иманнары ныгый гына. Алар бит «төньяк патша» турындагы пәйгамбәрлекнең үтәлешен үз күзләре белән күрә d (Дан. 11:41). Пәйгамбәрлекләрнең төгәл үтәлүен һәм кардәшләрнең тугры булып калуын күрү безнең дә иманыбызны ныгыта һәм саф булып калырга көч өсти.

17. «Көньяк патша» территориясендә яшәгән мәсихчеләр нинди авырлыклар кичерә?

17 Үткәндә «көньяк патша» да Аллаһы халкына турыдан-туры һөҗүм иткән. Мәсәлән, XX гасырның беренче яртысында күп кенә Йәһвә Шаһитләре нейтралитет саклаганнары өчен төрмәгә утыртылган, ә кайбер яшь кардәшләребезне шул ук сәбәп аркасында мәктәптән куганнар. Соңгы елларда «көньяк патша» Аллаһы халкына турыдан-туры һөҗүм итми, әмма аларның Патшалыкка тугрылыклары һаман да сынала. Ничек итеп? Сәяси сайлаулар үткәндә, мәсихченең теге я бу партияне, я кандидатны сайлау вәсвәсәсе туарга мөмкин. Билгеле, кардәшебез сайлауга бармастыр да. Әмма үз күңелендә һәм уйларында ул теге я бу якка авышмасмы? Нейтралитетны эшләрдә генә түгел, ә күңелебездә дә саклау үтә мөһим (Яхъя 15:18, 19; 18:36).

18. Без төньяк һәм көньяк патшаларның көрәшенә ничек карыйбыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

18 Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләргә ышанмаган кешеләр, төньяк һәм көньяк патшаларның көрәшүен күзәтеп, бик нык борчыла (Дан. 11:40, иск.). Бу ике патшаның бит бөтен җирне юк итәрлек атом-төш кораллары бар. Әмма Йәһвә җирнең юк ителүенә беркайчан да юл куймаячак (Ишаг. 45:18). Патшаларның тартышуларын күргәндә, бу безне борчуга салмый, ә киресенчә, иманыбызны ныгыта. Шушы вакыйгалар бит бу явыз дөньяның ахыры якын икәнен дәлилли.

ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘРНЕҢ ҮТӘЛЕШЕН КҮЗӘТЕГЕЗ

19. Пәйгамбәрлекләр турында әйткәндә, безгә нәрсәне танырга кирәк?

19 Даниял үзе язган кайбер пәйгамбәрлекләрнең ничек үтәләчәген белмәгән (Дан. 12:8, 9). Без дә кайбер пәйгамбәрлекләрнең ничек чынга ашачагын белмибез. Әмма бу аларның үтәлмәячәген аңлатмый. Без бер дә шикләнмибез, Йәһвә Аллаһы нәкъ кирәкле вакытта бар пәйгамбәрлекләрнең мәгънәсен аңларга булышачак. Аның бит элек тә шулай эшләгәне бар (Амус 3:7).

20. Бик тиздән нинди искиткеч пәйгамбәрлекләр үтәләчәк һәм безгә алга таба да нәрсә эшләргә кирәк?

20 Тиздән халыклар «тынычлык һәм иминлек» игълан итәчәк (1 Тис. 5:3). Аннары сәяси көчләр ялган дингә һөҗүм итеп, аны юк итәчәк (Ачыл. 17:16, 17). Шуннан соң алар Аллаһы халкына да ябырылачак (Йәз. 38:18, 19). Боларның барысы Армагеддон сугышына китерәчәк (Ачыл. 16:14, 16). Бу вакыйгалар бик тиздән булачак. Ә әлегә, әйдәгез, пәйгамбәрлекләрне өйрәник, аларның үтәлешен күзәтик һәм башка кешеләргә дә моны эшләргә ярдәм итик. Шулай эшләп, без күктәге Атабызга пәйгамбәрлекләре өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтербез.

95 ҖЫР Хакыйкать яктысы яктырганнан-яктыра бара

a Дөнья хәле ничек кенә начарланмасын, без якты киләчәккә өметләнәбез. Андый ышанычны безгә пәйгамбәрлекләрне өйрәнү бирә. Бу мәкаләдә без, пәйгамбәрлекләрне өйрәнер өчен, кайбер сәбәпләргә игътибар итәрбез. Шулай ук без Даниял язган ике пәйгамбәрлекне кыскача карап чыгарбыз һәм аларны аңлау тормышыбызга ничек тәэсир итәргә тиешлеген күрербез.

b «Күзәтү манарасы» 2012 ел, 15 июнь санында, 7—9 нчы абзацны карагыз.

c «Күзәтү манарасы» 2020 елның май чыгарылышында «Бүген кем „төньяк патша“ булып тора?» дигән мәкаләнең 3, 4 нче абзацын карагыз.

d «Күзәтү манарасы» 2020 елның май чыгарылышында «Бүген кем „төньяк патша“ булып тора?» дигән мәкаләнең 7—9 абзацын карагыз.