Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

31 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

12 ҖЫР Бөек Аллаһыбыз Йәһвә

Гөнаһлы кешеләрне коткарыр өчен, Йәһвә нәрсә эшләгән?

Гөнаһлы кешеләрне коткарыр өчен, Йәһвә нәрсә эшләгән?

«Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки... үзенең бердәнбер Улын бирде» (ЯХЪЯ 3:16).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Йәһвә ярдәме белән без инде бүген гөнаһка каршы тора алабыз. Ә оҗмахта без гөнаһтан тулысынча котылачакбыз.

1, 2. а) Гөнаһ нәрсә ул һәм ни өчен аны җиңәчәгебезгә шикләнмәскә була? (Аңлатманы да кара.) ә) Бу һәм киләсе мәкаләләрдә нәрсә каралачак? (Бу чыгарылыштагы «Укучыга мөрәҗәгать» дигән мәкаләне дә кара.)

 МӘРХӘМӘТЛЕ Йәһвә Аллабыз сезне бик нык ярата! Кешеләрне гөнаһ белән үлемнән азат итәр өчен, аның никадәр күпне эшләгәне турында уйлану моңа бер шик тә калдырмый. Гөнаһ a — аяусыз дошман ул. Без аны үзебез генә җиңә алмыйбыз. Җир йөзендә гөнаһсыз бер кеше дә юк. Барыбыз да көн саен хаталар кыла. Нәкъ гөнаһ аркасында без үләбез (Рим. 5:12). Әмма яхшы хәбәр бар: Йәһвәнең ярдәме белән без гөнаһны җиңә алачакбыз!

2 Йәһвә Аллаһы кешеләргә инде якынча 6000 ел дәвамында гөнаһ белән көрәшергә булыша. Моны ул безне яратканга эшли. Аллаһы кешеләрне башлангычтан ук яраткан. Менә ни өчен ул шулкадәр тырышлыклар куя. Гөнаһ үлемгә алып бара, ә Йәһвә безнең үлүебезне түгел, ә мәңге яшәвебезне тели (Рим. 6:23). Ул синең дә мәңге яшәвеңне тели. Бу мәкаләдә без мондый сорауларны карап чыгарбыз: 1) Йәһвә гөнаһлы кешеләргә нинди өмет биргән? 2) Борынгы вакытта Йәһвәнең камилсез хезмәтчеләре ничек аның хуплавын алган? 3) Гайсә, гөнаһлы кешеләрне коткарыр өчен, нәрсә эшләгән?

ЙӘҺВӘ ГӨНАҺЛЫ КЕШЕЛӘРГӘ НИНДИ ӨМЕТ БИРГӘН?

3. Адәм белән Хаува ничек гөнаһлы булып киткән?

3 Йәһвә, Адәм белән Хауваны барлыкка китергәч, аларның бәхетле булуларын теләгән. Ул аларга искиткеч яшәү урыны, никах бүләге һәм гаҗәеп йөкләмә биргән: алар җирне үз токымнары белән тутырырга һәм аны оҗмахка әйләндерергә тиеш булган. Ул бер нәрсәне генә тыйган: аларга Гадәндәге бер агачтан ашамаска кушкан һәм, алар белә торып бу боерыкны тыңламасалар, үләчәкләр дип кисәткән. Аннан соң нәрсә булганын без беләбез. Йәһвәне дә, кешеләрне дә яратмаган Шайтан Адәм белән Хауваны гөнаһка этәргән. Кызганычка каршы, алар аның йогынтысына бирелгән. Яратучы күктәге Аталарына тугрылык күрсәтмичә, алар гөнаһ кылган. Белгәнебезчә, Йәһвәнең сүзләре үтәлгән: шуннан бирле алар гөнаһның ачы җимешләрен татый башлаган. Алар картайган һәм ахыр чиктә үлгән (Ярат. 1:28, 29; 2:8, 9, 16—18; 3:1—6, 17—19, 24; 5:5).

4. Ни өчен Йәһвә гөнаһны нәфрәт итә һәм безгә аның белән көрәшергә ярдәм итә? (Римлыларга 8:20, 21)

4 Йәһвә бу күңелсез хәбәрне безнең файдабыз өчен саклап калдырган. Бу безгә Йәһвәнең ни өчен гөнаһны шулкадәр нәфрәт иткәнен аңларга булыша. Гөнаһ безне күктәге Атабыздан читләштерә һәм үлемгә китерә (Ишаг. 59:2). Менә ни өчен Шайтан гөнаһны ярата һәм алга таба да кешеләрне вәсвәсәләндерә. Гадән бакчасында ул бөек җиңү яулаган дип уйлагандыр. Әмма ул Йәһвәнең мәхәббәте никадәр көчле икәнлеген аңламаган. Аллаһы Адәм белән Хауваның токымнарына карата ниятен беркайчан да үзгәртмәс иде. Ул кешеләр гаиләсен бик ярата, шуңа күрә шунда ук аларга өмет биргән. (Римлыларга 8:20, 21 укы.) Йәһвә үзен яраткан һәм үзенә буйсынган кешеләрнең булачагын белгән. Күктәге Атабыз, Барлыкка Китерүчебез аларга гөнаһтан азат ителергә һәм кабат үзе белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булырга мөмкинлек биргән. Ул моның өчен нәрсә эшләгән?

5. Гөнаһлы кешеләр өчен беренче өмет чаткысы кайчан кабынган? Аңлатыгыз. (Яратылыш 3:15)

5 Яратылыш 3:15 укы. Йәһвә, Шайтанга хөкем сүзләре әйткәч, кешелек өчен өмет чаткысы кабынган. Аллаһы «токым» кешеләрне коткарачак, Шайтанны юк итәчәк һәм аның бар эшләрен җимерәчәк дип пәйгамбәрлек иткән булган (1 Яхъя 3:8). Әмма башта Шайтан «токымның» үкчәсен чагарга, ягъни аны үтертергә, тиеш булган. Бу Йәһвәгә җан әрнүе китерсә дә, шушы корбан ярдәмендә кешеләр гөнаһ белән үлемнән азат ителә алган.

ЙӘҺВӘНЕҢ КАМИЛСЕЗ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕ АНЫҢ ХУПЛАВЫН НИЧЕК АЛГАН?

6. Һабил, Нух һәм башка борынгы хезмәтчеләр, Йәһвәгә якынлашыр өчен, нәрсә эшләгән?

6 Гасырлар дәвамында Йәһвә гөнаһлы кешеләрнең үзенә ничек якынлаша алганын ачыклый барган. Адәм белән Хауваның икенче угыллары Һабил Йәһвәгә гыйбадәт кылган беренче кеше булган. Аллаһыны яратканга һәм аның илтифатын казанырга теләгәнгә, ул кайбер сарык бәтиләрен Йәһвәгә корбан итеп китергән. Аллаһы «Һабилне хуплаган һәм аның корбанын кабул иткән» (Ярат. 4:4). Йәһвә үзенең башка хезмәтчеләренең дә, мәсәлән Нухның, корбаннарын хуп күргән (Ярат. 8:20, 21). Андый корбаннарны кабул итеп, Йәһвә шуны күрсәткән: гөнаһлы кешеләр аның илтифатын казана ала b.

7. Ибраһимга үз улын корбанга китерергә кушып, Йәһвә безгә нәрсә күрсәтергә теләгән?

7 Ибраһим гаҗәеп иманга ия кеше булган. Йәһвә аңа бик катлаулы йөкләмә биргән: үзенең улын корбанга китерергә кушкан. Ибраһим өчен бу тормышында иң каты сынау булгандыр. Шулай да ул бу йөкләмәне үтәргә әзер булган. Әмма иң соңгы мизгелдә Йәһвә аны туктаткан. Шулай да бу очрак Йәһвәнең безне никадәр яратканын күрсәтә. Йәһвә бит безнең хакка үзенең яраткан Улын бирергә җыенган (Ярат. 22:1—18).

8. Канун буенча китерелгән корбаннар нәрсәгә ишарә ясаган? (Левилеләр 4:27—29; 17:11)

8 Соңрак Йәһвә исраиллеләргә Канун биргән. Анда исраиллеләр, гөнаһларын йолып алыр өчен, корбаннар китерергә тиеш дип әйтелгән булган. (Левилеләр 4:27—29; 17:11 укы.) Бу корбаннар кешелекне гөнаһтан тулысынча коткарачак бөегрәк корбанның китереләчәген күрсәткән. Ә Аллаһының пәйгамбәрләре вәгъдә ителгән «токымның» газапланып үләчәген пәйгамбәрлек иткән. Аллаһы Угылы корбанга китерелгән сарыктай булырга тиеш булган (Ишаг. 53:1—12). Уйлап кына карагыз: Йәһвә кешеләрне, шул исәптән сине дә, гөнаһ белән үлемнән азат итәр өчен, шундый зур бәя түләргә әзер булган!

ГАЙСӘ, БЕЗНЕ КОТКАРЫР ӨЧЕН, НӘРСӘ ЭШЛӘГӘН?

9. Чумдыручы Яхъя Гайсә турында нәрсә дип әйткән? (Еврейләргә 9:22; 10:1—4, 12)

9 Б. э. беренче гасырында Чумдыручы Яхъя, Насарадан булган Гайсәгә күрсәтеп, болай дигән: «Менә ул дөньяның гөнаһын юк итүче Аллаһы Бәрәне!» (Яхъя 1:29) Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу сүзләр Гайсәнең вәгъдә ителгән «токым» булганын күрсәткән. Нәкъ ул кешеләр өчен үләргә тиеш булган. Әйе, кешеләрнең гөнаһтан азат ителү вакыты тагы да якынлашкан. (Еврейләргә 9:22; 10:1—4, 12 укы.)

10. Гайсә гөнаһ кылучыларны «тәүбәгә чакырырга» килгәнен ничек күрсәткән?

10 Гайсә гөнаһлы булганнары аркасында интеккән кешеләргә аерым игътибар биргән һәм аларны үзенең шәкертләре булырга чакырган. Ул бар газапларның сәбәбе гөнаһ икәнен белгән, шуңа күрә ул «гөнаһ кылучылар» дип саналган кешеләргә ярдәм итәргә тырышкан. Ул хәтта: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк»,— дигән һәм болай дип өстәгән: «Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем» (Мат. 9:12, 13). Гайсә бу сүзләр буенча яшәгән дә. Мәсәлән, ул күз яшьләре белән аның аякларын чылатып, аларны үзенең чәчләре белән сөрткән хатын-кызга карата игелекле булган һәм аның гөнаһларын кичергән (Лүк 7:37—50). Шулай ук ул, бер самарияле хатын-кызның әхлаксыз тормыш алып барганын белсә дә, аңа вәгазьләгән (Яхъя 4:7, 17—19, 25, 26). Гайсә кешеләрне хәтта гөнаһның иң аяныч җимешеннән — үлемнән коткарган. Ничек итеп? Ул ир-атларны һәм хатын-кызларны, балаларны һәм олы кешеләрне үледән терелткән (Мат. 11:5).

11. Ни өчен гөнаһлы кешеләр Гайсәгә тартылган?

11 Хәтта гөнаһка баткан кешеләр дә Гайсәгә тартылган. Ул аларны кызганган. Алар Гайсә белән сөйләшергә курыкмаган (Лүк 15:1, 2). Гайсә үзенә иман иткән кешеләрне мактаган һәм аларга булышкан (Лүк 19:1—10). Ул кешеләргә Йәһвәнең никадәр мәрхәмәтле икәнен ачкан (Яхъя 14:9). Сүздә һәм эштә ул күктәге Атасының кешеләрне яратканын һәм аларга гөнаһ белән көрәшергә булышырга теләгәнен күрсәткән. Гайсә кешеләргә гөнаһлы юлларын калдырырга һәм үзенә иярергә булышкан (Лүк 5:27, 28).

12. Гайсә үзенең үлеме турында нәрсә дип әйткән?

12 Чумдыручы Яхъя һәм пәйгамбәрләр әйткәнчә, Гайсәнең корбаны дөньяны гөнаһтан азат итәргә тиеш булган. Гайсә үзе дә моны бик яхшы белгән. Ул хыянәт ителәчәген һәм баганада газапланып үләчәген берничә тапкыр әйткән булган (Мат. 17:22; 20:18, 19). Гайсә шулай ук үлеменнән соң «һәртөрле кешене үзенә җәлеп итәчәген» әйткән (Яхъя 12:32). Гөнаһлы кешеләр, Гайсәне Хуҗалары итеп кабул итсә һәм аның эзләреннән барса, Йәһвәнең илтифатын казанып, ахыр чиктә «гөнаһтан азат ителә» алган (Рим. 6:14, 18, 22; Яхъя 8:32). Шуңа күрә Гайсә теләп һәм кыюлык күрсәтеп котычкыч үлемне үз башы аша кичерергә әзер булган (Яхъя 10:17, 18).

13. Гайсә ничек үлгән һәм аның үлеме безне Йәһвә Аллаһы турында нәрсәгә өйрәтә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

13 Гайсәгә хыянәт иткәннәр. Аны кулга алганнар, хурлаганнар, аңа яла якканнар, хөкем иткәннәр һәм җәзалаганнар. Ахыр чиктә гаскәриләр аны баганага кадаклап үтергән. Гайсә бик нык җәфаланса да, аңардан да көчлерәк авырту сизгән башка берәү булган — бу Йәһвә Аллаһы. Моны туктатыр өчен, аның көче һәм сәләте булса да, Йәһвә моны эшләмәгән. Гайсәне бик нык яратса да, ни өчен соң ул моның барысына юл куйган? Кыскача әйткәндә, аны моңа ярату дәртләндергән. Гайсә болай дип әйткән: «Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16).

Хәсрәт утын йотарга туры килсә дә, Йәһвә, безне гөнаһ белән үлемнән азат итәр өчен, үз Улының үлеменә юл куйган (13 нче абзацны кара.)


14. Гайсәнең корбаны нәрсәне раслый?

14 Гайсәнең корбаны Йәһвәнең Адәм белән Хауваның токымнарын никадәр нык яратканын раслый. Йәһвә шәхсән сине дә бик нык ярата. Сине гөнаһ белән үлемнән азат итәр өчен, ул, газиз Улын биреп, кара кайгы йотарга әзер булган (1 Яхъя 4:9, 10). Әйе, ул сиңа гөнаһ белән көрәшергә һәм аны җиңәргә ярдәм итәргә бик тели!

15. Аллаһының йолым бүләге сиңа файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

15 Аллаһының бүләге — аның бердәнбер Улының йолым корбаны — безнең гөнаһларыбызның кичерелүенә юл ача. Әмма, Йәһвә безне кичерсен өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? Чумдыручы Яхъя, ә соңрак Гайсә Мәсих болай дип әйткән: «Тәүбә итегез, чөнки күкләр Патшалыгы якынлашты» (Мат. 3:1, 2; 4:17). Шулай итеп, гөнаһ белән көрәшер өчен һәм яратучы Атабызга якынлашыр өчен, тәүбә итү үтә мөһим. Әмма тәүбә итү нәрсәне аңлата һәм ул безгә гөнаһлы хәлебез белән көрәшергә ничек булыша? Әйдәгез, моны киләсе мәкаләдән белик.

18 ҖЫР Йолым өчен рәхмәтлебез

a АҢЛАТМА: Изге Язмаларда «гөнаһ» дигән сүз начар эшләрне, ягъни Йәһвәнең нормалары буенча яшәмәүне, аңлата. Шулай ук бу сүз Адәмнән күчкән камилсезлекне, ягъни гөнаһлы халәтебезне, аңлатырга мөмкин. Мирас итеп алган гөнаһ аркасында безнең барыбыз да үлә.

b Йәһвә Гайсә Мәсихнең үз тормышын корбан итеп бирәчәген һәм бөтен кешеләрне гөнаһтан азат итәчәген белгән, нәкъ шул сәбәпле ул бу тугры хезмәтчеләрнең корбаннарын кабул иткән һәм аларны хуплаган (Рим. 3:25).